Статья "Стиль һәм тел чаралары"
статья

Хамидуллина Альфия Абриковна

Стиль (лат. stylus  < грек. stylos -- язу таякчыгы) төшенчәсе бүгенге әдәбият белемендә ачыкланып бетмәгән категорияләрдән санала. Гомуми караганда, стиль — әдәби белдерү алымнары һәм чараларының бөтенлеге ул. Бу төшенчә белән сүзләр ярдәмендә фикер-хисләрне белдерү рәвешен; сөйләмә һәм язма телдә сөй­ләм оештыру юлларын; әдәби текстның форма үзенчәлекләрен билгеләү яшәп килә. Аларны гомумиләштереп, түбәндәге билге­ләмәне тәкъдим итәргә мөмкин: «Стиль — сәнгать әсәренә хисси тәэсир һәм эмоциональ, эстетик рәвеш бирүче, аның экспрес-сив-бөяләүче мәгънәсен ачыклый торган әдәби форма элемент­лары системасы ул». Беренчедән, стиль хисси кабул ителүче әдәби формада калкып чыга. Икенчедән, ул -- әдәби форма законы, ягъни форманың төрле элементлары арасындагы бәйлә­нешләр тәртибе. Өченчедән, стиль әсәрнең бер тонда, көйдә, аһәңдә кабул ителешен тәэмин итә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stil_hm_tel_surtlu.docx68.38 КБ

Предварительный просмотр:

Стиль һәм  тел чаралары

Стиль (лат. stylus  < грек. stylos -- язу таякчыгы) төшенчәсе бүгенге әдәбият белемендә ачыкланып бетмәгән категорияләрдән санала. Гомуми караганда, стиль — әдәби белдерү алымнары һәм чараларының бөтенлеге ул. Бу төшенчә белән сүзләр ярдәмендә фикер-хисләрне белдерү рәвешен; сөйләмә һәм язма телдә сөйләм оештыру юлларын; әдәби текстның форма үзенчәлекләрен билгеләү яшәп килә. Аларны гомумиләштереп, түбәндәге билгеләмәне тәкъдим итәргә мөмкин: «Стиль — сәнгать әсәренә хисси тәэсир һәм эмоциональ, эстетик рәвеш бирүче, аның экспрес-сив-бөяләүче мәгънәсен ачыклый торган әдәби форма элементлары системасы ул». Беренчедән, стиль хисси кабул ителүче әдәби формада калкып чыга. Икенчедән, ул -- әдәби форма законы, ягъни форманың төрле элементлары арасындагы бәйләнешләр тәртибе. Өченчедән, стиль әсәрнең бер тонда, көйдә, аһәңдә кабул ителешен тәэмин итә.

Теләсә нинди әдәби әсәр чынбарлыкның эстетик концепциясенә нигезләнә, димәк, нинди дә булса стильгә ия. Стиль, барыннан да элек, пафоста чагылыш таба: ул пафос ярдәмендә тормышка эстетик караш белдерә. Шуңа күрә дә стиль факторларының иң зурысы, иң әһәмиятлесе булып дөнья хакында гомуми кузаллау (О. Шпенглер) тора. Аннары заман рухы (В. М. Жирмунский) күрсәтелә. Болар — тышкы факторлар.

Эчке, яки әдәби факторлардан иң әһәмиятлесе булып язучы шәхесенең эчке психологик сыйфатлары, холык-фигыле, хәтта иҗтимагый ситуация тудырган кзеф-халэте санала. Башка факторлар да бар. Мәсәлән, Д. С. Лихачев аерым бер чорлар әдәбиятына мөнәсәбәтле стильнең жанрга бәйлелеген исбатлый.1 Стильнең иҗат методы (юнәлеше, агымы) кысаларында сайлануы да шик тудырмый. Аерым бер әдәбиятларда формалашкан стиль традицияләре, һичшиксез, соңрак иҗат ителүче әсәрләр стилендә белдерелә.

Стиль төшенчәсе әдәбият белемеңдә берничә мәгънәдә кулланыла. Иң беренче чиратта, әсәр стиле — аерым әсәргә хас булган мәгънә белдерү элементлары бөтенлеге. Шәхси стиль яки язучы стиле -- язучы сөйләменә, язу рәвешенә хас үзенчәлекләрне, ә чор стиле («олы стиль») әдәби алымнар системасының билгеле бер мәдәни-тарихи вакытта барлыкка килүче һәм бу заманга хас булган дөньяга мөнәсәбәтнең гомуми принципларына нигезләнүче инвариантын аңлата. «Олы стиль»ләр интернациональ: алар, кагыйдә буларак, бер-берсенә якын халыклар мәдәниятендә чагылыш таба. Бер үк вакытта «милли стиль» төшенчәсе кулланылышта йөри, ул әдәби әсәрдәге дөньяга милли караш үзенчәлекләре, дөнья сурәтен белдерүче гомуми тон,

колорит кебек шәрехләнә.

Әдәби әсәр стилен анализлау өчен, әдәби әсәрдә стиль хасил итүче элементларны ачыкларга кирәк. Алар тышкы форма һәм эчке форма элементларына бүленә. Тышкы форма дигәндә, текстның иң беренче чиратта күзгә ташлана торган яклары турында сүз бара. Болар:

  1. Сөйләмнең сүз-сурәт ярдәмендә оештырылышы;
  2. Текстның ритмик көйләнеше;
  3. Яңгыраш үзенчәлекләре.

Эчке форма исә композицион үзенчәлекләр белән кисешә:

  1. Урын-вакыт оештырылышы (хронотоп архитектоникасы да  диләр);
  2. Субъект оештырылышы (сөйләм: сурәтләү, хикәяләү, сөйләү, сөйләшү элементларының урнашуы).

Стильнең бөтенлеге стиль доминанталары ярдәмендә барлыкка килә. Шундыйларның берсе интонация (лат. tопа - кычкырып әйтәм) — сөйләмнең аһәңе, тизлеге, яңгырашы. Әсәргә карата, без шатлыклы, күтәренке, сагышлы, моңлы, авыр, кайгылы, сызланучан (экзистенциаль), уйлану (меди-татив), катгый, каршылыклы һ. б. интонация төрләрен аерабыз. Интонация, гадәттә, текстның ритмик көйләнешен һәм яңгыраш үзенчәлекләрен күзәтеп ачыклана. Стиль барлыкка китерүче өч юл аерып карала: бер интонацион дулкын саклану; капма-каршы интонация бәрелешү; бер интонациянең, әкрен генә үсеп-үзгәреп, икенче интонациягә әверелүе.

Интеграль образ, ягъни әсәрнең уртак экспрессив яңгырашын китереп чыгаруга, бер төркем образлар, ассоциатив бәйләнешләр тудыруга хезмәт итә торган үзәк образ да әсәрдә стиль доминантасы булып килә. Интеграль образ әсәрне үз тирәсенә туплаган символ да, ниндидер оппозицияләр бәйләнеше дә, микрообраз-лар (ассоциатив сурәтләү чараларыннан эпитет, метафора һ. б.) да булырга мөмкин.

Әдәби сөйләм һәрвакыт мәгънә белдерүгә хезмәт итә. Әдәби әсәрне кәгазьгә төшергәндә, язучы башта сүзләр сайлый. Әдәби әсәрдә аерым бер сүзләр туры, номинатив мәгънәдә кулланылса, икенчеләре күпмәгънәлелеккө ирешү чарасына әверелә. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәләр белдерә алу сәләтенә, җөмләдә төрлечә урнаша алу мөмкинлегенә, авазлар яңгырашына һ. б. карап, әсәр теленең сурәтлелеге хасил була. Шуңа күрә тел-сурәтләү чаралары да язучы стилен билгеләүче доминантага әверелергә мөмкин. Мәктәптә аларны дүрт төркемгә аерып карарга була.

I. Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану аркасында сурәт тудыручы сүзләр атала. Сүз һәм гыйбарәләрнең үз үзенчәлекләреннән чыгып, аларны төркемләргә мөмкин. 1. Мәгънә охшашлыгына яки аерымлыгына нигезләнгән лексик чаралар: синонимнар, антонимнар, омонимнар, суз уйнату; 2. Сүзләрнең тарихына һәм географиясенә бәйләнешле лексик чаралар: архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар, диалектизмнар, гади сөйләм сүзләре һ. б. Төркемләүләрнең башка формалары да очрый. Мәсәлән, актив сүзлек фонды; пассив сүзлек фонды (архаизмнар, неологизмнар, варваризмнар һ. б.), файдалану чикләнгән лексика (диалектизмнар, профессионализмнар һ. б.) дип тә йөртәләр.2

Синонимнар (грек. synonymos — бер исемдәге) — бер үк әйбер яки күренешне белдереп, аның төрле мәгънә нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Аерым бер очракларда синоним сүзләр янәшә, тезелеп урнаша һәм сурәтнең тәэсирлелеген көчәйтә, градация күренеше хасил итә: Тик кенә торганда капланды томанга бар һава, /Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай) Тотрыклы гыйбарәләр ярдәмендә һәм сүзнең туры

мәгънәсен йомшатып, читләтеп әйтүче яки бер сүзне, аңлашылырлык итеп, икенче сүз белән атаучы («алдыйсыз» урынына «сез дөресен сөйләмисез» дию) фразеологик синонимнарны эвфемизмнар дип йөртәләр.

Антонимнар (грек. аnti - - каршы һәм опуmа - - исем) -капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтәләр; хисләрнең, тормышның кат-лаулылыгын белдерәләр; көчәйтү өчен кулланылалар. Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, /Берчә янды, берчә туңды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

Омонимнар (грек. һоmos— бер төрле һәм опута — исем) -аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр. Мәсәлән: Монда килгәннәргә тудырылган кебек,/ Китәр өчен дә бит тудырылган шартлар.../ Баскынчылар, әйе, уйламыйлар гына —/ Әнә шундый шартлар,/ Көн килер дә, шартлар! (М. Әгъләмов) Бу өзектәге шартлар омонимы тулы омонимга — һәм әйтелеш, һәм язылыш ягыннан бердәй сурәткә мисал була. Моннан тыш, тулы булмаган омонимнарның өч төрен: омофоннарны, омографларны һәм омоформаларны аералар. Омофоннар төрлечә языла, ләкин бердәй яңгырашка ия. Дәрдемәнднең «Бүзләрем мана алмадым» шигырендәге тезмәләрдә кулланылган сан алмадым -- саналмадым рифмасы шундый: Гәрчә мин дә бар саналдым,/ Ил катар сан алмадым; (...)/Мин, гариб, мең кат янып та,/ Яндыга саналмадым. Омографлар бертөрле язылып та, төрлечә әйтелә, мәгънә ягыннан да төрле була. Мәсәлән, Дәрдемәндтән: Хәл итеп, тәркиб итем, кимъячы! Нидер кара бу; / Бер сүтеп, бер беркетеп,/ уйлан, йөреткән кара бу өзегендә беренче тезмәдәге кара -- күз сал, икенче тезмәдәге кара — язу карасы мәгънәсендә килә. Омоформалар язылыш һәм әйтелеш ягыннан аерым бер яссылыкларда гына тәңгәл киләләр: Телем-телем киссәләр дә/Яшәрсең, ана телем! (Роберт Әхмәт-җанов).

Сүз уйнату — охшаш сүзләр ярдәмендә яңа мәгънә җиткерү. Өлкәнәя кеше —/ Сызлый карт буыннар./ Ни кызганыч, буген/ Яшь буын өчен дә/ Сызланыр урын бар. (Ш. Галиев) Бу очракта икенче тезмәдә кулланылган буын сүзе, уйнатылып, үзе ике мәгънәгә ия булып чыга: тәннең әгъзасы һәм өлкән кешеләргә гомумилөштерелгән бәя булып яңгырый. Икенче мәгънәсе дүртенче тезмәдәге буын сүзе белән антиномия хасил итә.

Архаизм (грек. агсһаios — борынгы) -- искергән, кулланылыштан төшеп калган гыйбарә, сүз яки грамматик форма. XX гасырга кадәрге әдәбиятта кулланылган күп кенә сүзләр бүгенге укучы өчен архаизм булып тора. Мәсәлән: Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,/ Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр. (Кол Гали)

Архаизмнарның бер төркемен, билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле, тарихта калган әйберләрне, күренешләрне белдерүче сүзләрне тарихи сүзләр дип атау да бар. Мәсәлән: Туктамыштан олы хан/ Урдасына яр салды («Идегәй» дастаны) мисалында хан, урда кебек сүзләр урта гасырлар тарихыннан килә, бигрәк тә урда термины бары тик шушы чорга карата гына кулланыла ала.

Неологизмнар (грек. пеоs -- яңа, 1оgos -- сүз) -- тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр, фразеологик гыйбарәләр, алынмалар. Хәзер безгә, агай-эне,/ Кооператив оҗмах кирәк. (Г. Афзал)

Гади сөйләм сүзләре дә, әсәр текстына үтеп кереп, сурәт тудыручы махсус чарага әверелергә мөмкин. Алар катнашучының статусы хакында хәбәр итә, аңа эмоциональ характеристика бирә, белдерелә торган фикерне көчәйтә, язучының тискәре мөнәсәбәтен, яки киресенчә, үз итеп сурәтләвен күрсәтә ала, юмор яки сатира, сарказм тудыру чарасына әверелә. Аларны төркемләү яшәп килә. Вульгаризмнар дип тупас, ямьсез, кайчак ялгыш кулланылган гади сөйләм сүзләренә әйтәләр. Мәсәлән, Г. Ку-туйның «Җан сатам» шигырендә, базар сурәтен тудыру өчен, рус гыйбарәләре иркен файдаланыла: Алма.../ Кыяр,/ Ун кабартма.../ Булса акчаң/ Вынъ да кинъ! Шушы ук шигырьдә геройның статусын күрсәтүче билге вазифасын да үти: Мин дә калмыйм.../ Кычкырам-акырам:/ — Подходи!

Жаргон, яки арго - - гомуми сөйләмнән аерылып торучы, билгеле бер иҗтимагый төркем вәкилләре сөйләшүенә генә хас булган, ясалма сүзләр белән баетылган сөйләм. Әдәбият белемендә аны төркемләп, студентлар, артистлар, укучылар, солдатлар, мещаннар жаргоны дип атау бар. Мәсәлән, К. Нәҗминең «Җир шарына рапорт» шигырендә кызылармеецлар жаргонына мөрәҗәгать ителә: Смирно, җил —/ Тынла командамны —/ Җир шарына рапорт бирергә...

Диалектизмнар (грек. dialektos-- сөйләм, шивә) -- аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүзләр һәм фразеологизмнар. Күтәреләм ич күгәлләр белән,/ Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р. Зәйдулла)

Диалектизмнар хисабына әдәби тел байый, тулылана. Шуңа күрә язучылар үзләре туып үскән төбәк сүзләрен әсәрләренә кертеп җибәрәләр, укучыга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, күп кенә әсәрләрдә диалектизмнар катнашучыны идентификацияләү вазифасын үти: аның каян икәнлеген, белем дәрәҗәсен күрсәтеп тора.

Һөнәрчелек сүзләре -- билгеле бер һөнәр кешеләренә хас сүзләр.

Мондый сүзләргә мөрәҗәгать итү производство һәм авыл хакындагы әсәрләрдә еш очрый. Алар персонажны һөнәре ягыннан идентификацияләү, укучыны ышандыру, тормыш-көнитеш сурәтенә төгәллек бирү өчен кирәк.

Алынма сүзләр — бер телгә икенче телдән кергән сүзләр.

Алынмаларның берише вакытлар узу белән «үзләшә». Мәсәлән, хәзерге татар әдәби телендәге бик күп гарәп-фарсы алынмалары телебезнең үз сүзләренә әверелгәннәр. Шуңа күрә алынмаларның төркемчәләрен аералар. Чит телдән алынганлыклары ачык күренеп торганнары варваризмнар дип атала.

Калька (фр. саlque — копия) — турыдан-туры башка телдән тәрҗемә итеп алынган яки башка телдәге үрнәккә охшатып төзелгән сүзләр, гыйбарәләр. Телдән калмагыз,— ди, Җанкаралар/ Йөрәк туктаганын чамалар. (Р. Әхмәтҗан)

Лексик чаралар, барыннан да элек, текстның субъект оештырылышын тикшергәндә ярдәмгә килә. Геройлар сөйләвен яки сөйләшүен, хикәяләүче сурәтләвен яки хикәяләвен бәяләү лексик составка карап башкарыла.

II. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр, күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка китерә торган гыйбарәләргә әйтәләр. Алар әдәбиятта образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру, сурәтләнә торган күренеш-халөтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен хезмәт итәләр.

Чагыштыру -- нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы. Чагыштыру -дай/'-дәй, -рак/-рэк, -ча/-чэ аффикслары; кебек, шикелле, төсле бәйлекләре; дәрәҗә, рәвеш кебек бәйлек ролендә килгән сүзләр; бул, ит кебек ярдәмче фигыльләр; гуя, әйтерсең лә һ. б. теркәгечләр; ничек, шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр һ. б. ярдәмендә ясалалар. Әдәби әсәрдә чагыштырулар бер сурәтләү объектын ачыклап-сыйфатлап килсә, гади чагыштыру хасил була. Мәсәлән: Алар артыннан төтен яллы аргамаклар өстендә лачыннар төсле болгар бүз егетләре тезелде. (Н. Думави) Кайчакта гади чагыштырулар бер җөмлә эчендә берничәшөр килеп, төрле сурәтләү объектына карарга яки берсен төрле яклап күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: Үсмер бүз егетләр дә сөекле акбуз атларын

кадерле иярләр илә иярләтеп атланганнар, көмеш камәрләр, һәртөрле зиннәтле кораллар илә бизәнеп, елан кебек кара камчыларын бутый-бутый, карчыгалар төсле чабалар, кызлар төркеме арасыннан карлыгачлар төсле кыелып-кыелып үтеп китәләр, чәчкә төркеме кебек булган кызлар арасын ярып-ярып чыгып шаяралар иде. (Н. Думави) Бу мисалдан күренгәнчә, елан кебек кара камчыларын, карчыгалар төсле чабалар дигән сурәтләр егетләргә, ә инде чәчкә төркеме кебек булган -- кызларга карата кулланыла.

Язучылар киңәйтелгән (җәенке), ягъни чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыруларга да мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән: Стенада хасил булган киң-киң иске ярыклар эчендә, һичкемгә исләре китми, ашыкмыйча, вәкарь белән генә калын корсаклы үрмәкүчләр, зур-зур үрмәкүчләр оялар коралар иде. Гүя япанда үлеп калган бөек бер пәһлеванның корышкан кабырга сөякләренә бакалар оя ясыйлар!.. Гуя япанда үлеп калган баһадирның корышкан баш сөягенә кырмыскалар йорт ясыйлар!.. (Н. Думави)

Сирәк кенә булса да, нигездә лирик әсәрләрдә, кайтма чагыштырулар очрый: Йолдыздан нур тамды тамчы булып,/ Шомырт тәлгәшенә кунып калды./ Һәм җемелдәп, ватылырдай булып,/ Тетрәп куйган керфегеңдә янды. (Зөлфәт) Бу очракта йолдыздан тамчы булып тамган нурнъщ күз яше булуы, күз яшенең исә нур кебек «януы» катлаулы сурәт хасил итә.

Метафора (грек. metaphora — күчерү) — күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы. Аның чагыштыру белән якынлыгына Аристотель үк игътибар итә һәм бу сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дай/-дәй һ. б. ярдәмче өлешләрнең төшеп калуын билгели. Мәсәлән: Идел-елгада йөздем, көмеш күлләргә кармак салдым. (Г. Сабитов) Бу очракта көмеш кебек күлләр формасында чагыштыруның кебек ярдәмче сүзе төшеп калган.

Метафораларны төрлечә төркемлиләр. Чагыштырыла торган элементлар атап кына кителгәндә, гади метафора ясала: Ә ул кыз тотты да... Хәлилгә чәчәк йөрәген ачты да куйды. (Ә. Еники) Шул ук әсәрдә («Төнге тамчылар») метафораның башка варианты да уңышлы кулланылган: Хәзер Хәлил шул ак күбәләкнең нечкә мәхәббәтен куркытмыйча сак кына ике учына алырга тиеш иде. Биредә ак күбәләк янында кыз яки Ләйлә сүзе урын алмаса да, контексттан метафораның икенче элементы аермачык аңлашыла. Димәк, контекстуалъ метафора дип атарга мөмкин. Кайчакта мондый сурәтләр мифологик күзаллаулардагыча, катып калган формада бирелә: Кул төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын

урак ялтырап  ята.   (Г. Сабитов)  Алтын уракны  мифологик метафора дип атарга була.

Кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе әдәби әсәр эчтәлегеннән аңлашыла. Мәсәлән, Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда канатсыз акчарлаклар. Метафораның «бәхет эзләүче эшчеләр» дигән икенче кисәге әсәр сюжетына бәйле ачыклана.

Метонимия (грек. metonimiya — исем үзгәртү) — бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Без аңа көндәлек тормышта, сөйләм телеңдә еш мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән, «чәй эчтем» урынына «бер чынаяк эчтем» дип әйтәбез.

Метонимия күренешне яки төшенчәне таррак исемгә: аның вакыт, урын яки материалы белән бәйләнештәге сүзгә алыштырудан гыйбарәт: И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал... (Г. Тукай) Мисалда алтын сүзе материаль байлыкны белдереп килә.

Метонимиянең бер төре, күләм алмашыну ярдәмендә барлыкка килүче сурәтләү чарасы синекдоха (грек. synecdoche— мөнәсәбәт) дип йөртелә. Ул бөтен урынына аның өлешен атау, кисәкне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына күплек сан, һәм киресенчә файдалану төсен ала: Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы... (Г. Тукай) Бу юлларда яңгыр тамчысы синекдоха була. Перифраз (грек. реriphrasis -- читтән урау) шулай ук әйбернең, күренешнең исемен яки атамасын алыштырып әйтү тудырган сурәтләү чарасы: Йөрәгемне кайнар оя итте/ Сандугачым —/ Тома ятимем (Зөлфәт) — мисалында сандугач яраткан кешене белдерә.

Эпитет (грек. ерiteton — кушымта) — әдәби ачыклау ярәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы. Ачыклаучы сүз әйбер яки күренешнең тотрыклы, төп сыйфатын белдереп килсә, эпитет-бизәк хасил була: Матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гузәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле куренә иде. (Ф. Әмирхан) Бу очракта озын керфек, кара куз, алсу-ак йөз эпитет-бизәк буларак бәяләнә. Әгәр ачыклаучы сүз очраклы, нәкъ менә конкрет сурәт өчен әһәмиятле булган сыйфатны белдереп килсә, характерлаучы яки индивидуаль эпитет ясала: Бер сәгать кенә моннан әувәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан... (Ф. Әмирхан) Бу вакытта җиңел яңгыр эпитеты, яңгырга хас булмаган «җиңел» ачыклаучысы ярдәмендә, табигать күренешен характерлап бирә. Хәзерге әдәбият белемендә соңгы төрне генә эпитет буларак карау да киң таралган.

Эпитетларның бер төре, ачыкланучы һәм ачыклагыч сүз-гыйбарәләрнең каршылыклы булуын таләп иткән сурәт оксюморон яки оксиморон (грек. охуmогоп — үткен-мәгънәсез) дип атала. Ул шигърияттә ешрак кулланыла һәм мәгънә ягыннан ерак булган сүз-гыйбарәлөрне берләштерә: Их син, сәях дустым, нәни гигант!/ Карлар төшми, карлар тик тора... (Зөлфәт) Нәни гигант оксюмороны шигырьдә катнашучы геройга төрле яклап бәя бирергә юл ача.

Гипербола (грек. һуреrbole — арттыру) -- чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра. Мәсәлән: Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. /Җиде кат куккәчә шатлыгым. (Р. Фәйзуллин) Кайбер очракларда арттыру гадәти күзаллау кысаларында кала. Мәсәлән, рус әдәбиятында Обломовның ялкаулыгы, шәркый фольклорда Хуҗа Насретдиннең тапкырлыгы яки Галиябануның (М. Фәйзи) матурлыгы — тормышта очрамаска мөмкин сыйфатлар түгел. Ләкин бу вакытта да арттыру аермачык.

Литота (грек. litotos — гадилек) — әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы. Мәсәлән: Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан... (Дәрдемәнд) Литоталар халык авыз иҗаты жанрларында, мәсәлләрдә һәм поэзиядә еш очрый.

Сынландыру яки прозопопея (грек. ргоsороп — бит, рoieo-ясыйм) -- җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Мәсәлән: Урман һич тә разый булмаган төсле тавыш кутәрде: кычкырына, шаулый, гөрелди башлады. (Н. Думави) Җанландыру яки персонификация (регsопа -- маска, facio -- ясыйм) -- сынлан-дыруның бер төре, бөтенләе белән кешеләштерү. Бу очракта психологик янәшәлеккә якын тора: табигать яки әйбер кешегә хас сыйфатлар төрлелегендә сурәтләнә. Мәсәлән: Ә ай көлә,/ Айга кызык була,/ Ай ялгыз ул картлык көнендә./ Өйләнәлми калган... (һ. Такташ)

Әдәби текст эчендә фразеологизмнар ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар. Бу очракта фразеологизм төшенчәсе халык телендәге мөкаль-өйтемнәрне дә, үткен, образлы гыйбарәләрне дә үз эченә ала.

Көлкенең берничә төре сурәтләү чарасы буларак та билгеләнә. Юмор (ингл. һumoг — юмор, көлке, холык) -- җитди нигезле яратып көлү, «көлү битлеге артында хуплау». Сатира (лат. satira -көлү) — иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдерүе. Ирония (грек. eironeia - - мыскыл итү, кылану) -бәяләп көлү. Ул сиздермичә генә иҗтимагый проблемаларга укучы игътибарын юнәлтү төсендә дә: Өлкәнәя кеше —/ Сызлый карт буыннар./ Ни кызганыч, буген/ Яшь буын өчен дә/ Сызланыр урын бар (Ш. Галиев); ачы, үткен, усал, тәнкыйди көлү рәвешендә дә очрый: Буш корсагын уа-уа,/Тиле кебек көлгән ил... /Безнең ил ул алга карап, /Артка таба йөргән ил. (Ләбиб Лерон) Аерым кеше сыйфатларына, җәмгыятьтәге хәлгә, сәясәткә, хәтта гомумән яшәеш кануннарына карата ирония бирелергә мөмкин. Сарказм (грек. sarkasmos - - ит йолкам) - - сурәтләнә торган күренештән ачы, үткен, үтергеч көлү; ирониянең иң югары дәрәҗәсе. Сарказмда көлү, кире кагу, тәнкыйтьләү нигездә ачыктан-ачык белдерелә. Тыныч тон белән җиткерелүче ирониядән аермалы буларак, биредә канәгатьсезлек, ачулану сизелеп тора. Шуңа да сарказм лирик һәм дидактик жанрларда еш кулланыла. Мисалга Дөрдемәнднең «Шагыйрьгә», «Нәсыйхәт», «Урысча күп сүзең...», «Абдул Абдуличкә» шигырьләрен китерергә мөмкин. Инвектива (лат. invectiva — ачулану) — кискен көлү, гаепләү. С. Рәмиевнең мәшһүр «Таң вакыты» шигыренең үзәгендә дә инвектива борчылып, сызланып милләтне тәнкыйтьләү тора.

III. Стилистик фигуралар, поэтик синтаксис -- сүзләрнең фразага һәм җөмләгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары. Әдәбият белемендә аларны дүрт төркемгә аеру кабул ителгән: кабатлауга нигезләнгән фигуралар; сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган чаралар; мәгънә каршылыгы барлыкка китерүчеләр; автор ихтыярын чагылдыручы чаралар.

Беренче төркемгә керә торган, әдәбиятта иң күп очраучы чара, ихтимал, кабатлау булыр. Әдәби әсәрдә сүзләр, гыйбарәләр, җөмләләр, кисәкләрнең нинди дә булса кагыйдәгә нигезләнмичә ирекле кабатлануы ул. Әсәрнең тәэсирлелеген, андагы мәгънәви һәм хисси кыйммәтне көчәйтү, язучы теләгән урыннарга укучының игътибарын юнәлтү, яңгыраш-аһәң гармониясен тудыру кебек вазифаларны башкара. Мәсәлән: Бер җылы суз / Олы Кояш итте / Сунеп бара торган өметне./ Бер җылы суз,/ Бер җылы суз,/ Бер җылы сүз / мине терелтте. (И. Юзеев)

Әдәбият кабатлауга нигезләнгән бик күп стилистик фигуралар белән эш йөртә. Аларның кайберләре, мәсәлән, анафора, эпифора, ялгау фонетик чаралар буларак та билгеләнә.

Рәдиф (гар. — иярчен) - - рифма хасил итүче гыйбарәнең бер сүзе тезмә саен кабатлану. Мәсәлән: Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,/ Изсә дә уз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,—/ Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде/ Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде. (Г. Тукай) Бу мисалда беренче ике тезмәдәге ятимлекләр мине/хур вә кимлекләр мине рифмасындагы мине; өченче-дүртенче тезмәдәге гаркъ итмәде/ харкъ итмәде рифмасындагы итмәде сүзләре рәдиф була. Бу стилистик фигура аеруча XX гасырга кадәрге һәм гасыр башы шигъриятендә еш очрый. Урта гасырларда канунчылыкның бер шарты булып тора.

Рефрен (фр. геfrain - - кушымта) - - шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә. Мәсәлән: Иртәләр җитте исә,/ Аклысын кия ярың:/ Юлларда күзе аның... / Ә юлда җи/гләр исә,/ Иртәләр җитте исә... (X. Туфан); яки: Яңгырларда-явымнарда,/ Давылларда-җилләрдә / Киек казлар кыйгылдаша/ Мин белмәгән телләрдә./ Киек казлар кыйгылдаша,/ Җырлашалар микәнни?.. (X. Туфан). Бу очракта Киек казлар кыйгылдаша тезмәсе һәр строфада кабатлана. Кайчак, бигрәк тә җырларда, рефрен булып килгән тезмә үлчәү ягыннан төп тексттан аерыла.

Амплификация (лат. аmplificatio -- киңәю), плеоназм (грек. рleonasmos - - артыклык) - - мәгънә ягыннан охшаш сүзләр, дәлилләрне, төшенчәләрне күп куллану, күпсүзлелек. Ул язучы яки персонаж өчен бик мөһим сүз-гыйбарәләрне аерып куя, характер тудыру, психологизм бирү чарасына әверелә: Миңа иртәгә гаеткә киеп барырга әби чапан тегә, минем чапан җем-җем итеп тора. Әби әйтә: «Мондый чапанны бохар патшасының угылы гына киядер...»— ди. (Г. Исхакый) Кайчак бу фигуралар әдәби әсәр теленә тискәре, тәнкыйди бөя бирү өчен дә хезмәт итә. Бу вакытта ешрак тавтология (грек. 1tauto -- шул ук, logos -- сүз) терминын кулланалар.

Градация (лат. gradatio -- тәртипле үсә бару) -- элементларны, охшаш, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү. Ул, гадәттә, мәгънәне көчәйтү өчен кирәк. Халык авыз иҗаты жанрларында (бигрәк тә әкиятләрдә, дастаннарда) санап китү стиль тудыру чарасына әверелә: И Идел-йорт, Идел-йорт,/ Идел эче имин йорт,/ Атам кияү булган йорт,/ Иелеп хөрмәт кылган йорт; Анам килен булган йорт,/ Иелеп сәлам биргән йорт... («Идегәй» дастаны)

Янәшәлек (параллелизм, грек. рагаllelos - янәшә баручы) -- сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү. Мәсәлән: Каеннар булсаң иде!/ Я илем дип,/ Я җирем дип,/ Бер шаулап куйсаң иде. (М. Әгъләмов) Бу шигырь каен/ кеше янәшәлегенә корылган. Абсолют янәшәлек, бер-берсенә тиңдәш конструкцияләрнең янәшә куелуы, моның охшаш яңгырашлы сүзләр ярдәмендә дә ассызыклануы парисон яки изоколон дип йөртелә: Кыз бала яка кайый,/ Кызарып кояш байый./ Кайый да тагын сүтә, / Яшьлеге сагынып утә. (X. Туфан)

Янәшәлекнең бер ягында сүз тәртибе үзгәрү яки кире тәртиптә кабатлану хиазм (грек. hiasmos — хи хәрефе тәртибендә тезелү) дип атала. Мәсәлән: Ул учаклар эле исәндер бит,/ Исәндер бит эле учаклар. (Зөлфәт)

Сүзләрнең сөйләмдә гадәти тәртибе үзгәрү шулай ук бер төркем фигуралар хасил итә. Инверсия (лат. inversio — урынын алыштыру) сөйләмнең тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү ул. Мәсәлән: Җырлый һәр тал, җитә эңгер,/ Тынмый алар, төн була. (С. Хәким) Мәгънә каршылыгына нигезләнгән стилистик фигуралар укучы игътибарын көтелмәгән ситуация тудырып үзенә тарта. Антитеза (грек. аntithesis -каршылык) -- сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма-каршы куелуы. Мәсәлән: Шул баш бирмәс еллар — кайнар яшьлек,/ Уңны-сулны белмәс булганга —/ Кагылганмын былбыл оясына/ һәм басканмын кара еланга. (Зөлфәт) Бу мисалда былбыл оясы/ кара елан антитеза хасил итә.

Кайчакта каршылык инкарь итү дәрәҗәсенә җитә. Бу күренешне парадокс (Их син, сәях дустым, нәни гигант... (Зөлфәт) дип атау бар. Ялгыш фикер - - софизм да (Ишетелә тәрәзәдән / шомырт чәчәк атканы (Зөлфәт) очрап куярга мөмкин. Каршылык тормыш күренешләренең эзлеклелеге югалу төсендә икән, алогизм дип йөртәләр (Иртә килеп соңардым. (Зөлфәт)

Автор ихтыярын чагылдыручы фигуралар, исеменнән үк күренгәнчә, автор позициясен, мөнәсәбәтен белдерүгә хезмәт итә. Аларга риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш — ягъни лирик герой яки хикәяләүченең укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүен кертәләр. Мәсәлән: Карашларың нинди, туган авыл?/ Моңсу да ул, нурлы, якты да... (Зөлфәт). Бу очракта сорау белән эндәшү урын таба. Кисәтү, соклану төсмере риторик өндәү ярдәмендә хасил була.

Стилистик чаралар, фонетик чаралар кебек үк, интонация тудыруда катнаша. Алар текстның яңгырашын тудыру өчен кирәк.

1Ү Әсәр телен авазлар яңгырашы ягыннан оештыру фоника, ә шунда катнашучы чаралар фонетик чаралар дип атала. Аһәңлелек (эвфония -- грек. еuphoniа — матур яңгыраш) — тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашуы ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш. Борынгы греклар әдәбиятта бер генә артык элемент та булмаска, бер чиктән икенчесенә ташлану күзәтелмәскә тиеш дип санаганнар. Аһәңлелек әсәрнең эстетик камиллеген күрсәтүче билге вазифасын үтәгән.

Аһәңлелелекнең бозылуы какофония (грек. каkophonia — ямьсез яңгыраш) яки хиатус (лат. hаtus -- ертык) күренеше дип йөртелә. Куркыныч вакыйгалар хакында сөйләүгә күчкәндә, сурәтләнгән күренешләргә язучының бәясе тискәре булганда, герой хисләренең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә ташла-нучан булуын белдерер өчен, аһәңлелекнең бозылуы кирәк була.

Аллитерация (лат. аlliteratio -- яңгыраш) -- шигърияттә, сирәк кенә прозада тартык авазларның тәртипле кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре: Сукмакларга улән үскәндер бит,/ Тик учаклар әле исәндер бит —/ Сагынгандыр безне сукмаклар.../ Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,/ Челтер чишмәләргә эндәш кенә —/ Телләреңә былбыл кунаклар. (Зөлфәт)

Ассонанс (фр. assonance — охшаш яңгыраш) — сузык авазларның кабатлануы ярдәмендә хасил була торган сурәтлелек, аһәңлелекнең бер элементы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре: Кеше кайчан матур була?/ Кеше матур шул чакта — /Башкаларны чакырганда/ Үзе яккан учакка. (Р. Харис)

Аналепсис — (грек. апаlepsis — яңгырашта кабатлау) шигырь юлларында янәшә торучы сүзләрнең охшаш яңгырашы: И бәгърем! Кадереңне синең/ Әле генә, әле мин аңладым. (Зөлфәт)

Анафора (грек. апарһога — алга чыгару) — текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмөләрнең кабатлануы. Шуның капма-каршысы эпифора (гр.   ерiрһога -- ахырга калдыру,   өстәү) шигырь юллары, сүзтезмә, җөмләләр ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы була.

Ялгау (берничә термин ярдәмендә белдерү кабул ителгән: анадиплосис — грек. апаdiplosis — кабатлау, эпанафора — грек. эпифора плюс анафора; симплока — грек. symploke — уралу) -шигърияттә тезмәнең, прозада җөмләнең ахыргы сүзе яки гыйбарәсе алдагысын башлап җибәрү күренеше. Таң вакыты... татар йоклый,/ Мин, йокысыз, уянам/ Уянам да тиле кебек,/ Тик бер үзем уйланам!/ Уйланам, уема батамын... (С. Рөмиев)

Охшату — нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру: Маэмае Рррр исемле,/ Ә мәче — Мррр исемле. (Р. Миңнуллин)

Лирик әсәрдә ритм тудыру, фонетик чаралардан тыш, башка элементлар ярдәмендә дә алып барыла. Шигырь — тезмә формага

салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр ул. Ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы тезмә дип атала, ә ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләменә строфа диләр.

Шигырьдә тезмә төп ритмик берәмлекне тәшкил итә. Эчке үлчәмнәре бер-берсенө тәңгәл тезмәләрнең юл-юл язылып төшүе шигъри сөйләмнең ритмик нигезен барлыкка китерә. Шундый сөйләм барышында тигез вакыт аралыкларында аһәңдәш сүзләрнең яңгыравы тезмәләрдәге ритмик кабатланышларны нигезли.

Ритмик төзелеше ягыннан бердәй тезмәләрне рифмалар тоташтыра. Рифма — ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә. Сүзләрнең нечкә һәм калын әйтелешле булуына нигезләнеп, рифмаларны да нечкә яки калын әйтелешле төрләргә бүлү бар. Татар классик поэзиясендә борынгыдан килә торган рәдифле рифма төре дә урын ала. Рифмалар байлыгын ишәйтүдә кушма рифмалар да уңай роль уйный. Охшаш өлешләрнең берничә сүздән торуына нигезләнгән бу төр рифма еш кына юмор, йомшак кына көлү максатында кулланыла. Моннан тыш гади (шигырьнең охшаш өлешләре бер сүздән гыйбарәт булу), төгәл рифма (сүзләрнең охшашлыгы), ябык рифма (охшаш яңгырашлы сүзләрнең тартык авазга төгәлләнүе), ачык рифма (охшаш яңгырашлы сүзләрнең сузык авазга төгәлләнүе), омонимик рифма (омонимнарның рифма булып килүе) төрләре очрый. Рифмалаштыру ысулларына карап, алар янәшә рифма (бер-бер артлы килгән ике тезмәне үзара рифмалаштыру - - аабб), тезмә аша рифма (дүрт юллык строфада, беренче һәм өченче тезмәләрне рифмасыз калдырып, икенче һәм дүртенче тезмәләрне генә рифмалаштыру), аралаш рифма (беренче тезмәнең өченче белән, икенче тезмәнең дүртенче белән рифмалашуы -- абаб), камаулы рифма (беренче тезмәнең дүртенче белән, икенченең өченче белән рифмалашуы— абба) кебек төрләргә аерыла. Рифмалаштыруның төрле ысулларын куллану поэзиянең ритмик яңгырашын баетуда, ритмик өлгеләрне төрлеләндерүдә әһәмиятле роль уйный.

Шигырь юлы озын булган очракта пауза ясала һәм ул рус телендә -- цезура, төрки телдә турак дип атала. Туракларның даими, закончалыклы чиратлашуы вәзен дип йөртелә.

Тел-сурөтләү чаралары хакында сөйләгәндә, әдәби әсәрдә стиль доминантасы булып килгән чараларны аерып билгеләүең мөһимлеген онытмаска кирәк. Аларны текстта рәттән күзәтү түгел, бәлки язучының сөйләмен хасил итүче төрләрен ачыклау сорала. Әдәби сөйләмдә өч пар стиль доминантасын аеру яшәп килә: тезмә һәм чәчмә сөйләм; номинатив һәм риторик сөйләм; монолог һәм күпсөйләмлелек. Номинатив һәм риторик сөйләм төрләрен аеру да тел-сурәтләү чаралары белән бәйле. Сүзне туры мәгънәсендә кулланырга омтылган текстлар — номинатив2, ассоциатив һәм стилистик чаралар белән баетылган әсәрләр — риторик сөйләм үрнәге булалар.

Моннан тыш та күп кенә стиль категорияләре кулланылышта йөри.3 Шуларның берничөсен атап үтик.

Бер яктан, стиль тормышны статик, тик тору халәтендә тасвирлый яки хәрәкәттә, үсеш-үзгәрештө күрсәтә. Шуннан чыгып, сурәтләүче һәм белдерүче ('экспрессив) стильне аералар. Гадилеккә яки катлаулылыкка омтылучы (гармонияле, гармонияле булмаган) стиль текстта иң беренче күзгә ташлана. Шулай ук тормышка якынайтылган яки шартлы (фантастик, хыялый) стиль күрсәтелә. Психологизм, лириклык, орнаменталь стиль, одик (югары) стиль кебек категорияләр дә актив кулланылышта йөри.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Учет стиля познавательной деятельности учащихся при организации учебного процесса"

В данной статье я, как классный руководитель, рассказываю, как можно определить стиль познавательной деятельности учащегося и использовать эту информацию при организации учебного процесса....

Статья "Особенности стиля взаимоотношений учителя с учащимися при проверке знаний, умений и навыков".

В статье описаны особенности стиля взаимоотношений учителя с учащимися при проверке знаний, умений и навыков в зависимости от индивидуальных особенностей познавательной деятельности ученика....

Статья "Выбор методов обучения для учащихся с разными стилями познавательной деятельности на уроках русского языка"

В статье идёт речь о том, какие виды работ лучше использовать на уроках русского языка, чтобы задействовать всех учащихся. Рассматриваются преимущества разного вида работ: анализа текста, восстановлен...

статья "Петербургский стиль воспитания"

Одно из решений проблемы общения в отдельно взятой гимназии современной России. Нравственное воспитание через деятельность школьного театра и последующее расширение круга вовлеченных....

Статья "Индивидуальный стиль учителя музыки в его музыкально- педагогической деятельности"

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ СТИЛЬ УЧИТЕЛЯ МУЗЫКИ В ЕГО МУЗЫКАЛЬНО- ПЕДАГОГИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ Ю. Н. Славинская Музыкально-педагогическая деятельность учителя музыки имеет ярко выраженное социально...

Статья "Работа с текстами разных стилей при подготовке к ЕГЭ по русскому языку"

Статья для сборника "Жанрово-стилевой подход в преподавании русского языка и литературы  (XI Ушаковские чтения)"...

Статья «Как знакомить учащихся с жанрами публицистического стиля»

Статья  «Как знакомить учащихся с жанрами публицистического стиля»...