Класстан тыш чара "Дуслыкка ни җитә"
учебно-методический материал (5 класс)

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Әлеге класстан тыш чара балаларда  бер-берсенә  карата  игътибарлылык  һәм  хөрмәт  тәрбияләү;  башкаларның  фикерләре  белән  килешергә,  уңай  якларын    күрергә, җитешсезлекләрен  аңларга,  хаталарын  гафу  итә  белергә - чын  дус  булырга  өйрәтү максатын куя. Чара балаларның дуслыкка караган әкиятне сәхнәләштереп күрсәтүе һәм шуның нигезендә әңгәмә коруны үз эченә ала. кичә бишенче сыйныф укучылары белән оештыру өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klasstan_tysh_chara._duslykka_ni_zhite.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

       

          Класстан тыш чара-кичә (5 нче сыйныф укучылары өчен)

       

Тема: «Дуслыкка  ни  җитә !»

     

Максат:1. Балаларда  бер-берсенә  карата  игътибарлылык  һәм  хөрмәт          тәрбияләү;  башкаларның  фикерләре  белән  килешергә,  уңай  якларын       күрергә, җитешсезлекләрен  аңларга,  хаталарын  гафу  итә  белергә - чын  дус  булырга  өйрәтү.

2.Чагыштыру,  анализлау,  нәтиҗә  чыгару,  төркемдә  эшләү  күнекмә-

  ләре  булдыру.

3. Балаларның  иҗади  сәләтләрен  үстерү.

Җиһазлау  һәм  чаралар:  А 4  форматындагы  кәгазьләр,  төсле  каран- дашлар,  магнитофон,  аудио  язмалар,  мәкальләр  язылган  плакатлар,  сәхнә  декорациясе.

Алымнар: укытучы  сөйләме,  әкиятне  сәхнәләштерү,  сорау-җавап,  әңгәмә,  төркемнәрдә  эшләү,  план  төзү,  рәсем  ясау,  җырлау.

I.Кереш.

     Музыка  уйный.  Укучылар  төркемнәргә  бүленеп  утыралар,  һәр  төркемдә  командир  сайлана.

Укытучы.  Укучылар,  бүгенге  кичәбез  тәрбия  мәсьәләсенә  карый,  ә  темасын  соңрак  белерсез.

II. Уку  мәсьәләсен  кую.

1.Укытучы.  Хәзер  классташларыгыз  бер  әкият  уйнап  күрсәтә.  Сезгә  сорау: Нәрсә  турында  сүз  бара?

   Әкият  кую- күрсәтү.

    Бер  бик  матур  аланда  уртача  зурлыктагы  йорт  пәйдә  булган.  Бервакыт  Аю  бабай  урманда  йөрергә  чыккан.  Бара-бара,  байтак  җир  үткән,  арыган,  ял  итәргә  утырган.  Як-ягына  каранган,  йортны  күреп  алган.  «Картлык  көнемдә  тыныч  кына  яшәргә  йортым  булды»,-  дип  сөенеп,  шунда  яши  башлаган.

     Алан  аша  Бүре  үтеп  бара  икән,  йортны  күреп,  туктаган.»Хәллә-  рең  ничек,  Аю  бабай?  Картайгансың  инде,  мине  яшәргә кертсәң, йорт  эшләрендә  булышырмын: кышка  утын  әзерләргә  кирәк  булыр,  кар  көрәргә.  Ә  карт  кешегә  үзенә  генә  бу  эшләрне  башкарырга  авыр.»,-  дигән.  « Үземә  дә  урын  аз,  миңа – карт  кешегә - тынычлык  кирәк.  Бар,  юлыңда  бул!» ,- дип, куып  җибәргән  аны  Аю  бабай.  

     Йорт  турындагы  хәбәр  бөтен  урманга  таралган.  Аю  бабай  янына  бер –бер  артлы  җәнлекләр  килгәннәр: Төлке,  Куян,  Тычкан,  Бака,  Керпе.  Ләкин  Аю  бабай  берсен  дә  кертмәгән.  Бераздан  аңа  күңелсез  була  башлаган.  Үзенең  гаебен  Черки  ярдәмендә  таныган,  җәнлекләрне  чакырып  китергән  һәм  бергә  яши  башлаганнар.       Дуслык  турында  җыр  башкарыла.

2.Әңгәмә.

Укытучы. Әкияттә  нәрсә  турында  сүз  бара? (Дуслык)  Бүгенге кичәбезнең  темасы  да  « Дуслыкка  ни  җитә!»  дип  атала.

-- Әкиятнең  башында  Аю  нинди  иде? Аны  характерлагыз.

-- Әкиятнең  ахырында  ул  нинди?  Үзгәрдеме?  Гаебен  таныдымы?

III. Уку  мәсьәләсен  чишү.

1. –Нәрсә  ул  дуслык?  Аның  нигезендә  ни  ята?  (Төркемнәрдә  сөйләшү өчен  вакыт  бирелә)

    Һәр  төркем  үз  фикерен  әйтә

Укытучы.

--Нинди  мисал  китерә  аласыз?

-- Сыйныфыбызны  дус  дип  әйтә  алабызмы?

--«Дуслык» сүзе  кешенең  кимчелекләре  белән  килешеп  яшәргә  кирәк  дигәнне  аңлатамы?

--Кешенең  кимчелекләрен  төзәтеп  буламы?

Җаваплар  тыңланыла,  нәтиҗә  ясала: бер-беребездән  иң  элек  уңай  якларны  эзләргә  тиешбез. Тора-бара  кеше  үз  кимчелекләрен  табарга  өйрәнә.

    Алга  таба  кешеләрнең  хайваннар,  табигать  белән  дус  булулары,  Казанда  төрле  милләт  кешеләренең  тату  яшәүләре,  Татарстанның  татулык  турында  сәясәте  һәм  моңа  үрнәк  булып  торуы  турында  әңгәмә  дәвам  ителә.

2.-- Дуслык  сүзе  белән  бәйләнешле  нинди  мәкаль - әйтемнәр  беләсез?

Җаваплардан  соң  плакаттагы  мәкальләр  укыла, анализлана, русча  эквивалентлары  табыла.

3—Дуслык  турында  нинди  шигырьләр,  җырлар  беләсез?

Шигырьләр  сөйләү , җырлар  җырлау.

4. Төркемнәрдә  эш.

--Дуслыкны  рәсемдә  ничек  күзаллыйсыз? (Рәсем  ясыйлар)

--Үзеңдә  татулык,  дуслык  сыйфатлары  тәрбияләү  буенча  план  төзегез.

    Аннары  рәсемнәргә  һәм  планнарга  күзәтү  ясала,  нәтиҗә  чыгарыла.

IV. Йомгаклау.

--Бүген  нәрсә  турында  сөйләштек?

--Үзегезгә  нинди  нәтиҗәләр  ясадыгыз?  Бүгенге  чарабыз  файдалы  булдымы?

         

             

                                                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....