"Бай тарихлы туган ягыбыз"
методическая разработка на тему

Качкын авылы тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bay_tarihly_tugan_yagybyz.docx32.62 КБ

Предварительный просмотр:

Шушы якта безнең эшләр калсын,

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшәргә.

Клара Булатова.

       Әйе, бик хак, матур сүзләр. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында язганда баштан төрле уйлар кичте.

Иманлы  кеше  үзенең гаилә, нигез, урам һәм туган төбәге тарихын белергә тиеш. "Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.

Тарих!  Биш  кенә хәрефле сүз булса да, үз  эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар,  күпме гасырлар сыйдырган.  Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган.  Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар.

         Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул "тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин кызганыч:  барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.

                   Качкынымның болын, таллыклары –

                   Алар минем йөрәк сагышы.

                   Катлы таудан аккан саф чишмәсе –

                   Ул бит минем гомер агышы.

                                 Альберт Галимов.

 Һәр төбәкнең үзенә генә хас табигате,  үзенчәлекле яклары булган кебек, ил гамен иңнәрендә күтәргән кешеләре – горурлыклары була. Бу  бәхеттән Актаныш яклары мәхрүм калмаган. Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевне үзебезнеке дип горурлана актанышлылар. Сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә дә саллы өлеш керткән якташларыбыз – музыка профессоры Мансур Солтанов, актер Мохтар Мутин, шагыйрь Нур Баян, Гамил Афзал, драматург Риза Ишморат, җырчы Әлфия Авзалова, артистка Роза Салиховалар һәм башкалар бар. Шулар янәшәсендә, үзе әйтмешли “чыпчык күзе кадәр генә булган” Качкын  авылы  һәм аның Фарсель Зиятдиновы  да бар.  

Качкын авылы  Актаныш районында, Актаныш авылыннан 53 чакрым  көньяк – көнбатыштарак, Казан – Уфа автомобиль юлы буенда урнашкан. Халкының төп шөгыле – кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.      

         Качкын авылының кайчан нигезләнүе төгәл генә ачыкланмаган. Аны 1487 нче елларда барлыкка килгән диючеләр дә бар. Татар энциклопедик сүзлегендә авылның барлыкка килүе XVII  гасырга карый дип күрсәтелә. ”Мәйдан”  журналының Әгерҗе районына багышланган санында ”...1678 нче  елда Яушевларның крестияны булып теркәлгән, башында Тукбулат Урмыбакты торган нәсел 1670 нче  елда Салагыш авылыннан күчеп килә. 1690 нчы  елларда шул ук Тукбулатныкылар, Качкын авылы крестьяннары чакыруы буенча,  Агыйдел аръягына күчеп (качып) китәләр. Качкын авылы ким дигәндә 1680  нче елда нигезләнгән була”, - дигән юлларны очратырга мөмкин.

Биредә борын заманнан бирле фин-угор кабиләләре вәкилләре, аерым алганда, марилар яшәгән. Ә татарлар алар янына 1487 нче елда килеп кушыла дигән караш яши. Халык чукындырудан качып, шушында төпләнгән, дигән фикер дә өстенлек итә. Пучы янында Чапкын дигән авыл да булган.

           Качкын авылының тарихы Әреш чишмәсеннән башлана, дигән риваять   яши.  Авылга нигез салучы дип мари кешесе Әрешне саныйлар. Кыйблага каршы тибеп чыккан өчен аны Шифалы чишмә дип тә атаганнар. Әреш исемле мари карты шушы чишмә янында тау башында казык кага, үз нәселен алып килеп урнаштыра. Чишмәнең исеме дә шул карт исеменнән калган. Хәзерге авылдан шактый ерак урнашса да, халык гомер – гомергә суга шунда йөрүне хуп күрде.          Бераздан Әреш бабай нәселе янына Әгерҗе ягыннан, Салагыш авылыннан, бояр крестьяны булудан качып,  бер төркем башкортлар (вотчинниклар) килеп урнаша.

                            ... Моңсу аның никтер агышлары,

                            Ишетелә гомер сагышлары.

                            Җиткән мәллә инде баешлары?

                           Әрешемдә авыл язмышлары –

                           Әрешемдә минем язмышларым, ”- дип яза ФарсельЗиятдинов үзенең “Әрешемдә минем язмышларым” шигырендә.

Шулай ук Мөслим районы Каенсаз авылыннан да берничә нәсел авыл байларыннан  качып бирегә килә. Бу авыл, качып килүчеләр урнашканга, Качкын дип аталган да инде.

         Бу өч нәсел аерым–аерым яшәгән. Һәрберсе үз җирләрен бүлеп алган, берсе җиренә икенчесе кермәгән. Алар игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Тирә-яктагы урманны төпләп җир эшкәрткәннәр, иген үстерү өчен басу әзерләгәннәр. Баштагы чорда төп халкы – типтәрләр һәм башкортлар. Башкортларның да, типтәрләрнең дә зиратлары аерым - аерым була. Авыл очындагы ташландык зират халык телендә бүген дә «Башкорт зираты» дип йөртелә.

1773 – 1775 нче еллардагы Крәстияннәр кузгалышында Е.И.Пугачев ягында сугыша. XX  йөз башында Качкында  этап йорты урнаша, мәчет (1831 нче елда  беренче тапкыр телгә алына). Ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр, 2 җил тегермәне була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1516 дисәтинә  тәшкил итә. 1920 нче  елга кадәр   Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостенда тора.  1920 нче елдан  ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930нчы  елның 10 нчы  августыннан – Минзәлә, 1935 нче елның  10 нчы  февраленнән – Калинин, 1959 нчы елның 12нче  октябреннән – Актаныш , 1963 нче елның 1нче  февраленнән – Минзәлә, 1965 нче елның 12 нче  гыйнвареннан Актаныш районында. Халык саны: 1795 нче елда  – 50, 1816 нчы елда  – 73, 1834 нче елда  – 134 ир-ат, 1870 нче елда  – 471, 1897 нче елда – 755, 1913нче елда  – 892, 1920 нче елда  – 880, 1926 нчы елда  – 649, 1938 нче елда – 477, 1949 нчы елда  – 253, 1958 нче елда  – 282, 1970 нче елда – 326, 1979 нчы елда  – 298, 1989 нчы елда  – 237, 2002 нче елда  – 265 кеше.    

1896 нчы  елгы статистик мәгълүматларда Качкында 145 җанның имана җире бар дип күрсәтелә. Җир кызыл балчык катыш кара туфраклы дип бәяләнә. Авыл Баҗана елгасы буена урнашкан. Ул чорда Качкында да җирне өч басу системасы буенча эшкәртәләр. Сабан, сука белән эшлиләр.  Ягулык урынына авыл янында гына чыгарылган торф кулланалар. Мөгезле эре терлек 13,5 тиен тора, дип күрсәтелә. XVIII-XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлавына керә.  Игенчелек, терлекчелек, төрле кәсеп белән шөгыльләнә. Халык эш эзләп  Себер, Пермь губерналарына эшкә йөри.

         1864 нче  елда Качкын авылы Пучы волосте II станга караган. Ул вакытта Пучы волостендагы 23 авылда 6530 кеше яшәгән. 1870 нче  елгы статистик мәгълүматларга караганда, Качкында 80 хуҗалыкта 246 ир–ат, 255 хатын – кыз (башкортлар диелә) яши. 1891 нче  елда кеше саны 658 гә җитә. 1891 нче  елда Качкында 5 йорт янган һәм 738 сумлык зыян хисапланган.

           XX гасыр башында Качкында дини белем бирү шактый куәтле  була. 1915 – 1916 нчы  елларда, алты почмаклы итеп, Кәрим мулла мәдрәсә салдыра. Әхмәтҗанов Кәрим тумышы белән Зөбәер авылыннан була; Галимов Фәррәхетдин, Хәбетдинов Бәдретдиннәр дә мулла булып тора. Мәзин Галимов Габлатый була. Бирегә якын–тирә авыллардан килеп укыйлар. Революциягә кадәр җәдитчә һәм кадимчә мәдрәсә була. Анда 120 ләп кеше укыган, гел ирләр булган. Торып та, авылларына кайтып–килеп тә укыганнар. (Беренче президентыбыз  М.Шәймиевның әтисе Шәрипнең, соңыннан шагыйрь булып танылачак  Нур Баянның Качкын мәдрәсәсендә укуы билгеле). Шәкертләр кич–иртә укып, хәлфәләргә 2–3 тиен хәер бирәләр. Хәллерәкләр, укыткан өчен, хәер итеп, мулланың үзенә ашлык бирәләр.

       Революция булгач, кадимчә укыту туктатыла. Кәрим мулла мәдрәсәсе яңача укытуга күчеп, эшен дәвам итә. Утызынчы еллар шаукымы нәтиҗәсендә Кәрим мулла, гаиләсен алып, Үзбәкстан якларына китеп бара. Мәдрәсә соңыннан нардом булып кала, клуб булып та хезмәт итә.

        Хәзерге амбарга кадәр тулы бер урам булганлыгы мәгълүм, 1921нче  елгы ачлык чорында урамы белән үлеп бетәләр.

        Элегрәк авыл икегә бүленеп, көнчыгышында – татарлар, көнбатышында башкортлар яшәгән. Татарларның бер өлеше Баҗана елгасының уң ягында урнашкан. Авылның бер очында үр була, аны Әнәк үре дип йөртәләр. Колхозлашу чорында үр бетә. Баҗананың уң ягында яшелчә бакчасы ясыйлар. Анда торф чокырлары да сакланып калган.

        1929 нчы  елда Качкында “Искра” колхозы оеша, аннан таркала, 1930 нчы  елда кабат оеша. Беренче председателе – Габделхак Локманов. 1933 нче  елда аны Минзәлә урманында җәзалап үтерәләр(1984 – 1985  нче еллар тирәсендә гәүдәсен Качкын зиратына алып кайтып күмделәр. )   1935 нче  елда Ямалетдинов Касыйм авылга беренче трактор алып кайта.

        Г.Локмановтан соң колхозны Күзкәй авылыннан килгән Габдрахманов  җитәкли. Бер–ике ел эшли, яхшы оештыручы була.Җирлектә яшелчә бакчасыясый. Җәй көне хатын-кызлар шунда эшли: кишер, чөгендер, кәбестә үстерәләр. Көз көне, хезмәт көненә иген биргәндә, үлчәп, шул яшелчәләрне дә өләшә. Кешеләргә ярдәмчел, миһербанлы була, авыл халкы аны ярата.

        Аннары, Бөек Ватан сугышы башланганчы, Татар Мөшегесеннән Шәйхетдинов, Кадермәттән Җиһаншин дигән кешеләр колхоз рәисе булып эшлиләр. Ул елларда иген бик уңмый. Ташлы ясмыкны йөзәр граммлап үлчәп бирәләр.

        Сугыш башланган вакытта  рәис булып Вилданов Мөхәммәдияр эшли.  Аны 1941нче  елда  ук сугышка алалар.   Бөек Ватан сугышына Качкыннан йөзгә якын ир-егет китә, аларның 46 сы мәңгелеккә яу кырында ятып кала.

        Сугыш елларында игенне халыкка түгел, фронтка озатып торалар.Ул елларда рәис булып  Таҗиев Салихҗан (гарипләнеп сугыштан кайткан була, авылда хәзер туганнары юк),Фәтхетдинов Фәрдетдин (Миннеханова Мәрьям әбинең әтисе), Вәлиев Салих (Салихов Фаил бабайның әтисе), Хөснетдинов Фәррахлар (Миннеханов Әбүзәр абыйның бабасы) эшли.

Бу чорларда авыл Советын Фәррахова Зәйнәп  җитәкли. Сугыш беткәндә бу вазифаны Исламов Гыйлаҗетдин башкара: флаг күтәреп, кычкырып, авыл халкына сугыш бетүе турында хәбәр итеп йөри.

         Сугыш беткәч, “Искра” колхозына рәис итеп Кашапов Әхәт куела. Бераз вакыт үткәч, колхозны Киров совхозына кушалар. Качкын авылы совхозның бер бригадасы булып кала. Бригадир булып Зиазетдинов Сәхап эшли.

          1961 нче елда Усы, Качкын, Иске Айман авыллары Кировтан “Айман” совхозы булып аерылып чыга. Бу хуҗалыкның җитәкчесе Салахов Инсаф (Усы авылыннан) була, бригадир булып Нурлыев Нургаян эшли.

          1965 нче  елда Качкын, Усы, Колын ,Чиялек авылларын берләштергән “Айман” совхозы оештырыла. Үзәге Качкын авылында урнаша. Совхоз директоры итеп Баязитов Тәбрис Ильяс улы билгеләнә. Ул Качкын авылында эшчеләр өчен таш торак йортлар, сигезьеллык мәктәп, гомумән, авылларны үстерү өстендә бик күп эшләр башкара. 1973 нче  елда Баязитов Тәбрис Ильяс улын Актаныш райкомына өченче секретарь итеп алалар. Бу елларда Иске Айман авыл Советы рәисе булып Нургали Әхмәтгалиев эшли. Хезмәт юлының 20 елдан артыгы авыл Советы рәисе булып эшләүгә багышланган.Сугышта күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы өчен Кызыл йолдыз, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.Тыныч тормышта куйган хезмәтен зурлап, Татарстан Югары Советы Президиумы Указы нигезендә аны Мактау кәгазе белән бүләклиләр.

     1973 нче  елдан 1995 нче  елга кадәр “Айман” совхозының директор вазифасын тырыш, тынгысыз, кеше хезмәтен күреп бәяли белүче Галиев Альберт Хәйдәр улы алып бара.Әтисеннән күчкән җитәкчелек сәләте аңа барлык хуҗалык эшләрен башкаруда зур этәргеч була. Ул эшләгән елларда ике катлы мәктәп,контора бинасы,таш йортлар,фермалар,амбар салына,икмәк киптергеч,АВМ төзелә, Качкын авылы урамнарына асфальт түшәлә.Халык матур уйлар, якты хыяллар белән яши.

     1989 нчы  елда “Ялкын” совхозы итеп үзгәртелә. Аңа Усы һәм Качкын авыллары керә. 1994 нче  елдан Качкын авылы “Качкын” совхозының үзәге була. 2005 нче  елда Качкын хуҗалыгы Нур Баян исемендәге  хуҗалыкка кушыла.

     1930 нчы еллардан Зәйнулла бай йорты башлангыч мәктәп буларак кулланыла. Бүгенге көндә мәгълүм булганча, монда  Басыйров Кәрим, Вәлиева Зөһрә, Смелов Степан, Закирова Закирә, Миргалимов Нуркасыйм, Ситдикова Фая, Баязитова Хәнияләр  балаларга белем биргәннәр.

    1970 нче  елга кадәр Качкында башлангыч мәктәп була.

    1970 нче  елның августында ул сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. Моңа кадәр Киров авылына йөреп укыган Усы балалары да бирегә килеп укый башлый. Төрле елларда мәктәптә И.Минһаҗев, Г.Әхмәтгалиев, Р.Мәҗитовлар директор булып эшли. 1985 нче елда урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла. 1986 нчы  елда ике катлы заманча мәктәп сафка баса, биредә Качкын, Усы, Колын, Айман балалары белем ала. Соңгы еллардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә мәктәп тугызъеллыкка калды, укучылар кем кая бара ала, шунда йөреп укый. Пучыга йөрүчеләр өчен автобус билгеләнгән. Мәктәптә ашханә, спорт бүлмәсе, китапханә, тир, остаханә  һәм музей бар. Кабинетлар фәннәр буенча җиһазланган.

     Мирзаянова Рания Сәгыйтъ кызы  2004 нче елның июленнән Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор вазифасын башкара, 5-7 классларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта.

    1987 нче елның 22 июнендә авылда беренче балалар бакчасы ачыла. Бу бина 1966 нчы  елда “Айман” совхозының конторасы итеп төзелгән,күп еллар мәктәп һәм интернат булып тора.Балалар бакчасын ачуда башлап йөрүче совхозның парткомы Миркасимов Рөстәм һәм бакчаның беренче мөдире Илдарханова  Энҗе Мансаф кызы булды. Бакчаның беренче хезмәткәрләре: тәрбияче – Миркасимова Лүзия, пешекче – Хасанова Гөлназ, тәрбияче ярдәмчесе -Нуретдинова Наилә.    2003 нче  елда районда балалар бакчаларын мәктәп бинасына урнаштыру эше башлана. Мәктәпнең беренче этажы балалар бакчасы итеп үзгәртелде.

       Һәр төбәк үзенең күренекле кешеләре белән урынлы горурлана.

       Качкын авылында туып-үскән, галим, танылган бакчачы Фарсель Зыятдиновны  республикада белмәгән кеше юктыр. Уфада яшәүче авылдашыбыз, фән докторы Әхим Кәримов исемен халыкка якынайтуда соңгы елларда мәктәпнең роле зур. Бүген Минзәлә районында яшәүче шагыйрь, Татарстанның атказанган агрономы Фәрит Миргалимов та – Качкын авылы егете. Авылдашлары аларны хөрмәт итә, алар белән горурлана.

       Авылыбызның горурлыгы булган яшьләребез дә сынатмыйлар. Төрле елларда  Качкын мәктәбен  уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта югары үрләр яулаган : 27 фәнни эш авторы,  Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы “Автомобиль транспортын эксплуатацияләү” кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты  Галиев Радик Мирзашәех улы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире  Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте баш белгече  Гәрәева Айзирәк Наил кызлары авылның яшәеше белән һәрдаим кызыксыналар.

Авыл уртасында тере тарих булып ике катлы йорт тора. Халык аны Зәйнулла бай йорты дип йөртә. Ул да качып килүчеләр нәселеннән чыккан, бик тырыш, эшчән, фәкыйрь кеше була. Ләкин үзенең тынгысызлыгы, кул көче белән хуҗалыгын ныгыткан. Совет власте елларында аңа кулак ярлыгы тагыла, мал-мөлкәте тартып алына. Зәйнулла бай соңынан үз мунчасында үлә. Йорт административ бина, күп еллар башлангыч, аннан сигезьеллык мәктәп булып хезмәт итте. Күчеп килгән кешеләргә фатир булып та торды. Аскы катында күп еллар кибет эшләде. Өске катының 2-3 нче бүлмәләре 1983-1984нче  елларда ремонтланды, түбәсе калай белән ябылды. Зәйнулла байның оныгы Гөлфәгыйдә (1936 нчы  елгы, Пермь өлкәсе Барда районында яши) вакыт-вакыт бирегә кайтып йөри, бабасының йортын яд итә.

             Туган авыл… Анда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы  һәм сагышы.

             Бер атама да юкка гына бирелмәгән, ул нинди дә булса сәбәпкә бәйле рәвештә килеп чыга. Бер ишеләре – тарихи вакыйгаларга, бер ишеләре гадәт-йола кануннарына бәйләп бирелә.

Сүз дә юк, туган авылымның алабуталары да бик матур миңа. Чит җирләрдә озаграк торырга туры килгәндә, мин аның усал кычытканнарын, әрсез тигәнәкләрен дә сагынам.

      Авыл тирәсендәге җирләр урманга бай булган. Урманнарны кисеп басу ясыйлар, хәзер дә бу җирләр “Яңа басу” дип йөртелә.

         Баштагы чорда халык икегә аерыла: типтәрләр һәм башкортлар. Зиратлары да аерым булган. Зөбәер авылы яклап урнашкан  башкорт зиратында әле дә кабер ташлары очрый.

         Һәр чокыр, болыннар үзенчәлегенә карап исемләнгән:

  1. “Нәзек  бил”. Ике ягы да тигез генә барган урын кисәк кенә нечкәреп, “бил” ясый ( кызлар биле кебек).
  2. “Озын Куак”. Гадәттә, печән чаба торган җирдә, кечкенә генә күлләр бар. Тир-ягын агачлар баскан. Бу хакта авылдашыбыз, шагыйрь Фарсель  Зиятдинов  «Озын Куак һаман юксына» дигән шигырендә искә ала.
  3. “Бәләкәй җәйләү. Олы җәйләү”. Икесенең арасында – басу. Кайчандыр, бу урын амбар ролен уйнаган. Шунда икмәк җыелган, эшкәртелгән. Кешеләр куна-төнә эшләгәннәр.
  4. “Кура җиләге чокыры”. Күрәсең, бу урыннар (күптән) кура җиләгенә бай булган. Бүген җир җиләгенә, печәнгә бай.
  5. “Сулы чокыр”. Бу Айман авылы яклап урнашкан. Суы да, сазлыгы да бар. Күптән түгел безнең печәнлекләр дип саналса, колхоз бу җирләрне сөрде.
  6. “Кызыл төбәк” Киров авылы яклап урнашкан.  Кызыл балчык белән саламны катнаштырып кирпеч (сәмән) сукканнар, хәтта шуннан йортлар да төзегәннәр, яшәгәннәр, соңрак Алма-Ата, Киров совхозына күчеп беткәннәр.
  7. “Салкын чишмә яры”. Монда, чынлап та, кое булган, диләр.  Басуда аш пешерүчеләр суны шуннан алган, суы бик салкын булган. “Чиста күл” дип тә йөртәләр.
  8. “Кара яр”. Бер башы белән Айман авылы җиренә барып тоташа. Тирән, караңгы чокыр. Тигез җиреннән печән чабалар.
  9. “Кара тал яры”. Бу ярның таллары, инеш буенда үскән таллар белән чагыштырганда карарак, усалрак булып тоела.
  10.  “Корбый посадкасы”. Айман авылының Корбангали агай печән чапкан урыннарны шулай атыйлар.
  11. “Ачы”. Зөбәер авылы яклап, амбар артында урнашкан. Печәнен маллар яратып ашамаган. Бүген колхоз бу җирләрне дә сөрдергән.
  12. “Атау”. Үзенә бер утрау формасындагы урын.
  13. “Тарлау”. Ачы белән рәттән урнашкан, таллар үскән печәнлек.
  14. “Низам күле”. Кайчандыр  акчарлаклар булган, диңгезне хәтерләткән, балыкка бай булган зур күл.   Күлдә Низам атлы кеше батып үлгән, диләр. Бүген бу күл юкка чыгып бара. Камышлыкка әйләнгән.

                     Яшь чагымда Низамкүлдә

                      Йөзә иде аккошлар.

                      Күл өстендә уйный иде

                      Аҗаганнар, балкышлар...”, - дип язган  Фарсель Зиятдинов “Кипте нигә күлләрем?” исемле шигырендә.

  1. “Чучак тавы”. Кемнәрдер адашканнар  да, янган учак күргәннәр һәм әйткәннәр :”Чү,учак түгелме соң?” Шуннан “Чучак” чыккан.
  2. “Токын чокыр”. 3 өлешкә бүленгән. Бер почмагы Киров совхозына караса, бер өлеше усылыларныкы булып санала. Бер ягы Качкынныкы. Башта ферма малларын йөрттеләр. Соңгы елларда печәнлек итсәләр дә, чабучы юк, чөнки бик көйсез. Токын – күрексез дигәнне аңлата.        
  3.  Инеш “Баҗана” дип йөртелә.  Бу атамалар бүген дә саклана.

 Шулай итеп, атамалар, тарихи ядкяр буларак, халык тарихының бик күп якларын ачыкларга ярдәм итте. 

         Элек-электән авыл һәм аның халкы турында "зыялы”, "зәвыклы”, "дәртле” кебек сүзләр әйтелә. Бу тикмәгә түгел инде.    

       Бездә халык бик кунакчыл, гадел, киң күңелле. Бердәм, эшчән халкы бар авылымның. Кап-кара уңдырышлы туфрагы булган киң кырларда иген игеп, мул уңыш алабыз. Иртә яздан караңгы көзгәчә, ямь-яшел болыннарда сыер-сарык көтүләре йөри. Агач-куакларга кунып, кошлар сайрый. Күлләрендә балыклар йөзә, кичләрен бакалар сайрый. Авылымның саф һавасы тәнгә көч-куәт өсти. Моның шулай икәнлеген авылдашларның шигырьләре дә раслый .

Качкында  туган, яшәгән кешеләр көчсез-куркак була алмый. Күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр, “Беренче карлыгачлар”, “Минем әни”, “Гыйльми белән Белми”, “Онытылмас авазлар”, “Сөенделәр гөлләрем”, “Тагын килде язлар”, “Изге йорт”, “Икътисад әлифбасы”, “Безнең гомер” исемле китаплар авторы Фарсель Зиятдинов авылга кайткач, бөтен якыннарын, туганнарын йөреп чыгар. Сумкасында һәрвакыт күчтәнәч һәм китап булыр. Мәктәбебезнең һәрчак көтеп алган кунагы, якын дусты ул.  

 Бик күп авылдашлар, табиб булып, үлеп барганнарга җан өргән. Авылның акъәбисе, шәфкать иясе Кәүсәрия  Нәҗметдинова, СССРның  сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле ортопед-стоматолог Галимов Илгиз Наиб улы -  әнә шундыйлардан.   Урта белемне  Качкын мәктәбендә  алган ничә дистә мөгаллим илебездә белем орлыклары чәчә. Туган авылда калучылар иген игә, мал асрый, араларында тырыш эшкуарлар  да байтак. Ләкин...     Авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими шул. Эшче кулларның азая баруы – мөһим мәсьәлә. Китәләр, чөнки башкарган хезмәтләре тиешенчә бәяләнми. Кимибез, чөнки эшләргә эш юк: терлекчелек бетү дәрәҗәсендә, төзелгән фермаларның никадәре инде сүтелде, иген, печән үстерерлек кырларның күбесенә берни чәчелми... Югыйсә, техника заманында яшибез.  Ә элек үгезләр җигеп тә күпме кырны эшкәрткәннәр. Сабан тартып, көрәк белән казып чәчкәннәр, челләдә урак урганнар, тузан йота-йота көлтә бәйләгәннәр... Кырларны буш калдырмаска тырышканнар. Мичтән чыккан икмәкнең хуш исе бөтен өйгә таралган, кәефне күтәргән...

Авылым, - син бөек илкәемнең

Җанга якын газиз почмагы.

Җылытып яшәр гомер буе безне

Туган җирнең газаи учагы.

Р.Закиров.

Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы - шатлыгы, куанычлары һәм сагышы яши.  Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче шәхесләр бирә торган изге урыннар.  Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Чал тарихлы мәктәпкә -100 ел!

Мәктәп – белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры  таратуы гасырлар белән исәпләнә.Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы бул...

Чал тарихлы авылым

Яна Маты керэшен авылы тарихы, кешелэре...

"Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион тапшыруда "

   Борын- борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар  бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән,  авырса, аны шифалы үләннәр белән, ...

Бай тарихлы Болгар шәһәре.

Соңгы елларда татар халкының һәм аның борынгы бабаларының, республикада яшәүче башка халыкларның тарихи –мәдәни мирасын торгызу һәм саклау мәсьәләләре милли үсешнең мөһим факторы итеп карала. Мә...