Урок родного (татарского) языка в 7 классе
план-конспект урока (7 класс)

Кабирова Гульчачак Минулловна

Ачык дэрес эшкэртмэсе "Ия белән хәбәр арасында сызык."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_syynyf.docx24.34 КБ
Office presentation icon iya.ppt1.24 МБ

Предварительный просмотр:

7 сыйныф.  Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү .
                2. Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
                3.  Гаил
9г9  карата игътибарлылык, ихтирам һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: Әңгәмә,
т5ркемд9 эшл97,  күнегүләр, тест эшләү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр формалаштыру.
Җиһазлау:  Гаилэ елы символы, дәреслек, мультимедияле презентация,
карточкалар.
 

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай

Ис9нмесез, дусларым

Д9рес бит 89рчак шулай башлана

Сез алырсыз бишле ген9,

К74елем  минем шу4а ышана.

Буген нич9се? Нинди к5н?

II. (4г9м9.

 (нк9м йорты -алтын бишек. Бу м9каль н9рс9 турында? Туган йорт н9рс9д9н башлана? Сезне4ч9 б9хетле гаил9 нинди була ик9н?   (укучыларның фикерләрен тыңлау.)

%й эшен тикшеру. (сочинениял9р, шигырьл9рен   уку)

 Башкортстанда быел Гаилэ елы дип игълан ителде.  

Р. Фәхреддин болай дип яза: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек байлык һич булмас. Тәрбияле бала-дөньяда шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. »

Ә хәзер без аның «Тормыш кагыйдәләре» китабыннан өзекләр белән танышыйк.

(укучылар чиратлап укыйлар)

  • Балаларның ата-анага карата булган бурычларының берсе түземлелек һәм кайгыртучанлык санала.
  • Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
  • Әти-әнисе сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр.
  • Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора
  • Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да, өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.
  • Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү, гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк.

Әти-әниләребезне яхшы тәрбиябез белән сөендерә, бәхетле итә алабыз без.

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

 9йд9гез, бу  м9кальне карап китек.Нинди 05мл9? Гади, хик9я, ике составлы.  Иясен, х9б9рен табыйк? Н9рс9 бел9н белдерелг9н? исем  Арасында н9рс9 тора?  (сызык)

- Дим9к, бүген дәреснең темасы нинди?

(Укытучы теманы тактага яза) Ия бел9н х9б9р арасында сызык.Д9фт9рл9рне ачтык, числоны , теманы  89м  м9кальне язабыз.

IV. Яңа тема.

  1. Аңлату (таблицада һәм презентациядә бирелгән җөмләләр буенча анализ)

 Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз.

Ия нинди сүз төркеме белән бирелгән ?  (Сәламәтлек – исем)

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән?(байлыгыбыз – исем)

Үги ана яфрагы – файдалы үлән.

Ия нинди сүз төркеме белән бирелгән ?  (Үги ана яфрагы – исем, тезмә сүз белән бирелгән, шуңа – тезмә ия.)

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән? ( үлән. – исем, гади хәбәр.)

Игътибар итик әле: җөмләнең иясе дә , хәбәре дә исем белән белдерелгән. Шуның өчен дә алар арасында сызык билгесе куела.

Димәк, нинди кагыйдә чыгара алабыз?

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Ике-икең  - дүрт.

Ия нинди сүз төркеме белән бирелгән ?  (Ике-икең  – сан)

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән? (дүрт – сан)

Чират буенча мин - алтынчы.

Ия нинди сүз төркеме белән бирелгән ?  (мин – алмашлык)

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән? (алтынчы – сан)

Җөмләнең хәбәре баш килештәге сан  белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Шуларның берсе - мин, - диде егет.

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән? (мин – алмашлык)

Җөмләнең хәбәре баш килештәге   алмашлык белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела .

Минем теләк – белү.

Хәбәр нинди сүз төркеме белән бирелгән? (белү – исем фигыль)

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Каралган мисаллар буенча гомумиләштереп әйтегез: кайсы очракларда ия белән хәбәр арасына сызык куела?

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм  исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Түбәндәге җөмләләргә карагыз, мәгънәсен аңлатыгыз.

Ул агач йорт янында тора.

Кайда сызык куярга.?

Ул - агач йорт янында тора. Ул агач  -йорт янында тора.

Тагын кайсы очракларда ия белән хәбәр арасында сызык куела?   Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булганда , хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә дә сызык куела.

 V Физминутка. Ял итеп алыйк.

VI Аерым биремнәр системасы нигезендә ныгыту

Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш?

  1 нче бирем.  Тиешле урыннарда ия белән хәбәр арасына сызык куеп языгыз. 

  1.  Гыйлемлек-нур, наданлык-хур. (М9каль)
  2. Балам- балым, баламның баласы- җаным (Мәкаль). 
  3. Бу- Гөлбану өчен икенче сынаш иде, ләкин сер бирмәде (Г. Ибраһимов).
  4. Бу- аларның үз гомерләрендә беренче очрашулары, беренче күрешүләре иде (Г. Ибраһимов). 
  5. Дүрт дүртең- уналты. 
  6. Бу- борынгыдан килгән сәнгатьнең язылмаган кануны (М. Галиев).
  7. Дошманны җиңү өчен, иң көчле корал -аңа изгелек итү (Р. Фәхретдин).

 2 нче бирем. Мәкальләрне д9вам ит. 

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  2.  Туган иле4 – туган ана4.
  3. Гаил9-тормыш нигезе, балалар-к5згесе.
  4. Адәмне адәм иткән - әдәп.
  5. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  6. Сабыр т5бе-сары алтын.
  7. Әнкәм йорты - алтын бишек.
  8. Гаил9 - ил тер9ге.
  9. И4 таталы тел- туган тел, анам с5йл9п торган тел.
  10. Кошлар оясыз булмый, кеше  гаил9сез булмый.

V. Тикшерү эше. Тест.

 1. Җөмләнең баш кисәкләре - ...
А) ия, хәбәр
Ә) ия, хәбәр, эндәш сүз, кереш сүз
Б) ия генә
В) хәбәр генә
2. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. җөмләсенең баш кисәкләре...
А) кадерләгән халык
Ә) телен кадерләгән
Б) халык кадерле
В) халык кадерле булыр
3. Кайсы җөмләдә сызык (–) куела
А) Су ( ) дөньяның иң кыйммәтле байлыгы.
Ә) Без ( ) сигезенче сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез.
Б) Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка () бик ошады.
В)Югарыда ( ) агач башларында () салават күпере күренә.
4. Улым, бүген мәктәптә ничәле алдың? җөмләсендә улым ...
А) ия
Ә) хәбәр
Б) эндәш сүз
В ) исем
5. Бирелгән җөмләләр арасында кайсысына сызык куелмый?
А) Тел ул () халыкның рухи дәвасы.
Ә) Бу () минем өчен() бик кызыклы һөнәр булып тоелды.
Б) Укытучы һөнәре () мактаулы һәм җаваплы һөнәр.
В) Ялган сөйләү,гайбәт, саранлык, ялкаулык () тискәре сыйфатлар
Җавапларны тикшерү. (Слайд № 10)
1- А , 2- В , 3-А, 4-Б, 5-Ә.

( х9зер 0ыр 0ырлап алыйк. 89рвакыт булсын кояш.

VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Дәреснең темасы нинди иде?

Мин бүген ...өйрәндем.

Мин дәрестә...турында белдем.

Миңа... авыр булды.

Миңа ... кызыклы булды.

Хәзер мин ... беләм.

Үзбәя:  

* Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам- елмайган смайлик

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым- “серьезный” смайлик..
  •  Б9ял9у.

ӨЙ ЭШЕ.

1. 46 нче бит, кагыйдә

2.  81 нче күнегү

3.                               Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дөньяда яшәү рәхәт, Туганнар бергә булса. Гаилә учагы һәрвакыт Безне җылытып торса

Слайд 2

Ризаэтдин Фахретдин (1859-1936)

Слайд 3

« Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек байлык һич булмас Тәрбияле бала-дөньяда шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр »

Слайд 5

Җөмләнең баш кисәкләре

Слайд 6

Җөмләнең баш кисәкләре ия хәбәр

Слайд 7

1. Нурия бик матур җыр башлады. 2. Кичтән әйтелгән булса да, күбесе җыелышка килмәде. 3. Мин Зөя янында басып торам. 4. Биш – минем яраткан саным. 5. Эшләгән – озак яшәгән. 6. Кызыл сиңа килешә. 7. Уку –безнең төп бурычыбыз.

Слайд 8

ис. ал. с. с.ф. ис.ф. р. сн. Ия белдерелә

Слайд 9

Эт шомырты урманда үсә. Мин бакчада эшлим .

Слайд 10

гади тезмә Гади ия – бер генә сүздән торган ия. Мин бакчада эшлим. Тезмә ия – таркалмый торган сүзтезмәләрдән торган ия. Эт шомырты урманда үсә. Ия

Слайд 16

Синквейн 1 юл. Тема 1 суз 2 юл. 2 сыйфат 3 юл. 3 фигыль 4 юл. 05мл9 5 юл. Синоним.

Слайд 17

Тест 0 аваплары 1. 9 2.б. 3.б. 4. а. 5.б. 6. 9 . 7. 9 . 8 .9 . 9. 9 . 10. 9

Слайд 18

Мин б7ген ... 5йр9ндем. Мин д9рест9 ... турында белдем. Ми4а .... авыр булды. Ми4а ....кызыклы булды. б Х9зер мин ... бел9м. .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Применение компьютерных технологий на уроках родного татарского языка и литературы

Использование компьютерных технологий позволяет совершенствовать методику преподавания родных языков, вносить элементы разнообразия в различные типы занятий, способствует развитию интереса к овладению...

Использование ИКТ технологий на уроках родного ( татарского) языка

Выступоениение на МО учителей гуманитарного цикла....

Урок родного (татарского) языка в 4 классе

Откытый урок родного( татарского) языка в 4классе по теме "Лексика"....

Разработка открытого урока родного татарского языка в 7 классе."Буш вакыт"("Свободное время"

Разработка плана урока с использованием сингапурских элементов.Конспект расчитан для 7 класса русскоязычных детей школ с русским языком обучения....

Работа со слабоуспевающими учащимися на уроке родного (татарского) языка

1. Цели:1). Выполнение Закона об образовании2). Принятие комплексных мер, направленных на повышение успеваемости и качества знаний учащихся.2. Задачи:1). Создать  условия для успешного усвоения у...

Роль проектной деятельности на уроках родного (татарского) языка и литературы

Повышение интереса ребёнка к предмету является большой проблемой для учителя, я думаю, с этим многие согласятся. Однообразные уроки, домашние задания, которые совершенно не хочется выполнять. Пресытив...

Проектная деятельность на уроках родного (татарского) языка и литературы и её оценивание

Проектная деятельность на уроках родного (татарского) языка и литературы и её оценивание...