Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре
тест по теме

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Татар теле һәм әдәбиятыннан тест биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теленнән ачык типтагы тест биремнәре

 1. Терминга билгеләмә бирегез.

Кисәкчә ул –

2. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.

Исем сүз төркеме ..., ..., ... белән төрләнә.

3. Терминга билгеләмә бирегез.

Рәвеш сүз төркеме –

4. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзне куегыз.

... – үзара тыгыз бәйләнештәге элементлардан төзелгән иң кечкенә сөйләм кисәге.

5. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзне куегыз.

 Бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем ... исем дип атала.

6. Күпнокталар урынына төшеп калган санны куегыз.

Рәвеш сүз төркеменең ... төркемчәсе бар.

7. Терминга билгеләмә бирегез.

Сан сүз төркеме -

8. Күпнокталар урынына төшеп калган санны куегыз.

Татар телендә фигыльләрнең ... төрле юнәлеше билгеләнә.

9. Терминга билгеләмә бирегез.

Ия -

10. Терминга билгеләмә бирегез.

Тәмамлык -

           Татар теленнән ачык типтагы тест биремнәренең җаваплары

                                   

  1. Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме
  2. Килеш, сан, тартым
  3. Эш-хәлнең яки билгенең билгесен белдерә торган сүз төркеме
  4. Иҗек
  5. Уртаклык
  6. 6
  7. Предметның микъдарын, аның исәбе буенча билгесен белдерә торган сүз төркеме
  8. 5
  9. кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган һәм предметны, эш үтәүчене белдерүче баш кисәк
  10.  Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, барлык килеш сорауларына, бәйлекләр белән килгән сорауларга җавап биргә иярчен кисәк.

Татар теленнән ябык типтагы тест биремнәре

  1. Кайсы җавап белән килешәсез, шул җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Рәвеш – төрләнми торган сүз төркеме.

Әйе

Юк

  1. Дөрес җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Төшем юнәлеше кушымчалары:

А) –ыл; -ел; -л

Б) –ын; -ен; -н

В) –ыш; -еш; -ш

     Г)  кушымчалары юк

  1. Беренче баганадагы килешләрне икенче баганадагы килеш кушымчалары белән     туры китереп, түбәндәге таблицага тутырыгыз.

А) төшем килеше                                         1) –га, -гә;

Б) баш килеш                                                2) –ны, -не;
В) чыгыш килеше                                         3) –да, -дә;
Г) иялек килеше                                            4) –ның, -нең;
Д) урын-вакыт килеше                                 5) –дан, -дән;
Е) юнәлеш килеше                                        6) –

А)

Б)

В)

Г)

Д)

Е)

4.  Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен тиешле эзлеклелектә түбәндәге таблицага урнаштырыгыз

А) килеш

Б) сан

В) тартым

1.

2.

3.

  1. Кайсы җавап белән килешәсез, шул җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Сыйфат – төрләнә торган сүз төркеме.

Әйе

Юк

  1. Дөрес җавапларны түгәрәкләп алыгыз.

Җыючы теркәгечләр:

А) ә

Б)  һәм

В) яки

Г) да, дә

Д) әмма

  1. Беренче баганадагы фигыльләрне икенче баганадагы фигыль формалары белән туры китереп түбәндәге таблицага языгыз.

А) исем фигыль                       1) баручы
Б) сыйфат фигыль                   2) килеп
В) инфинитив                          3) кайтырга
Г) хәл фигыль                          4) карау

А)

Б)

В)

Г)

  1. Дөрес җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Алсу бүген мәктәпкә бармаска булды, чөнки башы бик нык авырта иде. Әлеге җөмләдә мәктәпкә сүзе нинди килештә килә?

А) иялек килеше

Б) юнәлеш килеше
В) төшем килеше
Г) урын-вакыт килеше

   

  1. Беренче баганадагы сан төркемчәләре исемен икенче баганадагы кушымчалар белән туры китереп языгыз һәм таблицага тутырыгыз

А) тәртип саны                         1. алтылап
Б) чама саны                              2. икәү
В) җыю саны                             3. бишенче

Г) бүлем саны                           4. өчәр

А)

Б)

В)

Г)

  1. Килешләрне тәртип буенча түбәндәге таблицага урнаштырыгыз.

А) төшем килеше                                          

Б) баш килеш                                                
В) чыгыш килеше                                          
Г) иялек килеше                                            
Д) урын-вакыт килеше  

 Е) юнәлеш килеше                                                                  

1

2

3

4

5

6


        

 

Татар теленнән ябык типтагы тест биремнәренең җаваплары

  1. Әйе
  2. А)

А)

2

Б)

6

В)

5

Г)

4

Д)

3

Е)

1

4.

1.

Б)

2.

В)

3.

А)

5.Юк

     6. Б), Г)

     7.

А)

4

Б)

1

В)

3

Г)

2

8.Б)

9.

А)

3

Б)

1

В)

2

Г)

4

 10.

1

Б)

2

Г)

3

Е)

4

А)

5

В)

6

Д)

  1. Терминга билгеләмә бирегез.

Әкият ул -

  1. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.

Гариф Ахунов - “Артышлы ... ...” повестеның авторы.

  1.  Терминга билгеләмә бирегез.

Поэма ул –        

  1.  Күпнокталар урынына төшеп калган сүзне куеп языгыз.

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә ... - төп героиня булып тора.

  1. Терминга билгеләмә бирегез.

Инверсия  ул -

  1. Күпнокталар урынына төшеп калган  әсәр исемнәрен куеп языгыз.

Аяз Гыйләҗев ... һәм ...повестьлары өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премия лауреаты була.

  1. Терминга билгеләмә бирегез.

Көтелмәгәнлек ул –        

  1.  Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп языгыз.

Тарихи романнарга М.Галәүнең “Болганчык ...”, Н.Фәттахның “ ... ака торур”, “ ... Гали” романнары керә.

  1. Терминга билгеләмә бирегез.

Импрессионизм ул -

  1. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзне куеп языгыз.

... – кешене уй-фикер һәм хис-кичереш яссылыгында сурәтләү.

         

Татар әдәбиятыннан ачык типтагы тест биремнәренең җаваплары

  1. Халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
  2. тау буенда
  3. шигырь белән язылган катлаулы төзелешле әсәр
  4. Акъәби
  5. җөмләдә сүзләрнең урыннарын алыштыру
  6. “Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән читәнгә”
  7. төп сурәтләү предметын кинәт кенә алыштыру.
  8. еллар, Итил суы, Кол
  9. кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үзгәрүен югалырга әзер мизгел кебек күрсәтүче, тышкы сурәт, күренешләрне төсләр ярдәмендә тергезүче агым
  10.  Лирика

Татар әдәбиятыннан ябык типтагы тест биремнәре

  1. Кайсы җавап белән килешәсез, шул җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Газәл ул – мәхәббәт шигыре.

Әйе

Юк

  1. Кайсы җавап белән килешәсез, шул җавапны түгәрәкләп алыгыз.

“Идегәй” дастанының сюжет нигезе булган вакыйгалар Казан ханлыгы чорына карый.

Әйе

Юк

  1. Дөрес җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Драма ул –

А) көлкеле ситуациягә корылган жанр

Б) җитди конфликтка корылган жанр

В) хикәяләп язылган җитди сәхнә әсәре

Г) тезмә формада язылган әсәр

4. Беренче баганадагы язучыларны икенче баганадагы әсәрләре белән туры китерегез һәм җавапларны түбәндәге таблицага тутырыгыз.

А) Г.Исхакый                          1. “Агыйдел”

Б)  М.Әмир                              2. “Язгы кәрваннанр”
В)  Г.Ибраһимов                      3. “Зиндан”
Г)   А.Гыйләҗев                      4. “Тирән тамырлар”

А)

Б)

В)

Г)

 

5. Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасындагы вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә түбәндәге таблицага тутырыгыз

А) халык җырлары

Б) сугышка кадәрге чор

В) госпитальдә

1

2

3

6. Дөрес  җавапларны түгәрәкләп алыгыз.

Түбәндәге язучылардан кайсылары М.Җәлил исемендәге Республика премия лауреатлары?

А) Роберт Миңнуллин

Б) Ренат Харис

В) Нәкый Исәнбәт

Г) Хәсән Туфан

7. Беренче баганадагы шагыйрьләрне икенче баганадагы әсәрләре белән туры китерегез һәм җавапларны түбәндәге таблицага тутырыгыз.

А) Г.Тукай                      1. “Туган җирем, эчкән суым!”

Б) М.Җәлил                    2. “Ант”

В) С.Сөләйманова           3.  “Кызыклы шәкерт”

Г) Ф.Кәрим                     4. “Тик булса иде ирек”

   

А)

Б)

В)

Г)

                                                 

  1. Миргазиян Юныс биографиясендәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә урнаштырып түбәндәге таблицага тутырыгыз

А) сәүдә корабында йөзә
Б) авиация училищесын тәмамлый
В) армиягә алына

Г) газета чыгару  эше белән шөгыльләнә

1

2

3

4

  1. Кайсы җавап белән килешәсез, шул җавапны түгәрәкләп алыгыз.

“Тын калып тыңлый бу җырны

Күктә алтын йолдызлар” шигъри юлларында билгеләнгән сүзләр метафора булып килә.

Әйе

Юк

  1. Дөрес җавапны түгәрәкләп алыгыз.

Дәрдемәнд шигыре:

А) “Юксыну”
Б) “Яз”
В) “Рәсем”
Г) “Сабыйга”

 Татар әдәбиятыннан ябык типтагы тест биремнәренең җаваплары

  1. Әйе
  2. Әйе
  3. Б)

А)

3

Б)

1

В)

4

Г)

2

5.

1

Б)

2

В)

3

А)

  1. А),Б)

 7.

А)

3

Б)

4

В)

1

Г)

2

8.

1

В)

2

Б)

3

А)

4

Г)

  1. Әйе
  2. В)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары

4 нче сыйныф, 7 нче сыйныф, 8 нче сыйныф, 9 нчы сыйныф, 10 нчы сыйныф, 11 нче сыйныфлар өчен программалар тәкъдим итәм....