Бәхет кайда була?
план-конспект урока (5 класс)

Данная разработка рассчитана на формирование следующих компетентностей на уроке:

Познавательные УУД: формируем умение извлекать информацию из текста, на основе анализа  делать выводы, находить ответы на вопросы.

 Коммуникативные УУД: формируем умение слушать и понимать других,  строить речевое высказывание в соответствии с поставленными задачами, оформлять свои мысли в устной форме.

Регулятивные УУД: формируем умение высказывать своё предположение на основе работы с текстом, оценивать учебные действия в соответствии с поставленной задачей.

Личностные УУД: формируем умение выказывать своё отношение к героям и их поступкам, выражать свои эмоции.

Методические задачи:

-работать с текстом, давать ответы, опираясь на текст, читать осознанно вслух текст художественного произведения, соблюдая орфоэпические нормы татарского языка, определять тему и главную мысль произведения;

- находить эпизод из прочитанного произведения для ответа на вопрос или подтверждения собственного мнения.

Методы обучения, использованные на уроке,  позволяют углубить  знания учащихся, повысить интерес к изучаемому материалу, дают возможность учащимся принимать активное участие в процессе обучения, обмениваться знаниями со своими одноклассниками, отстаивать и представлять свою точку зрения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhet_kayda_bula.docx30.99 КБ

Предварительный просмотр:

Нәби Дәүлинең  “Бәхет кайда була?” шигыре.

Максатлары:

-шагыйрьнең тормышы һәм  иҗаты турында белемнәрне үзләштерү;

-укучыларның сөйләм телләрен үстерү, эшне планлаштыру, анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү алымнарына өйрәтү;

-язучының “Бәхет кайда була?”шигырен укып анализлау;

-хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

 Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет буенча: әсәргә анализ күнекмәсе, сөйләм телен камилләштерү.

              Шәхескә кагылышлы: геройлар кылган гамәлләр аша хезмәтнең бәхеткә илтүен аңлау.

              Метапредмет УУГ:

     регулятив УУГ: максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлау һәм аларны куллана алу, үз эшчәнлегеңне контрольдә тота алу, дәреснең максатларын куярга өйрәнү; куелган максат  нигезендә эшләү;

    танып-белү УУГ:   “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу, чагыштыру һәм анализлау аша,  гомуми нәтиҗәне чыгару;

           коммуникатив УУГ: сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итәргә өйрәнү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килү; үз эшен контрольдә тоту, фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү, башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү мөмкинлеге алу.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).5 нче сыйныф. Ике кисәктә. /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт», 2014,  биремле, терәк схемалы карточкалар.

 

Дәрес барышы.

I этап.Уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Укытучы.  Хәерле көн, укучылыр. Көнебез шатлык- куанычлардан торсын, уңышлы булсын. Бүген без төркемнәрдә эшләрбез. Әйдәгез, эшебезне төркем җитәкчесен сайлау, төркемдә ничек эшләү кагыйдәләре турында сөйләшүдән башлыйк. (Вакыт бирелә.1слайд)

Укытучы. Төркем җитәкчесе   үз төркеменең эш кагыйдәләре белән таныштырсын. (Һәр төркем җитәкчесе  эш кагыйдәләре белән таныштыра)

Укытучы. Өйдә сез  Нәби Дәүлинең тормыш  һәм иҗат юлы белән танышып килергә тиеш идегез. Нәби Дәүли турында нәрсәләр белдегез?  Җавап бирүне төркем саны тәртибендә башларбыз. Игътибарлы булу сорала. Әйтелгән фикерне кабатламаска тырышыгыз. (Һәр төркемнән бер укучы чыгыш ясый. 2 слайд)

Укытучы. Әйе, укучылар, Нәби Дәүлигә тормыш юлында  зур авырлыклар, күп сынаулар үтәргә туры килә. Ул бу авырлыкларга бирешми. Бәхет юлларын таба ул. (3 слайд)

 Дәресебездә сүз нәрсә турында барыр икән? Җавапны өстәлләрдәге хәрефләр арасында яшеренгән сүздән табарсыз. Хәрефләрдән нинди сүз чыгар икән?

Укучылар. Бәхет.

Укытучы. Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Бәхет турында.

II этап.    Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы.  Бәхет сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?  Сезнең өчен бәхет нәрсә ул? Фикерләрегезне менә шушы “Фикерләр кәрзиненә” сала барырбыз. (4 слайд. Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Укытучы. Фикерләрегез өчен рәхмәт, укучылар. Аларны истә калдырыгыз. Дәрес азагында без бу фикерләргә әйләнеп кайтырбыз.

     Нәби Дәүли үзенең бер шигыренә “Бәхет кайда була?” дигән  исем биргән. Дәресебезнең темасын да “Бәхет кайда була?” дип билгелик. (5 слайд). Дәрескә нинди максатлар куярбыз?

Укучылар.  Шигырьне матур, дөрес итеп укырбыз, анализларбыз, бәхет сүзенең мәгънәсен ачыкларбыз.

III этап.    Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Укучылар, экрандагы слайдка карагыз әле.

Тирбәлеп талда

Йомшап калды

Игән

Тамалар

Пешеп тулган

Җиде ят

Азат

 (6 слайд: сүзләрне, сүзтезмәләрне уку, аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, кирәк булса, аңлату).

Укытучы. Дәреслекнең 96 нчы битен ачыгыз. Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?”  шигырен укырга әзерләндек. Шигырьне укыган вакытта игътибар белән карап һәм тыңлап барыгыз. Эчтәлек ягыннан шигырьне ничә өлешкә бүлеп булыр икән?  Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез.  (Укучылар  укыйлар).

Укытучы.Шигырьне ничә өлешкә бүлеп була?

Укучылар. Өч.

Укытучы. Бу өлешләргә нинди исемнәр бирер идегез? Төркемнәрдә уйлыйбыз.( Вакыт  бирелә. Һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә. Өлешләргә  отышлы исем сайланыла. 7 слайд.)

Укытучы. Хәзер һәр өлешкә сораулар уйлыйбыз. 1нче төркем 1 нче өлешкә, 2 нче төркем 2 нче, 3нче төркем 3 нче өлешкә сораулар уйлый. Өстәлләрдә  “Тар һәм киң сораулар” исемле карточка ята. Сорауларыгызны шунда язасыз. (8 слайд. Вакыт бирелә)

Укытучы.Сез әзерме?

Укучылар.Әйе.

Укытучы. 1нче төркем үзенең сорауларын 2 нче төркемгә бирә.(Сораулар һәм җаваплар тыңланыла).

Укытучы. Сүз икенче төркемгә бирелә. Сораулар өченче төркем өчен. (Сораулар һәм җаваплар тыңланыла).

Укытучы. Өченче төркем сорауларын 1нче төркемгә бирә. (Сораулар һәм җаваплар тыңланыла).

Укытучы. Яхшы, укучылар. Сораулар өлешләрнең эчтәлегенә туры килерлек иде, җаваплар да тулы булды. Минем дә сезгә сорауларым бар.Бу сораулар аңлатуны таләп итәләр. Мин аларны “Киң сораулар” дип атыйм.  Ни өчен бабай балаларга бәхетнең кайда икәнлеген беренче очрашу вакытында ук әйтми?

Укучы. (укучы җавабы).

Укытучы. Малайлар бәхетнең кайда булуына төшенделәрме?

Укучы. (укучы җавабы. 9 слайд)

Укытучы. Эшләмичә генә бәхетле булып булмыймы? Урамда көне буе уйныйсың, ашыйсың- эчәсең, ятып йоклыйсың.

Укучы. (укучы җавабы).

Укытучы. Нәби Дәүли Галимҗан белән Илдуска, сезгә, безгә  бер бик мәгънәле  киңәш бирә. Нинди киңәш икән ул? Кайсыгыз игътибар итте?

Укучы.  Эзләп йөрмә бәхетне

                            Җиде ят ерак илдә

                            Ул яши безнең өйдә,

                            Без торган азат җирдә. (10 слайд)

Укытучы. Укучылар, Нәби Дәүли бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?

Укучы. Бәхетле булу өчен тырышырга, хезмәтне яратырга кирәк.

Укытучы. Бу- шигырьнең идеясе. Дәрес башында сез бәхет турында матур- матур фикерләр әйткән идегез. Дәрес барышында бәхет турында тагын нәрсә белдегез? (Җаваплар тыңланыла)

Укытучы. Димәк, бәхет – үз илеңдә намуслы хезмәт итү.

Укучылар, без сезнең белән бәхет, аның кайда булуы турында сөйләштек. Кеше үзен кайчан бәхетле дип саный икән?  Хәзер мин сезгә бер хикәят сөйлим. Минем соравыма җавапны да, бәлки, шунда табарсыз?

Көннәрдән бер көнне өч дус чокырда утырган Бәхетне күрәләр. Дусларның берсе, чокыр янына килеп, Бәхеттән акча сорый. Бәхет аңа  бик күп итеп акча бирә. Ул, сөенеп,  өенә кайтып китә. Икенчесе  Бәхеттән матур хатын сорый. Аның да теләген кәнагатьләндерә Бәхет. Егет хатыны белән китеп бара. Өченче егет  чокырга иелә.

-Сиңа нәрсә кирәк?- дип сорый аннан Бәхет.

-Ә сиңа нәрсә кирәк? - ди егет.

-Мине бу тирән чокырдан чыгарсаң иде, - дип ялвара Бәхет.

Егет Бәхетне чокырдан тартып ала  да  юлын дәвам итә. Бәхет аның артыннан китә.

Укытучы. Бәхет нинди кешеләр белән янәшә йөри?  Кеше  үзен кайчан бәхетле дип саный?  Сез ничек уйлыйсыз?

Укучы. (җаваплар тыңланыла)

Укытучы. Әйе, укучылар, бәхет  хезмәт яратучылар, яхшы күңелле кешеләр янында йөри. Бәхетле булу өчен тынычлык,  сәламәтлек, дуслык, якыннарыбызның исән- сау булуы кирәк.

IV. Рефлексия.  

Укытучы. Дәресебезгә йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Без бу дәрестә нәрсә эшләдек?

Укучы ( берничә укучының җавабы тыңланыла)

(Шигырьне анализладык, бәхетнең кайда булуын, кешенең кайчан бәхетле булуын ачыкладык, шигырьнең идеясен билгеләдек.)

Укытучы.  Укучылар, сезнең алдыгызда сары төстәге карточкалар бар. Бу- дәрестәге эшчәнлекне бәяләү карточкалары. Анда үзегезнең исем, фамилияләрегезне язып куегыз һәм карточкадагы  җөмләне дәвам итегез. Дәрестә нәрсә белдегез? Нәрсәне аңладыгыз яки аңламадыгыз? Төркемдә ничек эшләдегез?

Мин бүгенге дәрестә ...    .    (Вакыт бирелә)

Укытучы. Дәрестә актив катнашуыгыз, матур җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Билгеләрне дәрес барышында биргән җавапларыгызны, күмәк эш вакытындагы  эшчәнлегегене исәпкә алып  куярмын.

Өйгә 3 төрле эш бирәм. Үзегез берсен сайлап алырсыз.

1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, дәреслектә бирелгән мәкальләрне өйрәнергә.

2.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә.

3.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

Укытучы. Дәресебезне Резеда Төхфәтуллина башкаруында “Иң зур бәхет” җырын тыңлап тәмамлыйк.  

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Контрольная работа по татарскому языку для 8 класса по теме "Бәхет кайда була?"

Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....

"Кайда" соравы

план урока по татарскому языку в1-ом классе...

Парламентский урок "Законнар кайда туа"

Парламентский урок "Законнар кайда туа"...

“Нәрсә,кайда, кайчан?”

Иҗади эзләнүчеләр ярышы.Бирелгән приборлар ярдәмендә табарга.Җисемнең күләмен табарга. (мензурка, сулы стакан, җепле шар)Җисемнең массасын билгеләргә. (динамометр, 3 цилиндр)...

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...