Описание опыта работы
материал

Галиуллина Гульнара Габдулхаевна

описание опыта работы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uchitel_goda.docx23.86 КБ

Предварительный просмотр:

Игелекле татар мөгаллиме!

Синнән иңә безгә мәрхәмәт.

Яшәү утың дөрләп янса гына,

Яшәр иман,яшәр мәхәббәт!

      Чыгышымны шагыйрь Госман Садә сүзләре белән башлавым очраклы түгел. Шушы шигырь юлларын ишетүгә , күз алдыма укытучы һөнәренә мәхәббәт уяткан,шушы һөнәрне сайларга үзенең фатихасын биргән, үзе дә гомере буе мәктәп директоры булып эшләгән әтием килеп баса. Менә мин дә 23 нче ел инде аның сукмагыннан атлыйм, аның эшен дәвам итәм.

      Заман укытучысы нинди булырга тиеш? Бу сорау белән мин үз-үземә еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул - минем яраткан эшем. Юк, эшем генә түгел, киләчәгемне аннан башка күз алдына китерә алмаслык тормышым. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Бүгенге көндә милли мәгарифнең мөһим бер өлеше булган туган телне үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну булдыру - мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз.Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә,аны нәрсә белән кызыксындырырга? Шул турыда уйлаганнан соң,методик темам итеп: “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр кулланып, коммуникатив шәхес тәрбияләү”дип алдым.

Татар теле укытучысы буларак , минем төп бурычларым:

1. Укучыда татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту.

2. Татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү.

3. Танып – белү активлыгын үстерү.

4. Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.

5. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

         Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнардан файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Мин дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышам. Болар- информацион-коммуникатив технология, проект технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, уен технологиясе, критик фикерләү технологиясе.

         Проблемалы ситуация тудыру өчен капма-каршы сөйләшүләр кулланырга яки яңа материалга нигезләнеп кенә үтәлергә мөмкин эш тәкъдим итәм. Дәрестә хезмәттәшлек, проблемалы сорауга бергәләп җавап эзләү атмосферасы туа.

      Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятын  әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.

      Проектлар технологиясе  уку процессын кызыграк итәргә, укучыга үз эшен мөстәкыйль рәвештә  оештырырга мөмкинлек бирә.Проект технологиясенең бер кызыклы алымы булып лэпбук тора. Лэпбук ул - интерактив тематик папка. Яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап. Аны беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе(lap-колени,book-книга, «наколенная книга») җыелма күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап. Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк.

   -Ул балага өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк

   -Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым

   -Өйрәнелгән материалны системага салып ныгытып куярга булыша

   -Бала мәгълүмәтне тупларга һәм җыярга өйрәнә

   -Баланың сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерә.

   -Эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга булыша.

Лэпбук папкалар, кесәләр, китапчыклар һәм мәгълүматлар җыелмасыннан тора.

Лэпбук ясау өчен кирәк материаллар :

-Җирлек өчен каты яхшы картон

-Кайчы, клей, карандаш

-Төсле карандашлар, фломастер, төрле төстәге ручкалар

-Скотч

-Шаблоннар

-Степлер

        Минем укучыларым “Әбием сандыгы”, “”Татар халык киемнәре”, “Татар милли бизәкләре”, “Татар милли ашлары”, “Ел фасыллары”, “Татар халык мәкальләре” темаларына  лэпбуклар ясадылар.

       Лэпбук ул дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итүче метод кына түгел, ә фантазияләрне эшкә җигүче, эзләнүгә юл күрсәтүче бер этәргеч булып тора. Ул төрле идеяләрне тормышка ашыручы һәм үзенчәлекле итеп фикерләргә өйрәтүче шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

     Укучыларга белемнәр, күнекмәләр бирү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү максатын үз эченә алган инновацион технологияләрнең берсе- критик ( тәнкыйди) фикерләү технологиясе. Мин дәресләремдә бу технологиянең алымнары булып торучы “Кластер”, “Фишбоун”, “Синквейн”, “Нечкә һәм юан сораулар” ны уңышлы кулланам. Мәсәлән, 7 нче сыйныфның рус төркемендә “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” циклын өйрәнгәндә гаилә, өлкәннәр, кечкенәләр сүзләренә кластер төзибез. Кластерда килеп чыккан сүзләрдән башта сүзтезмәләр, аннары җөмләләр төзибез. Нәтиҗәдә, шулардан текст җыела. Укучылар бу эш төрен бик яратып башкаралар. Шулай ук 8 нче сыйныфларның рус төркемендә “Өлгерермен әле” тексты остендә эшләүне “Фишбоун” яки “Балык кылчыгы” алымы белән башлап җибәрү отышлы. Балык башы – проблема, яисә тема.  Балык кылчыгының өске өлеше – бу проблемага китергән сәбәпләр. Кылчыкның аскы өлеше – фактлар. Шул рәвешле, укучылар төшенчәләренә бәя биреп, төп нәтиҗәне ясыйлар, проблеманы чишәләр. 6 нчы сыйныфларның татар төркемендә морфология үтелә. Сүз төркемнәрен үткәндә дәрес ахырында  теманы ныгыту максатыннан укучылар белән синквейн төзибез. Исем сүз төркемендә ул болайрак була:

1.исем

2. ялгызлык, уртаклык

3төрләнә,аңлата, җавап бирә

4.предметны белдерә,ия була

      Синквейнны киресенчә дә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, әзер синквейн биреп хикәя төзетү.Синквейнны укыган текст буенча да төзергә  яисә тулы булмаган синквейнны тулыландырырга мөмкин. Синквейн алымының өстен яклары күп. Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра. Грамматик материал кабатлана. Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли. Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә. Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла. Катлаулы информация гомумиләштерелә. Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә. Бөтен укучы да яза ала.

       Әдәбиятта әсәрләрне өйрәнгәндә рус төремнәрендә күбрәк “Юан һәм нечкә сораулар”, ә татар төркемнәре белән эшләгәндә “Блум ромашкасы” алымнарына мөрәҗәгать итәм. Чөнки “Юан һәм нечкә сораулар” гадидән катлаулыга таба бара.Рус балалары бу алым белән яратып эшли.”Блум ромашкасы”нда сораулар төрле типта: гади, ачыклаулы, бәя бирүче, иҗади, практик, аңлатмалы. Бу күбрәк татар төркемнәренә туры килә.

     Заманча технологияләр, яңа метод һәм алымнарны комплекслы куллану, әлбәттә, укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрә. Ә шулай да иң мөһиме - укучыны "өйрәнеп" укырга өйрәтү һәм  шәхси якын килү.Укытучы буларак, һәр укучыны аерым өйрәнеп эшләүгә якын килергә тырышам. Аерым эшләүнең максаты кайбер укучыларның сәләтен үстерү генә түгел, укуда артта калучы укучыларга да һәрьяклап ярдәм итүдән гыйбарәт.

Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, махсус план төзелде. Бу план методик берләшмәдә каралды һәм килешенде.Уку елы башында авыр үзләштерүче балаларның исемлеге төзелде. Ел дәвамында

- матур язу күнекмәләре булдыру;

- бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү;

- уку тизлеген арттыру;

- үзләштереп җиткермәгән темалар өстендә эшләү кебек эшләр башкарам.

Алар өчен махсус күнегүләр җыелмасы, рәсемле биремнәр, карточкалар булдырдым. Сәләтле балалар белән эш тәҗрибәсенә килгәндә, укучыларымның уңышлары бу турыда ачык сөйли. Төбәкара, республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, шигырь конкурсларында призлы урыннар алдылар.

     Укытучы заман белән бергә атлап, үз белемен үстерү өстендә эшләсә һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашса гына бүгенге көн укытучысы була ала. Шуңа күрә мин дә яңалыкка, нәтиҗәлелеккә омтылам. Эш тәҗрибәм белән конференцияләрдә, семинарларда, интернет челтәрендә уртаклашам.

       Татар теле һәм әдәбияты – баланы тормышка әзерләүче, аның рухи күңел дөньясына ачкыч бирүче тормыш дәреслеге, тормыш мәктәбе. Туган телне яратырга да, үстерергә дә, сакларга да, хэтта буыннан- буынга тапшырырга да без- татар теле укытучылары өйрәтәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

описание опыта работы учителя физкультуры

учителя физической культуры и ОБЖ Iквалификационной категории МОУ «Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ» Рахманова Инсафа Рамиловича....

описание опыта работы по т.:"Интенсификация обучения посредством релаксации"

Современный урок иностранного языка характеризуется большой интенсивностью и требует от учеников концентрации внимания, напряжения сил.  Возможность иностранного язы...

Описание опыта работы "Обучение написанию сочинений как способ формирования коммуникативной компетенции учащихся основной школы".

Описание опыта работы на обобщение по теме  "Обучение  написанию  сочинений как  способ  формирования  коммуникативной  компетенции учащихся  основной  шко...

Описание опыта работы "Работа с историческими источниками на уроках истории"

В настоящее время перед школой поставлены требования о повышении качества образования и обеспечение более высокого научного уровня преподавания истории.  Анализ результатов ЕГЭ по истории показал...

Описание опыта работы "Работа с историческими источниками на уроках истории"

В настоящее время перед школой поставлены требования о повышении качества образования и обеспечение более высокого научного уровня преподавания истории.  Анализ результатов ЕГЭ по истории показал...

Описание опыта работы «Использование элементов фольклора на уроках музыки в начальной школе как средства для развития критического мышления и музыкальных способностей учащихся» Белоус В.Ю., место работы МБОУ СОШ № 75(филиал)

Знание фольклора осознаётся современным обществом как непременная составляющая духовности, самобытный фактор преемственности поколений, приобщения к национальной культуре и истории народа. Фольклор о...