Тема : Ялгызлык исемнәр. 3нче сыйныф(татар төркеме)
материал

Максат : ялгызлык  исемнәр турында тулырак мәгълүмат  бирү,белемнәрен ныгыту;ялгызлык исемнәрне дөрес язу күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау : дәреслек,методик кулланма,эш дәфтәре, ноутбук, проектор,  карточкалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_syynyf_tatar_teleyalgyzlyk_isemnr.docx19.05 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

Сыйныф: 3 сыйныф(татар төркеме)

Тема : Ялгызлык исемнәр.

Максат : ялгызлык  исемнәр турында тулырак мәгълүмат  бирү,белемнәрен ныгыту;ялгызлык исемнәрне дөрес язу күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау : дәреслек,методик кулланма,эш дәфтәре, ноутбук, проектор,  карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Рәхмәт,кояш!Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбегезгә,

Җылы,рәхәт һәммәбезгә.       

Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Матур язу күнекмәләре.

  1. Яңа теманы аңлату.

1.Яңа теманы дәреслектәге Мөнир Мазунов шигырен уку белән башланып китә.Укучылар шигырьдән кеше исемнәрен  табалар.

2.Экранда Татарстан картасы күрсәтелә.Ялгызлык исемнәрне әйтәләр.                                                        

Шулай итеп, дәресебезнең темасы - Ялгызлык исемнәр.

−Балалар, кем әйтә ала, нәрсә микән ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.)

        − Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң?

                        Димәк бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә бирелә торган исем.)

        Шул исемнәр нәрсә дип аталалар?(Ялгызлык исемнәр дип.)

Димәк,ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә инде?

(-Кеше, кушаматлар, шәһәр,  елга, күл, газета, журнал, оешма  исемнәре.)

Газета, журнал, оешма исемнәре куштырнаклар эченә языла: “Сабантуй”, “Ялкын” , “Ачык дәрес” һ.б.

Ял минуты.

IV. Ныгыту.        

        1.Дәреслектә бирелгән кагыйдәләрне уку.

2.Дәреслек белән эшләү.

59бит,104нче күнегү (телдән).

59бит,105нче күнегү (язмача).

3. Эш дәфтәре белән эшләү.Үзең белгән ялгызлык исемнәрен төркемләп язарга.

Ил исемнәре:

Шәһәр исемнәре:

Диңгез исемнәре:

Урам исемнәре:

Авыл исемнәре:

Бәйрәмнәр:

Карточкалар белән эш.(карточкаларда ялгызлык һәм уртаклык исемнәре язылган ).Укытучы сүзләр әйткәч,укучылар ялгызлык исем булса кызыл,уртаклык исем булса яшел түгәрәк ярдәмендә үз фикерләрен әйтәләр.

        V. Йомгаклау.

        а). Балалар, кем әйтә ала, без бүген нинди тема үттек? (Ялгызлык исемнәре  .)

        ә) Укучыларның дәрестәге эшләренә бәя бирү, билгеләр кую.

Өй эше .  

  1. 59,60нчы битләрдәге кагыйдәләрне истә калдырырга;

      2)Эш дәфтәрендәге 52 нче күнегү(телдән);

      3)Иҗади бирем:Синең дусларың бармы?Шул турыда кечкенә хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” 3 нче сыйныф, татар төркеме

Тема  -   Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.3 нче сыйныф, татар төркемеМаксат: 1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү.  2. Укучы...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...