Киләчәк укытучысы
статья

Галиуллина Гульнара Габдулхаевна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx18.02 КБ

Предварительный просмотр:

Киләчәк укытучысы

”Укытучы! Нинди горур исем.

 Безнең балаларыбызның киләчәге,

 язмышы укытучы кулында,

 аның алтын йөрәгендә“.

Александр Фадеев

       Истә, барысы да истә... Әтием белән әниемнең нәни кулларымнан тотып мәктәпкә озатулары.Ул көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Өстемдә кара күлмәк, иңнәремдә ак алъяпкыч, чәчләремдә очып китәргә әзерләнгән күбәләктәй ак бантлар.Ә күнелдә ак хыяллар.

       Инде егерме елдан артык беренче сыйныфка баручы бала кебек дулкынланып эшкә җыенам. “Һөнәреңне алыштырасың килмиме?”- дип сораучылар күп булды.Күңелем башка һөнәрләрне кабул итми. Һәр укучы миңа үз баламдай якын, үз баламдай кадерле.Аларның шат , көләч йөзләрен күреп ,мин дә шатланам, авырлыклар булса ярдәм итәргә тырышам.Шул гөнаһсыз сабыйларымны күрер өчен көн дә эшкә ашыгам. Балаларның белемгә омтылышы ,тырышып укулары миңа дәрт өсти.Эшемнең нәтиҗәсен аларның уңышларында күрү , миңа көч бирә.Һәр елның беренче сентябре минем өчен зур бәйрәм.Мәктәп минем өчен яшәү мәгънәсе.

        Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнү ала.

      Әйе, укытучы да ипи ашый икән дип аптырый торган вакытлар үтте хәзер. Кайчандыр иң дәрәҗәле һөнәрләрдән саналган профессиянең дә абруе бик нык төште. Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Шәйләргә дә куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очракта гына нәтиҗәсе булачак. Моның өчен замана укытучысы булырга кирәк.

      Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы –уйларга, фикер йөртергә,сәләтле, заман сулышын тоеп,алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.

       Соңгы елларда безнең тормышыбыз бик нык алга китте. Тормышыбызның һәр өлкәсенә фән – техника казанышлары буларак компьютерлар, электрон исәпләү машиналары килеп керде. Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң?

      Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган , үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә,аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз – үзеңә таләпчән булырга , эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз - үзеңә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге көн укытучысы.

         Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен,бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше.Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

       Р.Фәхретдин фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Бары тик баланың тиешле кылын дөрес итеп җайлау кирәк, скрипка да кылларын җайламыйча дөрес итеп уйнамый бит. Ә бу очракта укытучының төп коралы – дөрес төзелгән дәрес. В.А.Сухомлинский ”Укытучы яхшы дәрескә гомере буе әзерләнә“,- дигән. Дәресеңдә барлык укучыңа да игътибарың җитеп, аларны эшләтә аласың икән – дәресең уңышлы үтте, димәк. Ә битарафлык - синең һәм дәресеңнең иң явыз дошманың. Дәреснең һәр мизгеле гыйлем һәм тәрбия бирүгә омтылган булырга тиеш.

  Укытучы! Алтыннардан коеп

  Салган һәйкәл генә аз сиңа.

  Кешелеккә иткән игелегең

  Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

  Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

авыл укытучысы

авыл укытучысының бүгенге көн эшчәнлеге, аны борчыган мәсьләләр хакында уйланулар....

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы....

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиатуллина Лилия Хәмит кызының эш тәҗрибәсеннән.

Питрәч икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы укучыларының белем сыйфаты турында төшенчә. Уку елыКласс Фән Өлгереш Белем сый...