Без яшибез дуслык илендә.
проект (8 класс)

Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр. Шушы дуслык күперләре тагын да ныграк булсын өчен, 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_yashibez_duslyk_ilend.docx25.5 КБ

Предварительный просмотр:

 «Без яшибез дуслык илендә»

темасына проект эше

1.  Мин, Бабутаева Алия Руслан кызы, Биектау 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм.  Мин “Без яшибез дуслык илендә” дигән темага проект эше эшләдем.

2.   Эшемнең максаты: Туган илемдәге төрле милләт халкының дус, тату булып яшәүләренә - соклану, төрле гореф-гадәт, йолаларына, милли бәйрәмнәренә хөрмәт, горурлану хисе уяту.

 Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) Туган илемдәге төрле милләт халкының милли киемнәре; гореф-гадәт, йолалары, милли бәйрәмнәре; милли ризыклары, танылган язучылары турында мәгълүматлар тупларга;         

2) тупланган һәм эшкәртелгән мәгълүматларга таянып презентация әзерләргә;

3) эш нәтиҗәләре белән таныштыру өчен,  чыгыш ясарга әзерләнергә.    

Эшнең нәтиҗәсе : презентация.

3.  Татарстан - күпмилләтле республика. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Шушы милләтләр арасында сан буенча: 1нче урынны татарлар - 2млн.нан артык, 2 нче урынны руслар - 1,5 млн., 3нче урынны чувашлар - 126,5 мең алып тора. Илебездә яшәүче халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны туган илебезгә булган мәхәббәт хисе берләштерә. Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр. Шушы дуслык күперләре тагын да ныграк булсын өчен, 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

4. Төрле-төрле чәчәкләрдән торган гүзәл чәчәк бәйләме кебек, Республикабыз да күпмилләтле булуы һәм ул милләтләрнең үзара дуслыгы белән бик күркәм. Һәр милләт үзенең гореф-гадәте, бәйрәмнәре, милли ашлары, киемнәре белән үзенчәлекле. Мин сезне хәзер татар милләте белән таныштырып китәм. Татар халкының өс киемнәре: күлмәк белән ыштан, хатын-кыз күлмәге, алъяпкыч, камзул, казаки, бишмәт, тун, билбау.

Баш киемнәре : такыя, калфак, хатын- кыз бүреге, яулык, шәл, түбәтәй, бүрек, эшләпә. Аяк киемнәре: кәвеш, читек, кәвеш-каталар, чабата, киез итек.

        5.  Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Сез бу слайдта  татарларның Каз өмәсе, Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен күрәсез.

        6.    Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле  ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Сез бу слайдта гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, бәлеш, чәкчәк кебек милли ризыкларны күрәсез.

        7.  Туган илем бөтен дөньяга танылган язучыларга, шагыйрьләргә бай. Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ, Г. Бәширов, Ә.Еники иҗатларын бик яратып өйрәнәбез, алар белән горурланабыз. Аларның һәр әсәре бетмәс-төкәнмәс чишмәне хәтерләтә.

8.  Рус киеме һәрвакыт бизәкләре белән аерылып торган. Рус хатын-кыз киемен ике төргә бүлергә була. Беренчесе − сарафанлы, икенчесе – понёвалы (итәкле). Сарафанлы кием күбрәк киелгән. Хатын-кызның күлмәге «рубаха» дип йөртелгән. Аны җитен тукымадан теккәннәр. Рубаханың җиңнәре, якасы, итәге чигелгән, төймәләр, ялтыравыклар белән бизәлгән булган. Күлмәк өстеннән сарафан кияргә яраткан рус халкы. Ә сарафан өстеннән нык, тыгыз тукымадан яки бәрхеттән тегелгән сырган кофта (душагрейка) кигәннәр. Костюмның икенче төре – понёвалы, ягъни сарафан урынына путалы итәк киелгән.

             Рус халкында хатын-кызларның баш киеменә аерым игътибар биргәннәр. Кызлар башларына тасма, бәйләвеч кисә, кияүгә чыккан хатын-кызлар, чәчләрен каплап, кокошник кигәннәр.

Рус ир-атлары ак, зәңгәр, кызыл төстә киң итеп тегелгән күлмәк кигәннәр. Билен тар кызыл билбау белән бәйләгәннәр. Күлмәкнең күкрәге, якасы, җиңнәре һәм итәге төрле бизәкләр белән чигелгән. Штанның балдакларын итек эченә тыгып кигәннәр.

9. Май чабу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Аны икенче төрле “ Кыш озату”дип атыйлар. Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана. Җигүле атларны бистәр, сөлгеләр, җиз кыңгыраулар белән бизәп йөрүләр, төрле кызыклы уеннар, урамда пешерелгән төрле ризыклар белән сыйланулар, чана белән тауда шуулар. Бәйрәм атна буе барса да, аның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара. Май чабу атнасының символы бар. Ул-коймак.

 Кач ману (19 нчы январь). Бу көнне суга көмеш кач төшерәләр, ягъни суны изгеләндерәләр. Бу суны барлык йорт хуҗалары үзләрендә булдырырга тырышалар. Изгеләндерелгән су хәтта холык-фигыльне дә чистарта, сафландыра дип уйлаганнар. Менә шуңа күрә дә кач манылган су Тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан имгә ярый диләр.

Бәрмәнчек (верба) бәйрәме. Олы көнгә бер атна калган якшәмбедә үткәрелә.Бу вакытта инде су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабарталар, чәчәк аталар. Менә шул чәчәк ата торган тал ботакларын бәрмәнчек дип атыйлар да инде. Иртән Кояш чыкканчы, нәзек тал ботакларын сындырып алып кайтып изгеләр сурәте каршына куялар.

10. Салкын окрошка, коймак, балык шулпасы рус халкының яратып ашала торган милли ашлары булып тора.

11. А.С. Пушкин, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, С.А.Есенин әсәрләрен башлангыч сыйныфлардан ук яратып укыйбыз. Алар әсәрләре нигезендә тормышта дөрес яшәргә өйрәнәбез.

12. Чувашлар – төрки халык, күпләре Чувашия Республикасында төпләнгән. Гомуми халык саны – 1842,3 мең кеше. Татарстанда 116 мең чуваш исәпләнә.

         Хатын-кызлар чиккән һәм төрле подвескалар белән бизәлгән күлмәк кигән. Хатын-кызлар да, ир-атлар да күлмәкне өсләреннән шупар, кафтан сыман накидка кигәннәр. Хатын-кызлар башларын яулыклар белән каплаган, ә кызлар баш киемнәре-тухъя киеп йөргән. Кияүдәге чуваш хатыннары хушпу дип атала торган баш киемнәре киеп йөргән, ул конус формасында, бисер һәм тәңкә акчалар  белән бизәлгән.Ә кияүгә чыкмаган кызлар тухья – өске өлеше тулысынча тәңкә, аскы өлеше бисер белән чигелгән баш киеме кигән. Бисер һәм көмештән ясалган бизәнү әйберләре – чуваш халык сәнгатендә аеруча киң кулланылган, алар – муенса, җилкә аша, күкрәк изүен каплап торган әйберләрдән гыйбарәт.

13. Чуваш халкы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына сакчыл карый. Çăварни − кыш озату бәйрәме. Бу бәйрәм күңелле, җыр-бию белән үрелеп бара. Кешеләр үтеп баручы кыш символы буларак карачкы киендерәләр. Шулай ук Чувашстанда бу көнне атларны бизиләр, аларны матур чаналарга җигәләр һәм балаларны йөртәләр. Раштуа бәйрәмендә «Сурхури» тамашасы күрсәтелә. Ул Раштуа тарихына багышланган. «Чуклеме» - уңышны изгеләндерү, киләсе уңай елга уңыш көчен ныгыту йоласы.

14.  Чувашларда нинди генә тәмле милли ризыклар юк. Хуплу – түгәрәк, күп катламлы, төче камырга пешерелгән пирог. Аның беренче катламы бәрәңге, икенчесе вак итеп туралган ит, өченче катламы шулай ук иттән яки майдан гыйбәрәт. Шулай ук бәйрәм өстәлләренә шăрттан, хуран кукли, йава пешерәләр.

15. А.О.Алексеевич, А.С.Павлович, Л.Я.Агаков  журналистлар, прозаиклар, драматурглар, үз милләтләренең яратып укылган әдипләре.      В.-К.А.Васильевна –беренче чуваш хатын-кыз шагыйрә. Гомер буе балаларга белем бирә.

        16.     Удмурт милли күлмәкләре  җете төсле,  бизәкле һәм төрле  тукымалардан теркәп ясалган биек якалы булган.  Удмурт киемнәрендә ромб, квадрат, өчпочмак, йолдыз формалары бизәк буларак еш кулланыла. Аның өстеннән  изүле, күкрәкле тәңкәле алъяпкыч (кабачи), йон кофталар, халат (шортдэрем)   кигәннәр.  Алъяпкычның путасы саклаучы көч дигән ышану булган.  Начар көчләрне куу өчен пута очына һәм алъяпкыч итәгенә чылтырап торучы тәңкәләр теккәннәр.

Хатын-кызлар бәйрәмнәргә озын, бизәкләп бәйләнгән, чигелгән оеклар  (пыдвыл) яки оекбашлар (чуглэс) киеп, чабата (кут), башмак (ката) яки итекләр (гын сапег) кигәннәр.

         Башларына  маңгай капланып тора торган «йыркерттэт»,   сөлге формасындагы косынка «чалмы»,   киеп алар тәңкәләр, укалар белән бизәлгән.  Бу баш киеме  рус кызларының баш киеме -  кокошнигын хәтерләткән. Яшь кызлар тәңкәле тәкыя бәйләгән. Аның өстеннән яулык ябылган яки чигүле япма «сюлыкош» кулланылган.

         Ирләрнең күлмәк якалары  бизәкләр белән чигелеп, кырыйдан төймәләнеп,  басып тора. Ирләр күлмәге саклаучы көче булган пута белән тулыландырылган.  Камзул сыман җәйге киемнәре «зыбын» , кышкы йоннан тукылганы «дукес»  , туннары «пась» дип аталган. Киң балаклы чалбарлары , җете төсләрдән ( күп вакыт куе зәңгәр) тегелгән, ак сызык сызылган.  Башларында сарык йоныннан бәйләнгән башлыклар яки эшләпә булган, аякларына чабата, итек, башмаклар ки гәннәр. 

17. Язгы чәчүдән соң  удмуртлар Гербер яки Гырон-быдтонны  бәйрәм итә. Толсур — кышкы кояш торгынлыгы көне (вожодыр) бәйрәме, бу көнне туйлар үткәрелгән.

18.  Удмуртларның популяр ризыгы – пәрәпәчләр, ит фаршы белән белен, табаши.

19. Василий Михайлович Ванюшев – шагыйрь, филолог; Архипов Трофим Архипович – халык язучысы; Загребин Егор Егорович - удмурт халык язучысы, драматург, прозаик, публицист; Ходырев Герман Алексеевич – балалар шагыйре.

20. Башкорт хатын-кызларының өстендә билле , бала итәкле озын күлмәк, аның астыннан ыштан булган. Күлмәк өстеннән төрле укалар, тәңкәләр белән бизәлгән, чигелгән  камзул кигәннәр. Камзулларның озын җиңле халат сыманнары да булган. Алар бәрхет тукымалардан тегелеп, башкортларның яраткан төсләре белән укалап чигелгән. Муеннарына, түшләренә тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән күкрәкчә-түшлекләр бәйләгәннәр. Кияүдә булганнар, кошмау(яулык) япканнар, яшь кызлар башларына тәңкәләр тезеп бизәлгән тәкыя бәйләгәннәр. Кыш көне чикмән, тун, толып киеп йөргәннәр. Бәйрәм киемнәре чылтыраучы тәңкәләр, елтыраучы укалар белән бизәлгән. Аякларына күн итек, башмак, туфли, күн галошлар киеп йөргәннәр.

Башкорт ирләре нигездә – күлмәк һәм бик киң булмаган ыштан, камзул яки кафтан кигәннәр. Кыш көннәрендә сарык тиресеннән тегелгән тун яки толып кигәннәр, билләрен каеш белән буганнар. Көндәлек баш киеме - түбәтәй - өлкәннәрнеке кара, яшьләрнеке яшел, кызыл, күк төсле, алар ука, чигү җепләре белән бизәлгән. 

21. Башкортларның борынгыдан бүгенге көнгә кадәр килгән бәйрәмнәре Йыйын (Җыен), Һабантуй (Сабантуй), Каргатуй (Карга туе).

22. Башкортлар - бик кунакчыл халык, кунакларга тәкъдим ителә торган сый – ат яки сарык итеннән пешкән бишбармак, токмач иң атаклылардан санала.  Төче камырдан – җәймә, бавырсак, чәк-чәк, алар табыны ризыклары.

23. Биишева Зәйнәп Абдулла кызы – халык язучысы; Хәкимов Ахияр Хәсән улы – халык язучысы, тәрҗемәче, тәнкыйтьче-галим; Кәримов Мостай Сафа улы – халык язучысы, шагыйрь, драматург,җәмәгать эшлеклесе; Хөсәенов Гайсә Батыргәрәй улы - язучы, галим.

24. Башкалабыз көннән-көн матурлана, чөнки күп илләрдән килгән төрле милләт кешеләренә (кунакларга) үзебезнең асыл сыйфатларыбызны, кунакчыллыгыбызны, дустанә хөр яшәвебезне күрсәтергә тиешбез. Татар иленә һәрчак рәхим итсеннәр! Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң әйбәте. Шундый тыныч, матур, бай Татарстаныбызда яшәвем белән мин чиксез горурланам!

25. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

План-конспект открытого урока на тему "Без шәһәрдә яшибез" (для 3 классов).

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдәрованың "Татар теле" дәреслеге буенча). Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1) "Безнең шәһәр" темасын өйрәтүне дәвам итү, "кайд...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...

Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе

Дәреснең технологик картасыПредмет: татар теле“Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф; төзүче авторларыР.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева. – Каз...

Без Татарстанда яшибез

7 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре

6 нчы рус сыйныфының татар телен  өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...