“Борынгы төрки шагыйрьләре”
план-конспект занятия (10 класс)

Денисова Гөлүсә Рәшид кызы

План конспект урока по родной (татарской) литературе 10 класс ( русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_nche_dres.docx31.25 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Хаталар өстендә эш. “Борынгы төрки шагыйрьләре”/Работа над ошибками. Проект «Первые древнетюркские поэты».

Дәреснең тибы: ныгыту, белем-күнекмәләрне куллану, белемнәрне гомумиләштерү.

Дәреснең максаты:

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: үзләштерелгән белемне контрольдә тоту күнекмәсе булдыру.

Предмет: хаталарны тану,төркемләү,төзәтү күнекмәсе формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы: укучыларда үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү.

Җиһазлау:борынгы чорны чагылдырган рәсемнәр,китаплар,плакатлар.

Дәрес барышы

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Классны дәрескә әзерләү, уңай климат булдыру, яңа белем алуны мотивлаштыру, бүгенге дәрес өчен кирәкле сыйфатларны ачыклау

Белемнәрне актуальләштерү

1.Тест  нәтиҗәләре белән таныштыру.

2. Хаталарны барлау.

Слайд 1.Дәреснең темасын билгеләү.

Дөрес, укучылар,без бүген дәрестә хаталар өстендә эш башкарырбыз һәм проект эшләрен тыңлап үтәрбез. Тестта җибәргән хаталарыбызны төзәтеп, грамоталыгыбызны арттырырбыз

3.Хаталар өстендә эш.

Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп җөмләләрне төгәлләгез.Слайд 2.

(Гугл формада.)

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf5NyZeiKmKg0FdtVl2ZE4TfhYBlfHJ7o0BlTS-BkNpsTyzRg/viewform?usp=sf_link

Төрки каганлыгыннан соң 745 нче  елда ...каганлыгы төзелә. (Уйгур)

Төркиләрнең беренче язуын “ ...” дип атыйлар. (Рун язуы)

VII-VIII йөзләрдә  ... графикасы кулланыла башлаган. (Уйгур)

Руник язма истәлекләрне “ ... - ... язмалары ” дип тә атыйлар. (Орхон-Енисей)

Таньюкук хөрмәтенә куелган язма “ ... үзем зирәк Таньюкук” дип башланып китә. (Мин)

Зур язма Мәгыйлән хан һәм  ... хөрмәтенә куелган. (Күлтәгин)

Мәхмүт Кашгаринең “ Диване лөгатет –төрк”исемле хезмәте татарчага “...”дип тәрҗемә ителә.  (“Төрки телләр сүзлеге”)

Әхмәд Ясәвине әтисе үлгәч, ... баба тәрбияли. (Арслан)

..-.. Әхмәд Ясәвинең укучысы. (Сөләйман Бакыргани)

Тикшерү Слайд 3.

Уку мәсьәләсен кую

Проблема кую, дәреснең максатын билгеләтү

Уку мәсьәләсен адымлап чишү эше.

Проектларны яклау. Слайдлар 4-11.

Ныгыту эше, үзаллы эш.

1.Таблица тутыру Слайд 12.

Шагыйрь

Әхмәд Йүгнәки

Әхмәд Ясәви

Сөләйман Бакыргани

Туган

Үлгән

Туган җире

Билгеле әсәре

Тикшерәбез  Слайд 13.

Шагыйрь

Әхмәд Йүгнәки

Әхмәд Ясәви

Сөләйман Бакыргани

Туган

Якынча XII гасыр

XI гасырның икенче яртысы

1091 ел

Үлгән

Мәгълүм  түгел

1166 ел

1186 ел

Туган җире

Йүгнәк төбәге

Сыгнак төбәге

Бакырган төбәге

Билгеле әсәре

Һибәтел-хәкаик

Диване хикмәт

Бакырган китабы

2.Укучылар шагыйрьләрнең  тормышы һәм иҗатына бәйле җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итәләр. Слайд 14.

Ахмед Ясави родился в городе Сыгнак. Был главой суфиев. Его произведение неоднократно переиздавалось  в Казани

Годы рождения и смерти поэта  Ахмада Югнаки неизвестны.  Его произведение считается выдающимся памятником общетюркской литературы. Произведение Ахмада Югнаки  совершенно без сюжета.

Сулейман Бакыргани был учеником Ахмеда Ясави. Произведения поэта объединили в один сборник под названием «Бакырган китабы». Книга написана на легко понятном общетюркском языке.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.Слайд 15.

Бүген өйрәнгән бер шагыйрьнең иҗаты буенча презентация ясарга яки реферат язарга. Түбәндәге сылтамалар аша үзегезгә кирәкле мәгьлъматны ала аласыз.( google.диск)

Слайд 16.

Әхмәд Югнәки

https://docs.google.com/document/d/189Gm9JOdAPHq1RivLl4OfEZoDah6W9vDyPGbEYPRu1s/edit?usp=sharing

Әхмәд Ясәви

https://docs.google.com/document/d/1j9NbhZJC-ZJMZnltbYLWJHYaenue7Gjg5l53tfrjByU/edit?usp=sharing

Сөләйман Бакыргани

https://docs.google.com/document/d/1O6OUBRrY4Yk6fP7bddaxHh9wWLPz3Ur2KcLObWgvXGY/edit?usp=sharing

Шагыйрьләр турында мәгълүмәт

https://docs.google.com/document/d/1K9LX5m9c7RFCkvP0TAH3wwJmRTkTBK0hlAbAogVz5qw/edit?usp=sharing

Рефлексия

Сорауларга җавап бирү. Слайд 17.

Әхмәт Йүгнәки турында ниләр билгеле?

Мөселман Көнчыгышы һәм төрки-татар сүз сәнгате тарихындагы сукыр шагыйрьләрдән кемнәрне атарга мөмкин?

Суфи шагыйрь Әхмәд Ясәвинең тормышы турында ниләр билгеле?

Әхмәд Ясәвинең эшен кем дәвам итә?

Сөләйман Бакыргани турында нәрсә әйтә аласыз?

Тест эшләү.(Гугл формада.)Слайд 18

https://docs.google.com/document/d/1K9LX5m9c7RFCkvP0TAH3wwJmRTkTBK0hlAbAogVz5qw/edit?usp=sharing

1.Әхмәд Ясәвинең эшен кем дәвам итә?

А) Сөләйман Бакыргани

Б) Әхмәд Ясәви

В) Сөләйман Баласагуни

2 Тумыштан сукыр шагыйрь?

А) Сөләйман Бакыргани

Б) Әхмәд Ясәви

В) Әхмәд Йүгнәки

3.«Һибәтел-хәкаик» әсәре ничә өлештән тора?

А) 4

Б) 3

В)5

4.Сөләйман Бакырганиның  шигырьләре нинди жанрга карый?

А) Эпик

Б) Лирик

В)Лиро –эпик

5. Татарларның әдәби телен бүгенге формасына үстерерлек нигез салучы шагыйрьләр?

А) Әхмәд Ясәви  һәм Сөләйман Бакыргани

Б) Әхмәд Ясәви  һәм Әхмәд Йүгнәки

В) Сөләйман Бакыргани һәм Әхмәд Йүгнәки

Дәрескә йомгак.

Әйе,кешеләр дөньяга килгән-киткән,киләчәк һәм китдчәк. Әмма элекке дәвернең әдипләре дөньялыктан китсәләр дә аларның бәялəп бетермәслек эше һаман яши,безне сокландыра,гаделлеккә өнди.

Димәк.кеше китсә,җыры кала,борынгы әдипләребез дөньялыктан китсәләр дә,  аларның иҗатлары безнең куңелебезне гел сафландырып торыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Туган телем-шагыйрьләр теле

"Туган телем-шагыйрьләр теле" исеме астында балачак язучылары иҗаты  турында язылган фәнни-гамәли эш. Биредә төп урынны Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Хәкимҗан Халиков, Йолдыз иҗатлыры алып то...

Туган як шагыйрьләре.

Данный урок посвящается творчеству поэтов и писателей родного края. (Анвар Давыдов, Рустам Мингалим)....

Татар теле -шагыйрьләр теле

Татар теле – шагыйрьләр теле(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру....

"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"

"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"...

Язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Әлеге материал “Язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу” темасына карый. Тәкъдим ителгән эшкәртмә С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча  әзерләнде. Тест формасында бирелгән сор...