Татар телен укытуда яңа уку алымнары
методическая разработка

Тимошенко Валентина Михайловна

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Укытучы  алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып,  аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telen_ukytuda_yana_uku_alymnary.docx25.91 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү. Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Укытучы  алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып,  аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Квест (веб-квест) технологиясе. Уку-укыту процессында квест (веб-квест) эзлəнү эшчəнлеген талəп итə торган дəвамлы, максатчан, маҗаралы интерактив уен, ягъни рольле уен элементлары белəн белəн бирелгəн проблемалы биремнəр.

Квестның 2 төре була:

1.Кыска вакыт аралыгында башкарыла торган квест (яңа белемнəр үзлəштерү, күлəмле мəгълүмат бирү максатыннан, 1-3 сəгатьтə башкарыла).

2. Дəвамлы квест (белемнəрне ныгыту, гомумилəштерү, системага салу максатыннан оештырыла; квестны башкаруга озак вакыт бирелə: 1атна, 1 чирек буена эшлəнелергə мөмкин).

Укучылар белән квест төзүнең үз кагыйдәләре бар. Катнашучы геройларны билгелəү (квест ул уен, башваткыч, маҗаралы уен, шуңа күрə кызыксындыра торган рольлəр билгелəнə: сəяхəтче, тел белгече, фольклорчы, тарихчы, пешекче, музыкант, рəссам, əкият геройлары булырга мөмкин һ.б. Һəр роль эшчəнлегенең максатын һəм бурычларын билгелəү (рольне башкаручыларның эш планы формасында бирелə). Бəялəү критерийларын эшлəү. Мəгълүмати ресурслар исемлеген төзү (мөмкин булганча, укучылар күбесенчə үзлəре эзлəнергə тиеш булалар).

Квест (веб-квест) технологиясен куллануның уңай яклары

-Татар теле һəм əдəбиятын өйрəнүгə кызыксыну уяту.

-Эш барышында информацион технологиялəр куллану (мəгълүмат җыю, нəтиҗəлəрне тəртипкə китерү, компьютер презентациясе ясау, веб-сайт ачу, видеофильм эзерлəү һ.б.).

-Мөстəкыйль рəвештə белем алу, эшне алгоритм буенча оештыра белү.

-Командада эшлəргə өйрəнү (планлаштыру, рольлəрне бүлешү, бер-береңə

ярдəм итү, бер-береңнең эшен контрольгə алу).

-Креатив, иҗади фикерлəү сəлəте үсү.

-Чыгыш ясау осталыгына өйрəнү (проектларны яклау, дисскуссиялəрдə

катнашу).

         Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Хәзерге көндә  укытуга тагын бер яңа технология – “Әйләндерелгән сыйныф” технологиясе килеп керде. Аның үзенчәлеге нәрәсдә соң?  Укучыларга өйдә теоретик материалны үзлектән өйрәнәләр, укытучы биргән электрон ресурслар  - видео-дәресләр, презентацияләр, видеорепортажлар, телетапшырулар өзекләре, интервьюлар белән таныша, болар барысы да киләсе дәрестә анализга биреләчәк. Сыйныф эшенә каралган биремнәрне икенче көнне үзләре һәм төркем эшчәнлегендә катнашып, сыйныфташлары һәм укытучы белән аралашып эшлиләр - күнегүләр башкару, проектлар өстендә эш, иҗади биремнәр үтәү, укытучы сорауларына җавап бирү,  конференция яки түгәрәк өстәл оештыру.

Шулай итеп, «Әйләндерелгән сыйныф» технологиясен кулланганда укытучы консультант һәм уку эшчәнлеген оештыручы була, тьютор ролен үти. Бу технология  укучыларда мөстәкыйльлекне үстерә, мәгълүмат белән эшләргә өйрәтә, ата-аналар балаларыныә укуын күрә ала, ә бу хәзерге вакытта бик әһәмиятле. Балаларга мондый дәресләр бик кызыклы булыр, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә  кызыксыну артыр, тел байлыклары үсәр, дип ышанам.

Бүгенге көндә яңа нәтижәле укыту технологияләрнең берсе – кейс технологиясен куллану. Бу технология безнең илдә дә актив кулланылышка кереп бара һәм актуаль мәсьәләләрдән санала, чөнки мәктәпләр алдына куелган бурычлар белем бирүгә яңача караш, интерактив алымнар куллануны таләп итә. Кейс инглиз теленнән алынган, case «очрак, хәл, ситуация» мәгънәсендә, «кейс» төшенчәсе «кәгазьләр, документлар салып куя торган кечкенә чемодан» дигән мәгънә белдерә.

Кейсның төрләре:

-гамәли кейслар;

-өйрәтү характерындагы кейслар;

- фәнни-тикшеренү кейслары.

Кейс – дәресләрдә тормыштан, әдәби әсәрләрдән алынган хәлләргә нигезләнгән проблемалы ситуацияләрне анализлау. Анализ вакытында укучылар төркемнәрдә эшләргә, нәтиҗә чыгарырга, дөрес карар кабул итәргә өйрәнәләр. Кейс-биремнәр укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә, интерактив метод буларак укучыларда укуга уңай караш тәрбияли, укыту процессында тормыш белән бәйләнеш тудыра.

Менталь (акыл) карталар технологиясе. Инглиз галиме, психолог Тони Бьюзен гади схемалар, таблицалар төзегәндә баш миенең бары сул як ярымшары гына эшләсә, интеллект (акыл, аң) карта ясаганда ике ярымшар да эшли, дигән фикергә килә. Картаны булдыру өчен бары тик  төсле карандашлар, маркерлар, фломастерлар гына кулланыла. Төп идея, проблема яки сүз үзәктә урнаша. Үзәк идеяне анлату өчен сурәтләр, рәсемнәр кулланырга мөмкин. Һәр төп тармакның  үз төсе бар.

Интеллект картаның уңай яклары:

-укучылар теләк белән тиз һәм аз язалар,

-үзара бәйләнешне, материалны,  төзелешен күрәләр,

-фикерлүәне, хәтерне, күзалланы үстерәләр,

-тиз, эзлекле һәм сыйфатлы итеп теманы истә калдыралар.

Менталь карталарны онлайн төзү өчен махсус веб-сервислар бар. Алар укучы өчен дә, укытучы өчен дә бик уңайлы сервис. Шуңа күрәаларның адресларын тәкъдим итәм:

https://www.mindmup.com.

https://www.mindmeister.com.

Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу дип әйттек инде. Татар теле һәм әдәбият дәресләре рус телле балаларга кызыклы булсын өчен шулай ук башка веб-сервисларны кулланырга мөмкин. Мәсәлән, http://wikiwall.ru/ сервисында тел һәм әдәбият дәресләрендә үтелгән теләсә кайсы темага онлайн стенгазета ясарга мөмкинлек бирә. Күмәк проектлар ясарга, өй эшләрен эше итеп тә бирергә була, чөнки бу сервис, кайда гына яшәсәң дә,  бер тема өстендә күмәк эшләргә була.

http://learningapps.org. сервисы интерактив күнегүләр конструкторы. Бу сервиста онлайн уеннарны укучы да, укытучы да бик җиңел үзләштерә ала, мавыктыргыч уеннарны үзе дә төзи ала. Анда бөтен фәннәр буенча, тәрбия эшләреннән әзер күнегүләр дә бар. Ә татар теленнән үзебез “Минем күнегүләр” дигән веб-бит ачып, әзер конструктор буенча кирәкле уеннар төзи алабыз: викториналар, тестлар, телетапшырулардан алынган “Кемнең миллионер буласы килә?”, “Йөзгә бер”,  “Маҗаралар кыры”, “Чабышлар” кебек уеннар төзеп була, “Кайсы артык?”, “Парын тап”, “Төшеп калган сүзләр өстә”, хәрефләрдән сүзләр төзергә, текстны дөресләргә һ.б. Бу сервис, укучыларның иҗади һәм критик фикерләвен үстерә, үткән материалны кабатлый, танып-белү эшчәнлеген активлаштыра, дистанцион уку булганда  бушлай виртуаль сыйныф төзеп эшләргә була, укытучы интерактив күнегүләрне үзенең сайтына яисә каналына урнаштыра ала. Кулланылышы бик җиңел, җайлы, гади.

Шулай итеп, татар теле һәм әдәбиятын укытуда бу технологияләрне без дә җиңел генә куллана алабыз. Бу яңа технологияләр  татар телен өйрәнүгә кызыксындыра, теләк уята; укучыларның танып белү активлыгын арттыра; телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ача.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда заман таләпләре.

Интернет-ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы.Заманча технологияләр кулланып эшләү ул-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята....

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...