Әдәпле булу өчен ни кирәк?
классный час

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dple_bulu_ochen_ni_kirk_trbiya_sgate.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әдәпле булу өчен ни кирәк? Тәрбия сәгате.

Максат:

           1. Әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру.

           2. Укучыларның тапкырлыгын сынау.

           3. Әдәплелек тәрбияләүне дәвам итү.

Материал: “Салават күпере”, “Мәгариф”  журналлары.

                   “Әдәплелек әлифбасы” Л.В.Васильева Гангнус.

Җиһазлау: “Әдәплеләр шәһәре” стенгазетасы, тест сораулары язылган плакат.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

- Хәерле иртә, укучылар! Исәнмесез! Тәрбия сәгатен башлыйбыз.

2. Әзерлекләрен тикшерү. Дәрес темасын хәбәр итү.

- Без бүгенге дәрестә әдәплелек турында сөйләшербез. Әдәпле булыр өчен ниләр кирәк?  Нинди булырга кирәк? Шул сорауга җавап эзләрбез.

II. Төп өлеш.

1. Укытучының кереш сүзе.

- Әдәплелек тәмле теллелектән башлана. Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз... Күпме тыңласаң да тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә. Телебездә тәмле сүзләр бихисап! Төн узып, көн туу белән әйтелә торганы нинди әле? Әйе шул! “Хәерле иртә!” Әле тагын “Хәерле көн!”, “Хәерле кич!” дигәннәре дә бар. Көнне нинди матур теләк белән тәмамлыйбыз? (-Тыныч йокы!)

- Бер-беребез белән исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтәбез?     (- Исәнмесез! Саумысез! Сәлам! Хәерле иртә! һ.б. )

- Саубуллашу сүзләрен әйтегез.

- Әгәр кешегә үтенечең булса.. .(“Зинһар, әйт әле, биреп торчы”)

- Әгәр сиңа булышсалар, ихтирам күрсәтсәләр? (- Рәхмәт!)

- Ялгыш берәрсенә бәрелсәң, төртеп ексаң, рәнҗетсәң?.. (Гафу ит!)

2. “Имтихан” сорауларына җавап бирү.

Тест үткәрү.

1.Әниеңә, әбиеңә еш булышасыңмы?

а) әйе;       б) кайвакыт;       в) юк.

2.Өйгә барып кергәнче нишләргә?

а) исәнләшергә; б) ишек шакырга; в) бер нишләмәскә.

3.Өлкәннәр белән очрашканда кем беренче исәнләшә?

а)мин; б) өлкәннәр;  в) икебез дә.

4.Конфет ашагач, кәгазен нишләтәсең?

а) җиргә ташлыйм; б) чүп чиләгенә ташлыйм; в) әнигә бирәм.

5. Яңа ел бәйрәмендә бүлмәңдә нинди чыршы торуын телисең?

а) ясалма; б) чын; в) нинди булса да барыбер.

“Кемнәрне “Әдәплеләр шәһәре”нә алырга була?” Тестка нәтиҗәләр чыгару.

3.”Әдәпле качыш-качыш” уены.

Бер укучы тактага борылып баса. Калганнары “тәмле сүзләр” әйтәләр. Укучы иптәшен тавышыннан танырга тиеш.

4.  Бер укучы “И сөенәм!”  шигырен сөйли.

Егылганда иптәшемә

Сузсам кулны,

Өлкәннәргә хөрмәт белән

Бирсәм урын,

Я берәрсе мине сөеп,

Рәхмәт дисә,

Улы кебек якын күреп,  

Кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм!

Әнкәемне матур сүзләр

белән сөендерсәм,

Күрше картка чишмәбездән

Су китерсәм,

Ә ул мине сөя-сөя “улым” дисә,

Битләремә аның олы кулы тисә,

И сөенәм, и сөенәм!

-Бала ни өчен сөенә?

(-Чөнки аны яраталар. Ул башкаларны хөрмәт итә, аны - башкалар. Яхшы эш кылу - аның өчен зур бәхет).

5. Табышмаклар чишү.

Өнсез, җансыз - иң яхшы дус,

Теле юк, үзе аңлата.   (Китап)

Нәрсәне сатып алып булмый? (Гомерне, саулыкны)

Бер байлык бар - янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый. (Белем)

Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? (Саулык, сәламәтлек)

- Табышмаклар нәрсә турында? Безне нәрсәгә өйрәтәләр?

III. Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау.

- Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Аларны белү, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамаганлыгын истә тоту бик яхшы. Ләкин иң мөһиме - аларны үтәү. Әйдәгез, бүген һичшиксез әдәпле булачакмын дигән карар кабул итик һәм бу турыда һичкайчан онытмыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Ог-буле угаадыгларын хандыр оорен

Улусчу педагогика "ШЫН " № 40 (18160) 2012 чылдын апрель 10...