5 сыйныф өчен диктант
учебно-методический материал (5 класс)

Зиганшина Гулюса Фаритовна

5 сыйныф өчен диктант тексты. Татар мәктәпләре өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yabalak.docx13.44 КБ

Предварительный просмотр:

Диктант

5 сыйныф

Ябалак

Алма бакчасының көнчыгыш ягындагы умарталыкка мәче башлы ябалак ияләште. Ул бал кортларының иң явыз дошманы булган тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тотып чыккан ябалак көндезләрен дә бакчада калгалый. Кышкы салкыннарда Кәрим аны төрле тәм-том белән сыйлый. Җәй көне ябалак каядыр китеп югала. Бу вакытта Кәрим ничектер ямансулап, сагышланып йөри башлый.

Җилле, яңгырлы көз белән ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми. Үзе Кәримгә шулкадәр ияләште, аның иңбашларына килеп куна. Эшкә киткәндә, Кәрим аңа ит кисәкләре бирә, кичен тагын хәлен белә. Әллә нишләп бигрәк ягымлы күренә аңа бу йөнтәс. Кунакка-мазарга киткәндә дә, күңеле шомлана, юксындыра шар күз. Кәрим ябалак дустын һич тә яныннан җибәрмәс иде. (105 сүз)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...

6 сыйныф өчен диктант

6 сыйныф татар мәктәпләре өчен диктант тексты...