Конкурс сочинений
творческая работа учащихся

Гарипова Айзира Шамилевна

Работа Маткаримовой А.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurs_sochineniy_sosh_no_13_matkarimova_a.h.docx15.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Җөмһәүрияте Әлмәт шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 «13енче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Сугыш

Иншаның авторы:

Маткаримова Азалия Хәмид кызы, 6 нчы сыйныф укучысы

Укытучы: Гарипова Айзирә Шамил кызы.

Сугыш…

(публицистика)

Бөек Ватан сугышының тынганына житмеш биш елдан артык вакыт үтте… Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез.

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Работы учащихся в Международном конкурсе сочинений на английском языке

Участие детей в Международном конкурсе сочинений на английском языке показывает интерес учащихся к творческой работе....

Областной конкурс сочинений «Судьба страны в судьбе семьи» (о тружениках тыла). «А годы летят…»

Федеральное  государственное образовательное учреждениеначального профессионального образования«Профессиональный лицей №38» Саратовской области...

КОНКУРС СОЧИНЕНИЙ УЧАЩИХСЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ШКОЛ ПО ПРОДВИЖЕНИЮ ПОЗИТИВНОГО ОБРАЗА ИНВАЛИДОВ

СОЧИНЕНИЕ«Я ВЕРЮ…»Автор сочинения:Исакова Ирина 1997 года рождения,учащиеся 10 класса МОУ СОШ № 16Представитель: Попова Татьяна Николаевна,учитель русского языка и литературыпервой квалификацион...

конкурс сочинение о родном городе

В данной работе используется сочинение-рассуждение о родном крае....

Конкурс сочинений о Великой Отечественной войне

Для совершенствования патриотического воспитания учащихся, изучения истории России и Великой Отечественной войны, в школе был организован данный конкурс, где учащиеся через самостоятельную исследовате...

Конкурс сочинений «Нет тебя дороже…»

Конкурс сочинений  «Нет тебя дороже…»...

Сочинение ученицы 7 класса "Моя область: взгляд в будущее"(областной конкурс сочинений)

Сочинение ученицы 7 класса ,участвующей в областном конкурсе "Моя область: взгляд в будущее"...