Электив курс "Туган ягыбыз күрке"
элективный курс (10 класс)

Андреева Миляуша Рашитовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Электив курс "Туган ягыбыз күрке"311.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Баулы  муниципаль районы

«7 нче  санлы  гомуми  белем мәктәбе»  муниципаль  бюджет

гомуми белем  учреждениесе

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭЛЕКТИВ КУРС

“ТУГАН ЯГЫБЫЗ КҮРКЕ”

 

                                                                     Төзүчесе: югары  квалификацион  категорияле

                                                            татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

                                                   Андреева Миләүшә Рәшит  кызы

Баулы

2019 ел

Анлатма язуы

Электив курс программасы 10 нчы сыйныф укучылары өчен атнага 1 сәгать исәбеннән 35 сәгать уздыруны күздә тотып төзелде.

 Электив курсның төп максаты:

Туган ягыбызны, якташ шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү.

Курсның бурычлары:

1) Күренекле шәхесләрнең иҗатын үзләштерү;

2) Укучыларның татар әдәби теле нормалары үзләштерүләренә, текстны аңлап, төрле темаларга иркен сөйләшүләренә ирешү;

3)  Ватанга, халыкка,туган телгә мәхәббәт; кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек; патриотлылык хисләре тәрбияләү, шулай ук эстетик, этик һәм хезмәт тәрбиясе бирү.

Авторлык программасының   актуальлеге:

Белем эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толерант шәхес тәрбияләү – заман педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша тормышка ашырыла. Электив  курс укучыларга аралашу өчен тотрыклы булган белем һәм күнекмәләр алуны тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли; укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән, балаларның әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү,  күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар теленә, әдәбиятына һәм башка халыклар теленә әдәбиятына, мәдәниятына  ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Авторлык  программасына төп таләпләр:

1. Укучыларга мөстәкыйль укырга этәргеч, эзләнү аша белем тупларга мөмкинлек бирү;

2. Яңа материалны лекция рәвешендә бирү, тиз язу күнекмәләре булдыру;  

3. Төрле дәресләрдә милли төбәк компонентын  куллану

4.Туган якның күренекле шәхесләре турында белемне баетырга, кызыклы мәгълүматлар тупларга.

5. Укучыларда үз халкының тарихына,  аның аерым шәхесләренә  ихтирамлы караш, горурлык хисләре тәрбияләү, фәнни эзләнүгә омтылыш  тудыру.

Программаның фәннилеге:

Класстан тыш тәрбия эшләрнең үз нигезләре, үтә дә нык приниплары бар.

- Беренчедән, ул ирекле, ихтыярый булырга тиеш. Һәрбер эшне оештыруда, үткәрүдә укучылар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап  йөри, башкаларны әйди. Бу инде тәрбия эшләренең дә уңышлы уңышлы барачагына бер ныклы һәм ышанычлы шарт.

- Икенчедән, үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын, укучы үз эшенең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш.

- Өченчедән, һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын искә алу.

- Дүртенчедән, бу – дәвамлылык, бер төрле чараларны икенчеләре белән үз вакытында чиратлаштыра, алыштыра белү, ирешелгән биеклектән алга күчү. Һәрбер түгәрәктә, балаларның һәрбер төркемендә алып барырга, чамасын белеп кенә катлауландырырга, зуррак таләпләргә җавап бирә барырга мөмкин бит.  Класстан тыш эшләрнең һәммәсе, укучылар өчен көч җитәрдәй булып, тора-бара үсешкә йөз тотарга, балаларны алга таба юнәлтергә тиеш

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

  1. якташ  әдипләрнең  тормыш  һәм  иҗат  юлларына  кагылышлы  төп  фактларны  белүенә  ирешү;
  2. сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
  3. өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
  4. өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
  5. әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
  6. әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;
  7. әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  8. укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
  9. геройларга характеристика бирү;
  10. сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
  11. әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  12. укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  13. әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  14. кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
  15. өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;
  16. укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
  17. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  18. эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
  19. аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;
  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр

  1. проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
  2. укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
  3. төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;
  4. әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
  5. әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;
  6. татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;
  7. әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
  • үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;
  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;
  • укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;
  • үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;
  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
  • үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;
  • башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;
  • иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;
  • бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;
  • текст буенча сораулар куя белү.

Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  • сәнгатьле уку;
  • шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
  • план төзү;
  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;
  • татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;
  • әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;
  • әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
  • әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;
  • геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
  • композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;
  • әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;
  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;
  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;
  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

  • татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
  • татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;
  • өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;
  • автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив өлкәдә:

  1. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
  2. чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;
  3. бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.

Эстетик өлкәдә:

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;
  • сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау;
  • әдәби әсәрдәге геройларның яхшы якларыннан үрнәк алып, зәвыклы, тәрбияле шәхес булып тәрбияләнергә тырышу.

                           Электив курсның эчтәлеге

Тема

Сәг.

Эчтәлек

1

Туган як тарихы

Баулы турында риваятьләр

Баулы – нефтьчеләр шәһәре.

Беренче скажина тарихы

3

Туган якны өйрәнү музеена  экскурсия

Легендаларны өйрәнү

Беренче скажинага  экскурсия

2

Ганс Сәйфуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

2

Композиторның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру Якташыбыз иҗатына багышланган мәкаләләр  белән танышу.

3

Вил Усмановның тормыш юлы һәм иҗаты

2

Җырчының  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру Якташыбыз иҗатына багышланган мәкаләләр  белән танышу.

4

Яшь талантлар. Якташыбыз Денис Нуруллин – театр һәм кино артисты

1

Артистның  иҗаты белән таныштыру

5

Миргазиян Юнысның  тормыш юлы һәм иҗаты. «Безнең өй өянке астында иде…»,  «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья» әсәрләре

3

Әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

6

Вахит Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты.

 Вахит Юныс.  «Шайтан бар ул, бар!..» , «6000 көн чит илләрдә»

Исергәп авылында Миргазиян һәм Вахит музейлары

4

Әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

Музейга экскурсия

7

Мөсәгыйть Хәбибуллинның тормыш юлы һәм иҗаты М. Хәбибуллин «Икмәк кадере»,  «Илчегә үлем юк» Татар Кандызы авылы мәктәбендә икмәк музее

4

Әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау; бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;әсәрләрнең төп идеясен ачыклау

Музейга экскурсия

8

Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты Ф.Яруллин “Кунак кызы” , “Ак төнбоек”. Ф.Яруллин текстларына язылган җырлар: “Туган ягы кирәк кешегә”,  “Иң гүзәл кеше икәнсез”  “Җыр калдырыйк”, “Йолдызлар яңгыры”,  “Сөялдем сөяннәргә”, “Рәхмәт сезгә”

Кызыл-Яр авылында Ф.Яруллин музее

4

Әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау; бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;әсәрләрнең төп идеясен ачыклау

Фәнис Яруллин текстларына язылган җырлар белән таныштыру

Музейга экскурсия

9

Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты

2

Әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру Якташыбыз иҗатына багышланган мәкаләләр  белән танышу.

10

Илдус Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты

2

Артистның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру Якташыбыз иҗатына багышланган мәкаләләр  белән танышу.

11

Сирин Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты Сирин Батыршин "Язгы тамчылар”, “Минем трагедиям”

3

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыр.  Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау; бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

12

Шәһәр урамы кем исемен йөртә? Советлар Союзы герое якташыбыз И.Зиновьев турында белешмә

1

И.Зиновьев турында белешмә 

Библиографик чыганаклар белән танышу.

13

Рафаэль Мостафинның тормыш юлы һәм иҗаты Рафаэль Мостафин – М.Җәлил иҗатын өйрәнүче Баулы шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә Рафаэль Мостафин музее

4

Әдипнең тормыш юлы белән таныштыру

 6нчы мәктәпнең М.Җәлил музеена экскурсия

Музейга экскурсия

Түбәндә бирелгән темаларга проектлар эшләү һәм яклау:

Туган ягыбыз тарихы

Миргазиян Юныс иҗаты үзенчәлеге

Фәнис Яруллин – күп кыорлы шәхес

Бертуган Илдус һәм Рәшит Әхмәтҗановлар иҗаты

Музейга читтән сәяхәт

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

Максат/эш төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План        

факт

1 чирек

1

 Туган як тарихы

1

Туган якны өйрәнү музеена  экскурсия

1 -атна

2

Баулы турында риваятьләр

1

Легендаларны өйрәнү

2-атна

3

Баулы – нефтьчеләр шәһәре.

Беренче скажина тарихы

1

Беренче скажинага  экскурсия

3 -атна

4

Ганс Сәйфуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Композиторның  тормыш юлы белән таныштыру

4 –атна                  

5

Ганс Сәйфуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Композиторның  иҗаты белән таныштыру

5-атна                    

6

Вил Усмановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Җырчының  тормыш юлы белән таныштыру

6-атна

7

Вил Усмановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Җырчының  иҗаты белән таныштыру

7-атна                        

8

Яшь талантлар. Якташыбыз Денис Нуруллин – театр һәм кино артисты

1

Артистның  иҗаты белән таныштыру

8-атна

9

Миргазиян Юнысның  тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

9-атна

2 чирек

1

Миргазиян Юныс  «Безнең өй өянке астында иде…» 

1

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

1 -атна

2

Миргазиян Юныс «Диңгез чакыра»,  «Зәңгәр дөнья»

1

2-атна

3

Вахит Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

3 -атна

4

Вахит Юныс.  «Шайтан бар ул, бар!..» хикәясе

1

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

4 –атна                  

5

Вахит Юныс «6000 көн чит илләрдә»

1

5-атна                        

6

Исергәп авылында Миргазиян һәм Вахит музейлары

1

Музейга экскурсия

6-атна

7

Мөсәгыйть Хәбибуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

7-атна                        

3-чирек

1

Мөсәгыйть Хәбибуллин  «Илчегә үлем юк»,  өзекләр уку

1

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

1 -атна

2

М.Хәбибуллин. Икмәк кадере

1

2-атна

3

Татар Кандызы авылы мәктәбендә икмәк музее

1

Музейга экскурсия

3 -атна

4

Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

4 –атна                  

5

Фәнис Яруллин “Кунак кызы” , “Ак төнбоек”

1

Әсәрләрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере;

әсәрләрнең төп идеясен ачыклау.

5-атна                      

6

Фәнис Яруллин текстларына язылган җырлар: “Туган ягы кирәк кешегә”,  “Иң гүзәл кеше икәнсез”  “Йолдызлар яңгыры”,  “Җыр калдырыйк”

1

Фәнис Яруллин текстларына язылган җырлар белән таныштыру

6-атна

7

Кызыл-Яр авылында Фәнис Яруллин музее

1

Музейга экскурсия

7-атна                        

8

Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

8-атна

9

Рәшит Әхмәтҗанов “Сандугач керде күңелгә”,  “Уҗымнар”

1

Әдипнең  иҗаты белән таныштыру

9-атна

10

Илдус Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Артистның  тормыш юлы белән таныштыру

10-атна

4 чирек

1

Илдус Әхмәтҗанов сәхнәдә тудырган образлар

1

Артистның  иҗаты белән таныштыру

1 -атна

2

Сирин Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең  тормыш юлы белән таныштыру

2-атна

3

Сирин Батыршин  "Язгы тамчылар”

1

Әсәрдә  күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

бу проблемаларны чишү юлларын ачуда автор фикере

3 -атна

4

Сирин Батыршин  “Минем трагедиям”

1

4 –атна                  

5

Шәһәр урамы кем исемен йөртә? Советлар Союзы герое якташыбыз И.Зиновьев турында белешмә

1

И.Зиновьев турында белешмә Библиографик чыганаклар белән танышу.

5-атна                    

6

Рафаэль Мостафинның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Әдипнең тормыш юлы белән таныштыру

6-атна

7

Рафаэль Мостафин – М.Җәлил иҗатын өйрәнүче

1

6нчы мәктәпнең М.Җәлил музеена экскурсия

7-атна                        

8

Баулы шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә Рафаэль Мостафин музее

1

Музейга экскурсия

8-атна

9

Йомгаклау

1

Проект

9-атна

35

Файдаланылган әдәбият:

- Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009

- Газиз Гобәйдуллин. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1989.

- Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

-  Г.Ф.Лотфи һәм Ш.Р.Сайкин. Әдәби уку методикасы. Казан. Таткнигоиздат. 1956.

- Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

- «Ак барс: Җырлар җыентыгы». Банк «Ак барс» и завод ЖБИ-З. Казан: ПКФ «Реноме», 1995

- «Истәлеккә бер җыр бүләк итәм: Җырлар җыентыгы». Казань. Татполиграф, 1996

- «Истәлеккә җырлар бүләк итәм». Казань. Кол Шәриф нәшрияте, 2001

- М.Хәбибуллин. Икмәк кадере. Казан., Татарстан китап нәшрияты,1972.

- М.Хәбибуллин. Илчегә үлем юк. Казан., Татарстан китап нәшрияты, 1990.

- Ф.Яруллин. Серле дөнья. К.Якуб исемендәге Полиграфкомбинат, 1997.

- Миргазыян Юныс.  Альбатрос язмышы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2002.

- В ә л и е в Р. Гомерлек мосафир // Казан утлары. — 2000. — № 10. — 108-109 б

- Ә.Ә. Зияров. Иҗади эзләнүләр. Баулы район мәгариф бүлеге, 2001.

- Ф.Харисов. Милләтара культуралар мөнәсәбәте. Мәгариф №5, 2008.

-  Ф.Гыйбадуллина. Танылган шәхесләр үрнәгендә. Мәгариф №8, 2008.

- А.Әхмәтҗанова. Ватаным Татарстан. Мәгариф №7, 2008

- Н. Мусина. Мәгърифәт учаклары. Мәгариф №9, 2010.

- Х.Җиһангәрәева. Туган телем – бөек тәрбияче. Мәгариф №11, 2007.

- Р.Закирова. Татар тарихчылары. Мәгариф №5, 2008.

- Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш. Казан. ТаРИХ. 2002.

- С.Г.Исмәгыйлева. Татар теленнән класстан тыш эшләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981.

- Н.Гыймадиева. дәрестә һәм дәрестән соң. Казан. “Яңалиф” нәшрият йорты, 2004.

- В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1997.

- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999

- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

- Ачлык мәйданы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993

- Әхмәт Р. Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә мәрсия // Казан утлары. – 1996.

- Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел.


      Кушымта

“Кеше китә — җыры кала”, — диләр,

Бер җыр калсын әле бездән дә...

                                                          Фәнис Яруллин

Укытучы: Миләүшә Рәшит кызы  АНДРЕЕВА,

Баулыдагы 7нче санлы урта мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Ф.Яруллин шигырьләренә язылган җырлар “Туган ягы кирәк кешегә”, “Иң гүзәл кеше икәнсез”

Максат һәм бурычлар:

- Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә”,  “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырлары белән таныштыру.

- Сөйләм телен үстерү.

- Туган якка мәхәббәт, укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Җиһазлау: аудиоязма, компьютер, проектор, экран,аерым слайдлар; мәкальләр, биремнәр язылган карточкалар

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

II. Өй эшен тикшерү

III. Актуальләштерү

.... ягым – Баулы ягым,

Елгалы һәм күлле ягым.

Урманнарың җиләкле һәм

Болыннарың гөлле ягым.

- Укучылар, слайдтагы юлларны укыгыз әле, ничек уйлыйсыз нинди сүз төшеп калган? (Туган.)

- Кем язган икән ул юлларны? (Фәнис Яруллин)

- Нинди тема күтәрелгән ? (Туган як.)

 (Туган як турында әңгәмә оештыру)

- Туган як ул, сезнеңчә , туган җирме, яшәгән җирме? (Туган җир)

- Туган як дигәч, нәрсәләр күз алдына килде? (туган өй, әти-әни, әби-бабай  һәм башка туганнар, уйнап үскән урам, матур табигать,)

- Ф.Яруллин туган ягы дип кайсы җирне атый? Ни өчен? (Баулы ягы, чөнки ул Баулы раонында туган)

- Укучылар, Ф.Яруллин нинди шәхес (кеше) ? Ни өчен? (ул көчле кеше, чөнки ул авыр вакытта югалып калмаган ...)

IV. Яңа материал

- Укучылар, без дәрестә Ф.Яруллин шигырьләренә язылган җырлар белән танышырбыз. Мин сезгә “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре язылган битләрне таратам.

Туган ягы кирәк кешегә.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, -

Шатлыкларын  ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә, -

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, –

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

- Шигырьдә кайсы юллар кабатлана? Ни өчен? (Туган ягы кирәк кешегә юллары кабатлана, чөнки туган ягы һәркемгә кадерле)

- Укучылар, хәзер әлеге җырны аудиоязмада тыңлап үтәрбез.

(аудиоязманы тынлау, әңгәмәне дәвам итү)

- Кеше туган ягын яшь вакытта күбрәк сагынамы, әллә картайгачмы? Бу нәрсә белән бәйле? ( картайгач күбрәк сагына, чөнки кемнәрдер читтә яши)

- Ә сез туган ягыгызны сагынганыгыз бармы? Мондый хәл кайчан булды? ( юк, чөнки безнең туган ягыбыздан еракка һәм озакка киткәнебез юк)

- Безнең туган ягыбыз нинди? ( туган ягыбыз биек булмаган тауларга, чишмәләргә, урманнарга бай; урманнарда күп төрле агачлар, дару үләннәре үсә)

-Бу матурлыкларны саклап калу өчен безгә нәрсәләр эшләргә, бәлки, эшләмәскә кирәктер? (урманнарны, чишмәләрне пычратмаска, чистартып торырга кирәк; дару үләннәрен тамыры белән өзмәскә ...)

-Укучылар, хәзер синквейн төзеп китәрбез

1юлга – туган як, 2-юлга  – 2 сыйфат, 3-юлга  – 3 фигыль, 4-юлга темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә, 5-юлга темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә ассоциация) язарга.

Синквейн

туган як

_____________________________________________________________

2 сыйфат язарга

_____________________________________________________________

3 фигыль язарга

_____________________________________________________________

темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә язарга

_____________________

темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә ассоциация) язарга

- Берничә җавапны тыңлап үтәрбез

(Туган як матур, кадерле; яратам, саклыйм, беләм Туган ягы һәркемгә кадерле. Туган ил)

- Укучылар, эшләрегезне парта почмагына куйдык, дәрес ахырында җыярбыз.

- Укучылар, Ф.Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз, кемгә багышланган икән ул? (җыр укытучыга багышланган)

- Укучылар, алдагы эшебездә сезгә карточкаларда җыр текстындагы төшеп калган сүзләрне өстәп язарга кирәк.

(Җыр текстындагы төшеп калган сүзләрне өстәп язу. Парлы эш: үзара тикшерү.)

Иң гүзәл кеше икәнсез

Килгән чакта башка авырлык,

 Җитми калса көч, йә сабырлык,

 Сиздермичә ярдәм иткәнсез —

Сез иң ____________ кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,

 Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

 Барысына да җавап биргәнсез —

Сез иң _______________кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

 Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң _______________кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

 Яклагансыз тиеш урында.

 Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —

Сез иң ______________ кеше икәнсез

- Шагыйрь укытучыны ничек итеп күрсәтә? (гадел, сабыр, күркәм, галим)

- Шагыйрьнең нәрсә әйтәсе килә? (ул укытучысын иң гүзәл кеше дип атый)

  IV. Кабатлау һәм ныгыту

Иҗади эш. Төркемнәрдә эш оештыру, кластер ясату:

1) Ф.Яруллин

2) Туган як

3) Укытучы

- Укучылар, сезгә кластер ясарга тәкъдим ителә, таратылган битләрдә төркемнәрдә бергәләп эшлисез:

3 нче төркем “Нәрсә ул туган як”

2 нче төркем “Ф.Яруллин”

1 нче төркем “Укытучы”

- Сез әлеге темага бәйле сүзләр (ассоциацияләр), озын булмаган җөмләләр язарга тиеш.

-Укучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Һәр төркемгә бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

1) Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

2) Туган илнең эте дә якын.

3) Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

V. Өйгә эш

 Мәкалә язарга  “Минем беренче укытучым”

VI. Дәрескә йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Электив по разделу "Организм".

РАЗДЕЛ ПРИМЕРНОЙ ПРОГРАММЫ СРЕДНЕГО (ПОЛНОГО) ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ (профильный уровень), рассматриваемый в курсе «Решение  биологических задач ». Презентация+учебно-тематический план+ рабочая пр...

Электив 11 кл. по обществознанию

Данный элективный курс предполагает рассмотрение сложных для понимания учеников аспектов современного обществознания, в результате чего будет происходить систематизация имеющихся у учащихся обществове...

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

"Бай тарихлы туган ягыбыз"

Качкын авылы тарихы...

"Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион тапшыруда "

   Борын- борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар  бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән,  авырса, аны шифалы үләннәр белән, ...