Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока (8 класс)

Вагыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы

Туган (татар) теленнән дәрес планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Предмет

Татар теле, 8 сыйныф

Дәреснең темасы

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре.

Дәреснең максаты

1)  Иярчен аныклагыч кушма җөмлә  төшенчәләренә аңлатма бирү.

2) Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә  билгели белү һәм аларны аера белү күнекмәләрен формалаштыру, алган белемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәтү,  укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, дөрес язу күнекмәләрен үстерү, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген һәм танып-белүне үстерү.

3) Укучыларда кешеләргә игътибарлы булу, ярдәм итү, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү. Укучыларны кешелекле булырга өйрәтү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дәресне җиһазлау

Такта, ноутбук, проектор, мөстәкыйль эш өчен карточкалар,  “Иярчен аныклагыч җөмлә” таблицасы, үзбәя карточкалары, ак  һәм кара шакмаклар.

Дәрес өчен материал

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф/Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000 – 455 б. (199-204б).

2. Зәкиев, М. З. Татар теле. 8 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М. З. Зәкиев, Н. В. Максимов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.

3. Галләмов Ф.Г. Татар синтаксисының актуаль мәсьәләләре. – Алабуга: КФУның АИ нәшрияты, 2016. – 120 б.

Дәреснең планы

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эше тикшерү.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Уку мәсьәләсен кую.        

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

1. Презентация белән эш.

2. Кагыйдә уку.

3. Дәреслек белән эш.

4. Ирекле темага җөмләләр төзү.

III. Рефлексия этабы.

1. Дәрестә эшләнгән эшкә анализ ясау. Рефлексия.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес этаплары

Вакыт бүленеше

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

30 сек.

Укытучы укучылар белән исәнләшә һәм аларның кәефләрен сорый.

– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртәләр!

– Кәефләрегез әйбәтме? Утырыгыз.

Укучылар укытучы белән исәнләшә.

– Исәнмесез! Хәерле иртә!

– Әйбәт.

2. Өй эше тикшерү.

4 мин.

 Укытучы укучыларга сочинение укырга тәкъдим итә.

Укучылар, сезгә өйдә 145нче күнегүне эшләргә кирәк иде, ягъни сез сочинение язып килергә тиеш идегез. Гөлназ, үзеңнең сочинениеңны укып күрсәт әле.

– Афәрин, Гөлназ. Син монда күпме иярчен җөмләләр кулландың?

– Афәрин, булдыргансың. Укучылар, дәрес ахырында миңа дәфтәрләрегезне җыеп бирерсез, сочинениеларыгызны тикшереп, билгеләр куярмын.

Укучылар сочинениеларын укыйлар.

– Минем монда биш иярчен җөмлә бар.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

6 мин.

 Укытучы укучыларга үткәннәрне искә төшерер өчен сораулар бирә.

– Укучылар, без үткән дәрестә иярчен кушма җөмләнең мәгънә ягыннан нинди төрләрен өйрәндек?

– Дөрес, укучылар. Иярчен шарт җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?

– Әйе, дөрес. Ә иярчен кире җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?

– Хәзер мин сезгә җөмлә әйтәм, һәм сезгә аның шарт яки кире җөмлә икәнен билгелисе булачак. Буран килеп чыкты, шулай да без  баруыбызны дәвам иттек. Бу нинди җөмлә?

– Дөрес, укучылар. Икенче җөмләне тыңлыйбыз. Бакчага барып кайт син, шулай итсәң ашлыгың уңышлы булыр.

– Афәрин, укучылар. Хәзер экранга игътибар итегез. Монда без өйрәнмәгән иярчен кушма җөмләләр бармы?

– Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

– Афәрин, укучылар. Дәфтәрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

Укучылар укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.

– Без үткән дәрестә иярчен шарт һәм кире җөмләләрне өйрәндек.

– Иярчен шарт җөмлә нишләсә? ни булса? сорауларына җавап бирә.

– Иярчен кире җөмләләр нәрсә булса да? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә.

– Бу  аналитик иярчен кире җөмлә.

Бу аналитик иярчен шарт җөмлә.

– Аныклагыч.

Безнең бүгенге дәреснең темасы иярчен аныклагыч җөмләләр.

4. Уку мәсьәләсен кую.

1 мин 30 сек.

Укытучы укучылар белән уку мәсьәләсен куя.

– Укучылар, сезнең бүгенге дәрестә нәрсәләр беләсегез килә?

– Дөрес әйтәсез, укучылар. Димәк, без бүген иярчен аыклагыч җөмләләрне аерырга һәм билгеләргә өйрәнәчәкбез.

Укучылар укытучы белән уку мәсьәләсен билгели.

– Безнең иярчен аныклагыч җөмләләрне аерырга, аларның синтетик, аналитик төрләрен һәм аларның бәйләүче чараларны истә калдырасы килә.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Презентация белән эш.

4 мин.

Укытучы җөмләләрне кире һәм шарт җөмләләргә аерып язырга тәкъдим итә.

– Укучылар, экранга игътибар итегез. Монда сезгә 2 җөмлә бирелгән.

1. Өстәлдәге чынаяктан чәй түгелде, ягъни Мансур аны ялгыш бәреп төшерде.

2. Мин соңга калдым, дөресрәге әти туры юлдан китмәде.

– Чулпан, беренче җөмләне укы, баш һәм иярчен җөмләләрне тап.

– Әйе, дөрес. Монда иярчен җөмлә безгә нинди мәгълүмат бирә? Иярчен җөмлә аша без нәрсәне беләбез?

– Әйе, дөрес, укучылар. Баш җөмләдә чәйнең түгелүе турында гына әйтелә, ә иярчен җөмлә аша без чәйне ялгыш  Мансур түккәнлеген беләбез. Димәк монда иярчен җөмлә нинди роль үти?

– Дөрес. Димәк, иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләгә төгәллек өсти. Хәзер икенче җөмләне укыйбыз һәм шулай ук баш һәм иярчен җөмләләрне табабыз.

– Әйе, дөрес. Иярчен җөмлә безгә өстәмә мәгълүмат бирәме? Без аннан нәрсә беләбез?

– Әйе, дөрес, укучылар. Димәк,ирячен аныклагыч җөмлә баш җөмләне аныклап, ачыклап килә (уточняет, поясняет). Бәйләүче чараларны таптыгызмы? Бу җөмләләрдә бәйләүче чаралар бармы?

– Бик дөрес билгеләдегез, рәхмәт.

Укучылар җөмләләрне кире һәм шарт җөмләләргә аерып язалар.

– Өстәләдәге чынаяктан чәй түгелде, ягъни Мансур аны ялгыш бәреп төшерде. Баш җөмлә – өстәлдәге чынаяктан чәй түгелде, иярчен җөмлә – ягъни Мансур аны ялгыш бәреп төшерде.

– Иярчен җөмлә аша  без чәйнең ничек түгелгәнлеген беләбез.

– Иярчен җөмлә баш җөмләгә төгәллек кертә, аны ачыклап килә.  

 Мин соңга калдым, дөресрәге әти туры юлдан китмәде. Мин соңга калдым баш җөмлә булып килә, ә дөресрәге әти туры юлдан китмәде – иярчен җөмлә.

– Иярчен җөмләдән без әтисе туры юлдан китмәү сәбәпле, аның соңга калганлыгын беләбез.

– Әйе, бар. 1нче җөмләдә ягъни сүзе, ә 2 нче җөмләдә дөресрәге сүзе бәйләүче чара булып килә.

2. Кагыйдә белән танышу.

5 мин.

Укытучы таблица нигезендә кагыйдәне аңлата.

– Укучылар, ә хәзер экранга игътибар итегез.  Мин сезгә шушы таблица нигезендә кагыйдәне аңлатам, ә сез аны дәфтәрләрегезгә язып барыгыз.

Иярчен аныклагыч җөмлә

– баш җөмләдәге мәгълүматны, фикерне ачыклап килә;

– баш җөмләгә төгәллек кертә.

Аналитик төре:

– аныклау интонациясе;

– аныклаучы теркәгечләр (ягъни, дөресрәге, икенче төрле әйткәндә, аеруча, бигрәк тә).

– Укучылар, хәзер дәреслектәге 96нчы битне ачыгыз. Анда сезгә таблица бирелгән.  Хәзер шушы таблицаның сул ягындагы җөмләләрне укыйбыз һәм ия белән хәбәрләрне табабыз.

– Афәрин, укучылар. Бу аныклагыч белән катлауландырылган гади җөмләләр булды. Монда бары тик бер ия һәм бер хәбәр. Ә хәзер балицаның уң ягында бирелгән иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмләләрне карыйбыз. Монда инде ике яисә күбрәк ия белән хәбәр булырга тиеш.

– Шулай итеп, укучылар, аныклагыч белән катлауландырылган гади җөмлә һәм иярчен аныклагыч җөмлә арасында без нинди аерма күрәбез?

– Әйе. Дөрес, укучылар. Димәк, аерым ия белән хәбәр булса, һәм алар баш җөмләне ачыклап килсәләр, бу иярчен аныклагыч җөмлә була.

Укучылар таблицаны дәфтәрләренә күчереп язалар.

– 1. Кыш бизәге – карлар, уйный-уйный, иңнәреңә  куна, шәлеңә.

2. Син Кояш төсле: бер яктырасың, бер болыт астына чумасың.

3. Ерактан, урман түреннән килер күк синең тавыш.

4. Анда, ягъни сөзәк тау битендә бер йомран, тырыша-тырыша, үзен оя казый икән.

1. Аны тизрәк авылдан озатып җибәрергә теләгәндәй, һавада ап-ак “күбәләкләр” талпынды: җиргә беренче кар ятты.

2. Күктә аллы-гөлле нурлар кабына: салават күпере төсенә кереп, төньяк балкышы уйный башлый. 

3. Мөнирә бик озак, машина күздән югалганчы, ак кульяулыгын болгады.

4. Кар тагын атна-ун көннәрдән соң гына явар, ягъни декабрь башларында гына ятар, ахрысы. 

– Иярчен аныклагыч җөмләнең үзенең иясе белән хәбәре була һәм ул тулы бер җөмлә тәшкил итә. Ә гади җөмләдә аныклагыч бер-ике сүз белән генә белдерелә.

3. Дәреслек белән эш.

7 мин.

Укытучы укучыларга 146нчы күнегүне эшләргә тәкъдим итә.

– Укучылар, хәзер 146нчы күнегүне ачабыз. Дәфтәрләрегезгә бары тик иярчен аныклагыч җөмләле кушма  җөмләләрне  генә язып аласыз. Гади җөмләләрне язырга кирәкми. Язып алгач, ия белән хәбәрнең астына сызасыз һәм аныклагычның астына ике дулкынлысызык белән сызасыз.

– Нинди иярчен аныклагыч җөмләләр таптыгыз? Ия белән хәбәрен һәм иярчен аныклагыч җөмләсен атагыз.

– Әйе, дөрес. Иярчен аныклагыч җөмлә кайсы сүзне ачыклап килә?

– Әйе, дөрес. Еракта. Ә кайда? Аклар басып кергән җирдә. Тагын нинди җөмләләр таптыгыз?

– Әйе, дөрес. Монда иярчен аныклагыч җөмлә кайсы нәрсәне ачыклап килә?

– Афәрин, укучылар. Әлеге күнегүне ничек башкаруыгызга карап, үзегезгә баллар куегыз.

(Үзбәя өчен критерий:

1. 2 иярчен аныклагыч җөмләне табу – 2 балл.

2. 1 иярчен аныклагыч җөмләне табу – 1 балл.

3.  Иярчен аныклагыч җөмләләрне таба алмау – 0 балл.)

Укучылар дәреслектән күнегү эшлиләр.

– 4. Моннан еракта, аклар басып кергән җирдә, алар авылы ята.

– Еракта сүзен ачыкклап килә һәм кайда? соравына җавап бирә.

– 8. Кыш буе яуган карны язның бер көне

бик кызык итте: бөртекләрдән торган кар тавы агып китте. 

– Иярчен аныклагыч җөмлә бик кызык итте дигән сүзтезмәне ачыклап килә һәм ничек? соравына җавап бирә.

4. “Чын кеше нинди була?” темасына җөмләләр төзү.

4 мин.

Укытучы укучыларга схемага таянып җөмләләр төзергә тәкъдим итә.

– Укучылар экранга игътибар итегез әле. Монда нәрсә язылган? Кычкырып укыгыз әле.

– Сезнеңчә кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы?

– Әйе, бик дөрес әйтәсез. Ә нәрсә соң ул эчке матурлык? Ул кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Афәрин, укучылар. Чын кеше булу җиңел түгел, ләкин тырышырга һәм бөек шәхес булырга омтылырга кирәк. Якыннарыбызга һәм гомумән барлык кешеләргә дә елмаеп, күңелләрен күреп, ярдәм итеп яшәргә кирәк. Кеше хәленә кереп яшәргә кирәк!

– Хәзер экранга игътибар итегез. Чын кеше нинди була? дигән сорау бирелгән сезгә. Һәм аның астында 4 схема. Хәзер сезгә шушы темага  һәм экрандагы схемаларга таянып, җөмләләр төзергә кирәк булачак. 4 схеманың икесен үзегез сайлап аласыз һәм ике иярчен аныклагыч җөмлә төзисез.

1. [  ], (ягъни).

3. [  ], (аеруча).

2. [  ] : (   ).

4. [ ( ) ].

– Афәрин, укучылар, булдырдыгыз.

Укучылар схемага карап җөмләләр төзиләр.

– Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да.

– Минемчә, эчке матурлык әһәмиятлерәк. Яхшы кеше булуга омтылырга кирәк.

– Ул юмарт, яхшы күңелле, олы йөрәкле, игелекле, ярдәмчел, изгелекле һәм намуслы булырга тиеш.

1. Аларның җаваплары бертөрле  иде, ягъни Ринат Алиядән күчерде.

2. Бәхете бар икән: бүген бишле алды.

3. Минем өчле билгесе алганым булмады, аеруча математика фәне җиңел иде.

4. Мин бик озак, әни эштән кайтканчы, өй эше эшләдем.

III. Рефлексия этабы.

1. Дәрестә эшләнгән эшкә анализ ясау. Рефлексия.

8 мин.

Укытучы дәрестә эшләнгән эшләр буенча сораулар бирә.

– Укучылар, сезнең өстәлләрегездә ак һәм кара шакмаклар бар. Ак шакмаклар әйе дигәнне аңлата, ә кара шакмаклар, киресенчә, юк дигәнне аңлата. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез үзегез теләгән шакмакларны күтәрергә һәм фикерегезне әйтергә тиеш буласыз.

– Кагыйдәне аңлау һәм истә калдыру җиңел булдымы?

– 146нчы күнегүне эшләү, ягъни аннан иярчен аныклагыч җөмләләрне табу авыр  булдымы?

– Ә үзегез сайлап алган схемалар буенча җөмләләр төзү ошадымы?

– Афәрин, укучылар. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.  Шулай итеп, без бүгенге дәрестә иярчен аныклагыч җөмләләр өйрәнергә һәм аларны билгеләргә өйрәнергә тиеш идек. Сезнең фикерегезчә, без бу максатка ирештекме? Шакмакларыгызны күтәрегез һәм җавабыгызны аңлатыгыз.

– Яхшы, укучылар. Сез үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Афәрин, укучылар.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

– Әйе, җиңел булды, чөнки кагыйдә  кыска иде.

– Әйе, чөнки анда авыр җөмләләр бар иде, һәм күбесе шигырь формасында бирелгән иде.

– Миңа әлеге эш ошамады, чөнки авыр булды.

– Минемчә, без бу максатка ирештек һәм иярчен аныклагыч җөмләләрне аерырга өйрәндек.

– Миңа әле иярчен аныклагыч җөмләләрне аеру авырлык тудыра, һәм шулай ук схемалар төзегәндә дә хаталар китә.

– Иярчен җөмлә баш җөмләне аныклап, ягъни   ачыклап килә һәм аңа төгәллек кертә. Ягъни, дөресрәге, икенче төрле әйткәндә, аеруча сүзләре ярдәмендә ясала.

2. Билгеләр кую.

3 мин.

Укытучы укучыларның үзбәя карточкаларын җыеп ала.

Укучылар, мин сезнең үзбәя карточкаларыгызны һәм дәфтәрләрегезне тикшерермен һәм бүгенге дәрес өчен билгеләр куярмын. Хәзер миңа үзбәя карточкаларыгызны һәм дәфтәрләрегезне җыеп бирегез. Һәм шулай ук өй эшегез өчен дә билге алачаксыз.

Укучылар үзләре куйган билгеләрне һәм дәфтәрләрен  укытучыга тапшыралар.

3. Өй эше бирү.

2 мин.

Укытучы укучыларга өй эшен эшләү буенча күрсәтмәләр бирә.

Укучылар, сезгә өйдә кагыйдәне ятларга һәм 5 иярчен аныклагыч җөмлә язып килергә  һәм аларның схемаларын төзергә кирәк булачак. Җөмләләрегез китаптан алынган булмасын, югыйсә билгегез түбән булыр.

– Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин, саубулыгыз, укучылар!

Укучылар өй эшен язып алалар.

– Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре

Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре...

5 сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары

5 сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча рус төркемнәре  өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....