Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән
статья (10 класс)

Сагирова Гульнас Рашитовна

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шигырләргә нигезләнгән күнегүләр систнмасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gulnas_opyt_raboty.doc302.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Чуаш Борнае  гомуми белем учреждениесе

(ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮДӘ ШИГЫРЬЛӘРГӘ НИГЕЗЛӘНГӘН КҮНЕГҮЛӘР СИСТЕМАСЫ)

                                                Сагирова Гөлназ Рәшит кызы        

I категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               

                                                                         Эчтәлек

 Кереш

Татар теленә өйрәтүдә метод һәм алымнар

Татар теленә өйрәтүдә системалы-эшчәнлекле  алымнар    

 Шигъри текстларга нигезләнгән күнегүләр системасы

Татар теленә өйрәтүдә күнегүләр системасы

Йомгак

Файдаланган әдәбият

Чыганаклар

Кереш

Бүгенге көндә педагогика фәнендә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи  яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен  формалаштыруга  зур әһә-

мият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган,

 рухи һәм физик яктан камил шәхес тәр-бияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора.

  Белем бирү процессын Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләре буенча оештыр

ганда «төп гомуми белем бирүнең эчтәлеген укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыр

уны тәэмин итә торган шә-хескә кагылышлы, коммуникатив, танып белү, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаш-тыруны да» исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле

 рәвештә бөтен уку- укыту процессы универсаль уку гамәл-ләрен формалаштыру һәм

 бәяләүгә корыла. Татар телен укытуга килгәндә, телгә кагылыш-лы теоретик материал

ны яхшы үзләштергән, үз туган телендә камил итеп сөйләшә, үз фикерен дө-рес итеп формаштыра, башка телләр белән кызыксынучы, аларны ихтирам итүче, ТР ике дәүләт телендә аралаша ала торган билингваль һәм полилингваль шәхес тәрбияләү максаты

куела [11, 25]. Ә дәресләрдә  ике телне дә үзләштерүдә татар теле дәреслекләренең

роле зур. Дәреслекләрдә материал бирелеше, лексика өстендә эш, укучыларны кызык

сындыру ысуллары мөһим роль уйный.

Соңгы елларда педагогика фәне күп кенә фәнни төшенчәләр белән баетылды. “Педаго

гик техно-логияләр” төшенчәсе дә шундыйларга керә. Технология – грек теленнән алын

ган, “сәнгать” дигән мәгънәне белдерә [7,9]. ФДББС да педагогик технологияләргә төр

лечә билгеләмә бирелә, дөрес, бу билгеләмәләрнең барысы да бер асылга кайтып кала: педагогик технологияләр – укыту эшчән-леген билгеле бер эзлеклелектә оештыру һәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү максатыннан кулланылган аерым формалар, алымнар,

чаралар, методлар һәм бу процессны техник яктан җиһаз-ландыру. Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев , В.Б.Царь

ков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә. Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр сис

темасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатын

нан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануы

на нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинле

ге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оешты

рыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан, һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1–2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталар

ны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдә-ләрне анла

ту озакка сузылырга тиеш түгел.

   Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын бар

лык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуниктив техноло

гия нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диа

логик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дә

ресләр саны. Бу сан да-ими түгел. Ул текстның лингвистик катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора:

текст алды, текст белән эшләү этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар

текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерлә-нәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр –

лексик күнекмәләр һәм грамматик күнекмәләр формалаш-тыру дәресләре (ЛКФ, ГКФ)

Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укуга күчәргә мөм-кин. Бу

дәрестә текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә.

Дәрес тибы буенча әлеге дәресләр – лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

дәресләре (ЛГК, ЛК, ГК), алга таба диалогик-монологик сөйләм үстерү дәресләре

оештырыла. Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик

формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Чынбарлыкта

 кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәр-ләшәләр һәм моның

өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә икенче телне өйрән

гәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру телне гамәли үзләш

терүне җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра. [11,56]. Бу исә балалар өчен языл

ган кыска шигырьләрдә, такмак һәм такмазаларда еш өчрый торган үрнәкләр. Шунлык

тан дәреслек авторлары да  ритм һәм рифмага салынган материалларны дәреслек өчен тәкъдим ителгән күнегү-ләрдә еш файдаланалар. Татар теле дәреслекләрендә дә ши-

гырь текстлары күп бирелгән.    Күбесенчә Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Г. Рәхим   шигырь

ләре очрый. Алар җиңелязылган, сүзләре истә калырлык һәм  укучыга аңлаешлы. Шун-лыктан мондый  үрнәкләрнең тел өйрәтү принципларына туры килүен тикшерү бүгенге

 көн өчен актуаль булып тора.

Гипотиза. Татар теленә өйрәтү процессында  шигъри текстларга корылган  күнегүләр түбәндәге-ләр үтәлсә, эффектив булалар:

шигырьләрдә өйрәнелгән һәм лексик минимумга кергән берәмлекләр урын алса;

шигъри текстларда таныш грамматик материал кулланылса;

шигъри текстлар укучыга аңлаешлы  калыпларга нигезләнеп корылса.

Чыганак итеп, рус телендә гомумуми белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнүче укучылар өчен төзелгән Р.З. Хәйдәрова линиясе буенча төзелгән дәреслекләр алынды. Дәреслекләр  “Күңелле татар теле” дип аталганнар, барысы да Казан шәһәренең “Татармультфильм” нәшриятында бастырылган. Дәреслекләрнең төп авторы Р.З.Хәйда

рова, аның белән бергә төрле сыйныфларда башка авторлар да бар. Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә.

Дәреслек авторы Р.З. Хәйдәрова җитәкчелегендә Р.Л. Малафеева, Г.М. Әхмәтҗанова,

Л.Ә. Гиниятуллиннардан торган автор коллективы “Күңелле татар теле” укыту-мето

дик комплексы    Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп нигезләмәләренә

һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел

 өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелгән. Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе  – чит тел укыту методикасын

да бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән укыту методик комплектлары (УМК) түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек.

2. Мультимедиа.

3. Язу дәфтәре (башлангыч этап өчен).

4. Укытучы өчен методик кулланма.

5. Контроль үлчәү (белемнәрне контрольгә алу) берәмлекләре.

Дәреслек уку эшчәнлеген оештыруда төп чара булып тора. Дәреслекнең укыту техноло

гиясе нигезендә төзелүе дәреслекнең уку эшчәнлеге белән идарә итү функциясен көчәй

тә.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең беренче үзенчәлеге –

 шул технология билгеләгән принципларга туры килгән эчтәлек сайлау.  Дәреслекләрнең  эчтәлеге үрнәк эш һәм авторлык программаларынанигезләнеп төзелгән:

 1) Төп программа —ХәйдәроваР.З., ФәтхуловаК.С., ӘхмәтҗановаГ.М.. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программасы (2014 ел.);

2) Авторлык программасы –ХәйдәроваР.З., МалафееваР.Л.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 – 11 нче сыйныфлар) (2014 ел).

Дәреслекләрдәге материаллар күрсәтелгән программаларга, чит телгә өйрәтү принципларына нигезләнеп сайланганнар

Фикеребезчә, шигъри текстка лексик-грамматик структуралар да керә. Шигырьләр материалны үз-ләштерүдә шактый ярдәм итә, чөнки күбесенчә балалар ярата торган текст материалы алына (мәсәлән физкультминуткалар); аутентик әдәби яки фольклор материал мәдәниятләр контекстында телне өйрәнүгә ярдәм итә;бер модель яки бер үк сүзне кабул итү буенча күп тапкыр кабатлау шигырьләр  белән эшләгәндә проблеманы хәл итә.

Шулай итеп, чит тел буларак татар теле лексикасын өйрәнгәндә комплекста югарыда әйтелгән барлык ысуллар һәм алымнарны кулланырга кирәк дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу очракта лексика үзләштерүдә югары нәтиҗәләргә ирешелә, сөйләм күнекмәләрен формалаштырыла һәм балаларның татар  теле фәненә кызыксынуы үсә.

Татар теленә өйрәтүдә системалы-эшчәнлекле  алымнар.

Метод термины күптөрле мәгънәдә кулланыла. Аның киң мәгънәсе – “танып белү юлы”, ягъни чынбарлыкка якын килү, өйрәнелә торган күренешләргә якын килүюлы (диалектик метод) [5,26]. Кыскача әйткәндә, метод ул – максатка ирешү юллары. Өй-рәтү (укыту) методлары һәм алымнары була.

Укыту методлары - укучыларның белем һәм күнекмәләрен үзләштерүләренә, танып белү эшчәнлекләрен активлаштыруга, сәләтләре үсүгә китерә торган, укытучының һәм укучының бергәләп эшләү юллары. Ягъни, метод – алга куйган максатка ирешү юлла-ры һәм алымнары[5,27]. Укыту алымнары  исә – укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмә-ләр бирү, аны үзләштерү ысуллары[5,27].

Фәнни әдәбиятта  метод һәм алымнарны төрле термин астында бирәләр. Әмма, барысы да диярлек, шул юл, алым мәгънәсенә кайтып кала. И.АКаиров, Б.П. Есипов, Б.М.Мифтахова, Т.И. Ильина, М.И.Мәхмүтов [5,29]үзенең хезмәтләрендә метод һәм алымнарны төрлечә классификациялиләр. Гомумән, укыту методы – теоретик нигезләнгән кагыйдәләр җыелмасы, укытучы белән укучының белем бирү эшчәнлеген үзләштерүне тәэмин итүче үзара бәйләнештәге, эзлекле эшчәнлеге җыелмасы.

    Хәзерге вакытта татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлардан түбәндәгеләрне күрсәтә алабыз: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш методлары. Бу методлар белән эшләгәндә, укытучы төрле алымнар куллана.

Алым – укытуның тактикасы, метод – стратегиясе. Алымнар: сөйләшү, аңлату, тасвирлау, чагыштыру, күзәтү һ.б.Мәсәлән:

Мәгълүмат бирү алымнары:

укытучы сүзе, әсәргә иллюстрацияләр карау, исем кушу, укытучы укуы, аңлашылмаган сүзләрне аңлату;

Анализ алымнары:әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, язучы стилен, телен күзәтү, чагыштыру, эчтәлек сөйләү, әңгәмә,эзләнү һ.б.

Иҗади эш алымнары:иҗади биремнәр башкару, сөйләү, әсәрне сәхнәләштерү, иллюстрацияләргә исем кушу, текстның ахырын уйлау, хикәя, әкият, шигырь иҗат итү, рәсем ясау,  изложение-сочинение язу һ.б.

Педагогикада чит телгә өйрәтүдә кулланыла торган метод  һәм алымнарны күрсәтеп китәбез.

1. Натураль метод: чит телгә өйрәткәндә, ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алмый.Телне өйрәткәндә тирә-юньдәге әйберләр, күренешләр белән турыдан-туры танышу аркылы булырга тиеш. Укучы рәсемнәр күрсәтә, хәрәкәтләрен күрсәтә, рәсем ясата, җанлы аралашу оештыра. Бу метод сөйләмә телгә чагыштырмача тиз өйрәтә.

2. Тәрҗемә методы: чит телне ана теле аша өйрәтүгә нигезләнгән. Барлык сүзләр тәрҗемә ителә. Дәрес укучының туган телендә алып барыла. Өстенлек сөйләмнең язма төренә – китапка, телнең грамматикасына, язуга, тел күренешләрен чагыштырып карауга бирелә.

3. Катнаш метод: өйрәнелә торган тел фактлары бн турыдан-туры танышуны күз алдында тота. Укучының ана теленә дә мөрәҗәгать ителә, ләкин ул аны алыштырмый.

4. Аңлы-гамәли метод: телгә өйрәтү укучыларның сөйләм эшчәнлеге процессында лексик-грамматик берәмлекләрен аңлау аша үткәрелә; милли мәктәптә рус телен өйрәтү методикасы нигезен тәшкил итә.

5. Интенсив метод: чит телгә өйрәткәндә уку процессын интенсивлаштыру, көчәйтү өчен кулланыла. Телдән сөйләмгә кыска вакыт эчендә өйрәнү [25,34].

6. Имитатив метод: (ярдәмчел метод) охшату алымы сөйләм осталыгын, күнекмәләрен формалаштырганда мөһим фактор булып тора. Укучы сөйләмен кабатлау татар теленәнә өйрәткәндә нәтиҗәле юлларның берсе[25,34].

Милли мәктәпләрдә рус телен өйрәтү методикасында әйтелешкә өйрәтү методлары арасында аңлы һәм механик рәвештә узләштерү методлары бүлеп чыгарыла. Безнең фикеребезчә, татар теленә чит тел буларак өйрәтү методикасында телне аңлы рәвештә өйрәнү төп  метод булып саналырга тиеш. Иң элек үзләштерер өчен тәкъдим ителгән һәр сүз һәм фразаның мәгънәсен укучылар аңларга тиеш, бөтен тел фактларын бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәнергә кирәк. Шуның белән бергә механик узләштерү, укытучыга (дикторга) охшатып кабатлау методларын да игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар бер-берсен тулыландыралар һәм камилләштерәләр.

Укытучы кайсы методның нинди уку-укыту чорында иң зур файда бирә алуын  белергә һәм алардан, аерым ситуацияләрне күздә тотып, файдалана белергә тиеш. Ләкин аерым бер методны сайлау өйрәнелә торган фонетик-орфоэпик материалдан, эшкәртелергә тиешле аваздан һәм аның өйрәнелә торган телдәге башка авазлары белән бергә туры килү ихтималлылыгыннан, укыту конценртыннан да тора.Кайсы гына алым яки метод файдаланылмасын, телгә өйрәтү яңа  сөйләм берәмлекләре – сүзләр, сөйләм калыплар

ын үзләштерүне, чит тел сөйләме ритмикасын төшенүне таләп итә.

    Яңа сүзләрне өйрәнү – укучының лексик байлыгын арттыру күп кенә теоретик проблемалар ту-дыра. Беренчедән, бу лексик минимум төшенчәсен аңлау. Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, «ипилек, тозлык белү» өчен 500 сүз җитә дигән карашны яклап килә. Телнең өйрәнүнең башлан-гыч этабында шуның белән чикләне

ргә дә мөмкин»[16,27].

 Хәзерге татар телендә бу лексик минимум билгеләнгән дип әйтергә була, ләкин күп кенә әсбап-ларда, кулланмаларда, хәтта рус мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләрдә дә лексик минимум кагыйдәсе еш кына эшләми.

Яңа сүзләрне өйрәнү берничә этаптан тора: 1) яңа сүзләрне тәкъдим итү; 2) яңа сүзләрне үзләш-терүне оештыру; 3) өйрәнгән сүзләрне кабатлауны оештыру һәм узләштерү дәрәҗәсен тикшерү[16,81].

Яңа сүзләрне тәкъдим итү мәсьәләсе һәм кабатлау проблемалары андый ук актуаль түгел хәзерге көндә. Ләкин ул өлкәләрдә да лексиканы өйрәнгәндә киң карала (әйтик, урыс телен чит тел буларак укыту методикасында).

Татар теленә өйрәткәндә яңа сүзне үзләштерүдә түбәндәге ысулларны санап китеп була:

1. Күрсәтмәлектән файдалану. Яңа сүзгә аңлатма биргәндә, күрсәтмәлек иң уңайлы чараларның берсе. Әлбәттә, бер-берсен аңламый торган, төрле телләрдә сөйләшә торган ике кеше очрашса, алар нәкъ бу ысул белән кулланырлар иде.

Күрсәтмәлекнең өч төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2( рәсем белән (картина,схема һ.б.); 3)хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).

Күрсәтмәлек ысул беренче чиратта башлангыч мәктәптә кулланыла дип санала, ләкин бу чараны югары сыйныфларда да, хәтта югары уку йортларында да кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ысул кулланыр өчен күп кенә рәсемнәр җыелмасы, техник чаралар, таблицалар, схемалар кулла-нырга мөмкинлекләр бар.

Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа

һәм схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә. Укытучы белән

алып барылган эшчәнлеккә укучы аңлатма биреп бара: «уйлыйм», «әйтәм»,«язам». Билгеле булганча, рус сыйныфларында укучыларның әзерлек дәрәҗәләре төрлечә була. Шул сәбәпле, татар теле дәресләрендә С.Н.Лысенкова технологиясен файдалану

бигрәк тә башлангыч сыйныфларда) өйрәнелә торган телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә. Материалның схемаларга салынып бирелүе күрү хәтере яхшырак булган укучылар өчен би--грәк тә уңайлы санала, шулай ук башкаларга да билгеле бер теманы, тел күренешен схема рәве-шендә системалы истә калдырырга ярдәм итә.

2. Тасвирлаудан файдалану. Бу ысул укучының үзләштергшән лексикасына таянып яңа сүз кер-түне аңлата. Мәсәлән: сабантуй – татар халык бәйрәме; калфак – хатын-кыз

ның баш киеме. Ягъни: ашамлык – аны ашыйлар; аяк – аяк белән йөриләр, трамвай

ның аягы юк, кешенең ике аягы бар, этнең дүрт аягы бар һ.б. Кайвакыт бу ысул эчендә комментарий да кулланырга мөмкин. Комментарий – мәгънәсе аңлатыла торган сүзнең сыйфатлары күрсәтелгән кечкенә текст һәм аны теге яки бу милли колоритлы әйбергә карата еш кулланырга була. Мәсәлән: өчпочмак – милли ашамлык. Ул өч почмак кебек була. Аңа бәрәңге, ит, суган, май, тоз кирәк.

Тасвирлаудан файдалану ысулы укучы белән моңа кадәр үзләштерелгән лексиканы да кабатлауга ярдәм итә.

3. Санау алымын куллану. Бу чараны өлешләр аша бөтенне яисә ыру-төр төшенчәләр аша сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланлар. Мәсәлән, яшелчә – бәрәңге, кыяр, кәбестә, кишер, суган; уку әсбаплары – каләм, карандаш, сызгыч, бетергеч, дәфтәр.

4. Ыру сүзгә күрсәтеп аңлату. Бу алым түбәндәгедән гыйбарәт: бер конкрет сүзне ала

лар да, аңлатмыйча гына билгеле бер төркемгә кертеп куялар. Мәсәлән: гәет бәйрәме – уразадан соң дини бәйрәм; каен – агачның бер төре: кара елан – агулы елан һ.б.

5. Синонимнардан файдалану. Укучы яңа кертелә торган сүзнең синонимын инде өйрәнгән булыр-га тиеш. Синонимнар белән кулланганда, аларның арасындагы нинди дә булса аермасын билгеләу кирәк. Туп-тулы синонимнар телгә бик сирәк була. Алар стилистик, мәгънәви чисә тарихи яклары белән аерылып торалар. Бк аермалар әһәмиятле булганда, алар турында әйтелергә тиеш. Мәсәлән: ләкин, ә – икесе дә каршы куючы теркәгечләр, Ләкин – кискен каршы куюны белдерсә, ә – җиңелчә каршы куюны белдерә.

6. Антонимнардан файдалану. Әгәр антоним сүз укучыларга таныш икән, аның ярдәмендә мәгънәне аңлатып була. Антонимнар белән төрле уеннар, төрле башваткычлар һ.б. чараларны кулланырга мөмкин. Ләкин аларны кулланганда, бер искәрмә бар: сүзнең күпмәгънәлелеге белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, куе чәй – сыек чәй. Монда куе – сыек антонимнар. Ә менә белеме сыек дип әйтәбез икән, аның антонимы күп булыр. Мондый очракларда сүзнең мәгънәсен аңлату яңа сүз кергән контекстта булырга тиеш.

7. Сүзнең сүзъясалыш кыйммәтеннән файдалану. Сүз мәгънәсен сүзъясалыш кыйммәтеннән чы-гып яңлатканда, укучылар сүзъясалыш мәгънәсен аңлыйлар, сүзъясалыш чылбырын күрә алалар, сүзнең морфемалар составын күзәтә алалар. Бу алым белән эшләгәндә, укучылар тамыр сүзне һәм форматның мәгънәсен белергә тиешләр. Әйтик, -лык/-лек кушымчасы белән матур, акыллы, ба-тыр, каен, дөрес кебек сүзләрдән яңа сүзләр барлыкка китереп, укучылар кушымчаның мәгънә-сенә төшенәләр.

8. Сүзнең эчке формасыннан файдалану. Бу алым сүз мәгънәсен аңлатуда күп кулланмый, чөнки эчке форманың ап-ачык очраклары күп түгел. Ләкин алар булган очракларда, алар белән кулланырга кирәк. Мәсәлән: тукран – тук-тук итә; сиксән сигез  ун; үсемлек – үсә торган; көрәк – көри торган; түбәтәй – баш түбәсенә кия торган.

9. Көчле контексттан файдалану. Бу чара сүзне шундый контекстта куллануны күз алдында тота ки, укучылар үзләре аны уйлап таба алалар. Мәсәлән: мин сөйлим – ул тыңлый. Тегүче тегә – укытучы укыта. Эшче эшли. Кибетче кибеттә эшли.

10. Тәрҗемәдән файдалану. Сүзнең мәгънәсен аңлатуның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип тәрҗемәне саныйлар. Тәрҗемә башка ысулларга кушылып, һәрвакыт дияр

лек лексик төшенчәнең мәгънәсен билгеләргә ярдәм итә. Ләкин тәрҗемә интерферен

ция күренешенә дә китерергә мөмкин. Лексик интерференция – туган телдәге һәм өйрәнелә торган телдәге сүзләрнең мәгънәләре туры килмәү дигән сүз. Мәсәлән, я иду домой татарчага, әлбәттә, мин өйгә кайтам дип тәрҗемә ителергә тиеш. Ләкин еш кына аны рус балалары мин өйгә барам дип тәрҗемә итәләр.

Гомумиләштереп әйткәндә,   татар теле дәресләрендә  төрле методлар, аларга нигезләнеп төрле эш алымнары кулланып кулланып эшләгәндә төрле уңышларга ирешеп була. Иң мөһиме рус телле укучыны, татар телен өйрәтүгә кызыксындырып, аны телне аңларлык һәм сөйләшә белерлек итеп әзерләргә мөмкин. Бу, укытучы нинди методик эш алып баруы, нинди алымнар кулланып эшләүенә турыдан-туры бәйле. Сүзләр, сөйләм калыпларын төрле күнегүләр аша өйрәтеп, укытучы балаларны кызыксындыра ала. Дәресләрдә күрсәтмәлек, тасвирлау, санау алымнары, тәрҗемә куллану яхшы күрсәткечләр бирә. 

                           Татар теленә өйрәтүдә күнегүләр системасы

“Күңелле татар теле” дәреслегендә һәр сыйныфта диярлек шигыръ текстлары бирелгән. 1-9 нчы сыйныф дәресләгендә бирелгән шигырьләрне тулысынча карап, анализлап чыкканан соң, түбәндәгеләр ачыкланды.

Дәреслектә төрле елларда иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләре урын алган. Шунысы яхшы, укучылар Г.Тукай иҗатыннан башлап, хәзерге  заман шагыйрьләренең иҗатлары белән таныша алалар. Бигрәк тә Ш.Галиев (6), Г.Тукай (5), М.Җәлил (4), Ф.Кәрим (3), Б.Рәхмәт (5), Р.Миңнуллинны (6)билгеләп  үтәсе килә. Дәреслектә бирелгән шигырьләр җиңел укыла, кызыклы, эчтәлекле.

Р.З. Хәйдәрова линиясе буенча төзелгән дәреслекләрдә Р.Миңнуллин шигырьләре күп урын алган. Мәсәлән: “К”лар тулган бакчага” , “Санарга өйрәнәбез”, “Үсми калаган хәреф”  шигырьләре 4 нче сыйныфта – 1,  5 сыйныфта – 1, 6 сыйныф – 1, 7 нче сыйныф – 2, 9 нчы сыйныф – 1 укучылар өчен тәкъдим ителгәннәр. Р.Миңнуллинның шигырьләре мавыктыргыч уенга әверелә. Мондый шигырь-уеннарга балалар җиңел бирелеп китә. Шигъри уен – характер ачу чарасы,психологик халәтне бирү алымы, зурларның “гаделсез” карашларына каршы чыгу чарасы буларак та авторның поэзиясендә урын алган. Тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баету,камилләштерү өчен антоним, омоним, синоним сүзләрне кулланып, сүз уйнату алымнарын файдалана.

Ш.Галиев тә- балалар өчен шигырьләр язучы буларак танылган автор. Билгеле инде аның шигырьләре дә дәреслектә урын алган: “Мин”, “Тагын бер рәхмәт” һ.б.(6 шигырь). Аның геройлары - үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар. Алар күпне белергә телиләр, эзләнәләр, уйланалар. Дәреслектә бирелгән Шәвәли образы укучыларга бик ошый.  

М.Җәлилнең  нәниләр өчен язылган парчалары гаҗәеп төгәлләнгән бер формада эшләнгән. Шагыйрь балалар психологиясен тирән аңлый, аның бөтен эчтәлекләрен тирән белеп эш итә.М. Җәлил балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул – балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы. Ул язган шигырьләрне укучыларга җиңел кабул итәләр. Мәсәлән “Кыш бабай”, “Әтәч”, “Сәгать” шигырьләрен әйтеп китәргә мөмкин.

Г.Тукай шигырьләрен дәреслеккә кертмичә һич тә мөмкин түгел. Чөнки шагыйрьнең шигырьләре белән аның иҗат юлы, тормышы да өйрәнелә. Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Безнең гаилә”, “Бу кайсы вакыт?”, “Елның дүрт фасылы”  шигырьләре балалар бакчаларыннан алып өйрәнелә, бу шигырьләрне рольләргә бүлеп тә, төрле рәсемнәр кулланып та өйрәнергә мөмкин.

Дәреслектә бирелгән шигырьләр күп кырлы. Хәзерге заман шагыйрьләреннән  Йолдыз, Р.Корбан, Л.Лерон кебек заманча  авторларның шигырьләре дә дәреслекләрдә урын алынырга лаеклы дип  табылган.

Дәреслектә бирелгән шигырьләргә кыскача күзәтү түбәндәгеләрне күрсәтте.

1 нче сыйныф дәреслегендә 7 шигырь тесты бирелгән. Авторлары:М.Җәлил, Г.Тукай, Ф.Кәрим, Б.Рәхмәт. Г.Тукай. Шулардан Г.Тукайның  “Бала белән күбәләк шигыре” яттан өйрәнү өчен бирелгән.  “Безнең гаилә” (Г.Тукай), ”Аш вакыты” (Б.Рәхмәт) шигырьләре яңа сүзләр өйрәнү өчен бик урынлы дип табылган . Й, җ хәрефләрен өйрәнгәндә “Тыныч йокы” (Ш.Галиев), “Кызыл алма”  (М.Галиев шигырьләре) тәкъдим ителгән (ХәйдароваР.З., ГалиеваН.Г.Күңелле татар теле. 1нче сыйныф дәреслеге. – Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2012 нче ел , 101 бит) ( 1нче таблица).

                1нче таблица.

1нче сыйныф дәреслегенә кергән шигырьләр картотекасы

Тема

Күнегү

Бирем

Шигырьнең исеме, авторы

Й,й, Е,е хәрефләре

3 нче күнегү

Й-е хәрефләрен билгеләргә

Тыныч йокы. Ш.Галиев

Бакчада

4 нче күнегү

Җ, җ хәрефләрен укырга

Кызыл алма. М.Галиев

Кыш бабай шәһәргә килә

2 нче күнегү

Без алмашлыгын табарга

Кыш бабай. М.Җәлил

Безнең гаилә

4 нче күнегү

Гаиләдә кеше исемнәрен табарга

Безнең гаилә. Г.Тукай

Бу кайсы вакыт

5 нче күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга

Яз җитә. Ф.Кәрим

Савыт-саба

2 нче күнегү

Савыт-саба исемнәрен табарга

Аш вакыты. Б.Рәхмәт.

Җәй

3 нче күнегү

Шигырьне яттан өйрәнергә

Бала белән күбәләк. Г.Тукай

2 нче сыйныф дәреслегендә 6 шигырь тесты бирелгән. Авторлары:Х.Гарданов, Ш.Маннур, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Б.Рәхмәт. Яттан өйрәнү өчен 3 шигырь бирелгән: “Яратам”, “Әтәч”, “Матур җәй”.  Биремнәр төрләнелгән. Шигъри текст белән эш өчен кушымчаларны билгеләү, төшеп калган сүзләрне табу һ.б.кебек биремнәр куелган(Хәйдарова Р.З., Галиева Н.Г., Ахметзянова Г.М.Татар теле. 2 нче сыйныф дәреслеге. Татармультфильм нәшрияты, 2017, 92б.)(2нче таблица).

2нче таблица.

2нче сыйныф дәреслегенә кергән шигырьләр картотекасы

Тема

Күнегү

Бирем

Шигыръ исеме, автор

Без мәктәпкә барабыз

4 нче күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга. Кеше исемнәрен билгеләргә

Исәнмесез иптәшләр. Х.Гарданов

Безнең гаилә

5 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга (ны, -не кушымчасы булган исемнәрне билгеләргә)

Яратам. Ш.Маннур

Яз

1 нче күнегү

Шигырьне укырга (нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп язарга)

Яз җитә. Ф.Кәрим

Минем Ватаным

10 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга.

Әтәч. М.Җәлил

Җәй

1 нче күнегү

Шигырьне укырга, ятларга (алмашлыкларны билгеләргә).

Матур җәй. Б.Рәхмәт.

Җәй

1 нче күнегү

Шигырьне укырга (ни өчен? кайда? сорауларына җавап биргән сүзләрне билгеләргә)

Балан. М.Газизов

3 нче сыйныф дәреслегендә 10 шигырь тесты бирелгән. Авторлары:Ш.Галиев, Ә.исхак, М.Җәлил, Г.Зәйнашева, Ә.Бикчәнтәева, Г.Тукай, Җ.Тәрҗеманов. Яттан өйрәнү өчен 3 шигырь сайлап алынган: “Онытылган”, “Кунаклар”, “Яшел чыршы”. Биремнәр арасында күчереп язу өчен, тәрҗемә өчен, төшеп калган хәрефләрне кую өчен бирелгәннәре бар(Хәйдарова Р.З., Ахметзянова Г.М. Күңелле татар теле. 3 нче сыйныф дәреслеге. Татармультфильм нәшрияты, 2013, 126б.)(3нче таблица).

                3нче таблица.

3нче сыйныф дәреслегенә кергән шигырьләр картотекасы

Тема

Күнегү

Бирем

Шигыръ исеме, автор

Күплек сан кушымчалары

2 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга(күплек сан кушымчаларын билгеләргә)

Онытылган. Ш.Галиев

Саннар

7 нче күнегү

Сөмбелә кайда ялгышты (саннарны дөрес язарга, төшеп калган саннар язарга)

Сөмбелә. Ә.Исхак

Саннар

11 нче күнегү

Шигырьне укырга (атна һәм көн исемнәрен тәрҗемә итәргә)

Бер атнада җиде көн. Г.Зәйнашева

Көндәлек режим

4 нче күнегү

Шигырьне укырга ( җөмләләрне текст тәртибе буенча язарга, тиешле кушымчаларны куеп язарга)

Сәгать. М.Җәлил

Ашханәдә

9 нче күнегү

Шигырьне укырга (нокталар урынына сүзләр куярга, җөмләләрне күчереп язарга) ятларга

Аш вакыты.

Б.Рәхмәт.

Ашамлыклар

5 нче күнегү

Шигырьне ятларга (нокталар урынына кушымчалар куеп күчереп язарга)

Кунаклар. Ш.Галиев

Без әти-әниләргә булышабыз

3нче күнегү

Шигырьне укырга, гаиләдә ничә кеше? (ә,е хәрефләрен куеп җөмләләрне күчереп язарга)

Безнең гаилә. Г.Тукай

Без әти-әниләргә булышабыз

9 нчы күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга (сүзләрнең антонимнарын билгеләргә)

Дәү әнием.Ә.Бикчәнтаева

Без әти-әниләргә булышабыз

5 нче күнегү

Шигырьне укырга, сорауларга җавап бирергә (шигырь буенча ситаатив күнегүләрне тәрҗемә итәргә)

Дәү әнием.Ә.Бикчәнтаева

Туган якка кыш киде

2 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга (нокталар урынына сүзләр куярга, нинди? соравына җавап сүзәрне билгеләргә)

Яшел чыршы. Җ.Тәрҗеманов

4 нче сыйныф дәреслеге ике кисәктән тора. Дәреслектә 20 шигырь тесты бирелгән. Авторлары: С.Маршак, Х.Гарданов,Р.Миңнуллин, Г.Тукай, Ә.Кари, Р.Вәлиева, М.Газизов, Ш.Галиев, З.Туфайлова, Р.Корбан. Яттан өйрәнү өчен 3 шигырь бирелгән: “Уку-язу әсбаплары”, “Көз һәм балалар җыры”, “Туган ил”. (Хәйдарова Р.З., Ахметзянова Г.М., Гиниятулина Л.А. Татар теле. 4 нче сыйныф дәреслеге. Татармультфильм нәшрияты, 2014, 131б).(4нче таблица).

4нче таблица.

4нче сыйныф дәреслегенә кергән шигырьләр картотекасы

Сыйныф

Тема

Күнегү

Бирем

Шигыръ исеме, автор

4

Күплек сан кушымчалары

 5 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга(кук-язу әсбапларын күплек санга куеп язарга)

Уку-язу әсбаплары. С.Маршак

Тартык һәм сузык авазлар

 6 нчы күнегү

Шигырьне укырга (шигырьдән к хәрефе кергән сүзләрне табарга, таблицага язарга[к ])

К хәрефен белегез, к ны дөрес әйтегез. Х.Гарданов

Тартык һәм сузык авазлар

7 нче күнегү

Шигырьне укырга (нокталар урынына ң хәрефен куеп язарга)

Үсми калган хәреф. Р.Миңнуллин

Саннар

 4 нче күнегү

Саннарга сорау куярга  (саннарны тәртип буенча урнаштырырга)

Санарга өйрәнәбез. Р.Миңнуллин

Г.Тукай – бөек шагыйрь

Шигырьне сәнгатьле укырга (җөмләләрне шигырь тәртибе буенча дәвам итәргә)

Сабыйга. Г.Тукай

Туган як табигате

 3 нче күнегү

Шигырьне укырга, сорауларга җавап бирергә (сүзләрне транскрипция билгеләре буенча язарга)

Елның дүрт фасылы. Г.Тукай

Син табигать баласы

 8 нче күнегү

Шигырьне укырга, ошаса ятларга (га,гә, ка, кә кушымчаларын куеп язарга)

Көз һәм балалар җыры. Г.Гәрәева

Кошлар безнең дусларыбыз

 6 нчы күнегү

Шигырьне укырга, партадашың белән сөйләшергә (нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга)

Кошлар киткәндә. Б. Рәхмәт

Хайваннар дөньясында

 1 нче күнегү

Тиен турында сөйләргә өйрән  (кая? кайдан?  соравына җавап сүзәрне табарга)

Тиен. Ә.Кари

Кышкы уеннар

 1 нче күнегү

Шигырьне укырга (сыйфатның артыклык дәрәҗәсен билгеләргә)

Беренче кар. Ә.Ерикәй

Яңа ел бәйрәме

 2 нче күнегү

Шигырьне укырга, шигырьдә сүз нинди көн турында бара

Яңа ел бәйрәме. Б. Рәхмәт

2 нче кисәк

Минем дусларым

 5 нче күнегү

Шигырьне укырга, бу шигырь нәрсә турында (бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә)

Минем дусларым. Б. Рәхмәт

Дүрт аяклы дусларыбыз

 5 нче күнегү

Шигырьне укырга, малай яхшы эшләдеме? (җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырырга, төшеп калган хәрефләр астына сызарга)

Дөньяда бер эт бар иде. Р.Мингалим

Дүрт аяклы дусларыбыз

 3 нче күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга (-мый, - ми кушымчаларын куеп җөмләләрне күчереп язарга)

Кызыклы шәкерт. Г.Тукай

Язгы бәйрәмнәр

 7 нче күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга(-ды, -де кушымчалы фигыльләрне табарга,  күчереп язарга)

Яз. Р.Вәлиева

Язгы бәйрәмнәр

 1 нче күнегү

Шигырьне сәнгатьле укырга, кайсы малай тәртиплеррәк? (бирелгән фигыльләрне үрнәк буенча язарга. Алар ярдәмендә үтенеч белдергән җөмләләр төзергә)

Рәхмәт. М.Газизов

Минем туган илем

 2 нче күнегү

Шигырьне укырга, ятларга. Туган ил нәрсә ул? (кушымчаларын дөрес язарга, схемаларны кулланырга)

Туган ил. З.Туфайлова

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

 1 нче күнегү

Шигырьне укырга, салават күперендә нинди төсләр бар? (бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә)

Җәйге болында. Ш.Галиев

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

 1 нче күнегү

Шигырьне укырга, урман ничек сөйләшә? (шигырьдән урманның сөйләшүе турында җөмләләрне табып укырга, төшеп калган сүзләрне өстәп язарга)

Урман сөйләшә.Г.Нәбиуллин

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

 1 нче күнегү

Шигырьне укырга (җөмләләрне дәвам итәргә, кайда? соравына җавап биргән сүзләрне билгеләргә)

Җиләктә. Р.Корбан

Укуга өйрәтүнең төп максаты булып лексик берәмлекләрне үзләштерү тора. Коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгән Р.З.Хәйдәрова китабында төп максат итеп аңлау һәм сөйләшү куела. Автор үзе язуга өйрәтүнең максатлары турында түбәндәгечә билгеләп уза: «Язуга өйрәтүнең төп максаты – татар  әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Без язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясадык, һәм бу мөмкинлекләр дәреслектә күрсәтелде. Чакыру, иптәшеңә яки әниеңә язу(записка) калдыру, уенга чакыру яки котлау язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр дә дәреслектә урын алды»[

ЙОМГАК

«Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы закон Татарстан Республикасында дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнүне максат итеп куя.Бу максатны тормышка ашыруның, сәяси, социаль, мәдәни яктан караганда, дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә ул мәктәп эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш.

Башка милләт балаларына тел өйрәтүнең нигездә ике юлы бар, аның берсе  телне аралашу аша өйрәнү. Галимнәр фикеренчә, бу юл белән телне үзләштерү яхшы нәтиҗәлелеккә китерә. Тел өлкәсендә эшләүче чит ил һәм безнең ил галимнәре коммуникатив технология нигезендә укытуга өстенлек бирәләр. Монда Р.З.Хәйдәрованы атап китәргә мөмкин.

Дәреслектә XX гасыр башыннан башлап XXI нче гасыр башларына кадәр иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырь текстлары кертелгән. Г.Тукай, Ф.Карим, М.Җәлил, Ш.Маннур, Ә.Бикчәнтәева, И.Юзеев, Р.Вәлиева, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Р.Корбан, Л.Лерон, Йолдыз кебек авторларны күрсәтергә мөмкин. Шигырь текстларының тема бирелеше төрле. Әмма барысы балалар өчен язылган шигырьләр, җиңел укыла һәм аңлашыла;

2) башлангыч сыйныфларда уртача 2-4 шигырь ятлау өчентәкъдим ителә (Г.Тукай “Бала белән күбәләк”, М.Җәлил “Әтәч”, Б.Рәхмәт “Җәй”, Җ.Тәрҗеманов “Яшел чыршы” һ.б). Укучылар бу шигырьләр аша, беренчедән, истә калдыру сәләтен, хәтердә калдыруны ныгыталар, икенчедән, образны истә калдырып, сүз байлыгын арттыралар. Татар шагыйрьләре  турында мәгълүмат та алалар.

3) җырлар һәм шигырьләр куллану башка телләрдәге мәдәният белән танышырга ярдәм итә, чөнкитатар теле дәресләрендә җырлар һәм шигырьләр куллану укучыларның кызыксынуларын һәм аларның өлгерешен арттыра;

4) шигырь текстлары кулланып укыту укучыларның лексик белемнәрен үстерүгә ярдәм итә, укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр;

         Кулланылган әдәбият

  1. Әсәдуллин А.Ш. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре / А.Ш. Әсәдуллин, Р.А. Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  2. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001,   № 9. – Б. 10-12.
  3. Вәгыйзов С.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы / С.Г.Вәгыйзов, Р.Г. Вәлитова. – Казан: Мәгариф, 1993. – 415 б.
  4. 4.Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре

Татар теле һәм әдәби уку (рус төркеме)

3нче сыйныф

Тема: Г.Тукай «Безнең гаилә”.

Максат :

  1. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре  белән таныштыру.   Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерүгә җирлек булдыру.                                    
  2.  Сүз байлыкларын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның активлыгын, логик фикерләү, анализлый белү сәләтләрен үстерү өстедә эшне алып бару. Диалогик  сөйләмгә чыгуга әзерлекне оештыру.
  3.  Гаиләгә, аның әгъзаларына карата  хөрмәт, ихтирам  хисен тәрбияләү.

Дәрес формасы: дәрес – презентация

Дәрес тибы: Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресе

Җиһазлау :

  1. Дәреслек . Татар теле  һәм уку китабы.
  2. Презентация.
  3. Аудиоязма

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  1. Исәнләшү .
  • Исәнмесез  укучылар, утырыгыз.
  • ...
  • Хәлләрегез ничек?
  • Тактадагы нәрсә сурәтләнгән?(кояш) (1 нче слайд)
  • Кояш нинди?
  • Мин дә сезнең гел елмаеп йөрүегезне телим.
  • Хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа карап елмаегыз. Һәм дәресебезне башлыйбыз.
  1. Дежур укучы отчёты. (2нче слайд)
  • Бүген сыйныфта кем кизү?
  • Дәрестә кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның көне нинди? Иртәгә нинди көн була ? Кичә нинди көн булды? Бүген ничә дәрес бар? Бу ничәнче дәрес?
  1. Дәреснең максаты белән таныштыру.
  • Укучылар, бүгенге дәрестә без үткән тема өстендә эшне дәвам итәбез. Без кем турында  укыдык? (Г.Тукай) (3 нче слайд)
  • Дәрестә Г.Тукайның шигыре белән танышачакбыз. Ә шигырьнең исемен сез дәрес барышында үзегез миңа әйтерсез..

III.Актуальләштерү

  • Укучылар, мин сезгә нинди өй эше бирдем?  (Г.Тукай турында текст укырга , тәрҗемәсен белергә).
  • Әйдәгез әле, бу текстны искә төшерик. (4нче слайд). (Бер укучы текстны кычырып  укый. Балалар текстның хаталы икәнен әйтергә тиеш булалар).
  • Ни өчен бу текст дөрес түгел? Бирелгән карточкаларда хаталарын билгеләп чыгыгыз. (Тексттагы хаталар төзәтелеп бара).(5 нче слайд)
  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  1. Текстның дөрес вариантын уку.(5 нче слайд)
  2. Сорауларга җавап бирү (6нчы слайд)
  3. Өстәмә сорауларга җавап бирү (телдән).

- Г. Тукай кемнәр өчен әсәрләр язган?

- Аның тормышы нинди булган? (авыр)

- Ни өчен?

- Быел Г.Тукайга ничә яшь була?

  1. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
  1. “Артык сүз тап” уены.

-Бирелгән сүзләрне уку  һәм тәрҗемә итү (8нче слайд)

-Артык сүзне билгеләгез?(кеше).

-Ни өчен?

-Калган сүзләрне нәрсә берләштерә һәм нинди бер сүз белән әйтеп була? (Бөтен сүзне гаилә сүзе берләштерә) (9 нчы слайд)

  1. Әти, әни, әби, абый, сеңел, эне, бабай, апа сүзләренең әйтелеше өстендә эш. (Тактада транскрипцияләре бирелә).(7 нче слайд)
  2. Гаилә сүзен тартым белән төрләндерү. (10,11 нче слайд)

VI.Дәреснең максатына килеп чыгу.

1.Укучылар үзләре текстның исемен әйтергә тиеш ( 12нче слайд).

–Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Гаилә турында)

    -Г.Тукайның нинди шигырен укырбыз? (“Безнең гаилә”)

    2. “Безнең гаилә” шигырен аудиоязмадан тыңлау.

    3.Укытучы текстны кычкырып укый. (13 нче слайд)

  1. Укучылар текстны пышылдап укыйлар.(Китапларда эшләү)
  2. Укучылар авыр әйтелешле сүзләрне әйтеп чыгалар.(Тактагы сүзләр өстендә эш). (14 нче слайд)
  3. Берничә укучы текстны кычкырып укый.(Укучылар тарафыннан билгеләр куела).
  4. Текстның эчтәлеген рус телендә аңлаталар.
  5. Сорауларга җавап бирү. (15 нче слайд).

Физкультминутка (16 нчы слайд)

  1. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
  1.  Гаилә әгъзаларын кабатлау, сорауларга җавап бирү. (17,18 нче слайд).
  2. Диалогик сөйләмгә әзерлек. Диалогны укып чыгу, русча мәгънәсен аңлату. (19нчы слайд).
  3. Диалогка фразалар өстәү.(20-21нче слайд).
  4. Ситуатив биремнәр өстендә эш.(22 нче слайд)

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него семья, и сообщи об  этом мне.

- Узнай у соседа по парте, сколько человек у него в семье.

- Узнай у соседа по парте, где работает его мама.

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него брат и где он учится.

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него бабушка (дедушка).

  1. Текстны яңадан укып чыгу.
  2. Тест эшләү.(23 нче слайд)

1. Бүген нинди текст укыдык?

а)әкият

б)шигырь

в)хикәя

2. Шигырьнең авторы кем?

а) М.Җәлил

     б) Ш.Галиев

в)Г.Тукай

3.Г.Тукай кем ул?

     а)шагыйрь

б)җырчы

в)драматург

  1. Тестны үзлектән тикшерү(24 нче слайд)
  1. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә мин ... белдем.

 Сегодня на уроке я узнал(а)

 Бу дәрестә мин үземне ... өчен мактар идем.(25 нче слайд)

  На этом уроке я похвалил бы себя ...

  1. Дәресне нинди кәеф белән тәмамлыйсыз?(Тиешле смайликларны күтәрегез)(26 нчы слайд)
  2. Билге кую

  Өй эше . “ Безнең гаилә” шигырен яттан белергә.

Үз гаиләң турында сөйләргә өйрәнергә (27 нче слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе белән танышу, укытучы эшчәнлегенең төп бурычы булып тора....

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

концепция белән таныша аласыз...