Татар әдәбияты тарихын өйрәнү. 9 сыйныф
учебно-методический материал

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Татар әдәбияты тарихын өйрәнү. 9 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_dbiyaty_tarihyn_oyrnu.docx63.35 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ

Борынгы әдәбият

Әдәбият белеменең башлангычы борынгы һәм урта гасырларга ук барып тоташа. Һәр яңа чор әдәбияты вәкилләре үзләреннән алда иҗат ителгән әсәрләрне өйрәнә, барлый, анализлый һәм алар турында фикер-карашларын белдерә, яңалык кертә.

Әдәбият тарихын өйрәнүгә беренчеләрдән булып атаклы фикер иясе Ш. Мәрҗани алына. Аның хезмәтләрендә, аеруча «Мөстафәдел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») китабында татар әдәбияты тарихын бер тәртипкә салу омтылышы ясала, фикер-карашлары урын ала[Мәрҗани, 1989: 142].

Әдәбият тарихы турында тотрыклы күзаллау булдыруда К. Насыйри хезмәтләре тагын бер адым була. Мәгърифәтченең халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп туплау һәм татар фольклор үрнәкләре белән рус телле укучыларны даими таныштырып баруын билгеләп үтү мөһим.

Дин галиме, әдип, әдәбиятчы, фәлсәфәче Р. Фәхретдин хезмәтләре, аеруча, «Асар» биобиблиографик характердагы китабы үзенә кадәрге һәм үз чорында яшәп иҗат иткән күп кенә шагыйрьләрнең тормышы, иҗат юлы, әсәрләренә хас булган кайбер сыйфатлар турында мәгълүмат бирү белән татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә[Фәхретдин, 2009: 309].

Татар әдәбият белемендә әдәбият тарихын өйрәнгәндә диахроник системага, ягъни әдәби процессны хронологик эзлеклелектә өйрәнүгә өстенлек бирелә. «Татар әдәбияты тарихы»ның алты томлыгы да асылда шуңа нигезләнә. Әдәбият тарихының төрле чорларына караган хезмәтләрдә дә тенденцияне күрергә мөмкин. Дөрес, теге яки бу әдәби чорда өстенлек иткән сәнгати фикерләү тибына яисә әдипләрнең иҗат үзенчәлегенә нисбәтле әдәби юнәлеш, әдәби агым, иҗат методы, поэтика мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмый. Әлеге мәсьәләләрне беренчеләрдән булып танылган әдәбият галиме Г. Халит тикшерүгәалына[Халит, 1975: 375].

Татар әдәбият белеменең нигез проблемалары М. Хәсәновның «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер методологик мәсьәләләре» дигән хезмәтендә аеруча тулы һәм эзлекле рәвештә чагылыш таба. Ул әдәбият фәне алдында торган бурычларны ачыклау аша әдәбият тарихын өйрәнүнең түбәндәге төп принципларын һәм мәсьәләләрен аерып чыгара: 1)әдәбиятны сәясәткә иллюстрация рәвешендә түгел, бәлки дөньяны образлы танып белү объекты буларак һәм эчке үсеш закончалыкларына нигезле өйрәнү; 2)милли әдәбият төшенчәсен ачыклау һәм әдәбиятны милли үзенчәлекле, хасиятле сәнгать буларак тикшерү, ягъни алгы планга миллилек һәм тарихилык принципларын кую; 3)әдәби чыганакларның фактик базасын киңәйтү һәм тирәнәйтү, ягъни әдәби мирасны бөтен тулылыгында күз алдына китерү; 4)татар әдәбиятына, иҗтимагый фикер үсешенә ислам дине тәэсирен ачу, күп гасырлар дәвамында аларның үзара бәйләнеш-багланышын билгеләү; 5)төрле чорлар һәм дәверләр әдәбиятын үзара бәйләнештә һәм күчемлелектә тикшереп бәяләү; 6)Октябрьгә кадәрге әдәбиятта милли азатлык һәм сыйнфый көрәш мәсьәләләре чагылышын, аларның үзара мөнәсәбәтен өйрәнү; 7)татар әдәбиятының СССР да, хәзер исә Россия халыклары һәм дөнья әдәбияты тарихында тоткан урынын билгеләү; 8)татар әдәбиятының, бер яктан, Көнчыгыш, төркихалыклар, гарәп һәм фарсы әдәбиятлары белән булган тарихи-әдәби багланышын, икенче яктан, рус-Европа әдәби-эстетик фикерләрен үзләштерүен бөтен тулылыгында һәм объектив чагылдыру һ.б.[Хәсәнов, 1992: 139-141].

А. Әхмәдуллин «Татар совет драматургиясен яңача өйрәнү мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә татар әдәбиятының бер канаты булган драматургия тарихын бөтен тулылыгында, «ак тапларсыз» тикшерүне (беренче чиратта, Г. Исхакый әсәрләре белән баетылган хәлдә) алга куя[Әхмәдуллин, 1993: 19].

Әдәбият тарихын фәнни-теоретик нигездә өйрәнү мәсьәләләренә аеруча күп мөрәҗәгать иткән галимнәрнең берсе – Ф. Мусин. Аның мәкаләләре бер-бер артлы диярлек басылып чыга. Аларда исә әдәбият тарихына, аны чорларга бүлү, әдәби юнәлеш һәм агымнар үсеш-үзгәрешенә, аерым әдипләр иҗатының тарихтагы урынын билгеләүгә, аларның әлеге хезмәткә керткән яңалык яисә өлешләренә кагылышлы мәсьәләләр теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба. Ул болай дип яза: «Хәзер әлеге тарихны күбрәк үткәндәге идеологик чикләүләрдән һәм бәяләрдән арынып, ниһаять, реаль барлыгында күрсәтү күздә тотыла». Ф. Мусин фикеренчә, төп методологик принциплар рәвешендә тарихилык һәм миллилек алгы планга чыгарга тиеш[Мусин, 2004: 141].

Н. Хисамов «Яңача фикерләү һәм татар әдәбияты тарихы концепциясе» язмасында мондый фикер белдерә: озак вакытлар дәвамында идеологик стереотиплар әдәби-тарихи күренешләргә бәя биргәндә сыйнфый якын килүне таләп итеп, әсәрләрдәге дөньяви эчтәлек кенә кыйммәткә ия дигән фикергә китерде, шуның аркасында Октябрьгә кадәрге әдәбиятның шактый өлеше игътибардан төшеп калды, ди. Әдәби мирасны яңартып өйрәнүне галим түбәндәгеләрдә күрә: беренчедән, «әдәби дәверләр күпкырлы идея-эстетик эзләнүләрдән торган, эзлекле, кануниятле һәм бердәм процесс рәвешендә яктыртылырга тиеш. Улаерым күренеш һәм ядкәрләрнең бер-бер артлы тезелгән эзлекле гади хронологик чылбыры гына булмаска тиеш»; икенчедән, «әдәбият үсешен дөньяви һәм дини-рухани эчтәлекнең бердәмлеге рәвешендә тикшерергә кирәк»; өченчедән, әдәби күренешләрне объектив-тарихи бәяләү, ягъни «әдәбият тарихының борынгы катламнарын тикшергәндә аларны безнең заманга хас сыйфатлар тагудан, ә яңа чор әдәбиятын анализлаганда субъективлыктан һәм дәшми узудан качарга» тиешбез[Хисамов, 2004: 9-12].

Татар әдәбияты тарихының аерым чорларына, язучы әсәрләренә, үзенчәлекле сыйфатларына, язылу принципларына, бәяләү критерийларына әдәбият белеме казанышлары биеклегеннән һәм, заман таләбе буларак, караш-мөнәсәбәтләр чагылышы ягыннан Х. Миңнегулов мәкаләләре дә аерым игътибарга лаек. Галим әлеге мөһим мәсьәләләрне татар әдәбиятын урта мәктәптә һәм югары уку йортында укыту, шулай ук халыкның рухи халәте, мораль тормышындагы урыны, милли яшәеш-көнкүрешендәге чагылышы белән тыгыз бәйләнештә карый. Аның фикеренчә, әдәбият тарихын, аерым алганда, чорларга бүленешен, традиция һәм новаторлык, жанрлар системасын, тел-стиль мәсьәләләрен тикшергәндә миллилек һәм тарихилык принцибы, сүз сәнгатенең эчке хосусиятләре, шулай ук тышкы факторлар, иҗтимагый-социаль көчләр һ.б. үзәктә торырга һәм игътибарга алынырга тиеш. Ул әдәбият тарихын чорларга бүлүнең түбәндәге принципларын аерып чыгара: иҗтимагый-икътисади; хронологик принцип; сәяси-дәүләти; тарихи-әдәби; династияле принцип; дини принцип; тел принцибы; язу графикасы буенча; әдәбиятның төрләргә, юнәлешләргә, агымнарга, методларга бүленеше буенча; мәдәни-интеллектуаль бергәлекләр буенча; әдәби-иҗади мәктәпләр, түгәрәкләр, берләшмәләр буенча; тематик принцип; классик принцип; генетик принцип; биологик принцип һ.б.[Миңнегулов, 2014: 7-13].

Татар әдәбияты тарихын дәверләргә бүлү буенча Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди һәм Г. Ибраһимов тәкъдим иткән фикерләр бераз фикер көрәше китереп чыгара. Җ. Вәлиди «Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года)» хезмәтендә чорларга бүленеш мәсьәләсен махсус тикшерми, ләкин әдәбиятның үсешенә бәйле күзәтүләрендә ике чорны аерып куя: берсе –борынгыдан алып ХIХ йөз урталарына кадәрге, иске әдәбият – кадими әдәбият рәвешендә; икенчесе –уяну хәрәкәте буларак, ХIХ йөз урталарыннан башланып, яңа әдәбият – җәдиди әдәбият рәвешендә тәкъдим ителә[Валидов, 1998: 144].

Татар әдәбияты тарихы, аның чор-дәверләргә бүленеше мәсьәләләрен Г. Ибраһимов махсус хезмәтләрендә күтәрә. Ул «татар әдәбиятының өч дәвере камил ачылып җитте» дип саный һәм аны түбәндәгечә билгели: «Беренче дәвер – кадим әдәбият». Әдип бу чорга караган әсәрләрне югары бәяли: «безнең әдәбиятыбыз тарихында мәңге онытылмый торган кадерле җәүһәрләребез». «Икенче дәвер – җәдит әдәбият (...). Әһәмияте, кәгъбәсе: иске, каткан кадимлекне җимереп, (буржуазный) Европа мәдәниятен, бөтен капитализмны, эксплуатациясе, икътисади тигезсезлеге белән бергә, бөтен көенчә татар дөньясына кертү, кыскача әйткәндә, бездә мәдәни капитализмны җирләштерергә тырышу (...). Өченче дәвер (...). Февраль моңа юл ача. Октябрь аякка басарга ярдәм итә. (...) Монда төп рух – сыйнфый көрәш аңа кушыла; бер яктан, коллективизм рухы, икенче яктан, материализм нигезләре. Бу коллективизм, материализм нигезендәге авыр, канлы сыйнфый көрәш эчендә күтәрелгән нур – алдагы якты коммунизм кәгъбәсенә таба бара»[Ибраһимов, 2007: 132-136].

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы Г. Газиз һәм Г. Рәхим карашларын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар урта гасырлар әдәбиятын ХIХ йөз ахырына кадәр дәвам итә дип саныйлар. Шул ук вакытта әлеге әдәбият эчендә XVIII йөз ахырларыннан башлап Яңа заман әдәбияты формалаша башлавын да билгелиләр[Азизова, 2001: 21]. Г. Сәгъди фикеренчә: 1)борынгы дәвер, 2)караңгылык дәвере, 3)уяну дәвере, 4)милли хәрәкәт дәвере, 5)социализм-коммунизм дәвере. Мондый аңлатма да бирә: Казан алынып, татарлар туздырылганчы булган дәвер – «борынгы», ХIХ йөзнең икенче яртысына кадәрге дәвер – «караңгылык», 1905 елгача булган дәвер – «уяну», аннан Октябрьгәчә булганы – «милли буржуазия хәрәкәте дәвере», Октябрьдән соңгы дәвер – «социализм-коммунизм»[Галиева, 2002: 91-92].

1920 елларда әдәбият галимнәренең күпчелеге Г. Ибраһимов тәкъдимен яклый. Г. Сәгъди дә соңрак язылган хезмәтләрендә Г. Ибраһимов юлыннан китә. «Татар әдәбиятын чорларга бүлү мәсьәләсен көнүзәк проблема буларак» киң җәмәгатьчелек алдына куюы белән гаять мөһим эзләнүләргә юл салса да, Г. Ибраһимовның аерым карашлары бәхәсле булып, аның иҗтимагый-икътисади формацияләрне төп бизмән итеп алуы белән аңлатыла, - дип билгеләп үтә Ч. Гыйлаҗева[Гыйлаҗева, 2002: 214-218].

Бары 1963 елда дөнья күргән «Борынгы татар әдәбияты» китабында гына әдәбият тарихының чорларга бүленеше конкретлаштырыла. Аерым алганда, борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятын «VIII–XIII йөзләр», «ХIII-ХV йөзләр», «ХV йөзнең икенче яртысы – ХVI йөзнең беренче яртысы», «ХVI–ХVIII йөзләр» кебек чорларга бүлеп өйрәнү билгеләнә. Ә инде «Татар әдәбияты тарихы»ның 1 нче томы мондый бүленешкә нигезләнә:

– Болгар чоры әдәбияты (IX–XIII);

– XIII йөз уртасы – XV йөз башы әдәбияты;

–XV–XVI йөзләрдә татар әдәбияты;

– XVII йөз татар әдәбияты;

– XVIII йөз татар әдәбияты.

Алга таба ул тагы да камилләшеп, түбәндәге формада мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләрендә мондый урын ала:

– Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты (V–ХVIII йөзләр);

– ХIХ йөз әдәбияты;

– ХХ йөз башы әдәбияты;

– 1917 елдан соңгы әдәбият (үз эчендә берничә этапка бүленә).

Киң планда караганда, «Татар әдәбияты тарихы»ның алты томлыгы әлеге бүленешкә нигезләнеп төзелгән: 1 нче том – Урта гасырлар дәвере; 2 нче том – ХIХ йөз әдәбияты; 3 нче том – ХХ гасыр башы әдәбияты; 4 нче том – татар совет әдәбияты (1917–1941); 5 нче том – Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941–1960); 6 нчы том – 60-90 нчы еллар әдәбияты.

Күргәнебезчә, татар әдәбиятын дәвер-чорларга бүлү мәсьәләсендә фикер төрлелеге яшәп килә. Шулай да бу мәсьәлә белән тирәнтен шөгыльләнүче галимнәр төп этапларны билгеләгәндә уртак фикердә торалар.

Шулай итеп, күп гасырлы, бөек дәверле татар әдәбияты тарихының дәверләргә, чор-этапларга объектив, төгәл бүленешен, чикләрен билгеләү гаять бай әдәбиятыбызның системалы үсеш-үзгәрешен, табыш-югалтуларын, традицияләр дәвамчанлыгын һәм сыйфатларын, үсеш-үзгәреш принципларын, халыкның иҗтимагый фәлсәфи фикер үсешендәге, рухи тормышындагы урынын, миллилеген, тарихи-иҗтимагый, сәяси вакыйгаларның, танылган шәхесләрнең ролен, аларның хезмәтләрен, тарих һәм әдәбият белеменә керткән өлешләрен һ.б.ны тулырак аңларга, шулар аша әдәбиятның үсеш-үзгәреш перспективаларын, әдәбият фәнендәге эзләнүләр юнәлешен, камилләштерү юлларын ачыкларга җирлек бирә.

XIX йөз әдәбияты

XIX йөз татар әдәбиятын өйрәнүгә М. Госманов, М. Гайнетдинов, Х. Миңнегулов, М. Әхмәтҗанов, Ә. Сибгатуллина, Ф. Бәширов, И. Гомәров хезмәтләрендә киң урын бирелә. М. Госманов, М. Акмулла һәм Г. Кандалый иң тулы җыентыкларын төзеп, бай аңлатма-искәрмәләр белән һәм иҗат үзенчәлекләрен тирән эчтәлекле кереш мәкаләләрдә аңлатып, барлап, китап укучыларга җиткерә.

М. Госманов күпсанлы экспедицияләр оештырып, шул рәвешле системалы эш алып бара һәм бик күп фәнни хезмәт булдыра. Ул, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә сакланып калган фольклор үрнәкләрен, әдәби ядкәрләрне җыеп, аларны фәнни яктан эшкәртеп, укучыга тәкъдим итү буенча озак еллар дәвамында зур хезмәт башкара. М. Госманов һәм аның шәкертләре тарафыннан җыелып тупланган төрки-татар һәм Шәрык телләрендәге бу байлыклар– бүгенге кулъязма мирасыбызның алыштыргысыз кыйммәтле өлеше.

Җәмгыятьтә, халык арасында галим-филолог, тәнкыйтьче, текстолог, публицист буларак танылу алган М. Госмановның археограф язмалары буларак тәкъдим ителгән «Каурый каләм эзеннән» (1984, 1994), «Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар» (1996) китаплары күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы, еш кына, татар халкының фаҗигале тарихы, аерым шәхесләр язмышы, тарихи ситуацияләр, милләт язмышы һәм көнкүреше онытылмас елъязмалар буларак кабул ителә. Галимнең Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, Г. Кандалый, М. Акмулла, Р. Фәхретдин, Һ. Атласи һ. б. кебек фикер ияләре, атаклы шәхесләр турындагы язмалары бигрәк тә XIX йөз һәм XX йөз башы татар иҗтимагый фикере үсешен, әдәби барышын тулырак аңларга, күзалларга бай материал булып тора. Г. Кандалый һәм М. Акмулланың әсәрләре текстологиясен аңлатма-искәрмәләр белән эшләп, баетып, М. Госманов әлеге әдипләрнең шәхесен үз чоры каршылыклары белән ача. Иҗатларына тирән анализ ясап, Яңа заман әдәбиятының башлангычында торуларын дәлилли һәм бу сыйфат үзгәрешенең төп үзенчәлекләрен билгеләп, XIX йөз татар әдәбиятын өйрәнүдә яңа этапны башлап җибәрә.

«Фәнгә бөтен барлыгы-вөҗүде белән чумып, мәгълүмат-фактларны берәмтекләп җыючы»[Кадыйров, 2003: 3]зыялы шәхесләрнең берсе – М. Гайнетдинов. Аның ХIХ йөз әдәбиятының үсеш тенденцияләрен, казаныш-табышларын ачу һәм туплауда хезмәте зур. Алтытомлык «Татар әдәбияты тарихы»ның икенче томындагы яртысына якын мәкаләләр аның тарафыннан тәкъдимителгән. Бу күренеш исә, әлеге галимнең бу чор әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлешенең зурлыгын чагылдыра. Сигезтомлык әдәбият тарихының 1 нче һәм 2 нче томнарында дистәдән артык фәнни мәкалә М. Гайнетдинов тарафыннан язылган. Аларның әһәмияте шунда – фактик материалга бәһәссез байлыгы, теге яисә бу әдип иҗатының яшәгән чорындагыиҗтимагый вакыйгалары белән тыгыз бәйләнештә ачуы ягыннан әһәмиятле. М. Гайнетдиновның эзләнүләре «Татарская литература ХIХ века (Идейно-художественный генезис и исторические судьбы)» дип аталган фәнни доклад буларак басылып чыга[Гайнетдинов, 2000: 101]. Галимнең тикшеренүләре социологик метод принципларына таяну белән дә үзенчәлекле.

М. Гайнетдинов үзенең хезмәтеләрендә ХIХ йөз үзенчәлекләрен түбәндәгечә бәяли:әлеге чор – татар халкының иҗтимагый тормышында җитди үзгәрешләр башланган, милләтнең әдәби-эстетик башлангычын билгеләгән тарихи әһәмиятле әсәрләр дөнья күргән дәвер. Әлеге чорның төп этапларын, алар арасындагы традиция-яңачалык мөнәсәбәтен, үсеш тенденцияләрен мәгърифәтчелек реализмына күчешнең мөһим факторы буларак аңлата. М. Гайнетдинов фикеренчә, ХIХ йөзнең беренче яртысындагы әдәби хәрәкәт моңа кадәр бик аз өйрәнелгән иҗтимагый-мәдәни күренеш белән бәйле. Ул аны «абызагайлар хәрәкәте» дип атый. Галим Т. Ялчыгол, Г. Курсави, Утыз Имәни, Ә. Каргалый кебек шәхесләрнең эшчәнлеге әлеге күренеш белән тыгыз бәйлелектә тикшерелергә тиеш дип саный. М. Гайнетдинов ХIХ йөз әдәбияты үсешенең этапларын билгеләүдә яңа караш тәкъдим итә: 1)ХIХ йөзнең 20-30 нчы еллары; 2)1845-1875 еллар; 3)ХIХ йөзнең соңгы чиреге. 1 нче этапның асылын билгеләүче, хәрәкәтләндерүче көч итеп әлеге «абызагайлар хәрәкәте»н атый, ә инде 2 нче этап абызагайларлар хәрәкәте белән мәгърифәтчелек реализмы арасында күпер ролен үти, шуңа күрә аны «вакытсызлык» («безвременье») исеме белән белдерә. Галим фикеренчә, 3 нче этап мәгърифәтчелек идеологиясен үзенә нигез итеп алган мәгърифәтчелек реализмының мәйданга чыгуы белән үзенчәлекле әһәмияткә ия.

М. Гайнетдиновның соңгы елларда дөнья күргән «Хакыйкать юлыннан», «Гасырлар мирасы» исемле җыентыкларындагыабызагайлар хәрәкәтенә, дастан жанрына, Г. Утыз Имәни, Ш. Зәки, Б. Вәисов, М. Акмулла, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими һ.б.ның тормышына һәм иҗатына багышланган мәкаләләре фактик материалга бай булуы, әдәби процессны яңарыш хәрәкәте белән бәйләп анализлавы, тәнкыйди стиль, пафосы белән игътибарга лаек һәм бу чор әдәбиятны өйрәнүгә җитди этәргеч булып тора. М. Гайнетдинов тырышлыгын тагын бер тармакта күрсәтергә кирәк. Аның әлеге юнәлештәге эше нәтиҗәсендә Ф. Кәрими хикәя-повестьлары, сәяхәтнамәләре (1996) һәм К. Насыйри әсәрләренең 1, 2, 4 нче томнары дөнья күрә (2003, 2004, 2005). (Мәгърифәтче әсәрләренең 3 нче томын төзүче, гарәп графикасындагы аерым текстларны гамәлдәге язуга күчерүче һәм кереш мәкалә авторы – Х. Мәхмүтов.)

ХIХ йөз әдәбиятының аерым мәсьәләләре Х. Миңнегуловның «Дөньяда сүземез бар...», «Гасырлар өнен тыңлап...» җыентыкларында, «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» монографияләрендәһәм күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш таба. Галимнең әлеге хезмәтләрендә урын алган Т. Ялчыгол, Ш. Зәки, Акмулла, Р. Фәхретдин турындагы мәкаләләре бу чорлар әдәбияты тарихын, андагы сурәт-табышлар байлыгын, үзенчәлекле сыйфатларын, сәнгати фикерләүдәге үзенчәлекләрне тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

М. Әхмәтҗановның «Татар кулъязма китабы» исемле монографиясе дә аерым игътибарга лаек. Ул әдәбият тарихы өчен гаять кыйммәтле булган кулъязма китапларны һәм фәнни документларны өйрәнүе белән әһәмиятле. Галим тарихи-генетик методка нигезләнгән тикшеренүләр үткәрә. Шуның белән ХIХ йөз әдәбиятын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә. Хезмәттә «татар әдәбияты тарихында тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, иске кулъязмалар битләрендә сакланган төрки ырым-догалар, фаллар системасы, китап хатимәләре, эпиграфик поэзия үрнәкләре, васыятьнамәләр, әдәби табышмаклар мисаллары, календарьлар, елъязмалар, хат язу калыплары, әдәбиятта кече жанрлар дигән бер система итеп»[Әхмәтҗанов, 2000:255] төгәлләштерелә. Аларның бер өлеше борынгы һәм урта гасырларны үз эченә ала. Ә менә мал ияләренең үзләреннән соңгы дәгъвачыларына тигез итеп бүлеп биргән мөлкәт язуы-васыятьнамә ХIХ йөз татар җәмгыяте эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне тулырак аңларга ярдәм итә. Шулай ук бу чорга караган китап хатимәләре (бетемнәре) дә кызыклы фактларны саклаганлыгы ачыклана: алар «күчерүчеләр тарафыннан иҗат ителеп күчерелә, яки төгәлләнгән әсәргә өстәлгән кечкенә шигырьләрдән торган» аерым хезмәтләрнең авторы, язылу урыны, вакыты, сәбәбе турында кызыклы мәгълүматлар туплана.

XIX йөз әдәбиятын фәнни планда өйрәнүче галимнәрнең берсе – Ә. Сибгатуллина. Аның «Суфичылык серләре» һәм «Илаһи гашыйклар юлыннан» хезмәтләреислам дине белән тыгыз бәйле «суфичылык» дип аталган фәлсәфи-эстетик күренешнең асылын, аның татар әдәбиятында (шактый өлешен XIX йөз әдипләре алып тора) чагылыш үзенчәлекләрен өйрәнүе белән әһәмиятле. Автор әлеге мәсьәләне теоретик планда һәм суфичылык белән бәйле булган символ, образ, атамаларны ачу, аларга аңлатма бирү юнәлешендә тикшерә.

Ә. Сибгатуллина хезмәтләре урта гасырлардан алып Октябрьгә кадәрге (билгеле бер планда аннан соңгы да) татар әдәбиятының әдәби-эстетик үзенчәлекләрен, поэтик байлыгын, тел-стиль чараларын тулырак күзалларга һәм аңларга ярдәм итә. Шулай ук, ул чорлар әдәбиятын ислам дине, Коръәни карашлар белән тыгыз бәйлелектә өйрәнү генә дөрес нәтиҗәләргә китерә дигән фикерне дә раслый. Аның «В поисках человека» монографиясе ХIХ йөз татар поэзиясендә шәхес концепциясе чагылышын тикшерүгә багышланган. Шәрык әдәбияты йогынтысында булган татар шигърияте үзенең бай традицияләренә нигезләнеп үсә һәм мәгърифәтчелеккә хас булган әдәби-эстетик карашларны үзенә сеңдерә. ХIХ йөз поэзиясе яңа сыйфат үзгәрешләренә яраклашып, милли эчтәлекле шигърияткә әверелә. Автор нәкъ менә шушы күчеш чорына бәйле шәхес концепциясен әдәби һәм тарихи-мәдәни, фәлсәфи күренеш буларак тикшерә дә инде[Сибгатуллина, 2001: 142]. Ә. Сибгатуллина бу хезмәтендә чор каршылыкларының, татар җәмгыятендә патриархаль-феодаль мөнәсәбәтләр җимерелеп, яңа социаль мөнәсәбәтләр урнашу күренешенең әдипләр иҗатында, аерым алганда, шәхес концепциясендә эз калдыруын ачыклый. «Камил инсан» концепциясенең Урта гасырлардан килүе һәм яңа заманда халык язмышы, милләтне камилләштерү идеясенә таба үсүе – күпсанлы мисалларда дәлилләнә.

«ХХ йөз башы татар прозасы» хезмәтендә Ф. Бәширов татар әдәбиятындагы яңарыш дәверен ХIХ йөзнең соңгы чирегеннән башлана дигән фикер белдерә[Бәширов, 2002: 287]. Ул әдәбият тарихы өчен гаять кыйммәтле булган кулъязма китапларны һәм фәнни документларны өйрәнүе белән әһәмиятле Ул чорда мәйданга чыккан проза әсәрләрен барлау нәтиҗәсендә «ХIХ гасырның соңгы чирегендә яңа әдәбият булып формалашкан татар иҗат дөньясында әдәбиятка кагылышлы принциплар тагын да камилләшә, жанрлар төрлелеге киңәя һәм яңа эчтәлек һәм сыйфатлар белән баетыла, әдәби хәрәкәттә мөһим үзгәрешләр барлыкка килә. Шул рәвешле тормышка йөз белән борыла башлаган, реаль образлар системасын, реаль вакыйгаларны сурәтләү объекты итеп алып, ситуацияләр һәм детальләр дөреслегенә омтылучы яңа төр татар прозасына да нигез салына»[Бәширов, 2002: 266] дигән нәтиҗәгә килә. Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге фикер моңа кадәр Г. Халит, И. Нуруллин, Р. Ганиева, Ф. Мусин хезмәтләрендә яктыртылган иде. Ф. Бәширов исә аны ХХ йөз башы прозасы үсеш-үзгәрешенә нигез итеп билгели.

З. Мөхәммәтшин, И. Гомәров, А. Хасавнех, Г. Зәйниева, Л. Сәмигуллина, Р. Сафиуллина, Р. Маханова, М. Сибгатуллина, Р. Ханнанов һ. б. лар соңгы еллардагы махсус тикшеренүләрендәбу чор әдәбиятының аерым катламнарын ачуга өлеш кертәләр. З. Мөхәммәтшин үзенең «Фатих Халидинең иҗат мирасы» хезмәтендә XIX йөзнең танылган әдибе тормышына һәм иҗат мирасына җентекләп күзәтү ясый. Аның Шәрык әдәбияты багланышларына киң урын бирә, тәрҗемәчелек эшчәнлеген югары бәяли. Басма һәм кулъязма әсәрләрен шул чорның иҗтимагый фикере, әдәби барышы белән тыгыз бәйлелектә өйрәнә һәм аларның халык тормышын, уй-хыялларын, омтылышларын чагылдыруга бәйле әһәмиятен, рухи тормыштагы урыннарын билгели.

XIX йөз һәм XX йөз башы татар әдәбияты буенча алып барылган тикшеренүләр киң планда алтытомлык «Татар әдәбияты тарихы»ның II томында, «История татарской литературы нового времени (XIX – начало XX вв.)» дигән монографиядә чагылыш таба. II томның әһәмиятен Х. Миңнегулов түбәндәгеләрдә күрә: 1)бай фактик материал туплану һәм аларның байтагы төрле архивлардан алынып, киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителү; 2)бу чор әдәбиятының халыкның рухи тормышындагы урыны яңача һәм киң планда ачылу, фәнни казанышларга нигезләнеп бәяләнү; 3)әдәби процесс һәм аерым авторлар иҗаты тулы, эзлекле тикшерелү, үзара бәйләнешләргә, типологик охшашлыкларга җитди игътибар бирелү һ.б.[Миңнегулов, 1987: 130-134].

Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы»ның 3 нче томытулысы белән XIX гасыр татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш үзенчәлекләренә багышлана. Әлеге хезмәт соңгы елларда табылган яңа фактик материаллар белән баетылган. Яңа табылган авторлар рәтендә булганлыктан, анда И. Гаспралы, Г. Ибраһимов, Ә. Тубыли иҗатларына бәя бирелә. Моңа кадәр билгеле булган шәхесләрнең хезмәтләре яңа заман таләпләренә яраклаштырылып тикшерелә, яңа сыйфат-билгеләре, стильләре күрсәтелә, әдәбият тарихындагы урыннары ачык һәм төгәл билгеләнә. Шуның нәтиҗәсендә татар әдәбияты тарихын билгеле бер системада күз алдына китерү мөмкинлегетуа[Закирҗанов, 2018: 187].

Шулай итеп, гаять кызыклы һәм каршылыклы ХIХ йөз әдәбиятын өйрәнүдә яңа уңышларга ирешелә: 1)җитди үзгәрешләр юлына чыккан Яңа заман татар әдәбиятының тарихи, иҗтимагый, мәдәни тамырлары ачыклана; 2)бу чор иҗтимагый фикер үсешенең нигезе булган мәгърифәтчелек идеологиясенең бөтен татар әдәбиятын сугаруы, яңа темаларга, форма-алымнарга, иң мөһиме, яңа тип геройларның мәйданга чыгуына җирлек әзерләве фикере мөһим тенденция буларак баетыла, тирәнәйтелә; 3)әдәбиятның Шәрык һәм Гареб әдәби-эстетик, фәлсәфи фикерләрен үзләштерү юлына чыгуы, шуңа бәйле үзенчәлекле синтез күзәтелү һәм ХХ гасыр башында аның тагын да үстерелүе, тирәнәйтелүе турында җитди нәтиҗәләр ясала; 4)бу дәвернең бай мирасы кайтарылып, әдәбият тарихының яңа исемнәргә баюы күзәтелә һ.б.

Татар әдәбиятының яңа әдәбият булып формалашуы XIX гасырга, бигрәк тә аның соңгы чирегенә туры килә. Бу яңарышның кайбер сыйфатларын XVIII гасырда ук күрергә мөмкин иде. Петр I реформаларыннан соң татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты дөньясында яңа билгеләр барлыкка килә. Ул яңыалыкларны тарихка, культура ядкярләренә игътибар арта баруда; шулай ук рус галимнәре белән багланышлар ныгуда; әдәбиятта дөньяви мотивлар киңәюдә, гражданлык хисләрен чагылдырган публицистика тууда күрергә мөмкин.

Бу чорда әдәби телне халыкка якынайту омтылышы, поэтикада яңарак формалар, яңа образлар эзли башлау сизелә. Язма поэзиягә фольклор (җыр һәм бәетләр) тәэсире арта бара. Әдәбиятта анонимлыктан авторлылыкка күчүнең көчәйгәнлеге күренә. XVIII гасыр казанышлары булган бу тенденцияләр XIX йөздә тагын да үсә, киңәя, тирәнәя.


Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Азизова Г. А. Вопросы истории татарской литературы в трудах Гали Рахима: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2001. – С. 21.
  2. Әхмәдуллин А. Г. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5–11 сыйныфлар) / төзүчеләре: А. Г. Әхмәдуллин, Ф. М. Хатипов. Казан: Мәгариф, 2000. – 55 б.
  3. Әхмәдуллин А. Г. Татар совет драматургиясен яңача өйрәнү мәсьәләләре // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 255 б.
  4. Әхмәтҗанов М. И. Татар кулъязма китабы. Казан: Татар.кит. нәшр., 2000. – 270 б.
  5. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. Казан: Фикер, 2002. – 287 б.
  6. Валидов Дж. Очерк истории образованности и литературы татар. Казань, 1998. – С. 159
  7. Гайнетдинов М. В. Татарская литература ХIХ века (Идейно-художественный генезис и исторические судьбы): дис. в виде научного докл. ... докт. филол. наук. Казань, 2000. – С. 101.
  8. Галиева Э.Р. Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе. Казан: Фән, 2002. – 360 б.
  9. Гомәров И. Г. Мәгърифәт җырчысы: Гали Чокрый иҗатының тормыш һәм иҗат сәхифәләре. Казан: Школа, 2006. – 144 б.;
  10. Гыйлаҗева Ч. М. Г. Ибраһимов иҗатында татар әдәбиятын чорларга бүлү мәсьәләсе // Фәнни язмалар. Казан: Школа,2002. – 208 б.
  11. Закирҗанов Ә. М., Фәхретдинова Г. М. Әдәбият. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2016. – 255 б.
  12. Закирҗанов Ә. М., Фәхретдинова Г. М. Әдәбият. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2016. – 255 б.
  13. Закирҗанов Ә. М.Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре / Ә. М. Закирҗанов. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 352 б.
  14. Закирҗанов Ә. М. Яңарыш юлыннан (Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре). Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 302 б.
  15. Ибраһимов Г. Татар әдәбиятында өченче дәвер // Милләт. Тел. Әдәбият: Сайланма хезмәтләр. Казан: Мәгариф, 2007. –136 б.
  16. Кадыйров Р. Гомер итмәк – тырышмактыр // Гайнетдин М.В. Гасырлар мирасы. Казан: Татар.кит. нәшр., 2003. – 317 б.
  17. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар.кит. нәшр., 1989. – 415 б.
  18. Миннегулов Х. Ю. Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур. Казань: Ихлас, 2014. – С. 288.
  19. Миңнегулов Х. Й. Әдәбият тарихын өйрәнү юлында // Казан утлары. 1987. № 6. 130-134 б.
  20. Миңнегулов Х. Й. Дөньяда сүземез бар... Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. –336 б.
  21. Миңнегулов Х. Й. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре // Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. Казан: Казан дәүләт университеты, 2006. – 10-13 б.
  22. Мөхәммәтшин З. Г. Фатих Халидинең иҗат мирасы. Казан: Таң-Заря, 2001. – 159 б.
  23. Мусин Ф. М. Вакыт үзе куя бәһане // Мәдәни җомга. 2004. 7 май. – 9-12 б.
  24. Нуруллин И. З. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан: Татар.кит. нәшр., 1982. – 288 б.
  25. Рахмани Р. Беренче том турында // Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. 1 т.: Борынгы чор һәм Урта гасырлар. Казан: Татар.кит. нәшр., 2014. –

551 б.

  1. Сайфулина Ф. С. Әдәбият дәресләрендә әдәби тәнкыйть материалларын куллану мөмкинлекләре (Т.Галиуллин хезмәтләре буенча) // Материалы V Международного научно-практичесого форума «Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы»: материалы VII Международной научно-практической конференции.  Казань: Изд-во Казан.ун-та, 2016.  С. 312-316.
  2. Сибгатуллина Ә. Т. Илаһи гашыйклар юлыннан. Казан: Кыйбла, 2001. –144 б.
  3. Татар әдәбияты тарихы: алты томда. Казан: Татар.кит. нәшр., 1984. 1 т. Борынгы һәм урта гасырлар дәвере. 567 б.;1985. 2 т. ХIХ йөз әдәбияты. 563 б.; 1986. 3 т. ХХ гасыр башы. 598 б.; 1989. 4 т. Татар совет әдәбияты (1917-1941). 567 б.; 1989. 5 т. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960). 543 б.; 6 т. Казан: Раннур, 2001. 544 б.
  4. Фәхреддин Р. Асар. 2 т. Казан: Рухият, 2009.–309 б.
  5. Хәсәнов М. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер методологик мәсьәләләре // Казан утлары. 1992. № 1. Б. 141.
  6. Хисамов Н. Ш. Яңача фикерләү һәм татар әдәбияты тарихы концепциясе // Хәтер сагында. Казан: Мәгариф, 2004. 9-12 б.
  7. Яхин А.Г. V–XI класслар өчен татар әдәбияты программасы / төз. А. Г. Яхин. Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 40 б.

Электрон ресурслар:

  1. Татар әдәби теленең тарихы.

https://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/2____1.html.

  1. Татар әдәбият белеме: http://www.antat.ru/tt/iyli/publishing/book/Закирзянов.
  2. История татарской литературы: https://dspace.kpfu.ru/xmlui/bitstream/handle/net/.
  3. Татар әдәбиятын укыту үзенчәлекләре: https://belem.ru/node/3908.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «...

Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2...