Эндәш сүзләр. Обращения. 4 класс (1 группа).
план-конспект урока

Класс: 4 сыйныф, татар төркеме

Дәреснең темасы: Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую. Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

Максат: Эндәш сүзләр турында төшенчә бирү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга, эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Туган телгә мәхәббәт уяту.

Көтелгән нәтиҗә:

Метапредмет нәтиҗәләр: Төркемнәрдә, парларда киңәшләшеп эшли белү. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү. Белемнәрне мөстәкыйль эштә куллана белү.Үз эшен һәм иптәшләренең эшен бәяли белү.

Предмет нәтиҗәсе: Эндәш сүзләрне таба белү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя, эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтә, сөйләмдә дөрес куллана алу.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Бер-береңә игътибарлылык, әдәплелек хисе. Туган телгә, Г.Тукай иҗатына кызыксыну,  хөрмәт уяну.

 Дәрес тибы: Уку максатын чишү.

УМК: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А. Гарипова. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче с-ф./– Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015.

Җиһазлау. компьютерда презентация, терминнар,  тест сораулары, шигырьләрдән өзекләр язылган карточкалар.                                  

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, диалог, өлешчә эзләнү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйль эш, иҗади эш һ.б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл endsh_suzlr._obrashcheniya.docx27.15 КБ
Файл endsh_suzlr.pptx174.54 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: Туган тел

Үткәрү вакыты: 14.05.

Укытучы: Минһаҗева И.Р.

Класс: 4 сыйныф, татар төркеме

Дәреснең темасы: Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую. Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

Максат: Эндәш сүзләр турында төшенчә бирү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга, эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Туган телгә мәхәббәт уяту.

Көтелгән нәтиҗә:

Метапредмет нәтиҗәләр: Төркемнәрдә, парларда киңәшләшеп эшли белү. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү. Белемнәрне мөстәкыйль эштә куллана белү.Үз эшен һәм иптәшләренең эшен бәяли белү.

Предмет нәтиҗәсе: Эндәш сүзләрне таба белү. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя, эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтә, сөйләмдә дөрес куллана алу.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Бер-береңә игътибарлылык, әдәплелек хисе. Туган телгә, Г.Тукай иҗатына кызыксыну,  хөрмәт уяну.

 Дәрес тибы: Уку максатын чишү.

УМК: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А. Гарипова. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче с-ф./– Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015.

Җиһазлау. компьютерда презентация, терминнар,  тест сораулары, шигырьләрдән өзекләр язылган карточкалар.                                  

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, диалог, өлешчә эзләнү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйль эш, иҗади эш һ.б.


 Дәрес барышы: 

I. Оештыру өлеше. 
              1.Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Мотивлаштыру.

- Ни өчен безгә татар телен өйрәнергә кирәк? (фикерләр тыңлана)

Көтелгән җавап:

  • Туган телем – татар теле.
  • Без Татарстан Республикасында яшибез. Монда бик күп татарлар яши. Алар татар телендә сөйләшә.
  • Татар телен өйрәнсәң, 20 төрек телен аңлап була.

II. Өй эшен тикшерү.

III. Актуальләштерү. Уку максатын билгеләү ситуациясе.

1.Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне кабатлап китү. Үткән җөмлә кисәкләрен кабатлау.

2.Балалар, сез дәресегезне әзерләдегезме? җөмләсен язып алу, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

3. Балалар сүзенең нинди сүз булуын ачыклау. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

VI. Уку максатын чишү.

1.Э. Мөэминованың “Туган тел” шигырен тәкъдим итү.

- Бу шигырьдә нинди эндәш сүзләр бар? Эндәш сүз ни өчен кирәк? Сезгә әниләрегез ничек эндәшә? (Сорауларга җавап бирү)

2. Төркемнәрдә эш. Туганнарыгызга, иптәшләрегезгә эндәшә торган сүзләрне языгыз. Берничәсе белән җөмләләр төзегез.

- Эндәш сүз нәрсә ул? ( Кагыйдә чыгару)

-Эндәш сүз сөйләм төбәп әйтелгән предмет яки затны белдерә.

3.247 күнегү, парларда диалогны рольләргә бүлеп уку. Сөйләшү. Эндәш сүзләрне табу. Нинди интонация белән укылуы, эндәш сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре турында нәтиҗә ясау.

VII. Физминут. Эндәшләр кабатлау.

1. Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашы к базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашы к алырга.

Тәти кашы к сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

 2. Яңгыр, яу, яу, яу!

Ашлык уңсын ызанда,

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашы к базарда,

Көмеш кашы к болытта.

Нык яварга онытма!


           VIII. Яңа материалны ныгыту. 

Г. Тукай шигырьләреннән алынган өзекләрдән эндәш сүзләрне табарга, тиешле тыныш билгесе куеп, күчереп язарга.  (Парларда киңәшләшеп эшләү)

IX. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Тестлар чишү. Ачкыч биреп, бер-берсенең эшен тикшертү. Билгеләр кую.

X. Өй эше бирү:

1. Эндәш сүзләр кулланып, 3-4 җөмлә яки диалог төзеп язу.

2. Эндәшләр яки эндәш сүзләр куланылган шигырьләр табып язарга.

3. Эндәш сүз кулланып, хат яки котлау язарга.

XI. Рефлексия. Бәяләү.

246 күнегү, 160 бит. Илдар Юзеевның “Бер сүз саклыйм йөрәктә” шигырен сәнгатьле уку. Сүзнең көче, мәгънәсе турында фикер алышу.

Нәтиҗә:

-Укучылар, тел дәрьясы бик тирән, ул энҗе-мәрҗәнгә бай икән. Ана телебездә бик матур эндәшү формалары бар.Гаиләдә туганнар арасында киң таралганнары: “абый”, “дәү абый”, “әбием”, “балам”. Эндәшә белү – зур осталык ул. Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк - күңел кояшы ул.

“Э н д ә ш сүзләр” темасына ТЕСТ 
1. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң 
а) сызык; 
ә) өтер; 
б) өндәү куела. 

2. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелсә, алардан соң 
а) өтер; 
ә) өндәү; 
б) сорау куела . 

3. Җөмлә уртасында килгән э н д ә ш сүз ике яктан да аерыла : 
а) сызык; 
ә) өндәү; 
б) өтер белән . 

4. Җөмлә ахырында килгән э н д ә ш сүз алдыннан 
а) өтер; 
ә) сызык; 
б) өндәү куела. 

“Э н д ә ш сүзләр” темасына ТЕСТ 
1. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң 
а) сызык; 
ә) өтер; 
б) өндәү куела. 

2. Җөмлә башында килгән э н д ә ш сүзләр көчле тойгы белән әйтелсә, алардан соң 
а) өтер; 
ә) өндәү; 
б) сорау куела . 

3. Җөмлә уртасында килгән э н д ә ш сүз ике яктан да аерыла : 
а) сызык; 
ә) өндәү; 
б) өтер белән . 
4. Җөмлә ахырында килгән э н д ә ш сүз алдыннан 
а) өтер; 
ә) сызык; 
б) өндәү куела. 

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—

Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта и карак

Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!

(“Су анасы”)

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!

Капчыктагы Бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр Сарык надан Сарык  

Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

(“Кәҗә белән сарык”)

Әйдәле Акбай  Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

  (“Кызыклы шәкерт”)

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; 
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

(“Кошларга”)

Тынма, эшлә и сабый! Бел, тәңредән эшләргә — көн,
Эшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн.

(“Эш”)

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!..»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: 
«Юк сөекле Сандугачым уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, 
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

(“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

И сабыйлар Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, 
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

(“Эшкә өндәү”)

Ни өчен син сайрамыйсың Сандугач? 
Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың. 
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Бар җаным инде яшел урманга оч, 
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

(“Фатыйма белән Сандугач”)

— И Куян куркак Куян йомшак Куян
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным син яшь бала шул, белмисең; 
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

(“Бичара куян”)

Әйт әле Күбәләк 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

(“Бала белән Күбәләк”)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Туган телем – татар теле. Без Татарстан Республикасында яшибез . Монда бик күп татарлар яши . Алар татар телендә сөйләшә . Татар телен өйрәнсәң , 20 төрек телен аңлап була .

Слайд 3

Җөмлә кисәкләре Ия (подлежащие) Хәбәр (сказуемое) Аергыч (определение) Тәмамлык (дополнение)

Слайд 4

Балалар , сез дәресегезне әзерләдегезме ?

Слайд 5

Ундүртенче май. Эндәш сүзләр . “Балам!” – диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм . “ Әнием !” – дип , әнкәемә Мин туган телдә әйтәм . ( Энҗе Мөэминова )

Слайд 6

Энд әшләр Кояш , чык , чык , Майлы ботка бирермен , Майлы ботка казанда , Тәти кашы к базарда . Әти китте базарга , Тәти кашык алырга . Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын .

Слайд 7

Эндәшләр Яңгыр , яу , яу , яу ! Ашлык уңсын ызанда , Ботка пешсен казанда ; Алтын кашык базарда , Көмеш кашык болытта . Нык яварга онытма !

Слайд 8

Өй эше: 1 . Эндәш сүзләр кулланып, 3-4 җөмлә яки диалог төзеп язу. 2. Эндәшләр яки эндәш сүзләр кулланылган шигырьләр табып язарга. 3. Эндәш сүз кулланып, хат яки котлау язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Практический семинар "Изучение межличностных взаимоотношений в школьных классах и группах внешкольного учреждения”

Практический семинар ”Изучение межличностных взаимоотношений в школьных классах и группах внешкольного учреждения” в форме проблемного овладения теоретическим материалом  позволяет обеспечить тво...

Рабочая программа для 5 класса(русскоязычных групп)

Рабочая программа для 5 класса по учебникам "Татарча да яхшы" автор Р.Нигматуллина....

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

органическая химия 10 класс общеобразовательная группа "Аминокислоты"

теоретический материал в виде презентации по теме "Аминокислоты" для общеобразовательных классов...

«Путешествующая душа» - поэтический урок в 11 классе на материале стихотворений Э. Диккинсон по спецкурсу «Литература Великобритании и США» в 10-11 классах в группах с углубленным изучением английского языка.

В статье представлен анализ урока английского языка в 11 классе по составлению поэтических четверостиший и предложены образцы получившихся работ учащихся....

Проект.Ориентируемся на местности,Учащиеся всех классов в мае учавствуют в данном проекте.Разбивается класс на группы и получает задание.По окончании ребята сдают план местности)))Который необходимо составить самим)))

Чтобы разноообразить уроки по географии,стараюсь научить детей правильно ориентироваться на местности,часто проводим уроки на свежем воздухе....