Изложение 11 класс
методическая разработка (11 класс)

Ахметова Ландыш Камилевна

Изложение 11

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11_klass_izlozhenie.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарча изложение “Төзәлмәслек җәрәхәт|Тозэлмэслек жэрэхэт” (428 сүз)

Изложение на татарском языке на тему “Төзәлмәслек җәрәхәт”/”Тозэлмэслек жэрэхэт”

Габделхәй бүген уйсулыктагы күлгә ялгызы гына тукталып үтәчәк. Шушы сөзәклектән күтәрелсә, күл уч төбендәге кебек күренәчәк. Ул адымнарын кызулата төште. Менә килеп тә җитте һәм кисәк кенә тукталып калды. Шатлыгыннан кычкырып җибәрмәкче дә булган иде, ярый әле, үзен тыеп өлгерде. Җил исүдән аз гына шадраланып торган күл өстендә бер оя үрдәк йөзә иде. Нәкъ менә күз алдына килеп йөдәткән күренеш кебек! Үрдәкләрнең үзара сөйләшкәннәрен, бакылдашканнарын да ишеткәндәй булды хәтта ул. «Безнең күлне моннан соң да чит итмәгез, яме! Сездән башка күлнең яме юк иде. Моңаеп көтә иде күл сезне. Их, үзегезне истәлек өчен фотога төшереп аласы иде менә. Мәктәпкә баргач, күрше авыл малайларына да күрсәтер идем. «Сезнең күлгә үрдәкләр төшәмени ул!» — дип әйтеп карасыннар аннан соң!» Шушы уй Габделхәйне канатландырып җибәрде. Ул, тизрәк фотоаппаратын алып килергә дип, авылга таба борылды. Тик каршы яктагы сөзәк тау артыннан Салих белән аның әтисен күргәч, уеннан кире кайгты. Салих әнә аңа кул изи. «Җиргә ят. үрдәкләрне куркытасын»,— дип әйтүе инде бу аның. Әтисе кулында мылтык. Менә-менә сихри тынлыкны челпәрәмә китерәчәк. Тирә-як илереп кычкыручы үрдәкләр тавышына күмеләчәк… Габделхәй, үзе дә сизмәстән, кулларын болгый-болгый кычкырып җибәрде: — Очыгыз, үрдәкләр, очыгыз тизрәк!!! Габделхәйнең тавышы да, тынычлыкны бозган бер-бер артлы шартлаган мылтык гөрселдәве дә берьюлы яңгырады. Күлдә чумып уйнаган үрдәкләрнең кайберләре, «пыр-р-р-х-х» килеп, югарыга күтәрелде. Беришләре, яралы канатларын суга бәрә-бәрә, очарга азапланды. Ләкин йөгерек дулкыннар аларның хәлсез гәүдәләрен ярга куды. Әнә берсе Габделхәй басып торган якка таба чайкала. Моны күргән малай сумкасын яр буена ташлады да. кабалана-кабалана, су әчене кереп китте. Менә ул канатлары каерылган, томшыгыннан алсу кан саркыган күксел каурыйлы үрдәкне кулына алды. Гоненнон җылы китмәгән иде әле үрдәкнең. Ул. энҗе бөртегедәй күтен ачып, малайга карады. Калтыранган гәүдәсен югарыга, биеккә күтәрергә теләп, канатларын җилпеп куйды. —  Курыкма, дәвалармын үзеңне, терелерсең… Үрдәк малай кулында тагын бер талпынды да гыньш калды. Кана тлары ике якка салынып төште. —  Нишләп торасың инде, алып чык тизрәк! — дип кычкырды бу якка чыгып өлгергән Салих. Габделхәй күтәрелеп Салихка карады. Лңа ни дә булса әйтәсе килде. Тик сүзләр генә таба алмады. Күзга-күз карашын күнмедер басып тордылар. Ул арада бу якка Салихның әтисе дә чыгып житкән иде инде. —  Улым, үрдәк ашына Габделхәйне дә чакырырсың.— диде ул. карлыккан тавыш белән. Габделхәй ашыкмый гына ярга чыкты. Әйтерсең кулындагы үрлок- нс уятудан курка иле ул. Сакланып кына үрдәкне таш оетенә салды да. беркемгә бер сүз әйтмичә, ашыгып китеп барды. Салих аңа пидер кычкырды. Малай аны ишетмәде. Колагында мәктәй коридорында көлешүче күрше авыл малайларының тавышы шаулады. Шулчак Габделхәйнең күкрәк турысында әле моңа кадәр сизелмәгән бер сызлану кузгалды. Үрдәкләргә тобәп атылган ядрәләрнең үз күңелендә дә төзәлмәслек җәрәхәт калдырып үткәннәрен ул шунда гына аңлады. (428 сүз)

Взято из: http://tatar16.ru/tatarcha-izlozhenie-tozelmeslek-zherexet/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические рекомендации по подготовке к итоговому сочинению (изложению) для участников итогового сочинения (изложения)

Критерии оценивания итогового сочинения организациями, реализующими образовательные программы среднего общего образования...

Методические рекомендации по подготовке к итоговому сочинению (изложению) для участников итогового сочинения (изложения)

Критерии оценивания итогового сочинения организациями, реализующими образовательные программы среднего общего образования...

Технологическая карта к уроку «Изложение рассказа «Из детских лет В.П.Чкалова» с изменением лица. 8 класс." (Изложение с грамматическим заданием).

Данная технологическая карта  к уроку "Изложение рассказа "Из детских лет В.П.Чкалова" с изменением лица в 8 классе коррекционной школы для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья помо...

Тексты изложений и варианты сжатых изложений.

Тексты изложений из открытого банка и варианты сжатых изложений по текстам помогут при подготовке к ОГЭ в 9 классе....