Технологик карта
план-конспект урока (9 класс)

Апарова Лидия Николаевна

Шәхси хат язарга өйрәнү.9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_hat_yazu_9_klass.docx76.02 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Апарова Л.Н.

Тема: Шәхси хат язарга өйрәнү.9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Тема: Шәхси хат язарга өйрәнү.

Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максаты – сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор, сүзлекләр, презентация, “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, таратма материал, хат үрнәкләре.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

 

C:\Users\эльмира\Desktop\711e007be3af.jpgКояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

   -Укучылар, әйдәгез бер-беребезгә  елмаеп карыйк та дәресебезне башлыйк!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Алымнар:

 

1. Хаталарны ачыклау, төзәтү

 

 

-Укучылар, сезгә өй эше итеп биш ситуатив җөмләне ятлап килергә биргән идем. (2-3 укучының өй эшен тыңлау,парларда тикшерү)

 

 

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Укучылар, бүгенге дәреснең темасын белергә сезгә табышмаклар ярдәм итәр. Чишеп карагыз әле.

*Аягы юк − китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

(Хат)

* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

(Хат)

* Дүрт

почмаклы келәтем,

Аккошым бар эчендә;

Кеше алыр дип кайгым юк,

Тамгасы бар түшендә.

(Хат)

- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз. Уку елы азагында Сез татар теленнән Бердәм Республика аттестациясе тапшырачаксыз. Анда  хат язарга тәкъдим ителә. Шуңа күрә алга таба шәхси хатлар язуга нык игътибар итәчәкбез.

Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС ысулы буенча эш.(Сорауга команда чишелеш табарга тиеш).

 

Сораулар:

- Хат нәрсә ул?

Хат – эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган ысулы. Почта аша җибәрелә.

Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләр белән мин килешмим. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыңа ак бит алып, якын кешеләргә хат язарга була. Ләкин хатлар бары тик туганнарга гына түгел, ә башка кешеләргә дә языла. Хатның нинди төрләрен беләсез?

Рәсми хатлар – официальные письма

Шәхси хатлар – личные письма

Мәхәббәт хатлары – любовные письма

Дуслык хатлары – дружеские письма

Көтеп алынган хатлар – долгожданные письма

Җавап хаты – ответное письмо

Фронт хатлары – фронтовые письма

Электрон хатлар – электронные письма

Аның эчтәлеге нинди була?

Яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б. Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.

Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.

Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар, циркуляр хатлар.

Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмалары, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте.

 

 

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

 

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар, шәхси хатларга тукталыйк.

- Шәхси хатлар кемгә языла?

- Бу хат, гадәттә нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?

- Шәхси хатның эчтәлегендә нәрсәләр булырга мөмкин?

- Хат ничек тәмамлана?

(Хат язу схемасы белән таныштыру)

https://mega-talant.com/uploads/files/297495/81531/86615_html/images/81531.002.png

1.Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.

Көтелгән җаваплар:

“Исәнме, кадерле әнием!”

“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!”

“Исәнме, якын дустым Ирек!”

Болай да башланырга мөмкин:

“Хәерле көн, газиз әнием!”

“Хәерле кич, дустым Нурия!”

2. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.

Көтелгән җаваплар:

“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”

  1. Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.

Көтелгән җаваплар:

“Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Су буенда” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.”

4. Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

Хат үрнәге белән таныштыру.

Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец!

Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим. Имтиханнарга әзерләнү өчен курсларга йөрим.

Марат, синең хәлләрен ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең? Шулар турында хат яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алеша

20 нче апрель

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр:

  • Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.
  • Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.
  • Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.
  • Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.
  • Хатларны саклау гадәте булса....... (дәвам итегез)

(Слайдтан киңәшләрне уку һәм тәрҗемә итү)

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат: 

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

- Ә хәзер  үрнәккә таянып, хат языйк әле.

(укучылар хат язалар)

 

 

(укучылар язган хатларын укыйлар) СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы.

- Укучылар, ә хәзер бераз ял итеп алабыз.

1.Укучылар,бер хат тыңлап китик әле.Игътибар белән тыңлагыз,соңыннан сораулар бирәчәкмен.

     Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алия хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

      Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа!   Синең дусларың турында уку миңа да бик кызык булды.

    Мин дә сиңа үземнең дусларым турында язарга телим.  Минем фикеремчә, дусларсыз яшәп булмый. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – дигән мәкаль дә бар. Бу бик дөрес сүзләр. Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дусларым икәү генә. Алар - Алена һәм Карина. Без беренче сыйныфтан ук бергә укыйбыз. Дусларым – бик акыллы, яхшы кызлар. Алар – ышанычлы дуслар. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, бергә өй эшләрен эшлибез, курсларга йөрибез, буш вакытыбызны да бергә уздырабыз.   Тагын безспорт белән шөгыльләнәбез,  киноларга-концертларга да бергә барабыз. Интернетта да еш аралашабыз. Безгә бергә бик күңелле.   

       Дустым, синең хәлләрең ничек? Көзге ялларны ничек уздырырга телисең?  Киләчәккә планнарың нинди? Хатыңда шулар турында яз.

 Синнән хат көтеп, дустың Алия.

29 нче октябрь, 2015 нче ел.

Эчтәлек буенча эш.(Слайдта җөмләләр-туры килә,туры килми)

-1. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – дигән мәкаль бар.

-2.Кызлар бер сыйныфта укыйлар.

-3.Алена,Карина спорт белән шөгыльләнмиләр.

-4.Кызлар интернетта аралашалар.

 

2.Диалоглар төзү   .-Почтада.

                                    -Редакциядә.

                                    -Хат ташучы янында.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • Синквейн язу

ХАТ

Эчтәлекле, аңлаешлы

Кызыксындыра, таныштыра, үрнәк алдырта

Хат язышу – бик кызыклы шөгыль ул.

Эш кәгазе

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1. Үз тормышыгызда булган 1 вакыйга турында әйтеп туганыгызга хат язарга.

Якыннарыгызга хат язарга онытмагыз! Алар һәрвакыт сездән хәбәр көтә.

Сау булыгыз, укучылар!

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру;

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...