Урок родного (татарского) языка в 4 классе
план-конспект урока

Кабирова Гульчачак Минулловна

Откытый урок родного( татарского) языка в 4классе по теме "Лексика".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_tatarskogo_yazyka_v_z_klasse_na_temu.docx34.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          4 сыйныф

Тема: Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе

Максат: лексика – телнең сүз байлыгы икәнен, һәр сүзнең үз мәгънәсе бар икәнен аңлауга ирешергә, сүз байлыгын арттырырга,бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, төркемдә эшләргә өйрәтергә.

Шәхси нәтиҗәләре:

  • Укырга теләк булу;
  • Телне өйрәнүгә теләк булу;

Предметара нәтиҗәләре булып универсаль уку гамәлләре формалаштыру тора:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Укытучы белән бергәләп билге кую критерияләрен чыгару.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.
  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,

тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.
  • Укытучының, классташларының сорауларына җавап бирү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

-Төркемнәрдә эшли белү.

Җиһаз: дәреслек, карточкалар, презентация, “Аңлатмалы сүзлек”

Дәрес барышы

  1. Классны оештыру:

а).Исэнмесез, укучылар!  

Чыңлады көмеш кыңгырау, 

Безне дәрескә чакырып. 

Кызыклы дәресне башлыйк 

Парталар артына утырып.

Кэефлэрегез ничек?

Ә хәзер дәрескә керешик. Игътибар!

б) - кемгә 10 яшь (бассын)

- кемнең фамилиясе алфавитның 2 нче хәрефеннән башлана

-кемнең исемендә алфавитның соңгы хәрефе бар

- кемнең исеме 3 иҗекле

- кемнең исемендә авазлар һәм хәрефләр саны тигез түгел

- кем дәрескә әзер (3 тапкыр кул чапсын)

Б) бер-берегезгә дәрестә уңышлар теләгез.

      Телләр белгән, илләр белгән. Мэгънэсен анлатыгыз?

II. Дәреснең темасын ачыклау.

М

А

Л

Т

Ө

Л

К

Е

А

К

Ы

Л

Д

Ә

Р

Е

С

И

С

Е

М

М

Ә

К

Т

Ә

П

К

И

Т

А

П

1.4 аяклы йорт хайваны

  1. Хәйләкәр җәнлек

3)үлчәүдә үлчәнми, базарда сатылмый

4) 45 минутлык уку вакыты

5) Һәр кешедә дә бар (тугач та һәр кешегә дә бирелә)

6) акчасыз керәсәң, хәзинә алып чыгасың


7)агач түгел, яфраклы тун түгел, тегелгән

- Нинди сүз килеп чыкты?

III. Дәреснең темасын ачыклау

- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

- Нәрсә соң ул лексика? Моны каян белеп була ?   (аңлатмалы сүзлектән) (укыйбыз, беләбез, кабатлыйбыз).

-үз сүзләребез белән ничек әйтеп булыр иде икән?

Укытучы сүзе

- Сүзләр...Сүзләр... Алар – тере, аларның үз дөньялары, үз кануннары, үз кагыйдәләре һәм язмышлары бар. Телебез бик бай. Ул сүзләрдән тора. Һәрбер сүз ниндидер бер мәгънәне аңлата.

 Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы? Күтәреп булмаслык авыр сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр дә була. Кайбер сүзләр оча, кайберләре йөзә, ә кайберләре аксап йөри. Сүзләр җиде кат җир астына үтеп керә, җиде кат күкләргә барып җитә. Әмма бик күп сүзләр архивларда, борынгы китапларда йокымсырап яталар.

                 Безнең арабызда яңа туган “бала” сүзләр дә  «неологизмнар» (слайд)   һәм меңьяшәр “карт” сүзләр дә яши -архаизмнар.( слайд)

      Акчаны бурычка алып торган кебек, кайвакыт кешеләр сүзләрне бүтәннәрдән бурычка алып торалар. Аннары аларны хуҗаларына кайтарып бирергә “оныталар”. Сүзләрне саклык кассаларында саклау мөмкин булмаса да, “сүзләр банкы”н булдыру кирәк. Ә андый банк бар микән соң?   Без  сезнең белән дәресебездә әнә шундый банкны табу бурычы куярбыз.

Ул “банк ” нәрсә икән соң? (сүзлек)

-татар теленең сүзләр җыелмасы ул “Аңлатмалы сүзлектә”. Аның калыны да, юкарагы да , 1 томлыгы да, 3 томлыгы да бар. (күрсәтәм).  

Без бүген төркемнәрдә эшләрбез. Төркемдә эшләүнең үз кагыйдәләре бар. Аларны искә төшерик әле:

1.бергәләп эшләргә, бер-береңне тыңларга;

2. җавап бирүчене үзегез билгелисез;

3. эшләп бетергәч, хәзерлекне күрсәтергә.

VI.” Аңлатмалы сүзлекне “ файдаланып сүзләрнең мәгънәләрен аңлат:

 Китап                       Жомлэ                    Баш

V.   «Дәвам ит» уены.  

Калган эшкә ... (кар ява).

Дәрестә укытучыга сораулар күп ... (ява).

Тирләп эшләсәң, аш ... ( тәмле булыр).

... (тәмле) тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

Укытучы. Укучылар, бирелгән җөмләләрдә нинди сүзләр кабатлана? Алар арасында мәгънә бәйләнеше бармы? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Димәк, кар ява һәм сораулар ява, тәмле аш һәм тәмле тел сүзтезмәләрендә мәгънә бәйләнеше саклана. Мәсәлән, тәмле аш һәм тәмле тел мисалында, тәмле сыйфаты сизү органнары аша уңай хис тудыра, шатландыра.

VI. 1. Ява, тәмле сүзләре ничә мәгънә белдерә? Ә менә әни, дәрес, укытучы сүзләре ничә мәгънә белдерә? Җөмләләр төзеп карыйк. (Җаваплар.)

2. Ә хәзер рәсемнәрне карыйбыз, болар нинди сүзләр икән? (Слайдта рәсемнәр  бирелә.)

 Дәфтәр, карбыз, күгәрчен, миләш  бер мәгънәле сүзләр.

 Җир, күз, энә, ай, тел, тота  күп мәгънәле сүзләр. (Күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәсен аңлаталар. Дәфтәргә язалар.)

Укытучы. Күп мәгънәле сүзләрне күчерелмә мәгънәле сүзләр дип тә атыйлар. Әйткәнебезчә, аларда мәгънә бәйләнеше саклана. Баскычтан төшү; кар төшү (яву мәгънәсендә) – ике очракта да төшү фигыле аска таба юнәлгән булуы белән охшаш, тик беренче очракта ул туры, икенче очракта күчерелмә мәгънәдә. (Рәсемнәр күрсәтелә.)

Ял итү (физкультминутка)

Музыка сезне ял итәргә чакыра.  

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

 Бата, калка, Бата, калка, Битләрен дә юдылар. Аннан ары зарядкага, Тезелешеп бастылар. Уңга, сулга, уңга, сулга, Алга, артка, алга, артка Утырдылар, тордылар. Сузылып киерелделәр, Дәрескә тотындылар.

VII. «Кар бортеге» сүзеннән яңа сүзләр төзү, мәгънәсен аңлату

  • Әкрен генә ап-ак карлар,
    Явалар да явалар,
    Күбәләктәй оча-оча,
    Агачларны ябалар.
  • Һәр бөртеге энҗеләрдәй,
    Кагылсам,алам сихәт.
    Тылсымнарын җәлләмичә,
    Бизәп куйган табигать.
        Гульфия Гизатова
  •   карагыз әле, бер  кар бортеге  безнең экранга да тирбәлеп килеп төште. Әйдәгез,  кар бортеге сүзеннән яңа сүзләр ясыйк әле. Кайсы төркем күбрәк сүз табар икән?

(укучыла язалар, соңыннан эш тикшерелә)

VIII. “Кыш” рәсеме буенча иҗади эш. (экранга кыш рәсеме чыга)

Сезнең алдыгызда рәсем.

  • Бу рәсемгә нинди исем бирер идегез?
  • Рәсемгә карап, сүзләр табыгыз:торкемдэ эшлибез. (кыш,  ак, кар, суык.)
  • Бу сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла (мәгънәләре белән).
  • «Әйе. Юк» уены.  

Укытучы җөмләләр әйтә. Укучылар моның белән килешсәләр басалар, килешмәсәләр утырып торалар.

  • Ява – күп мәгънәле сүз.
  • Күз – күп мәгънәле сүз.
  • Кар – күп мәгънәле сүз.
  • Чыршы – бер мәгънәле сүз.
  • Төш – күп мәгънәле сүз.
  • Дус – бер мәгънәле сүз.
  • Китап – күп мәгънәле сүз.
  • Тэмле- бер мэгънэле суз.

IX. Өй эше: 1).22 кунегу, 13 бит.

2) «Кыш» турында хикәя матур итеп   язып килегез;

X. Рефлексия

Бу дәрестә сез нинди яңа нәрсә белдегез?

- Нәрсә ул лексика? (сүзнең төп мәгънәсе)

- сүзнең мәгънәсен белү нәрсәгә кирәк.

XI. Йомгаклау.

- Дәрес сезгә ошадымы?

  • Кем дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам ди, яшел смайликны күрсәтсен
  • Кем аңладым, ләкин кешегә аңлата алмыйм, ди – сары смайликны күрсәтсен
  • Кем эшлим., ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим ди –кызыл смайлыкны күрсәтсен.

  • Төп мәгънәләре буенча сүзләрне тап:
  • 1).  салкын, карлы-буранлы ел фасылы –
  • Көз чәчеп,көз үсеп чыккан яшеллек -
  • Кәгазьгә бастырылган белем алу өчен акыл, тәҗрибә бирердәй файдалы материаллар тупланмасы –
  • Канаты булган һәм саңаклары ярдәмендә сулый торган суык канлы су хайваны –

  • Төп мәгънәләре буенча сүзләрне тап:
  • 2. Табынга иң беренче куела торган хөрмәткә лаек мичтә пешерелгән камыр ризыгы -
  • Тәүлекнең якты вакыты -
  • Рифмага салынган әдәби әсәр -
  • Теләсә нинди корылманың йөрер өчен тактадан, таштан түшәлгән түбәнге өлеше –

 

  • Төп мәгънәләре буенча сүзләрне тап:
  • 3. Атнаның беренче көне -
  • Аерым бер фәнгә багышланган уку-укыту вакыты -
  • Аяклар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган 2 яки 3 тәгәрмәчле транспорт төре –
  • Түбән температурада каты хәлгә килгән су -

Китап-

                       

)%мл9 –

                 

 

Баш-

«Дәвам ит» уены.  

Калган эшкә ... ( ).

Дәрестә укытучыга сораулар күп ... ( ).

Тирләп эшләсәң, аш ... (  ).

... ( ) тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

«Дәвам ит» уены.  

Калган эшкә ... ( ).

Дәрестә укытучыга сораулар күп ... ( ).

Тирләп эшләсәң, аш ... (  ).

... ( ) тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

«Дәвам ит» уены.  

Калган эшкә ... ( ).

Дәрестә укытучыга сораулар күп ... ( ).

Тирләп эшләсәң, аш ... (  ).

... ( ) тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

  • Әкрен генә ап-ак карлар,
    Явалар да явалар,
    Күбәләктәй оча-оча,
    Агачларны ябалар.

  • Һәр бөртеге энҗеләрдәй,
    Кагылсам,алам сихәт.
    Тылсымнарын җәлләмичә,
    Бизәп куйган табигать.
        Гульфия Гизатова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Применение компьютерных технологий на уроках родного татарского языка и литературы

Использование компьютерных технологий позволяет совершенствовать методику преподавания родных языков, вносить элементы разнообразия в различные типы занятий, способствует развитию интереса к овладению...

Использование ИКТ технологий на уроках родного ( татарского) языка

Выступоениение на МО учителей гуманитарного цикла....

Урок родного (татарского) языка в 7 классе

Ачык дэрес эшкэртмэсе "Ия белән хәбәр арасында сызык."...

Разработка открытого урока родного татарского языка в 7 классе."Буш вакыт"("Свободное время"

Разработка плана урока с использованием сингапурских элементов.Конспект расчитан для 7 класса русскоязычных детей школ с русским языком обучения....

Работа со слабоуспевающими учащимися на уроке родного (татарского) языка

1. Цели:1). Выполнение Закона об образовании2). Принятие комплексных мер, направленных на повышение успеваемости и качества знаний учащихся.2. Задачи:1). Создать  условия для успешного усвоения у...

Роль проектной деятельности на уроках родного (татарского) языка и литературы

Повышение интереса ребёнка к предмету является большой проблемой для учителя, я думаю, с этим многие согласятся. Однообразные уроки, домашние задания, которые совершенно не хочется выполнять. Пресытив...

Проектная деятельность на уроках родного (татарского) языка и литературы и её оценивание

Проектная деятельность на уроках родного (татарского) языка и литературы и её оценивание...