Фатих Хөсни. "Сипкелле малай."
план-конспект занятия (8, 9, 10 класс)

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

 Фатих Хөсни - хикәя остасы. Теле йөгерек, сурәтләү чараларына бай. "Сипкелле малай" хикәясенең сәхнәләштерелгән варианты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_hosni._sipkelle_malay.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Фатих  Хөсни. «Сипкелле  малай».

Катнашалар:

1.Фатих Хөсни

2. 1нче егет

3. 2нче егет

4. 3нче егет./сипкелле  малай/

5.1нче  кыз.

6. 2нче  кыз.

   Вакыйга  авылда  бара. Сабантуй  мәйданы. Халык  күп  җыелган. Барысы  да  сабантуй  башлануын  көтәләр. Вакыт  төшкә  авышса  да,нилектәндер  бәйрәмне  башларга  ашыкмыйлар. Бер  төркем сөлге  җыючы    яшьләр  җырлап  сабантуй  мәйданына  килеп  керәләр.

1нче  егет. -  Сабан  туйлары  гел  шулай. Элек  башлап  җибәрә  алмыйлар, аннары  бетерә  алмыйча,  теңкәләре  корый.

2нче  егет. - Өч  сандык  сөлге-тастымал, биш  кәрзин  күкәй  җыелган. Белмим,кая  гына  куеп  бетерерләр  ул  хәтле  малны.

1нче  егет. -  Егетләр!  Әнә,әнә  күрәсезме? Фатих  Хөсни  абый да  монда  икән  бит.

2нче  егет.-  Ә  мин  аны  әллә  кайчан  таныдым  инде.

                   3  нче  егет  Фатих  ага  янына  килә.

3 нче  егет .  -  Фатих  Хөсни  дигән  язучы  абый  шул  сез  буласызмыни  инде?

Фатих  Хөсни.   -  Мин  булсам  әгәр...  Әллә  берәр  йомышыгыз  бар  идеме?

3нче  егет.  Юк, бер  йомышым  да  юк. Малайлар  сүзенә  ышанмыйча  гына  килдем. Менә  хәзер  әйтергә  була  инде. Фатих  Хөсни  минем  иске  таныш  та  ул,  дип  мактанырга  була...  Йомышым  юк  дип  әйтүен  әйткән  идем  дә, Фатих  абый... Ә  йомышым  булганны  әйтмәдем,оялдым...  Дөресен  генә  әйткәндә, йомышым  шул , Фатих  абый, мин  быел  унынчы  классны  бетердем, даром   что  шулай  чүрәкәй  генә   булыйм. Хәзер  инде  аптыраган,мәктәпне  отличнога  бетердем,аттестатым  да  отлично. Ә  менә  баш  каткан: дальше  кайсы  уку  йортының  ишеген  кагарга  икән?  Әллә  колхоз  эшендә  генә  калыргамы? Укып  чыккач  та  чутка  санамаслар  дип  куркам, буй  бәләкәй  бит  минем, күреп  торасыз.

Фатих  Хөсни. – Алай  булгач, ни...  аттестатыгыз  да  отлично  дисезме? Сезгә  энем...  исемегез  кем  дидегез  әле”  

3нче  егет . / Сипкелле  малай/   -  Миңлехан...  Миңлехан  Яруллин .

Фатих  Хөсни. -  Алай  икән...  телгә  дә  бик  чатылдап   торасыз,  төскә-биткә  дә  сөйкемсез  түгел...

3нче  егет.  /сипкелле  малай/  -  Ә...сипкелне  өйтәсез,беләм. Бетерергә  була  ди  аны. Үземнең  дә  укыганым  бар. Хәзерге  медицинага   соң  сипкел  бетерү...

Фатих  Хөсни. – Сипкел  турында  сүз  каткан  кеше  булмады  ич  әлегә. Бәлки, сез шул  сөйкемле  сипкелегез  аркасында ...  кыскасы, йөрәгегез  җитеп, тәвәкәлләсәгез, менә  дигән  жанровый   артист  чыгар  иде  сеэдән. Казанда  бар  театр   училищесы. Казанда  бар  культура   институты...  Әйтәсе  килгәнем  шул: Казанда  кагардай   ишекләр  бар. Только  менә  дөрес  әйтәсез: буй  ягы  ни...  Кояшка  бик  алай  сузылмагансыз. Туры  әйткәнгә  үпкәләмәгез.

3нче  егет./сипкелле  малай/ -  Әй, абый, рәхмәт  киңәшегезгә!  Буйга  исем  китми.,сәхнәгә  менгәч  үсәм  мин. Мәктәп  театрларында  уйнаган  бар.

    Малай  китә. Аның  артыннан  иптәшләренең  аңа  эндәшкәне  ишетелә.

1нче  кыз. – Миңлехан...Миңлехан  җаным, төшереп  ал  әле  безне  карточкага. Көн  саен  сабан  туе  булмый, бергә  мәктәп  бетердек. Тиздән  кайсыбыз  кая  таралышырбыз, сагынганда  карарлык  бер  истәлек  калсын.Миңлехан  истәлеге  дип  сагынып  сөйләр  идек  үзеңне.

2нче  кыз.  - Мәктәптә  дә  гел  кырын-җарын  гына  йөргән  булдың.

3нче  егет ./ сипкелле  малай/ -  Теңкәмә  тимәгез,кызлар. Башка  вакытта  төшерсәм,төшерермен., ә хәзер  юк. Баш-аягы  ике  кадрым  калды.:  берсе  Фатих  аганы  төшерергә, икенчесе – батыр  калучыны  тәкә  күтәреп  китеп  барганда  төшерү  өчен. Гаеп  итмәгез.

                        (Сипкелле  малай  ашыгып  чыгып  китә)

                          Теләче  районы  Фатих  Хөсни  исемендәге  Олы  Мәтәскә

                           урта  мәктәбе  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

                           Хәйртдинова Язилә  Рәфхат  кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...