Үзбелемеңне күтәрү планы
статья

Үзбелемеңне күтәрү планы 2015-2020 еллар өчен төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uz_belemenne_kutru_ostend_esh_plany.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Олы Мәңгәр гомуми төп белем бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Рәмзия Габделбәр кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Мәктәпнең методик темасы:”Яңа буын стандартларына күчү шартларында, укучыларның сәләтләрен иртәрәк ачыклау һәм аларга психологик-педагогик юнәлеш бирүнең эффектив формаларын куллану”

                                                                                                                                         

Шәхси методик  тема: “Яңа буын стандартларына күчү шартларында, белем бирүнең эффектив формаларын кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сәләтләрен үстерү”

2015 нче ел

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1.  “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабыннан файдалану.
  3. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  4. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  5. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  6. “Мәгариф”, “Мәгариф.Татар теле”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына язылу, туплау.
  7. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  8. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  9. Методик папканы тулыландыру, баету.
  10.  Портфолионы яңарту.
  11. ТДИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне китаплар белән баету.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  4. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  2. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  3. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  4. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  5. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  6. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  7. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  8. Законнар белән танышу.
  9. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  10. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  11. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  12. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  13. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  14. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  15. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  16. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  17. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  18. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  19. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән ТДИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

     

 IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  4. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  5. Яңа китапларны презентацияләү.
  6. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  7. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  8. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  9. ТДИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  10.  Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  11.  Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  12.  Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  13.  Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
  14.  Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  15.  Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  16.  Габдулла Тукайның Туган көненә әзерләнү һәм үткәрү.
  17.  Муса Җәлилнең  Туган көненә әзерләнү һәм үткәрү.

V. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VI. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  2. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  3. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

План самообразования (Үзбелемеңне күтәрү планы)

2015-2016 нчы елда югары категориягә аттестация үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының үзбелемен күтәрү планы....

Үзбелемеңне күтәрү планы

Үзбелемеңне күтәрү планы...