Олимпиадага әзерләнәбез.Район туры
олимпиадные задания

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы

Олимпиадага әзерләнәбез.Район туры

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olimpiada_biremnre_rayon_tury.rar134.11 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2018/2019 НЧЫ УКУ ЕЛЫ)

Үткәрү вакыты - 90 минут

                                                      5 нче сыйныф

I. Тиешле сүзләрне куегыз һәм биремнәрне үтәгез.

... исемнәр бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атыйлар: урам, шәһәр, малай. Бер төрдән булган предметларның берсенә генә бирелә торган исем ... исем була.

Исемнәр ике төрле санда - ... һәм ... булалар. Исемнәрнең күплек төрен ясау өчен, борын авазларына беткән исемнәргә ... һәм ..., ә калган барлык исемнәргә ... һәм ... кушымчалары ялгана.

1. Татар телендә барлык исемнәр дә килеш белән төрләнә. Хәзерге татар әдәби телендә ничә килеш бар? Аларны язып чыгыгыз.

2. Пароход, фамилия, Биектау, иле, китап, бакча сүзләрен чыгыш килешенә куеп языгыз.

          3. «Казан – Татарстанның башкаласы» – дигән җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен күрсәтегез.

II. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Тамыры саңгырау тартыкка беткән исемнәр рәтен билгеләгез:

а) урманга, өйдән;

ә) ачкычка, тырышлыкны;

б) ноктаны, сердәш;

в) сүзгә, бүлмә.

2. Антоним сүзләр рәтен күрсәтегез:

а) сөенеч, куаныч;

ә) туры, кыек;

б) яңа, ямьле;

в) баллы, татлы.

3. Ясагыч кушымчалар ялганган сүзләр рәтен табыгыз:

а) авылда, сыйныфны;

ә) башлык, күзлек;

б) дәфтәргә, билгеләр;

в) савыт-саба, балалар.

4. Боерык фигыль булган җөмләне билгеләгез:

аЭшне башлама, башласаң ташлама.

ә) Эш остадан курка.

б) Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

в) Чебешне көз көне саныйлар.

5. Парлы тартыкларга башланган сүзләр рәтен күрсәтегез:

а) вакыт, ваза;

ә) нарат, миләш;

б) хәтер, һәйкәл;

в) җиләк, чиләк.

6. Ул алмашлыгы юнәлеш килешендә кулланылган җөмләне билгеләгез.

а) Тик бер Кызылтүш кенә курыкмады.

ә) Ул әле коңгыз, әле орлык белән туенды.

б) Октябрь аңа салкын җилләрен өрде.

в) Аның туны да җылы, миләше дә бик тәмле иде шул.

7. Сыйфатлар гына булган рәтне табыгыз:

а) кышлар, җиңеллек;

ә) кып-кызыл, зәңгәрсу;

б) турыпочмак, икенче;

в) урамда, бикләгән.

8. Тартым кушымчасы ялганган сүзләр рәтен билгеләгез:

а) абый, балачак;

ә) өстәлем, апасы;

б) киемнәр, әбиләр;

в) милләт, телләр.

9. Белдерү тексты барлыкка килсен өчен, җөмләләр кайсы варианттагы тәртиптә урнашырга тиеш?

1) Анда язучылар катнашачак. 2) Иртәгә, унбишенче гыйнварда, «Туган тел» түгәрәге утырышы була. 3) Утырыш зур залда кичке сәгать алтыда башланачак. 4) Алар үзләренең әсәрләрен укыячаклар.

а) 2, 3, 1, 4;

ә) 2, 1, 4, 3;

б) 3, 2, 1, 4;

в) 2, 1, 3, 4.

III. Нәүрүз бәйрәмендә әйтелә торган теләктәге билгеләнгән сүзләр нәрсәне аңлата?

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә;

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз Мөбарәкбад.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадага әзерләндерү планы

Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

«МУЗЫКАЛЬНОЕ РОНДО». Автор: Хозяинова Татьяна Геннадьевна Интеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе. Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набравший наименьшее количество баллов, выбывает из игры. Первы

«МУЗЫКАЛЬНОЕ    РОНДО».Автор: Хозяинова Татьяна ГеннадьевнаИнтеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе.Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набрав...

Укучыларны олимпиадага әзерләү

Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....

олимпиадага әзерлек

Әдәбияттан олимпиадага әзерлек...

Олимпиадага әзерләнү (телдән сөйләү)

рәсемнәргә таянып,телдән сөйләү өчен...