Саннар
план-конспект урока (6 класс)

Саннарны гомумиләштереп кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannarny_kabatlau.docx28.67 КБ

Предварительный просмотр:

6 сыйныф. Татар теле.

Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау, саннарга морфологик анализ.

Максат: 1) сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик – синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3) укучыларда хезмәткә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт; патриотизм хисе тәрбияләү.

Тибы: кабатлау дәресе.

Методлары: дәрес-презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Җиһазлау: Татар теле, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа презентациясе, видео, һәр укучыга эш кәгазьләре, кәгазъ тасмалар.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

- Исәнмесез, укучылар. Мин Зарипова Рәмилә Камил кызы бүген сезнең сыйныфта дәрес үткәрәм. Кәефләрегез ничек?

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше –

Елмайган, көлгән кеше.

Әйдәгез әле бер-беребезне  сәламлик. Капма-каршы утырганнар бер-берегезгә елмайыйк. Янәшә утырганнар да бер-берегезне сәламләгез. Яхшы, рәхмәт.Сез дәрестә катнашырга әзерме? Яхшы,  дәресебезне башлыйк. Уңышлар сезгә.

СЛАЙД

     -Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен экранга игътибар итегез. Бу рәсемнәр нинди темага?

 Көтелгән җавап: сан

Яхшы, дөрес. Бөтен рәсемнәр дә саннар темасынамы?  Ә бу рәсемдә саннар юк бит. Нәрсә әйтә аласыз. Бу нинди тамгалар?

Көтелгән җавап: җөмлә схемасы. Җөмлә морфологик һәм синтаксик яктан тикшерелгән.

Дәреснең темасы нинди булачак инде. Нинди фикергә килдегез?

Көтелгән җавап: Саннарга морфологик синтаксик анализ.

Дөрес, укучылар. Дәресебезнең темасы: Саннарга морфологик синтаксик анализ.

СЛАЙД

(Тактага теманы әйләндереп куям)

4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

  Укучылар, дәреснең темасын ачыкладык. Ә бүгенге дәрестә без нишләрбез икән? Үзебезгә нинди максатлар куярсыз? Төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз әле.

 (Беренче кул күтәргән төркем җавап бирә)

   Ә сезнең төркемнең максаты нинди?

  Көтелгән җавап:

   - Без бүген саннар турындагы белемнәрне кабатларбыз..

  - Морфологик синтаксик –анлиз ясарга өйрәнербез.

  - Без үзебезгә  кызыклы мәгълүмат алырга телибез.

    Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Дәресебезнең максаты: саннарның ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрне  ныгытып , морфологик – синтаксик анализ ясарга өйрәнү.

-Укучылар. Сезнең өстәлләрдә мәкальләр язылган кәгазь тасмалар бар. Шуларны парлап  туры китерергә кирәк. Мәкальләр нинди темага булса, безнең дәресебезнең тәрбияви максаты  шул темага булачак. Һәр төркемгә ике мәкаль. Чиратлап чыгарсыз. Төркемнән ике кеше чыгып мәкальләрне магнитлар ярдәмендә тактага беркетә. Беркеткән кеше мәкальне кычкырып укый. 2 минут вакыт.

 Ягез, кайсы төркем әзер?

  1. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

  2. Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.

  3. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.

  4. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

  5. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

  6. Эше барның ашы бар.

Мәкальләр нинди темага?

Көтелгән җавап: Һөнәрләр турында.

Яхшы, җавабыгыз дөрес. Һөнәр сүзе нәрсә дигәнне аңлата? Кайсыгыз җавап бирә?

Көтелгән җавап: Һөнәр - кешенең эш урыны.

Укучылар, бу сүзнең аңлатмасын каян карарга була?

Көтелгән җавап: Сүзлектән

 Әйе , дөрес. Төгәлрәге Татар теленең аңлатмалы сүзлегенннән. Кайсы өстәлдә сүзлек бар? Шул өстәлдән берегез һөнәр сүзенең аңлатмасын укыгыз әле.

( Бер укучы укый)  

  Рәхмәт, Алия. Утыр.

Укучылар, сезнең өстәлләрдә Эш кәгазьләре  бар. Шушы битләргә Исем Фамилиягезне, бүгенге датаны,  дәреснең темасын  язып куегыз. Дөрес итеп утырыгыз.

          4 слайд

Игътибар экранга. (Видео. ) Видеофрагменттан сез нәрсә белдегез? Ягез, кем кыю, кем җавап бирә?

Көтелгән җавап: Ворлдскилс –чемпионат. Укучылар һәм яшьләр ярышы. Анда бик күп кеше катнаша.

 

Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сез бик игътибарлы икәнсез. Быел бу чемпионат Татарстаныбызда булачак, шул сәбәпле Татарстанда 2019нчы  ел Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. СЛАЙД

   Шушы теманы дәвам итеп  Укучы битендәге 1нче  биремгә күз салыйк. Анда текст бирелгән. Башта текстны укыйбыз. Ягез, кем укырга тели? Әйдә , Динар. (Укучы укый)

 Бик яхшы, рәхмәт. Балалар, текст нәрсә турында?

Көтелгән җавап: Чемпионат 45нче тапкыр үткәрелә. Теләгән кешегә үзен сынап карага була. 8 меңнән артык кунак киләчәк. Август аенда узачак.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Бу текстның биреме бар. Карагыз әле, тексттан соң буш ара бирелгән.Билгеләнгән саннарның  төркемчәсен, ясалышын җәя эченә язарга, ә  саналмышның астына сызарга кирәк. Төркемнәрдә фикер алышып эшләгез. Укучылар, сезгә 1 минут вакыт  җитәрме? 2 минут кирәкме?  Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Эшен бетергән кеше ручкасын куя, матур итеп утыра.

1 нче бирем.       

   -  2019нчы  елда  Казанда WorldSkills стандартлары буенча узачак  45 нче                                      һөнәри осталык чемпионатында укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен үзенчәлекле программа әзерләнә.

 

  - «Ярышларның 4 көнендә 150 мең кеше, ягъни балалар һәм аларның әти-әниләре "Казань Экспо" мәйданчыгында булачак. Чемпионат кунаклары ярышларны караудан тыш, кайбер эшче һөнәрләр буенча үзләрен дә сынаячак.

 

    - Татарстанга  Федерациянең башка субъектларыннан 8 меңнән артык кунак килүе көтелә. Казанда чемпионат 2019нчы  елның 22нче августыннан  27нче августына кадәр  узачак.

 Ягез, укучылар, эшне тәмамладыгызмы? Беренче төркемнән кем таныштырыр?

( Чиратлашып саннарны аңлаталар.Һәр төркем ике сан укый.)

-Укучылар, критерийларны карап, үзбәя куегыз.

Ял минуты.

Укучылар, сезнең урындыклар яки өстәлләр астында нәрсә?  Дер бар. Эзләгез әле. Кайсыгыз тапты?  Бик яхшы. Файлны ачыгыз. Биремне карагыз. һөнәрләрне сүзсез генә аңлатып бирергә кирәк.(пантомимо) Киңәшләшергә 1 минут вакыт сезгә.

Пешекче, чәчтараш, бакчачы.

Ягез, кайсы төркем башлый. Рәхим итегез.

(Балалар чыгыш ясыйлар)

(Сораулар бирәм, кем әйтә, нинди һөнәр ?)

Карагыз әле, бигрәк шәп күрсәттегез. Сез барыгыз да артистлар икән. Әйдәгез әле үзегезгә кул чабыйк. Бик шәп дип күрсәтик.

Укучылар, табышмаклар чишәргә яратасызмы? 3 нче биремне карагыз. Төркемнән бер кеше табышмакны укый. Калган төркемнәр җавабын әйтә. Кайсы төркем беренче?  

Шушы табышмактагы билгеләнгән саннарга морфологик-синтаксик анализ ясарга кирәк.

Дәреслекнең 123 нче битен ачып, анализ ясау тәртибе белән танышыгыз.  Парларда эшләргә мөмкин яки төркем белән. Сезгә 2 минут вакыт җитәрме?  Яхшы, эшкә керешегез.

Контроль: такта янындагыларны тикшерү. (презентация)

 Башы бер,күзе унике.(сәгать)

Бер йомгакта мең энә.(керпе)

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

Сүз төркеме

Ясалышы

Төркемчәсе

Саналмышы

Җөмләдә

Экранга карап эшләрне тикшерәбез. үзбәя куегыз.

 

Укучылар, сез инде алдагы дәресләрдә сан турында күп мәгълүмат алдыгыз. Хәзер шушы белемнәрне искә төшереп, саннар темасына нәтиҗә ясап сүз төркеменең моделен төзергә кирәк. Сезнең өстәлләрегездә  Бергәләп эшләгез. Сезгә 2 минут вакыт җитәрме? Эшкә керешегез.

Кайсы төркем әзер? Такта янына чыгыгыз. Бер кеше тотып тора, икенчесе сөйли.

Сезнең игътибарга кызыклы  мәгълүмат. 4 нче бирем.Аның белән безне һәр төркемнән бер кеше таныштырыр. Бу рәсемгә караган мәгълүмат кайсы төркемдә икән.?

  • 1 нче укучы
  • Борынгы Русьта иң мактаулы эшләрнең берсе булып төкерүче, икенче төрле әйткәндә, шалкан утыртучы һөнәре саналган. Шалканның орлыклары бик вак, бер килограммда миллионнан артык орлык була. Аны кул белән утырту мөмкин түгел. Шуңа орлыкларны яхшы итеп төкереп утыртучыларны бик бәяләгәннәр;
  • 2нче укучы
  • Бөекбританиядә хәзерге көндә бик тә популяр яңа һөнәрләрнең берсе – чиратта торучы һөнәре. Бу эшнең бер сәгате өчен сатып алучы 20 фунт (безнеңчә, 2 000 сум чамасы) акча түли;

  • 3нче укучы
  • Беләсезме, юкмы икән, пингвиннар бер аркаларына ауса, үзләре генә аякка баса алмый. Шул сәбәпле, полюслардагы самолетлар еш оча торган станцияләрдә пингвиннарга ярдәм итүче кешеләр эшли. Астагы кошлар очкычның хәрәкәтен карыйм дип артык каерылып аркаларына аугач, «пингвин ярдәмчеләре» кошларны торгызып йөри.

  •  Укучылар, сез шушы һөнәрләрнең берсен сайлар идегезме? Ни өчен? Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

5. Үзбәяләү.

-Укучылар. Үзегезнең бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез. Үзбәяләү         карточкаларына гомуми билгене язып куегыз. Кемнәр бишлелек эшләде, басыгыз. Ә кемнәр үзенә 4 куйды? Яхшы, рәхмәт.

V. Рефлексия. Дәресебезгә нәтиҗә ясыйк.  Экрандагы җөмләләрне туллыландырырга кирәк. Я кайсыгыз кыю, беренче кем әйтә?

 Мин бүген дәрестә     ? белдем.

Дәрестә миңа         ?           кызык булды.

Иң ошаганы     ?    булды.

VI. Өйгә эш. Экранда.Эш 3 төрле бирелә. Беренчесен барлык кешегә дә мәҗбүри. Икенчесе ярым иҗади. 3 нчесе иҗади.

1 . Әдәбият дәреслегеннән саннар кергән җөмләләр күчереп язарга, саннарга морфологик - синтаксик анализ ясарга. астына сызарга.

2 .  Саннар кергән 3  табышмак, 3  мәкаль язарга.

3.  Бер  һөнәр турында  8-10 җөмләдән торган хикәя төзергә.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары.

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары. Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

Комплекс саннар

Исследовательская работа...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....