“ Минем гаиләм”
план-конспект урока

1 нче сыйныфлар өчен "Минем гаиләм" темасына интеграл дәрес (татар һәм ингиз телендә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Интеграл дәрес18.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “ Минем гаиләм” (ныгыту дәресе)

Максат:  1)Балаларны татар телен һәм инглиз телен өйрәнүгә кызыксындыру уяту;

                 2)Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, ике телдә кабатлау;

                 3) Укучыларда гаиләләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Җиһазлау:  Дәреслек, аудио, фото, эш дәфтәре, каләм.

Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше
  1. Уңай психологик халәт тудыру, укучылар белән исәнләшү, хәлләрен сорашу;
  2. Дежур укучыны билгеләү, аның белән әңгәмә алып бару;
  1. Үткән материалны искә төшерү.
  1. Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлату.
  1. Актуальләштерү.
  1. Тактада бирем.
  2. Физкульт минутка.
  3. Фото буенча балалардан гаиләләре турында сөйләтү.
  4. Шигырьләр тыңлау.
  1. Йомгак
  1. Тема буенча укучыларга сораулар бирү;
  2. Укучылар белән саубуллашу.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез! Укучылар, килгән кунаклар.
  • Исәнмесез, укытучы апа!

-  Ничек кәефләрегез?

  • Рәхмәт, әйбәт.
  • Хәзер бер-беребезгә карап елмайдык һәм тыныч кына утырдык, балалар, бүген безнең гади генә дәрес түгел, интегрирал дәрес, без дәресебезне инглиз теле белән параллель алып барачакбыз һәм бездә бүген кунаклар бар. Аларга таба борылып исәнләшик һәм башка игътибарыгызны юнәлтмичә алдагы көннәрдәге кебек тырышып, катнашып утырыгыз. Әйдәгез үзебезнең дәресебезне башлап җибәрик. Бүген сыйныфта кем кизү?
  • Бүген сыйныфта мин кизү.
  • Элвина,  дәрестә кемнәр юк?
  • Бүген дәресне калдыручылар юк.
  • Бүген ничәнче число?
  • Бүген унынчы ноябрь.
  • Атнаның нинди көне?
  • Пәнҗешәмбе.
  • Рәхмәт, Элвина, утыр.

( инглиз теле укучысы)

  1. Үткән материалны искә төшерү.
  • Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән нинди темага сөйләштек?
  • Гаилә турында сөйләштек.
  • Әйе, дөрес, нинди сүзләрне өйрәндек?
  • Әни, әти, бабай, әби, апа, сеңел, абый, энем.
  1. Актуальләштерү
  • Дөрес укучылар, әйдәгез хәзер тактага карыйк сезнең каршыгызда, рус телендә һәм татар телендә  сүзтезмәләр ябыштырылган. ( Моя мама-Минем әнием, мой папа - минем әтием, моя бабушка-минем әбием, мой дедушка-минем бабам, моя сестра-минем апам, мой брат-минем абыем, моя сестренка – минем сеңелем.)һ.б. Сезгә шул сүзтезмәләрнең һәр телдә язылышын табырга һәм бер рәткә ябыштырырга туры килә. Бирем аңлашылдымы?
  • Әйе.
  • Башладык. (Биремне  тактага чыгып эшлиләр)

(инглиз теле укытучысы)

  • Укучылар, ардыгызмы?
  • Әйе!
  • Әйдәгез, ял итеп алыйк.

(Ял итәләр)

  • Молодцы укучылар, Без үткән дәресебездә гаиләгезнең фотосурәтләре белән плакат ясадык. Әйдәгез, шул фотосурәтләр буенча безне дә гаиләгез белән таныштырып китегез.

( Укучылар сөйли)

  • Бик матур сөйләдегез укучылар, молодцы. Ә сез әти, әниләр, әби, бабайлар турында шигырьләр беләсезме?
  • Әйе, Венера Анфировна.
  • Алайса, әйдәгез Сезне тыңлап китик.

(Шиг. Сөйлиләр.)

  • Укучылар, бүген без сезнең белән нинди теманы ныгыттык?
  • “Минем гаиләм” темасын.
  • Молодцы, укучылар. Бүген дәрестә барыгызда әйбәт катнаштыгыз, мин бик канәгать. Шуңа, укучылар миңа сорауларыгыз бармы?
  • Юк.
  • Сезгә дәресебез ошадымы?
  • Әйе.
  • Сорауларыгыз булмаса, моның белән безнең дәресебез тәмам, сау булыгыз.
  • Рәхмәт дәрес өчен, сау булыгыз укытучы апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

Минем гаиләм.

Укучыларны гаилә турында сөйләргә өйрәтү. Балаларның тыңлау,аңлап  уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Тыңлаганда укучыларның игътибарларын тупларга, ихтыяри көчәнеш ясарга өйрәтү. Ав...

1 сыйныфта ачык дәрес "Минем гаиләм"

1 сыйныфта үткәрелгән дәрес планы...

"Минем гаиләм"

1 сыйныфта үткәреләсе "Минем гаиләм" дәресенә презентация...