Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (8 класс)

Вагыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы

Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” повестеның “Орлык чыккан көн” бүлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomr_bshirov_tugan_yagym_-_yashel_bishek.docx35.12 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет

Татар әдәбияты

Дәреснең темасы

Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” повестеның “Орлык чыккан көн” бүлеге

Дәреснең тибы

Әдәби әсәрне уку һәм анализлау.

Әсәрнең проблемасы

1. Ата-аналар проблемасы.

2. Гореф-гадәтләрне саклау проблемасы.

3. Гаделлек  проблемасы.

Дәреснең максаты

1. Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең “Орлык чыккан көн” бүлеген ализлау.

2. Проза әсәрен анализлау күнекмәләрен үстерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү.

 3. Укучыларда хезмәткә карата  сөю хисен уяту, тырышлык сыйфатын тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау

Такта, ноутбук, проектор,  презентация, “Орлык чәчү” темасына багышланган рәсемнәр, аңлатмалы сүзлек, авыр сүзләрнең рәсемнәре.  

Дәрес өчен материал

1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 8 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 кисәк / Ф. Ә. Ганиева, Ч. Р. Рамазанова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 231 б.

2. Заһидуллина Д.Ф.  Урта  мәктәптә  татар  әдәбиятын  укыту  методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

3. Зиляева Р.А., Абдрахманова Г.Г. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1981. – 831 б.

4. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. Казан: Мәгариф, 2000. – 350 б.

Дәреснең планы

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эше тикшерү.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Уку мәсьәләсен кую.        

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

1. Аңлатмалы сүзлек өстендә эш.

2. I бүлек.

3. II бүлек.

4. Әсәргә анализ.

III. Рефлексия этабы.

1. Дәрестә эшләнгән эшкә анализ ясау.  Рефлексия.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес этаплары

Вакыт бүленеше

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

1 мин.

30 сек.

Укытучы укучылар белән исәнләшә һәм аларның кәефләрен сорый.

– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртәләр! Утырыгыз.

– Кәефләрегез әйбәтме?

Укытучы укучыларга экранга игьтибар итәргә тәкъдим итә.

– Укучылар, без бүгенге дәресне рәсемнәр белән танышудан башларбыз. Рәсемнәрдә нинди вакыйгалар сурәтләнгән.

– Афәрин, укучылар. Сезнеңчә, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

– Әйе, укучылар, дөрес.

Укучылар укытучы белән исәнләшә.

– Исәнмесез! Хәерле иртә!

– Әйбәт.

Укучылар экрандагы рәсем турында фикерләрен әйтәләр.

– Беренче рәсемдә җирне сөрәләр, икенче рәсемдә орлык чәчәләр, өченче рәсемдә игеннең җитешүе сурәтләнгән, ә дүртенче рәсемдә авыл халкы уңыш җыя.

– Без бүген бодай чәчү турында сөйләшәчәкбез.

2. Өй эше тикшерү.

5 мин.

Укытучы укучыларга сораулар бирә.

Укучылар, сезгә “Язгы сабан туйлары” бүлегенең өченче өлешен укып килергә кушылган иде. Әйдәгез эчтәлекне искә төшереп үтик. Әлеге өлештә сүз нәрсә турында бара?

Әйе, укучылар. Гыйбаш абзыйны без ничек характерлый алабыз?

– Гыйбаш абзый нинди изге хезмәтләр башкара? Ни өчен аңа авыл халкы рәхмәтле?

– Әйе, бик дөрес әйтәсез.

– Ни өчен яшь килен төшкән йортка туктарга тиеш кешеләр Гомәрләр йортына туктыйлар?

– Өммикамал Сабан туена  нәрсә бүләк итте? Ул ничек бизәлгән иде?

– Афәрин, укучылар.

Укучылар җавап бирәләр.

Әлеге өлештә сүз ике Сабан туе арасында килен булып төшкән яшьләрдән бүләк җыю турында бара. Шулай ук Гыйбаш абзый турында сөйләнелә.  

– Ул башына киез эшләпә, өстенә ачык изүле зәңгәр киндер күлмәк, кара камзул кия һәм өстеннән алъяпкыч яба. Аягында Сабан туе хөрмәтенә беренче тапкыр кигән ап-ак оек, өр-яңа чабата була. Ул дәү битле, озын итләч борынлы, түгәрәк сакаллы, аз сүзле бер кеше.

– Гыйбаш абзый юллар сала, аларны тигезләп тора, чишмәләрне тазарта, аларны казый. Шулай ук ул итек баса. Ул баскан итек кешенең гомере буена җитә, бөтенләй тузмый.

– Гомәрнең апасы Өммикамал бик оста чигүче була. Ул Сабан туена ел саен берәр затлы әйбер бүләк итә. Шуңа күрә ул әле кияүдә булмаса да, аның йорты янына бүләк алыр өчен туктыйлар. Бөтен егетләр аны мактыйлар.

– Өммикамал Сабан туена чигүле ашъяулык бирде. Ул чәчәкләрбелән бизәлгән иде.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

 

4 мин.

– Укучылар, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең “Язгы Сабан туйлары” бүлеген тәмамладык. Бу бүлектә сүз Сабан туе , аңа әзерләнү турында барды. Хәзерге көн белән чагыштырып карасак, Сабан туе бәйрәме нинди үзгәрешләр кичергән?

– Әйе, укучылар, дөнья үзгәрә һәм аның белән бергә безнең тормышыбыз да үзгәреш ала. Күп кенә йолалар югала, онытыла бара. Сезнеңчә, без кайсы йолаларны югалтмыйча сакларга тиеш?

– Әйе. Бүгенге көндә күп кешеләр Сабан туена бәйрәм итәргә, күңел ачарга гына баралар, ә батырлык  һәм осталык күрсәтү гадәте онытылып бара. Без сезнең белән Сабан туеның үзенчәлекле якларын саклап калырга тиешбез.

– Элек авылда бүләкләрне ат белән җыеп йөргәннәр, ә хәзер машина белән җыялар. Ә шәһәрләрдә гомумән андый гадәт югалган. Элек халык бүләк итеп кулдан эшләнгән хезмәтен бирсә, хәзер исә магазин товарлары бирелә. Шулай ук йомырка тарату да юк.

– Батырлык күрсәтеп, көрәшү, атта чабу һәм төрле уеннарда  катнашу гадәте югалмаска тиеш. Сабан туе – элек-электән хезмәт туе буларак барлыкка килгән бәйрәм, һәм шуңа күрә әлеге бәйрәмдә һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә тиеш.

4. Уку мәсьәләсен кую.

1 мин.  30 сек.

Укытучы укучылар белән уку мәсьәләсен куя.

– Без бүген Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең “Орлык чыккан көн” бүлеге белән танышачакбыз һәм аны анализлыячакбыз. Бу эшне без ничек башкарачакбыз? Нәрсәләр эшләргә тиеш булабыз без?

– Бик дөрес, укучылар.

Укучылар укытучы белән уку мәсьәләсен билгели.

– Без әсәрне укыячакбыз, әсәрдәге геройларны табачакбыз һәм аларга характеристика бирәчәкбез. Шулай ук әсәрнең тема, идея, проблемасын ачыклыячакбыз.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Аңлатмалы сүзлек өстендә эш.

3 мин.

Укытучы укучыларга аңлатмалы сүзлектән сүзләрне аңлата.

– Укучылар, хәзер экранга игътибар итегез. Монда әсәрдә очрыячак авыр сүзләр бирелгән. Кыскача гына дәфтәрләрегезгә язып алыгыз.

– Имана – җир бүлгәндә җан башына тигән җир участогы (участок земли).

– Киндер – 1. Сабагыннан сүс, пәҗе, орлыгыннан май алына торган берьеллык  үлән үсемлек (конопля). 2. Шул үсемлек яки җитен сүсеннән эшләнгән тукыма (холст).

– Сабанчы – сабан белән җир сөрүче (плугарь).

– Сбруй – ат җигү дирбиясе.

– Тубал –  кабыктан ясалган киң һәм түгәрәк яки ярым түгәрәк савыт (лукошко)

Укучылар авыр сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар.

2. I бүлек өстендә эш.

6 мин.

Укытучы укучыларга беренче бүлекне укырга куша.

Укучылар,  “Орлык чыккан көн”  дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

– Әйе. Халык җирне сөреп, орлык чәчә, аннан соң җирне тырмалый. Орлыкны чәчкәч, авыл халкы аның тишелеп чыккан көнен көтеп яши башлый, чөнки орлык тишелеп чыгу – ул көз көне уңыш булачак дигән сүз. Хәзер беренче өзекне укый башлыйбыз. Игътибар белән укыгыз һәм уку барышында үзегезгә бер персонажны сайлагыз.

– Хәзер дәфтәрләрегезне ачасыз, бүгенге числоны һәм “Орлык чыккан көн” дип язып куясыз. Хәзер  дәфтәрегезгә кем? соравына җавап биргән сүзне, ягъни сез сайлап алган персонажны язасыз. Икенче юлга шул кешенең нинди булуын ачыклар өчен ике сыйфат язасыз. Өченче юлга әлеге кешенең нишләгәнен билгелисез, ягъни бер фигыль язасыз. Һәм шушы кешенең характерлый торган бер җөмлә язырга кирәк.  Кем ничек язды, әйдәгез тикшерәбез.

– Афәрин, укучылар. Булдырдыгыз.

Укучылар беренче бүлекне укыйлар.

 Халык орлык чәчә, һәм шул орлыкның тишелеп чыккан көнен “орлык  чыккан көн” дип атыйлар.

– Гомәрнең әтисе; усал, тырыш; орлык чәчә; Гомәрнең әтисе җирнең җылылыгын тикшергәннән соң, орлык белән йомырка чәчә.

– Гомәрнең әнисе; яхшы, бала җанлы; Гомәрнең әнисе Гомәргә җиргә әйтә торган сүзләрне өйрәткән.

– Гомәр; тәүфыйклы, тырыш; Гомәр үзен олы кеше кебек хис итте.

– Гыйбаш абзый; карт, салпы колаклы; Гыйбаш абзыйга чәчү йомыркасы эләкте.

3. II бүлек өстендә эш.

6 мин.

Укытучы укучыларга икенче бүлекне укырга һәм аңа исем бирергә тәкъдим итә.

– Хәзер икенче бүлекне бергәләп кычкырып укыйбыз. Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз һәм карап барыгыз.

–Сез бу бүлеккә нинди исем бирер идегез?

– Афәрин, укучылар. Бик матур исемнәр уйлап тапкансыз.

Укучылар икенче бүлекне укыйлар.

– Мин бу бүлекне “Җир бүлешү” дип атар идем.

– Ә мин бу бүлеккә “Гаделлек”  яисә “Гадел бул” дип исем бирер идем.

4. Әсәргә анализ.

5 мин.

Укытучы укучыларга әсәрне анализларга тәкъдим итә.

– Укучылар, бу бүлектә сүз нәрсә турында бара? Әсәрнең темасы нидән гайбарәт?

– Әйе, дөрес. Ә монда нинди каршылыклы мәсьәләләр күтәрелгән? Сезнеңчә, монда нинди проблемалар бар?

– Бик дөрес әйтәсез, укучылар. Бу бүлек белән автор безгә нәрсә әйтергә тели? Без идеяны ничек билгели алабыз?

– Афәрин, укучылар. Әйдәгез хәзер образларны карап үтик. Төп образларга сез кемнәрне кертер идегез?

– Әйе, дөрес. Ә ярдәмче образлар дип без кемнәрне атый алабыз?

– Әйдәгез хәзер төп образларны карап китик. Ике вариантка бүленәбез һәм беренче вариантлар Гомәргә, ә икенче вариантта утыручылар Гомәрнең әтисенә характеристика бирәләр. Мин сезгә схемалар таратам, сезгә шуларны тулыландырырга кирәк булачак.

Укучылар әсәрне анализлыйлар.

Бу бүлектә сүз орлык чәчү турында бара. Гомәрләр гаиләсенең орлык чәчүе турында сөйләнелә.

– Монда ата-аналар проблемасы күтәрелә.Ул Гомәр һәм аның әтисе арасында ачылыш таба. Шулай ук гореф-гадәтләрне саклау проблемасы да бар: җиргә сүз әйтү, орлык белән бергә күкәй чәчү, орлык чыгарган көнне иң беренче очраган кешегә йомырка бирү. Гаделлек  проблемасы исә Гомәрнең әтисе белән Галимҗан абзый арасында ачылыш таба.

– Автор безне тырыш булырга  һәм хезмәтне сөяргә чакыра .

– Төп образларга мин Гомәрне һәм Гомәрнең әтисен (Бәшир абзый) кертер идем.

– Ярдәмче образлар: Гомәрнең әнисе, Гыйбаш абзый, Галимҗан абзый.

Укучылар мөстәкыйль эш эшлиләр. 

III. Рефлексия этабы.

1. Дәрестә эшләнгән эшкә анализ ясау.  Рефлексия.

10 мин.

Укытучы эшләнгән эш буенча сораулар бирә.

– Укучылар, без бүген укыган бүлектә Гомәрне кайсы яктан белдек? Аның безгә нинди яңа сыйфатлары ачылды?

– Сез аның кайсы сыйфатларын үзегезгә алыр идегез?

– Афәрин, балалар. Без дәресне рәсем белән танышудан башлаган идек. Хәзер тагын бер кат  шушы рәсемгә игътибар итегез. Монда сурәтләнгән дүрт вакыйганың кайсысы безнең “Орлык чәчкән көн” бүлегенә туры килә?

– Дөрес, укучылар. Без бүген нәрсәләр эшләргә тиеш идек?

– Моның өчен без ниләр эшләдек?

– Үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

 

Укучылар дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясыйлар.

Ул тырыш, игътибарлы, кызыксынучан, көнче. Шулай ук ул үзен олы кешеләр кебек хис итә.

– Минем Гомәр кебек кызыксынучан буласым килә.

– Безнең бүлеккә икенче саны астындагы рәсем туры килә.

– Без бүген “Орлык чыккан көн”  бүлеген укырга һәм анализларга тиеш идек.

– Без әсәрне эчтән һәм кычкырып укыдык, үзебез сайлап алган персонаж турында яздык, тема, идея, проблеманы ачыкладык, төп һәм ярдәмче геройларны билгеләдек, төп геройларга характеристика бирдек.

– Без әти-әнигә булышырга, тырыш кеше булырга һәм хезмәтне яратырга тиешбез.

2. Билгеләр кую.

2 мин.

Укытучы нинди эшләр өчен билгеләр куячагын әйтә.

Мин сезнең геройга язган характеристикаларыгызны тикшерермен һәм билге куярмын. Шулай ук дәрестә актив булган укучылар өстәмә билге алырлар.

Укучылар  укытучыны тыңлыйлар.

3. Өй эше бирү.

1 мин.

Укытучы укучыларга өй эшен эшләү буенча күрсәтмәләр бирә.

Укучылар, сезгә өйдә шушы бүлекнең өченче өзеген укырга кирәк булачак. Ул 41нче биттән 44нче биткә кадәр. Һәм шул өзек буенча рәсем ясап киләсегез була.

– Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин, сау булыгыз, укучылар!

Укучылар өй эшен язып алалар.

        

– Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...