Электив курс для 9 класса
элективный курс (9 класс) по теме

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән

 әхлак тәрбиясе

(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)

 

 

 

                                                        

                                                              1 нче квалификацион

                                                                         категорияле татар теле

                                                                           һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                     Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы. 

 

Аңлатма язуы.

 

      Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата белән ана өчен аның дәрәҗәсендәге олы байлык беркайда да юк. Һәр бала җир йөзенә изге гамәлләр башкарыр өчен, әти - әнисен шатландырып, кешеләргә игелек кылыр өчен туа. Шуңа да аларда әдәплелек, ихтирамлылык, иплелек, күркәмлелек, тәрбиялелек сыйфатларын формалаштырырга кирәк.

      Балалар белән эшләүче мөгаллим һәм мөгаллимәләргә ярдәмлек йөзеннән мин бу өстәмә белем бирү дәресләрен  тәкъдим итәм. Аның программасы мәкаль - әйтемнәргә нигезләнеп төзелде. Ул алты бүлектән тора. Һәр бүлектә балада булдырылырга тиешле әхлак сыйфатларын үз эченә алган мәкаль - әйтемнәр бирелгән. Программаның төп бүлекләре аерым темаларга һәм практик дәрескә бүленгән. Практик дәрестә зачет эше дә каралган.  Аларны сайлау хокукы мәгаллимнең үз карамагына калдырыла. Темаларны төрлечә  катлауландырып һәм үзгәртеп  тә өйрәтергә мөмкин.

      Дәресләр халкыбызның гасырлар буена тупланган асыл сыйфатлары турында мәгълүмат бирү, гүзәл теленә, рухи җәүһәрләренә кызыксыну уяту,татар теленнән алган белемнәрне камилләштерү, кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатын куя.

      “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас,”- ди халкыбызның атаклы улы Р. Фәхретдинов. Тәрбия турында басылган барлык китапларның тышына алтын хәрефләр белән язып куярлык сүзләр бу. Ләкин хәзерге катлаулы заманда бүгенге көн таләпләренә дә җавап бирерлек нинди тәрбия алымнары кулланырга соң? Әлеге мәсьәлә галимнәрне, бөек фикер ияләрен борчый. Минемчә, бабаларыбыз үрнәгендә, гаилә үрнәгендә, халык педагогикасы нигезләренә таянып тәрбияләргә кирәк яшь буынны. Шул очракта гына без үзебезнең киләчәкне ышанычлы кулларга тапшырырбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

Методик күрсәтмәләр

 

Өстәмә белем бирү дәресләре программасы мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнгән 6 бүлектән тора. Һәр бүлек икешәр темага һәм бер практик дәрескә бүленде. Практик дәрестә зачет эше дә каралган. Дәресләр 17 сәгать исәбеннән 2 чиреккә исәпләп төзелде.

 

1 нче бүлек.

Алма агачыннан ерак төшми.

 

1 нче тема. Анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын коч.

Гаилә турында төшенчә. Гаилә ныклыгы. Анага йөкләнгән бурычлар.Бала тәрбияләүдә атаның роле. Ата-анадагы күркәм сыйфатларның балада чагылышы.  Ата-ана хакы.

2 нче тема. Агай-энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр.

Туганнар берлеге. Аларның яшәү рәвеше, күркәм сыйфатлары, һәнәрләре. Исән туганнарны кадерләү,үлеләрен хөрмәт белән искә алу. Зиратка, якыннарыбыз каберләренә мөнәсәбәт.

3 нче тема. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.(Практик д.)

Шәҗәрә сүзенә аңлатма. Аның тарихы, төрләре. Өлкән буын һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр. Нәсел чылбырына лаеклы шәхес булырга тырышу, яхшы гамәлләр кылу. Аның кыйммәте.

 

2 нче бүлек.

Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.

 

4 нче тема. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Тышкы һәм эчке матурлык. “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә” гыйбарәсен анализлау. Акыл матурлыгы. Акыллы кешеләргә хас сыйфатларның тормышта чагылышы.

 5 нче тема. Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

“Тел” һәм “сүз”, “сүз әдәбе” төшенчәләренә аңлатма. Сүз әдәбе. Сөйләм камиллегенә ирешү юллары. Тәрбия эшендә гыйбрәтле тыюлар, зирәк кисәтүләр.

6 нчы тема. Акыл күрке – сүз. (Практик дәрес.)

Нәрсә ул сәнгатьле сөйләм?”Кешенең акыл һәм зиһен матурлыгы сүзләрендә күренә” гыйбарәсенә аңлатма. Югары тел культурасына ия булу.

 

3 нче бүлек.

Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

 

7 нче тема. Эш яратудан осталык туа.

“Эш”, “хезмәт”, “осталык” төшенчәләренә аңлатма бирү. Эш яраткан кешегә хас сыйфатлар. “Эш яратудан осталык туа” мәкален тормыштан мисаллар белән дәлилләү. Ялкау кешеләр.Ялкаулык – хурлык. Гаиләдә эшкә мөнәсәбәт.

 

 

8 нче тема.Кешене туендыручы һөнәр.

Нәрсә ул һөнәр, профессия? Һөнәрнең төрләре.” Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкаленә аңлатма. Кеше тормышында һөнәрнең роле.

9 нчы тема. Һөнәрленең кулы алтын. (Практик дәрес).

Гаиләдә төрле һөнәрләргә ия булган кешеләр.Яраткан һөнәрнең остасы булып танылу. Вакытның кадерен белү.

 

4 нче бүлек.

Матурлык бер көнлек, игелек – гомерлек.

 

10 нчы тема. Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, шәфкатьлелек һәм гаделлек – җан азыгыдыр.

“Шәфкатьлелек” һәм “гаделлек” сүзләренә аңлатма бирү. Акыллы кешеләр холкына хас үзенчәлекләр. Шәфкатьлелек һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Күркәм сыйфатларны үстерү һәм тәрбияләү.

11 нче тема. Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

“Күрше”, “ут күрше” төшенчәләренә аңлатма. Күрше хакын хаклау. Күршеләргә карата изгелек эшләү. Яхшы күрше булу - әхлаклылык билгесе.

12 нче тема. Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр. (Практик дәрес)

Кем ул “игелек эшләүче дуслар”? Чын дус нинди булырга тиеш? Дуслашу һәм башкалар белән тату яшәү серләре. Сер, сер саклый белү.

 

5 нче бүлек.

Агач күрке – яфрак, кеше күрке – чүпрәк.

 

13 нче тема. Әйберне саклап кисәң, көн дә матур әйбер киярсең.

Чисталык – халкыбызның матур сыйфаты. Ару яшәү. Кешене бизәүче кием төрләре. Киемгә карата сакчыл караш. Зәвык белән киенү.

14 нче тема. Пакъ кием кадер арттырыр.

Халкыбызның киенү һәм бизәнү үзенчәлекләре. Милли киемнәр. Аларның тегелеш һәм бизәлеше. Киемнең кеше сәламәтлегенә тәэсире.

15 нче тема. Әбием сандыгы – күңелем байлыгы. (Практик дәрес)

Әби –бабаларда сакланып калган киемнәр. Алардагы үрнәкләр, тегелеш үзенчәлекләре, тәнгә җайлылыгы, кыйммәте.

 

6 нчы бүлек.

Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала.

 

16 нчы тема. Бәхетле булу өчен, сәламәтлек, акыл һәм күңел кирәк.

“Бәхет” төшенчәсенә аңлатма. Үз тормышыңнан канәгать булу., Тормыш идеалы. Бәхетнең нигезен тәшкил итүче сәламәтлек, акыл, омтылыш.

17 нче тема. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар. (Практик дәрес)

 

Үзең башлаган эшкә җаваплы булу, ихтыяр көче тәрбияләү. Нык ихтыярлы кешеләр. Тормыштан мисаллар белән дәлилләү. 

 

Программаның эчтәлеге (17 сәгать)

 

 

 

Темалар бирелеше

Эш төрләре

Сәгать

 саны

                             Алма агачыннан ерак төшми. ( 3 сәгать ).

1

Анасына карап кызын коч,атасына карап улын коч.

Тәрбия эшендә гаиләгә йөкләнгән бурычлар. Әти -әниләрдәге гүзәл сыйфатлар. Тыйнак кызлар, акыллы малайлар әдәбе.

 

 

1

2

Агай – энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр.

Нәселнең горурлыгы булган туганнар, аларның яшәү рәвешләре.

 

1

3

Практик дәрес.

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.

 

 

Зачет эше.

Әдәплелек сыйфатларының буыннан буынга тапшырылуы. Нәсел шәҗәрәсен белүнең әһәмияте.

Өлкәннәр ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе төзү.

 

 

 

1

Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.( 3 сәгать )

4

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Сөйләм культурасы. Сөйләмгә карата таләпләр. Сүз әдәбе.

 

1

5

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Телнең көче, кыйммәте, кадере, дәрәҗәсен билгели торган сыйфатлар.

Матур сөйләм күнекмәләре булдыру.

 

1

6

Практик дәрес.

Акыл күрке – сүз.

 

 

 

 

 

Зачет эше.

Сәнгатьле сөйләме белән аерылып торган гимназия укытучылары, укучылары белән очрашу.

“Сөйләм нинди булырга тиеш?” дигән темага сөйләшү.

Сайланган текстларны сәнгатьле уку, ятлаган шигырьләрне сөйләү.

 

 

 

 

 

1

Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән. ( 3 сәгать)

7

Эш яратудан осталык туа.

Кеше тормышында хезмәтнең роле. Гаиләнең уңган кешеләре.

 

1

8

Кешене туендыручы – һөнәр.

Һөнәр турында аңлату. Тормышта һөнәрнең урыны.

Каенлык авылыннан Низамиев Ибраһим абыйның һөнәр мастерское белән танышу.

 

 

1

9

Практик дәрес.

Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

Зачет эше.

“Алтын куллы туганнарым” дигән темага сөйләшү.

 

Инша язу.

 

 

1

Матурлык бер көнлек, игелек -  гомерлек. ( 3 сәгать)

10

Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, хакыйкать белән гаделлек – җан азыгыдыр.

Яхшы холыклы кешеләр, аларның күркәм сыйфатлары.

Матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар.

 

 

1

11

Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

Күрше хакын хаклау. Ут күршеләр кемнәр алар? Алар белән булган кызыклы вакыйгалар.

 

1

12

Практик дәрес.

Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр.

 

Зачет эше.

Тугры дусның кадере. Матур яшәү өчен дуслаша белү. Сер саклау.

 

“Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма” дигән темага фикер алышу.

 

 

1

Агач күрке -  яфрак, кеше күрке – чүпрәк.( 3 сәгать)

13

Әйберне саклап кисәң, көн дә матурны киярсең.

Кием һәм аңа карата таләпләр. Чисталык, пөхтәлек, ару яшәү. Зәвык белән киенү.

 

1

14

Пакъ кием кадер арттырыр.

Халкыбызның милли киемнәре, аларның тегелеше, бизәлеше.

Кием һәм сәламәтлек.

 

1

15

Практик дәрес.

“Әбием сандыгы – күңелем байлыгы”.

 

Зачет эше.

Әби – бабаларыбыздан сакланып калган борынгы киемнәр. Аларның кыйммәте турында сөйләшү.

Әби – бабаларына калфак, түбәтәй теккән укучылар белән очрашу, эшләре белән танышу, кыйммәтле мәгълүматларны язып алу.

 

 

 

 

1

Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала. ( 2 сәгать )

16

Бәхетле булу өчен, сәламәтлек, акыл һәм күңел кирәк.

Нәрсә ул бәхет? Өмет белән яшәү. Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен тормыштан мисаллар белән раслау.

 

1

17

Практик дәрес.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

Зачет эше.

Төркемнәрдә үтелгән темалар буенча сөйләү. Чыгышларны бәяләү.

Башкарылган эшләрдән альбом төзү.

 

 

1

      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучылар өчен әдәбият.

 

  1. К. Насыйри. Китап - әт – тәрбия. – Казан:Татарстан  китап  нәшрияты, 1992.
  2. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәштияты, 2001.
  3. Ш. Җәләлиев. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 1997.
  4. Ә. Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре”. – Казан:Тат. кит. нәшрияты, 1998.
  5. Р. Уразман. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан: Татарстан  китап нәшрияты,1992.
  6. С. Шәрипова. Кеше, сәламәтлек, ислам. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1995.
  7. Чыганакларны торгызу – тәрбиянең асыл ташы. – Казан, 2000.
  8. Көч һәм рух тамырлары. – Казан: “Мәгариф” нәшррияты, 2000.
  9. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. –Казан: “Школа”, 2004.

 

Укучылар өчен әдәбият.

 

  1. К. Насыйри. Китап - әт – тәрбия. – Казан:Татарстан  китап  нәшрияты, 1992.
  2. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  3. Көч һәм рух тамырлары. – Казан: “Мәгариф” нәшррияты, 2000.
  4. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре.- Яр Чаллы, 1998.

    5. В. Казыйханов. Әхлак белеме(хрестоматия). – Яр Чаллы,   2000.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс-11 класс

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үз...

электив в 9 классе "Исторические обзоры в курсе физики"

электив по данной  теме  помогает  полнее раскрыть  достижения и вклад  русских ученых  в  науку....

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...