Электив курс-11 класс
элективный курс (11 класс) по теме

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 1-2 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында сүз сәнгате буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эш программасы. 11 класс96.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем мәктәбе

“Килешенде”                               “Расланылды”

Мәктәп директоры:                  Эксперт комиссиясе утырышында

_________________                 Беркетмә №___________________

                 /Р.М.Галиева/                     Җитәкче:  

11 нче сыйныфта татар теленнән  “Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре” электив курсыннан эш программасы.

Төзеде:

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 1-2 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында сүз сәнгате буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Программаның билгеләнеше:

34 сәгатькә исәпләнгән бу программа 11 нче сыйныф укучыларына адреслана Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 7 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

Кереш.

Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.

Аралашу әдәбе

Документлар - язма сөйләмнең бер төре.

Эш кәгазьләре үрнәкләре

Рәсми – эшлекле стиль

БДИга хәзерлек йөзеннән, текст өстендә эш.

Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Төп темаларны өйрәнү 12 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Бу дәресләр 12 сәгатькә исәпләнгән. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

Дәреслекләр. Х.Р. Курбатов. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002, Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория. Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004,  Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре- Казан:Тат. Кит. Нәшр.,1999.

 Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет аша университет һәм институтлар китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.

Тематик планлаштыру.

Эшлекле аралашу (9). Эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу. Аралашуның үзенчәлекләре. Аралашу әдәбе һәм формалары. Сөйләм – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше. Документлар – язма сөйләмнең бер төре. Җитәкчелек итүдәге документларның төрләре, таләпләре. Этика. Сөйләм әдәбе. Хезмәт урыннарындагы этика. Сәламләу. Саубуллашу. Үтенеч. Рәхмәт белдерү.

Эш кәгазьләре (7). Боерык. Аңлатма язуы. Акт һәм беркетмә. Тәрҗемәи хәл.  Сыйфатнамә. Ышаныч. Беркетмә. Хат. Беркетмә. Аңлатма. Котлау. Шартнамә. 

Татар теленең стильләре (9). Татар теленең стильләре. Рәсми – эшлекле стиль тарихы. Рәсми язма стильнең теле. Рәсми документларның лексикасы, грамматикасы һәм синтаксисы. БДИга хәзерлек йөзеннән текстка нигезләнгән иҗади эш. Сочинение элементлары белән изложение язу. Тема һәм максаттан чыгып сөйләм оештыру.

Сөйләмнең сурәтләү чаралары (4).Сөйләмнең сурәтләу һәм ышандыру чаралары. Сөйләмдә көлү – көлдерү максатында ирония, юмор – мәзәк чаралары кулланылышы. Сөйләмнең тыңлаучыга тәэсире, аның тизлеге, эмоциональлеге, тавыш. Аралашуда үз – үзеңне ишетә белү.

Хәзерге чорда сөйләм теленең асылы: югалтулар һәм табышлар.(2)

Йомгаклау (3)

Календарь – тематик план 

№т/с

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Эшлекле аралашу. Телдән һәм

 язма аралашу.

2

Аралашуның үзенчәлекләре

3

Аралашу әдәбе һәм формалары

4

Сөйләм – эшлекле

аралашу әдәбенең бер төре.

5

Документлар – язма сөйләмнең

 бер төре.

6

Җитәкчелек итүдәге

документларның

төрләре, таләпләре.

7

Эш кәгазьләре. Боерык.

Аңлатма язуы.

8

Эш кәгазьләре. Акт һәм беркетмә.

9

Тәрҗемәи хәл.  Сыйфатнамә.

10

Б.С.Ү. Текст өстендә эш.

11

Сочинение элементлары

белән изложение язу

12

Изложениене күчереп язу.

Тормышта булган

вакыйгаларга бәйләү.

13

Хаталар өстендә эш. Эш

кәгазьләре. Ышанычнамә.

14

Эш кәгазьләре. Хат. Беркетмә.

15

Эш кәгазьләре. Акт. Аңлатма.

16.

Эш кәгазьләре Котлау. Шартнамә.

17.

Татар теленең стильләре

18

Рәсми – эшлекле стиль тарихы

19

Рәсми язма стильнең теле

20

БДИга хәзерлек

йөзеннән текст өстендә эш.

21

Тема һәм максаттан

чыгып сөйләм оештыру

22

Рәсми документларның

лексикасы, грамматикасы

 һәм синтаксисы

23

Этика. Сөйләм әдәбе.

24

Хезмәт урыннарындагы этика.

25

Сәламләу. Саубуллашу.

Үтенеч. Рәхмәт белдерү.

    26

Сөйләмнең сурәтләу һәм

ышандыру чаралары

27

Сөйләмдә көлү –

көлдерү максатында ирония,

 юмор – мәзәк

чаралары кулланылышы.

28

Сөйләмнең тыңлаучыга

тәэсире, аның,

эмоциональлеге, тавыш.

29

Аралашуда үз – үзеңне ишетә

 белү.

30-31

Хәзерге чорда сөйләм

теленең асылы: югалтулар

 һәм табышлар.

32-34

Нәтиҗә. Йомгаклау

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.

Эш кәгазьләрен мөстәкыйль куллана белү

Рәсми – эшлекле стиль. Эшлекле сөйләм жанрлары

Сөйләм этикасы нормаларын белергә.

Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.

Курс ахырына укучылар “Эш кәгазьләре ”, “Эшлекле аралашу” буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, эш кәгазьләрен дөрес юнәлештш куллана алу, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.

Әдәбият

Укучылар өчен:

БРИга  әзерләнү өчен ярдәмлек.–Казан: РИЦ “Школа”,  2006

Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: Гыйлем, 2008

Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Укытучы өчен:

Абдуллина Р.С.Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе-Казан: Мәгариф, 2009

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория.Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004.

 Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.- Казан: Мәгариф, 2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...