Әниләр көненә карата кичә
материал

Гыйзәтова Румия Минһади кызы

"Ана - бөек исем" дип исемләнгән кичә Әниләр көненә багышлана.Кичәнең максаты:

-Әниләргә мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү, матур әдәбият укуга кызыксыну уяту;

- Әдәбиятта Ана образының бирелешен аерым әсәрләр аша күрсәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx28.66 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби журнал

Ана-бөек исем

 (татар әдәбиятында ана образы)

Максат:

-Аналарга карата мәхәббәт,ихтирам хисе тәрбияләү;

- Әдәбиятта Ана образының чагылышын әдәби әсәрләр,халык авыз иҗаты аша күрсәтү.

Кичә барышы:

Бишек җыры (Фәридә-Алсу) яңгырый

1а.б. 

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. (1 слайд)

2 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

1а.б. Татар әдәбиятында Ана образына зур урын бирелә, ул борын-борыннан изгелек, тәрбиялелек төшенчәләре белән бергә куела.  Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. Диндә, халык авыз иҗатында, язма әдәбиятта Ананың бөеклеге данлана, ул изгегә тиңләштерелә. Халык авыз иҗатында нечкә лирика белән сугарылган Ана образы, язма әдәбиятның һәр үсеш этабында тагын да яңа эчтәлек белән баетылып, чор рухын, ил һәм милләт язмышын чагылдыра.

2 а.б.Безнең бүгенге кичәбез телдән журнал рәвешендә узачак. Журналыбызның беренче битен ачабыз. (2-5 слайдлар)Ул  “Ана образы-фольклорда”  дип атала.Әниләр һәм бишек җырлары. Әниләрдән башка бишек җырын, бишек җырларыннан башка әниләрне күз алдына китереп булмый.Чөнки аларда тормыш чишмәсенең башы, яшәү чыганагы. Халык яратып иҗат иткән мәкаль-әйтемнәрдә, бәетләрдә һәм риваять-легендаларда, әкиятләрдә  ана образы еш телгә алына. Сезнең аларны ишеткәнегез дә,укыганыгыз да бардыр.Әйдәгез,бергәләп, “Мәкальне дәвам ит”уенын уйнап алыйк әле.

Ана җылысы - ...(кояш җылысы)

Әни суккан ...(авыртмый.)

Үз анасын зурлаган...( кеше анасын хурламас.)

Өйнең яме...( ана белән).

Ана күңеле балада,бала күңеле...(далада)

Ата-беләк, ана...(йөрәк)

Мондый канатлы сүзләр санап бетергесез күп.

Ә хәзер ,әйдәгез,укучылар башкаруында “Өч кыз”әкиятен  карап китик.

1а.б. Алдагы сәхифәбез “Ана образы-поэзиядә” дип атала.(6-7слайдлар) 1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында.

  • Әйтегез әле,балалар,әниләр турында нинди шигырьләр,җырлар беләсез?
  • Афәрин,балалар,бик күп беләсез икән.Мин тагын исемлекне дәвам итеп түбәндәге әсәрләрне атар идем.Г.Тукай “Ана догасы”, М.Җәлил “Ана”, С.Хәким “Әнкәй, “Клиндерләр эзлим”, Рәшит Гәрәй “Һаман әнкәй”, Ф.Яруллин “Әни синең хәер-фатихаң”,”Әни”, Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”, “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйләр тәрбиясе” һ.б. бик күп әсәрләрне санап китәргә була.  Бу әсәрләрнең һәркайсында анага дан җырлана.

Соңгы елларда Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куючы шагыйрь- Р.Миңнуллин.(8 слайд) Шагыйрь әнкәйләргә багышлап егермедән артык җыр иҗат итеп, аларга җырдан һәйкәл куйды.Хәзер аның бер-ике әсәрен тыңлап китик.

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

  “  Әнкәмнең догалары”   җыры 

 2.а.б.(9 слайд)Ф Яруллин иҗатына да тукталмый мөмкин түгел.Ул, чын мәгънәсендә ,каһарман шагыйрь. Хәрби күнегүләр вакытында имгәнеп, инвалид булып калган, шул хәлендә дә  иҗат итү өчен көч таба алган шагыйрьнең язмышы үзе батырлык.Тормышында изге күңелле кешеләр күп очраса да, иң зур ярдәмчесе, олы терәге, әлбәттә - аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.

Әни

Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –
Синең беләгең.

Әни!

 “Ана”  балладасы .

2 а.б.Ә хәзер  башка шагыйрьләрнең дә 1-2 әсәрен тыңлап китик.

Йолдыз Шәрәпова .Әни сүзе. 

Әни безгә еш кына:
«Зоопаркка илтәм», – ди.
Энем риза: «Әйдә соң,
Булмадык бит күптән», – ди.

Әни әйтә: «Бер илтсәм,
Тиз генә алып кайтмам –
Зоопарк җәнлекләренә
Охшаган сез бар яктан.

Әтәчләр күк сугышасыз,
Ду килеп, өй туздырып,
Хәтта кылана беләсез,
Маймылны да уздырып.

Ә хәйләгә килгәндә,
Төлкене дә җиңәсез.
Киреләнергә дигәндә,
Дәү мөгезле кәҗә сез.

Шуңа зоопаркка илтсәм,
Бик тә теләп алырлар.
Әле алай гынамы соң?!
Рәхмәт әйтеп калырлар!»

Әни безгә шулай дия.
Беләм инде, шаярта.
Бездән башка нишләсен соң,
Ул бит безне ярата.

Шаяннар, шуклар булсак та,
Түгел без аңа артык.
Ә шулай да җиткәндер шул
Кеше булырга вакыт.

Шәмсия Җиһангирова “Кыйбла барлау”

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды.

Сискәндерә исемә төшүгә.

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

“Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

“Беләсеңме кайда икәнен?!”

Мин аптырап калдым. Белми идем

Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык

“Кыйбла шул тарафта булыр...” дип.

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

“Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч...” дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

“... Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә...

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә...”

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

... Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

... Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

Әкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

“Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

2 а.б.

-Укучылар,әйтегез әле, Ана образы-драматургиядә диюгә, кайсы әсәр исегезгә төште? (“Әниләр һәм бәбиләр”)(10-12 слайд)

  Әйе, сәхнәдә дә Ана образы бөек булып кала. Драматургиядә әлеге темага Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Батулланың “Кичер мине әнкәй”, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” һ.б. әсәрләр язылган.

Ш.Хөсәенов үзенең әсәрендә Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.(13 слайд)Әсәр “Әниемнең ак күлмәге” дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә дә ана шундый ак, саф, чиста. Ана- иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

Ә хәзер шушы әсәрдән өзек карап китик.(укучылар чыгышы)

2а.б.Чираттагы сәхифә Ана образы-прозада дип атала.(14 слайд)

-Ә сез әниләр турында нинди хикәяләр,повестьлар беләсез?

 Әйе,прозада әниләр образы дигәндә, Ә.Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”, Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”, Г.Бәшировның  “Әни”, “И.Газинең “Синең әниең”, Р.Мингалимнең “Яшел күзле әнкәем”, Ф.Садриевнең “Таң җиле”һ.б. әсәрләрне атарга була.(15 слайд)

Аларның һәрберсендә һәркемгә үрнәк булырдай шәфкатьле,мәрхәмәтле ана образы бирелә.

Ә хәзер сүзне “Әйтелмәгән васыять» повестендагы Акъәбигә бирик. Аның безгә нинди әйтер сүзләре бар икән?(16 слайд)

     (курай тавышы. салмак музыка)

Акъәби(укучы чыгышы).  Мин Әмирхан Еникинең яраткан Ак әбие булам. “Атагыз мәрхүмне искә төшерегез. Ул да бит халыкның бер кисәге. Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгел мени соң?Авыл читендәге канау белән әйләндереп алган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк.....Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймени бу нәрсә?..... Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килми мени? Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз,илгә, дәүләткә файдалы кешеләр булдыгыз.

Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде – сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңладыгызмы? Бу минем күңелем  түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң соңгы васыятем сезгә!”

1 а.б.Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Ана образы- аның зур уңышы.(17 слайд) Татар хатынының акылын, саф әхлаклылыгын, рух көчен күрсәткән образ бу. Маһисәрвәр апа бер-бер артлы өч баласын югалта. Мөмкин булган кадәр сабырлык күрсәтергә тырыша ул. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба үзендә. Хәсрәтен тышка чыгармаска тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар, ананың чәчләре ап-ак була. Ул көчле рухлы булып кала. Шул рәвешле, татар әдәбиятында сурәтләнгән аналар янында тагын берәү -  үтә тайнак, тавыш-тынсыз гына үзенең тормышын җайлап алып баручы, сабыр холыклы, үзендә милләтебезнең матур сыйфатларын туплаган Х.Сәрьянның Маһисәрвәр апа да бар.

2 а.б.Т”аң җиле” әсәрендәге Нуриәсма ананың сүзләрен игътибар белән тыңлыйк һәм күңелебезгә салып куйыйк әле.(18 слайд)

1 укучы."Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел - бу әниең рухы булыр.

2 укучы. Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел - аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.

3 укучы. Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел - болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.

4 укучы.Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел - болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, "балам, бәгырь итем" дип күргән ачы газапларыннан".

1 а.б. Без  бүген сезнең белән  татар әдәбиятында сурәтләнгән Ана образының бөеклеген ачарга тырыштык. Әйе, шагыйрьләр һәм язучылар аналарның зирәклегенә, аларның матурлыгына дан җырлыйлар. Киләчәктә дә ана образы әдипләр иҗатында илһам чыганагы булып калачак,чөнки , җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак ,анадан да бөегрәк кеше юк бит ул.

2 а.б.Кадерле әниләр!Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз!Сезгә нык сәламәтлек,эшегездә уңышлар,хәерле шатлыклар,бәхет телибез.

Җыр.”Әниләр”(19 слайд)

Кичә тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Дополнительная образовательная программа по карате

Карате является проверенной столетиями, прекрасно зарекомендовавшей себя системой физического и духовного воспитания, обеспечивающей широкий диапазон физической нагрузки.Посредством исполнения ката из...

Технологическая карата урока.

Технологическая карта урока, соответствующая требованиям ФГОС....

Технологическая карата урока.

Технологическая карта урока, соответствующая требованиям ФГОС....

8 март бәйрәменә карата презентация

8 март - әниләр бәйрәме. Иң кадерле, иң якын кешеләребезне котлап ясалган презентация үрнәге....