Конспект урока родного языка
план-конспект урока (9 класс)

Кленкова Асия Равилевна

"Хикмәтле сүз халык телендә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kospekt_uroka.docx17.87 КБ

Предварительный просмотр:

«Хикмәтле сүз халык телендә”

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көн, дуслар, хәерле көн

Кояш әйтә ничә мәртәбә.

Һәммәгезгә, дуслар, хәерле көн

Бәхет тели көзге иртәдә.

Укучылар, шул көзге иртәдә мин дә сезгә, сәламәтлек, бәхет телим һәм дәресебезне башлыйсым килә.

Без сезнең белән 5-9 сыйныфларда халкыбызның күңел байлыгы жанрларын өйрәнеп килдек. Шуларның берсен тыңларга тәгъдим итәм.

Кызлар, рәхим итегез.

Җыр яңгырый.(“Ай ,былбылым”)

Кызлар, рәхмәт, утырыгыз.

  • Укучылар бу әсәр нинди жанрга керә?
  • Бу җыр жанры.
  • Бу җырның авторы кем?
  • Бу җырның авторы халык.
  • Укучылар, шуннан чыгып дәресебезнең темасын билгелибез: Халык авых иҗаты.

Кабатлау. (Экранда)

  • Яхшы. Дәфтәрләрегезгә языгыз.
  • Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек әйтәбез?
  • Фольклор (Экранда)
  • Фольклор инглиз сүзе.

Фольк – халык  \ халык

лор – хикмәт     / хикмәте

  • Укучылар, фольклор жанрларын тагын ниндиләрне беләсез?
  • Әкият,  йола, мәкаль, әйтем, мәзәк, шарада, тизәйткеч.
  • Яхшы әфәрин (молодцы)
  • Укучылар, ә урамда көз алтын, матур. Сезнең игътибарыгызга экранда шигырь яңгырый.
  • Укучылар, бу әсәр халык авыз иҗаты жанрыннан нәрсә белән аерыла?
  • Бу шигырьнең авторы бар?
  • Әйе, шулай.
  • Автор бу шигыре белән нәрсә әйтәсе килә?
  • Автор көзне алтын, матур ди, аның матурлыгына соклана, хозурлана (восхищается).
  • Әйбәт.
  • Укучылар, ә көз безгә матурлы  кынамы бирә? Көздән нинди файда алабыз?
  • Көз көне уңыш җыябыз, муллык бирә, туклык.
  • Дөрес, ә шушы муллык, туклык белән нинди булса халык авыз иҗаты жанры бәйлеме?
  •  Төрле халыкта көз белән бәйле төрле бәйрәмнәр бар, мәсәлән: татарларда “Сөмбелә” бәйрәме, чувашларда “Чуклеме”, мариларда “Уярня” бәйрәме.

Бу бәйрәмнәр барчасы да көзен була. Ашлык-уңыш җыештырылгач, кырларда-бакчаларда эшләр беткәч үткәрелә.

Ә безнең авылда борыннан-борын кыр-бакча эшләре беткәч, көзнең соңгы аенда өмәләр башланган: каз өмәсе, утын яру өмәсе, өй юу өмәсе. Шушы өмәләрдән соң өй хуҗалары рөхсәте белән утырышлар үткәргәннәр.

  • Әйбәт, бик кирәкле мәгълүматләр белдек. Сезнең алда шул утырышларда уйнала торган уен. Рәхим итегеә, укучылар.

Ике кыз, ике егет “Урындыкта утырыш” уенында “Яшь гомер” җырыннан өзек башкаралар.

  • Менә шушы утырышларда кызлар, егетләр бер-берсен тапканнар, гашыйк булганнар һәм яңа гаиләләр барлыкка килгән, тормышлар дәвам иткән.
  • Укучылар, ә урамда көз. Әйтегез әле, көзнең иң әһәмиятле билгесе нәрсә?
  • Көзнең әһәмиятле билгесе (признак) яфрак.
  • Әйе, тәрле төскә кергән яфраклар. Менә сезнең өстәлләрдә яфраклар, шул яфракларда исемнәр язган, шул исемнәрнең бер-берсенә бәйлнешен табыгыз. Кайсы төркем (группа)  әзер булса, кул күтәрегез.
  • Рәхим итегез.

1 т.

1.М. Җәлил “Кызыл ромашкалар”

2.Г.Ибраһимов “Алмачуар”

3.“Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәт

4. Җып “Әллүки”

2 т.

1.Ш.Рәйкыпов “Чәчәкләр сөйли белә”

2. Г.Тукай “Шүрәле”

3.Әкият “Үги кыз”

4. “Бәби туе” йола

3 т.

  1. Г. Исхакый “Кәҗүл читек”
  2. Г.Тукай “Су анасы”
  3. Мәкаль “Ни чәчсәң, шуны урырсың”
  4. Тизәйткеч “Синең мускул...”

4 т.

  1. И.Гази “Онытылмас еллар”
  2. Ш.Камал “Буранда”
  3. Әйтем “Теле нәрсә сөйләгәнне, колагы ишетми”
  4. Миф “Өй иясе”

  • Әйбәт, җавапларыгыз дөрес.
  • Ә хәзер игътибарны экранга юнәлдерәбез (экранда көз)
  • Көзгә синквейн төзелгән.
  • Укыла.
  • Укучылар, ә быел без халык авыз иҗатыннан нинди жанр өйрәндек?
  • Дастан жанры өйрәндек?
  • Нинди дастан, баш герое?
  • “Идегай” дастаны, баш герое – Идегәй.
  • Әйе, без аны укыдык, анализладык, характеристика яздык. Ә хазер, укулар, баш геройга синквейн төзеп карыйбыз. Беткәч кул күтәрерсез.

Ике әзер синквейн укыла.

  • Рәхмәт,синквейннар бик яхшы.

                                                                                        Идегай

батыр, ярдәмчел

сөйли, көрәшә, җиңә

батырлыкта-матурлык

тарихи герой.

  • Укучылар, безнең авыл кешеләре тарафыннан борын-борыннан халык авыз иҗаты жанрларының кайсысы язылып килә.
  • Бәет, мөнәҗәт.
  • Әйе, дөрес. Менә быел җәй фаҗигале хәл аркасында бер яшь егетебез үлеп китте, аның буенча бәет язылды.
  • Укучылар, хәзер без ул авторы беләбез, ә күпмедер вакыт узгач,... авторны белерләрме, юк, авторын белмәсләр, ә бәет үзе озак яшәргә мөмкин.
  • Укучылар, ә авылыбызда бармы шундый кешеләр, кайсылар Идегай кебек үзен, көчен, малын, сәләтен жәлләмичә авыл халкына, җәмгыятькә файда китерә, ярдәм итә.
  • Әйе, бар.
  • Мәсәлән , Куряев А.И. аның эше турында мәгълүмат

2. Янгуразов Ф.Х.

3.Агишев Р.А.

4.Акчердакова М.А.

  • Укучылар, өйбәт ,шушы шәхесләр буенча өй эше итеп проект эшләр алыгыз, һәр төркем үзе сөйләгән шәхескә проект эше ясый.
  • Укучылар, дәрескә нәтиҗә (вывод) ясап алыйк.
  • Кабатладык, яңы мәгълюмат алдык, синквейн төзедек, уеннар бәйрәмнәр күрдек.
  • Укучылар, дәрестә актив катнашкан өчен әйбәт билгеләр алырсыз.
  • Сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм.Сау булыгыз.
  • . Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока русского языка в 5 классе на тему "Наш родной русcкий язык" (по ФГОС).

Вводный урок русского языка в 5 классе, построенный в логике системно-деятельного подхода в условиях реализации ФГОС. В конспекте прописаны целевые установки, формируемые УУД, дано приложение к уроку....

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА русского языка в 6 классе по УМК С. И. Львовой и В.В. Львова на тему: «Красота и богатство родного языка».

План-конспект описывает организацию деятельности преподавателя во время урока русского языка и позволяет обеспечить формирование представления о красоте и богатстве русского языка, об особенностя...

Конспект урока родного языка (русского) в 9 классе по теме "Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"

Урок №1 "Язык и культура. Отражение в русском языке культуры и истории русского народа"...

Конспект урока родного (русского) языка "Орфоэпические нормы русского языка"

Конспект урока родного языка. Возможно для использования при подготовке к ЕГЭ...

Конспект урока родной литературы "Е.А. Пермяк. Сказка «Березовая роща». Решение серьезных философских проблем зависти и злобы, добра и зла языком сказки".

Е.А. Пермяк. Сказка «Березовая роща». Решение серьезных философских проблем зависти и злобы, добра и зла языком сказки....

Конспект урока родной литературы "Ю.Я. Яковлев. Рассказ «Цветок хлеба». Беда и радость; злое и доброе начало в окружающем мире; образы главных героев, своеобразие языка".

Ю.Я. Яковлев. Рассказ «Цветок хлеба». Беда и радость; злое и доброе начало в окружающем мире; образы главных героев, своеобразие языка....

Урок-конспект по Родному языку 8 класс

Урок-конспект по Родному языку 8 класс...