6 сыйныф өчен диктант
учебно-методический материал (6 класс)

Зиганшина Гулюса Фаритовна

6 сыйныф татар мәктәпләре өчен диктант тексты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6 сыйныф өчен диктант13.39 КБ

Предварительный просмотр:

Диктант

6 сыйныф

Торналар төшкән җирдә

Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде, тамак төбе җыерылды. Йөрәк типкәнне ишетеп тордым.

Торналар озын биек аяклы, күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. Аларны карап торасы булган да бит, әмма мин аларга таба йөгердем. Торналар, киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын бөгеп җиргә иңеп алдылар һәм күккә күтәрелделәр. Алар сихри күк йөзенә күтәрелделәр дә еракка киттеләр. Ә мин меҗасына күк чәчәк үскән басуым белән җирдә ятим калдым. (107 сүз)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...

5 сыйныф өчен диктант

5 сыйныф өчен диктант тексты. Татар мәктәпләре өчен...