Проект эше: “Сәләтле балалар белән эшләү, татар теле фәне буенча олимпиадаларга әзерләү”
проект

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Проект эше:

 “Сәләтле балалар белән эшләү,

татар теле фәне буенча олимпиадаларга әзерләү”

                   

Проектның үтәлү вакыты:

2019 – 2020 нче уку елы

Төзүче-автор:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы  

Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы

Эчтәлек

  1. Кереш. Проектның асылы.

  1. Төп өлеш. Сәләтле балалар белән эшләү  hәм татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.

    2.1. Сәләтле балаларны ачыклау.

              2.2. Сайлап алынган балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

              2.3.  Сәләтле балалар белән эшләү планы.

              2.4.  Сәләтле балалар белән эшләү өчен метод–алымнар hәм материаллар.

  1. Файдаланылган әдәбият.

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив  үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”

                                                                  Күренекле педагог А. С. Макаренко

Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка

ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-сәләтле балаларның фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү.

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 .Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5 Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күзалдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6 Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7 Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;

1.Кереш.  Проектның асылы

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – ХХI гасырга аяк басты. Заман таләпләре үскәннән үсә бара һәм уку – укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәрешлүр кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү hәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты.

Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Сәләтлек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог – галим  И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю. Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары бигеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә – ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Ләкин нинди генә сәләтлелек булмасын,билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла,кызыксынучанлыгы арта.Шуңа күрә һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы,максаты,бурычлары булу бик мөһим.

2.Төп өлеш. Сәләтле балалар белән эшләү  hәм татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү

 Проектның максаты:

  • баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда hәм камилләштерүдә булышу, мөмкинлекләр тудыру. Татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда татар теле фәне олимпиадаларына әзерләү өстендә комплекслы эш алып бару.

Гипотеза

- сәләтле балалар белән  эшләүне югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

-алган белемнәрен практикада куллану;

-проектта   укытучыларга файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.

Проектның бурычлары:

  • сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштыру;
  • укыту – тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану;
  • фән олимпиадаларында дәрестән тыш чараларда актив катнашу hәм югары күрсәткечләргә ирешү;
  • укучыларның танып-белү эшчәнлеген,иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;аларны эзләнү\-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

  Көтелгән нәтиҗә:

1. Район, республика күләмендәге чараларда актив катнашу.

2.Төрле олимпиада-бәйгеләрдә нәтиҗәләргә ирешү.

Проектның тикшерү объекты:укучыларның иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары,аларның үзенчәлекләре.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: сәләтле балалар белән эшләүче укытучыларга кулланма була алуында.

2.1. Сәләтле балаларны ачыклау

Мөгәллимнәргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле баланың күңелен аңлау, аларның үсешенә көч- куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.

Куйган максат-бурычларга ирешү өчен, укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә

тарту, сәләтләрен ачуны түбәндәге юнәлешләрдә алып барырга була.

1.Танып белү сәләтләрен ачыклау

-яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсе

-нәтиҗә ясый белүе

-катлаулы идеяләрне аңлавы, үзенчәлекләрен аера белүе

-ситуациягә анализ ясый белү

-теорияне практикада куллана белү

-гипотеза төзи белү

2. Иҗади сәләт

-сиземләү үсеше

-оригиналь идеяләрне әйтә белү

-интуиция үсеше

         Моны ачыклау өчен сораулар ярдәмендә төрле тестлар тәкъдим ителә.

Һәр фәннән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар. Һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балаларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла.  Катлаулырак мәсьәлә һәм биремнәрдән торган олимпиада, интеллектуаль марафон үткәрелә. Соңыннан эш нәтиҗәләрен чагыштырып, сәләтле балаларны сайлап, олимпиадага әзерлек эше башлана.

Бу күзәтүләрдән соң сәләтле балалар турында мәгълүматлар тупларга була.

2.2.Сайлап алынган балаларның психологик үзенчәлекләрен   өйрәнү

“Сәләтле балалар” исемлеге. Алар турында мәгълүмат

Ф. И.

сый

ныф

укучының сәләте

Нәтиҗәлелек

1.

Полякова Ксения

5

гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә

2.

 Гәрәева Алина

6

гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, татар телен яхшы белә.

3.

Нафикова Аделина

6

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татар телен яхшы белә, сәнгатьле укый

4.

Хабибуллина Амалия

6

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча  аңлый, аралаша ала

5.

Ахунова Рушания

6

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала, сәнгатьле укый

6.

Ракипова Аделина

6

гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, татар телен яхшы белә, сәнгатьле укый, сөйләм теле бай

7.

Шәрәфиева Элина

6

җыр

 иҗади конкурсларда катнаша, татар телен яхшы белә, матур җырлый

8.

Фархутдинов Алмаз

6

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аңлый, аралаша ала

9.

Латыпов Азамат

6

гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, татарча аңлый, аралаша ала

10.

Хамидуллин Булат

8

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татар телен яхшы белә, сәнгатьле укый

2.3. Эш планы

Эчтәлеге

Үткәрелү

вакыты

1.

Сыйныфларда сәләтле укучыларны барлау.

сентябрь

2.

Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп, аларның исемлеген булдыру.

сентябрь

3.

Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.

сентябрь

даими

4.

Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.

даими

5.

Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

сентябрь -

декабрь

6.

Мәктәп күләмендә фән олимпиадаларында катнашу

октябрь

7.

Мәктәп олимпиадаларында җиңүче укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.

ноябрь-

декабрь

8.

Сыйныфтан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып, яңа төр эш формалары булдыру.

даими

9.

Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану

даими

сентябрь

10.

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю

даими

11.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу.

даими

12.

Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз”  “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары”, фәнни-гамәли конференцияләр

даими

декабрь

февраль

март

13.

Иҗади  презентация әзерләү “Мин татарча беләм”

даими

февраль

апрель

14.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашу

даими

февраль-

апрель

15.

Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү

даими

16.

Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу.

даими

17.

Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү

даими

18.

Районкүләм, республика күләм конкурсларда катнашу

даими

2.4. Сәләтле балалар белән эшләү өчен метод – алымнар hәм материаллар

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре һ.б.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) – барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез. Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк. Шулай ук интернет та зур ярдәм итә.

                           

 3.Файдаланылган әдәбият

  1. Татар теленнән гомуми белем бирү стандарты. Казан.2008.
  2. Г.Н. Селевко. Современные образовательные технологии. Москва «Народное образование», 1998.
  3. Р.А. Юсупов. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. Казан. ТКН, 1983.
  4. Педагогик технологияләр турында “Мәгариф” журналларындагы материаллар (2015-2019 еллар).
  5. Бодрых О.Д. Работа с одаренными детьми. Завуч начальной школы.-2009.-№8.
  6. Савенков А.И. Детская одаренность как теоретическая проблема. Начальная школа.-2011-№1.
  7. Савенков А.И. Одаренные дети: особенности психического развития. – М.,2010
  8. Шумакова Н.Б. Одаренный ребенок: особенности обучения. – М.: Просв., 2010.
  9. http://nsportal.ru ПРОЕКТ «НАШИ НАДЕЖДЫ» (программа работы с одаренными детьми в начальной школе).
  10. http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/psikhologiya/vyyavlenie-odarennosti-u-detei" Выявление одарённости у детей.
  11.  Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр.- “Мәгәриф” нәшрияты, 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Татар  теле  предметыннан  төп гомуми  белем  бирү  буенча5  нче А,Б  сыйныфларының  рус  төркемендә укучы  балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

Авторлык программа. ” Сәләтле балалар белән эшләү,татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.”

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Проект эше: “Сәләтле балалар белән эшләү, татар теле фәне буенча олимпиадаларга әзерләү”

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән...