Фатих Хөсни - үзе бер дөнья.
статья

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

Мәктәбебез татар әдәбияты классигы Фатих ага Хөсни исемен горур йөртә. Һәр елны язучының туган көнендә Фатих Хөсни истәлегенә зур чаралар уздырабыз. 2018-2019 нчы уку елында "Фатих Хөсни - үзе бер дөнья" исемле  бәйге үткәрдек. Бу чарада районыбыз мәктәпләреннән бик күп укучылар катнашып, ике төрле номинациядә чыгыш ясадылар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_hosni-_uze_ber_donya.docx16.38 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Фатих  Хөсни – үзе бер дөнья.

   “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья”, - дип язды  Ибраһим Гази  авылдаш язучыбыз, әдәбиятыбызның классигы Фатих Хөсни турында.

   Фатих  ага “бу дөньяга” барысын да  сыйдырган: туган ягына булган  мәхәббәтен дә, хезмәт  сөючән, тырыш халкына булган хөрмәтен дә, үзенең   кабатланмас иҗат җимешләрен дә.

   Авылдашлары, якташлары һәм  Фатих  Хөсни  исемен  горур йөртүче  урта  мәктәп әдәбиятыбыз  күгендә  якты йолдыз  булып  янучы  Фатих Хөснине һәрвакыт  хөрмәт  белән  искә  ала, аның  изге  рухына  баш ия.

   Мәктәбебездә  матур  традиция  яшәп килә: һәр елны якташыбыз истәлегенә район һәм  республика күләмендә зур чаралар үткәрелә.

   14 нче май  көнне “Мәктәп театрына киң юл!” проекты кысасында “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья» исеме астында районкүләм иҗади бәйге узды. Укучылар ике төрле номинациядә: “Фатих  Хөсни  әсәрләренә иллюстрация» һәм  «Фатих  Хөсни  әсәрләреннән монолог» төрләре буенча көч сынашты.

  Иҗади  бәйге  Фатих  Хөсни исемендәге  Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улының укучыларга булган матур теләкләре һәм Фатих ага турындагы якты истәлекләре турындагы чыгышы белән башланып китте. Аннан соң сәхнәдә мәктәбебез укучылары язучының “Сипкелле малай” исемле хикәясе буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Кичә барышында  яңгыраган 9 нчы сыйныф укучысы  Нигъмәтҗанов Данис башкаруында  язучының “Кошлар тынды”, 5 нче сыйныф укучысы Нигъмәтҗанов Данияр башкаруында халык иҗат иткән  “Сагыну”, 2 нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Илсинә башкаруында “Бәхет өчен”  җырлары  нур өстенә нур булды. Мәктәпнең “Балкыш” бию төркеме чыгышлары да  көчле алкышларга күмелде.

  Дүрт  сәгать дәвамында барган бәйге бер тында узып китте. Бөек язучыбызның барлык әсәрләреннән дә өзекләр яңгырады, дисәм дә ялгыш булмас. Укучыларыбыз    халык язучысы Фатих Хөсни әсәрләреннән алынган монологларны шулкадәр яратып, ихлас күңелдән башкардылар. Мең рәхмәт аларга!

   Кичәдә  укучыларыбызның язучы әсәрләренә багышлап ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Һәрбер рәсемне җентекләп карап чыккач, балаларыбызның искиткеч сәләтле булуларын күреп күңел сөенде. Фатих Хөснинең  әсәрен укымаган, иҗатын  белмәгән бала мондый әсәр тудыра алмас иде.

  Бәйге ахырында  йомгаклау сүзе белән Теләче районы мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы чыгыш ясады, укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде, мондый чараларның дәвамлы булуын теләде. Катнашкан барлык укучылар да грамота һәм дипломга лаек булды.    

  Кызганычка каршы, Фатих Хөсни бүген безнең арабызды юк. Ләкин олуг язучыбызның якты истәлеге - мәңге безнең күңелләрдә.

                                                        Хәйретдинова Язилә Рәфхат кызы,

                                                        Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге

                                                        Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле

                                                        һәм әдәбияты укытучысы

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...