Әкият иленә сәяхәт.
методическая разработка (5 класс)

      Я хочу, чтобы уроки родного языка не были скучными, а проходили интересно, чтобы детям было весело на уроке, чтобы знакомились с произведениями родного языка, с фольклором, национальными праздниками и традициями.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht.docx17.06 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрестән тыш чара. 5нче класс (рус группасы өчен).

Абдулла Алиш. “Сертотмас үрдәк” әкияте .

Катнашучылар:

Алып баручы.

Бүре.

Аучы.

Аю.

Төлке.

Сертотмас үрдәк.

Әтәч.

Керпе.

Сарык.

Куян.        

Ат.

Песи.

Декорацияләр: агачлар,чәчәкләр,дисклар(“Үрдәкләр җыры”,”Голоса птиц”,”В деревне”).

 Сәхнәдә йорт хайваннары сөйләшеп йөриләр.

                Алып баручы.    Ерактамы - ансын белмәдем, якындамы - ансын күрмәдем. Безнең илебезнең бер почмагында бер аучы яшәгән. Аның Актырнак исемле эте, төз атар мылтыгы, йорт хайваннары, кош-кортлары бар икән. Шулар арасында башы бүрекле, аягы төкле Сертотмас үрдәге дә булган. Менә шул үрдәк, телен тик тотмау аркасында үзен дә һәлак итә язган, хуҗасын да бәлагә төшергән. Яхшы карагыз, күңел биреп тыңлагыз. Бүгенге кичәбез менә шул Сертотмас үрдәк турында булачак.

        Сәхнәдә аучының ишек алды. Бер якта кечкенә генә өй. Икенче якта урман күренеше. Урман ягы төрле агач декорацияләре, чәчәкләр белән бизәлгән. Кечкенә генә төлке өне.

Сәхнәдә йорт хайваннары йөри. Алгы планда Сертотмас үрдәк.

Беренче күренеш.

Үрдәк. Ишеттеңме бер хәбәр? Сер итеп сиңа гына әйтәм.

Тавык. Нәрсә булган?

Песи. Ишеттем мин ул хәбәрне.

Аучы. Килегез әле барыгызда минем яныма. Без Актырнак белән урманга ауга барабыз. Безнең өйдә юк икәнне һичкем белмәсен.  Сезнең өчен сер бу бик яшерен.Бу серне сез һәркайсыгыз яхшы саклагыз.Анда без озак йөрмәбез, бик тиз кайтырбыз.

Үрдәк. Юлыгыз уңсын, тыныч булыгыз, рәхәт йөрегез.

Аучы. Ярый, хушыгыз!

Актырнак. Хуҗа әйткәнне истә тотыгыз.

Икенче күренеш.

Алып баручы. Хайваннар, кошлар хуҗасыз бер төн кундылар, берни булмады.

  Декорацияләр шул ук. Йорт хайваннары йоклыйлар.Таң атуны әтәч тавышы белгертә.(Музыка яңгырый. Авылда таң ата.)

 Үрдәк. Бу кичне, хуҗасыз һәм туры сакчысыз –Актырнаксыз куну мөмкин түгел.Тизрәк-тизрәк хуҗаны эзләргә берәүне җибәрергә кирәк.

Хайваннар (бергә).Әйе, кирәк, бик кирәк, ләкин тизрәк!

Үрдәк. Әтәчне җибәрсәк ничек булыр?

Сарык. Юк,аңардан булмас, ул тотылыр.Ул оча да , йөзә дә белми.

Әтәч. Сарык та аңгыра.Син бер сүз кушарсың ,ул башкача аңлар. Бу эш өчен батырны, җитезне табарга кирәк. Бу эшне башкарса үрдәк башкарыр.Чөнки ул йөгерә дә, йөзә дә,оча да ала.

Сарык. Әйе, әйе үрдәк барсын.

Тавышлар. Дөрес, дөрес, үрдәккә тапшырырга кирәк.

Әтәч. Өйдәге серне нык сакла. Әгәр белсәләр, килерләр дә хуҗалыкны тар -мар итәрләр, үзебезне дә ашап китәрләр.

Үрдәк. Авыр эш инде. Ярар, сезнең хакыгызга барсам барырмын. Сер саклау турында тыныч булыгыз, ярый, хушыгыз.

Өченче күренеш.

Урман. Төрле кош тавышлары ишетелә , күбәләкләр оча.(Диск, күбәләкләр биюе).Сәхнә буйлап үрдәк бара, җиләк ашый, күбәләкләрне күзәтә.

Үрдәк.Эзли-эзли арып беттем, бераз ял итим.

Керпе (агач арасыннан җырлап килә, кулында кәрзин, куркыбрак үрдәк каршына чыга). Нишләп утырасыз? Кемне көтеп торасыз?

Үрдәк. Хуҗабыз белән этебезне эзлим. Күрмәдеңме шуларны?

Керпе. Еракта мылтык тавышы ишетелде. Әнә теге якта. Ә сезнең өегез кайда? Сездә юкмы тычканнар?

Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры бара. Ләкин, берәүгә дә әйтмә.

Керпе. Сак бул, очраган берәүгә сереңне сөйләмә.

Үрдәк. Мылтык тавышы да юк, эт тавышы да...Берәү очрамый да шунда.

Куян. Әй, монда нишләп йөрисең?

Үрдәк. Актырнак белән аучыны күрмәдеңме син?

Куян. Мин аларны күрмәдем, ләкин еракта мылтык тавышын ишеттем.(Үрдәк яныннан китеп, җырлый).

     Хуҗасы да , этләре дә

     Өйдә юк, диген,

     Җайлы вакыт, алмагачны

     Кимерергә бүген.

Куаклар арасыннан Аю чыга.

Үрдәк. Хуҗабыз белән этебез ауга киттеләр. Күрмәдеңме, Аю, шуларны?

Аю. Юк, юк, күрмәдем, ул хакта берни дә ишетмәдем.(Куаклар арасына кереп, җырлый)

Ләкин тамак һаман туймаган,

Туярга да уйламаган.

Хуҗасы да  юк,

Эте дә өйдә юк,и

Алайса, димәк,

Минем тамак тук!

Үрдәк урман буйлап бара, музыка яңгырый. Күбәләкләр биюе.

Бүре. Кара, кара, үләннәр нигә селкенә?

Үрдәк. Хуҗабыз белән этебез ауга киттеләр. Актырнак белән хуҗамны күрмәдеңме син?

Бүре. Актырнак белән аучыны? Юк, күрмәдем.

Этләре дә юк,

Хуҗа өйдә юк,

Ә сарыклар күп,

Димәк, тамак тук.

(Йөгереп китә.)

Үрдәк. Табып булмады ахры, кире кайтыйм.

Куаклар арасыннан борынын югары күтәреп, исни-исни  Төлке килә.

Төлке (Исни.) Борыныма нинди тәмле ис керә? Сылу кош , үрдәк, нишләп йөрисең монда?

Үрдәк. Эт белән хуҗа ауга киттеләр, очратмадыңмы?

Төлке. Урман эчендә күрдем. Аларны табарга ярдәм итәм мин сиңа.

Төлке оясына якынлашалар.

Төлке ( балаларына үрдәкне күрсәтә ).Үрдәк ите алып кайттым, ашагыз.

Үрдәккә һөҗүм итәм дигәндә генә, ул очып китә.

Төлке. Ярый, ярый,барыбер өеңә кайтырсың. Мин анда юлны беләм.

Дүртенче күренеш.

Ерткычлар төрле яктан аучының хуҗалыгына һөҗүм итәләр.

Куян. “Эх, алмагачлары ,

Сайрый сандугачлары!”

Җимерәсе иде койманы,

Кимерәсе иде шуларны.

Аю.  Бу коймаларның артында

Матур бакча бар,

Ул бакчада бал кортлары

Рәхәт торалар.

Куян алмагач кимерә, Аю умарта баса, Төлке көтәклеккә якынлаша, Бүре эчке якка керә алмыйча  интегә.

Бишенче күренеш.

Актырнак. Койманы җимергәннәр,

Базны ишкәннәр,

Алмагачны кимергәннәр,

Харап иткәннәр!

Аучы. Бу ни эш бу?

Бакчабызда кемдер булган!

Әтәч, тавык йөгереп чыгалар. Аучыны урап алалар. Үрдәк кайтып килә.

Актырнак. Карагыз әле , кем кайтып килә.

Үрдәк.Болай булыр дип дусларым,

Һич уйламадым,

Серне әйтеп ташлавымны

Сизми дә калдым.

Аучы.

Сабак булсын синең бу эш

Барыгызга да,

Бардыр әле үрдәк күкләр
Сезнең  арада.

Сер тотмауның начарлыгын

Исеңдә тот син.

Кирәксезне һич сөйләмә ,

Телең тик торсын!..

Пәрдә.