Сәләтле балалар белән эш программасы
методическая разработка

Энже Ахматовна Зялалова

      Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_balalar_b-n_esh-1_2.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Иске Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү  урта мәктәбе

   

Җитәкчесе: Җәләлова  Э.Ә.

КЕРЕШ ӨЛЕШ.

      Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

      Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны        атарга мөмкин:

  1. интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
  2. иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
  3. эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,
  4. мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).

Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

       I. Эстетик юнәлеш

.

       II. Филологик юнәлеш

ПЛАН.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- мәктәп “Туган тел” түгәрәгендә шөгыльләр,

Атнага 1 тапкыр

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (бәйрәмнәрдә, үзешчән сәнгатьтә һ.б.)

ел дәвамында

- район, республика күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу.

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- мәктәп  түгәрәге “Туган тел”, “Илһам һәм каләм”

ел дәвамында

3

Җырлау: (Җыр укытучысы белән бергәлектә)

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү.

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту.

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру.

ел дәвамында

II

Филология

1

Төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу:

- укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү,

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Татар телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналыкларда

- район, республика  олимпиадасында катнашу

Елга 1 тапкыр

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

5

-“Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу

Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Бу программа сәләтле балалар белән эшләү өчен төзелде.Укучылар белән төрле иҗади эшләр, төрле конкурсларда катнашу өчен сәләтле укучыларны барлау максаты белн эшләнелде...

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

"Сәләтле балалар белән эшләү программасы"

Сәләтле балалар белән эшләү максаты  1.Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланылышка кертү;2.Сәләтле балалар белән эшләү өчен,махсус биремнәр, анкета сораулары...