Бай тарихлы Болгар шәһәре.
статья (6 класс)

Романова Галина Николаевна

Соңгы елларда татар халкының һәм аның борынгы бабаларының, республикада яшәүче башка халыкларның тарихи –мәдәни мирасын торгызу һәм саклау мәсьәләләре милли үсешнең мөһим факторы итеп карала. Мәдәни мирасны саклап калу һәм киләчәктә дә саклау – дәүләт мәдәни сәясетенең өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан җөмһүриятенең көньяк – көнбатыш өлешендә дистәләрчә чакрымга җәелгән Иделнең сул ягында кечкенә, әмма  бай тарихлы Болгар  шәһәре урнашкан. Бүген халкы ун меңнән артмаган, башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән шәһәр үзенең тарихи һәйкәлләре һәм музейлары белән данлыклы. Биредә 1969 елда Болгар дәүләт тарих- архитектура музей-тыюлыгы оешты. Музейны җәй айларында 100 меңгә якын кеше карый. Татар – мөселман халкы өчен Болгар изге җир. Биредә 1121  ел элек Болгар бабаларыбыз ислам динен рәсми төстә кабул итә.  Биредә бабаларыбыз кабере өстенә куелган ташлар, төрбәләр сакланып калган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_bolgar.docx12.84 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Бай тарихлы Болгар шәһәре.

        Соңгы елларда татар халкының һәм аның борынгы бабаларының, республикада яшәүче башка халыкларның тарихи –мәдәни мирасын торгызу һәм саклау мәсьәләләре милли үсешнең мөһим факторы итеп карала. Мәдәни мирасны саклап калу һәм киләчәктә дә саклау – дәүләт мәдәни сәясетенең өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан җөмһүриятенең көньяк – көнбатыш өлешендә дистәләрчә чакрымга җәелгән Иделнең сул ягында кечкенә, әмма  бай тарихлы Болгар  шәһәре урнашкан. Бүген халкы ун меңнән артмаган, башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән шәһәр үзенең тарихи һәйкәлләре һәм музейлары белән данлыклы. Биредә 1969 елда Болгар дәүләт тарих- архитектура музей-тыюлыгы оешты. Музейны җәй айларында 100 меңгә якын кеше карый. Татар – мөселман халкы өчен Болгар изге җир. Биредә 1121  ел элек Болгар бабаларыбыз ислам динен рәсми төстә кабул итә.  Биредә бабаларыбыз кабере өстенә куелган ташлар, төрбәләр сакланып калган. Моннан 810 ел элек салынган Җәмигъ мәчет хәрабәләре хәзер дә мөселманнарны үзенә җәлеп итә. Төрки Болгар дәүләте, аның башкаласы шәһре Безнең төп горурлыгыбыз – төбәктәге борынгы һәм урта гасыр тарихының, татар халкы һәм аның борынгы бабаларының телсез, кайчакларда язма шаһитлары: археологик истәлекләр, һәйкәлләр; йөзәрләгән еллык тарихы булган шәһәр һәм авыллардагы архитектура һәйкәлләре, мәчет һәм мәдрәсәләр. Борынгы Болгар дәүләте, аның гүзәл мәркәзе шәһре Болгар турында, аның данлы, әмма ахыры фаҗигале тарихы буыннан –буынга сөйләнеп килә иде. Болгар ханлыгында бик борынгы заманнарда ук яхшы сыйфатлы чуен койганнар. Анда шөһрәте ерак-еракларга киткән шагыйрьләр, галимнәр яшәгән. Алар әдәбият, гыйлем өлкәсендә зур казанышларга ирешкән. Шәһре Болгарда зиннәтле сарайлар, мәһабәт мәчет-мәдрәсәләр салынган. Мөселманнар өчен Мәккә изге булган кебек, татарлар өчен шәһре Болгар хаҗ сәфәре ясый торган урын саналган. Заманының алдынгы  мәдәният үзәге Багдад белән тыгыз багланышларга керү Бөек Болгар дәүләтенең үсешен тагын да киңрәк ачып җибәргән. Бөек Болгарның казанышлары җырларда җырланган, шигырьләрдә урын алган. Тарих рәхимсез булган, ата –бабаларыбызга вәхши яулар белән бәрелешергә туры килгән. Борынгы белем-мәгърифәт, мәдәният учагы таланган, зиннәтле сарайлары җимерелгән. Милләтебезнең  узган юлы – сикәлтәле, кичергәннәре – фаҗигале.  Әмма ул яши, рухын да, киләчәккә өметен дә югалтмаган.

                 Хакимуллин Раил, Зәй муниципаль районы « 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет белем учреждениесенең 6 В сыйныфы укучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час к 1 сентября «Болгары. Волжская Болгария »

Классный час в 9 классе посвящён  истории основания города Болгары, расположенном на левом берегу Волги. Родословная каждого человека начинается с истории своего народа. Без знания свое...

Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии - одном из древних обычаев болгар

Здравствуйте, дорогие друзья!  Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии  - одном из древних обычаев болгар, румын и молдаван . В этот праздник принято дарить амулет...

А знаете ли вы, что 3 марта - день освобождения Болгарии от османского ига.

Здравствуйте друзья! А знаете ли вы, что  3 марта -  день освобождения Болгарии от османского ига.  В 1878 году был подписан мирный Сан-Стефанский договор между Россией и Османско...

Чал тарихлы мәктәпкә -100 ел!

Мәктәп – белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры  таратуы гасырлар белән исәпләнә.Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы бул...

Чал тарихлы авылым

Яна Маты керэшен авылы тарихы, кешелэре...

"Бай тарихлы туган ягыбыз"

Качкын авылы тарихы...