Эшлекле аралашу
элективный курс (8 класс)

Гайнутдинова Муслима

Җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрнең торгызылуы күп очракта кешеләрдә тотрыклы әхлак  тәрбияләүгә һәм аларның белем дәрәҗәсенә бәйле. Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе укыту методикасын камилләштерү, социаль  фәннәр казанышларын үзләштерү, шуларга нигезләнеп яшь буында дөрес аралашу, кешеләрне аңларга тырышу, үз фикереңне аңлаешлы итеп башкаларга җиткерү, публика алдында чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыруны таләп итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektiv.docx43.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЧИРМЕШӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

“ПЕТР СЕМЕН УЛЫ КУРАСАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ 1 НЧЕ САНЛЫ ЧИРМЕШӘН ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМБЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ЭШЛЕКЛЕ АРАЛАШУ ЭТИКАСЫ

Электив курс

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайнетдинова Мөслимә

Галимҗан кызы

Чирмешән 2021 ел

Аңлатма язуы

Җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрнең торгызылуы күп очракта кешеләрдә тотрыклы әхлак  тәрбияләүгә һәм аларның белем дәрәҗәсенә бәйле. Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе укыту методикасын камилләштерү, социаль  фәннәр казанышларын үзләштерү, шуларга нигезләнеп яшь буында дөрес аралашу, кешеләрне аңларга тырышу, үз фикереңне аңлаешлы итеп башкаларга җиткерү, публика алдында чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыруны таләп итә.

Психолог Б. Д. Парыгин фикеренчә, аралашу “катлаулы һәм күпкырлы процесс: ул бер үк вакытта шәхесләрнең бер-берсенә тәэсир итүе дә, хәбәрләшү процессы да, кешеләрнең бер-берсенә йогынты ясау прцессы, бер-берсенең хәленә керү, аңлашу процессы да булып тора  ала”. Эшлекле аралашу –киң мәгънәдә әйткәндә - хезмәт эшчәнлеге процессында шәхесне үсешкә илтүче, кешенең иҗади мөмкинлекләрен ачучы юл ул.

Эшлекле аралашуда, әңгәмәдәшләрнең бер-берсенә йогынтысы нәтиҗәсндә, аралашу субъектларының рухи үсешенә ирешелә. Бу процесс аралашуда  катнашучы шәхеснең аңлылыгына һәм активлыгына бәйле. Эшлекле аралашуның максаты- хезмәттәшлекне үстерү. Эшлекле аралашу ул хезмәт эшчәнлеге процессында кулланылучы әзер күрсәтмәләр генә түгел.Ул,фикерләү һәм үз-үзеңне тоту техникасы үсешенең шарты буларак, аны кулланучы кешегә дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итә.

Кешеләрне хезмәттәшлек итәргә этәрүче эффектив алымнар куллана белү бөтен һөнәр ияләре өчен дә әһәмиятле. Эшлекле аралашуда фикерләр, программалар, проектлар ярышы тормышка аша.Мондый аралашуда аргументлар куллану, радио, телевидение һ.б. чыганаклардан алынган информацияне дөрес һәм төрле яклап анализлау, кирәкле фактлар һәм вакыйгаларны сайлап алу һәм гомумиләштерү, үз информацияңне җыю һәм тәртипкә салу бик мөһим. Эшлекле аралашу фикерләү эшчәнлеген оештыра, аралашуда катнашучыларны теге яки бу проблемалар өстендә уйланырга, үз күзаллауларын, мөнәсәбәтләрен формалаштырырга, хезмәт эшчәнлегендә үз урыннарын һәм максатларын билгеләргә мәҗбүр итә.Эшлекле аралашу субъектларының бер-берсенә тәэсир итүе җәмгыятькә кирәкле товарлар, хезмәтләр эшләп чыгаруны тәэмин итә.Шуның нәтиҗәсендә хезмәт коллективындагы координация һәм позитив хезмәттәшлек механизмы үсә һәм камилләшә.

Эшлекле аралашуда дипломатик кагыйдәләр кулланыла: алдан күрүчәнлек һәм төгәллек, кырыс таләпчәнлек һәм йомшаклык, тизлек, үзеңә ышандыра белү, кешене аңларга тырышу.

     Аз гына тупаслык та эшлекле аралашуда конфликт китереп чыгара, ә инертлылык эшсезлек, нәтиҗәсезлеккә китерә.

Бу электив курсларның социаль бурычы- мәктәп укучыларын кешеләр белән дөрес аралашыга,конфликтлы ситуацияләрне чишәргә һәм аларны булдырмаска өйрәтү, шәхес буларак талантларын һәм мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру юлларын күрсәтү.

Тәкъдим ителгән курсның максаты- балаларны эшлекле аралашу технологиясенә өйрәтү.

Курс барышында укучлар эшлекле аралашу нигезләрен профессиональ эшчәнлекнең бер төре буларак өйрәнәләр. Аерым урын аралашу этикасы, әхлаклылык, кеше психологиясен аңлау мәсьәләләренә, профессиональ үсешнең нигезе булган эффектив аралашу проблемасына бирелгән.

Курсларның азагына укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм  күнекмәләрне:

-эшлекле аралашу этикасы;

-тыңлаучыга эмоциональ тәэсир итүнең төп формалары;

-кешеләр белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәләре;

-көтелмәгән ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табу;

-конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту;

-оператив карарлар кабул итү;

-үз эшчәнлегеңне әңгәмәдәшең реакциясенә туры китереп проектлаштыру

-эшлекле аралашуны шәхес буларак үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру юлы буларак кабул итү

Бу электив курсларның эчтәлеге А.С. Ковальчукның “Имджелогия һәм эшлекле аралашу нигезләре” китабына нигезләнгән.Курслар өчен программа әзерләгәндә  шулай ук психолог Игорь Вагин, Брайан Трейси, Дейл Карнеги һ.б. хезмәтләре файдаланылды. Кызганычка каршы, татар телендә бу темага багышланган материал бик аз.

Курсларның нәтиҗәлелеген билгеләү һәм контрольдә тоту өчен семинарлар, практик эш, рефератлар әзерләү, конференцияләрдә чыгыш ясау хезмәт итә ала.Семнарларның төп формалары: иҗади әңгәмә, киңәйтелгән дискуссия, докладлар буенча фикер алышу, сорау-җавап формасы. Практик эштә тестлар, эшлекле һәм рольле уеннар кулланыла. Укучылар өчен мөстәкыйль эшнең төп формасы-рефератлар. Реферат укытучы җитәкчелегендә языла һәм семинарларда, конференцияләрдә яклана.Рефератны бәяләүөчен критерийлар булып түбәндәгеләр исәпләнә: теманың актуальлеген нигезләү, куелган максатларны һәм бурычларны аңлатып китү, өйрәнелгән әдәбиятка күзәтү ясау, эшләнелгән эшне гомумиләштереп нәтиҗә чыгару, тыңлаучларның игътибарын җәлеп итү һәм чыгыш дәвамында аны саклап кала алу, тел һәм стиль төгәллеге, сөйләм темпы һәм грамоталылык, үз-үзеңә ышаныч һәм башкаларны ышандырырлык итеп сөйли алу, җавапларның төгәллеге һәм тулылыгы. Һәр пункт бер балл белән бәяләнә.

Курс 34 сәгатькә исәпләнгән(10-11 сыйныфларда) һәм социаль- икътисадый һәм гуманитар профильдә укучылар өчен тәкъдим ителә.

Эш планы

Тема

Сәг.саны

Укыту прөессын оештыру формалары

1

2

3

4

1. Эшлекле аралашу этикасы

7

1.1.

Аралашуның этик нормалары

1

Лекция,әңгәмә

1.2.

 Коллективта уңай психологик климат булдыру. Әхлаклылык ягыннан коллективка бәя бирү.

2

Әңгәмә. Тест.

1.3.

Конфликт һәм аны чишү.

2

Иҗади дискуссия. Рольле уеннар.

1.4.

Семинар. Шәхесара мөнәсәбәтләрнең бер формасы буларак эшлекле аралашу.

2

Практик эш.Сорау-җавап формасында эшләү.     Докладлар тыңлау.

2. Эшлекле аралашуның төп формалары

12

2.1.

 Вербаль аралашу.

2

Тест. Күнегү-күзәтүләр “Ышан миңа”, Вокаль каршылыклар һ.б.

2.2.

 Публика алдында чыгыш ясау сәнгате.

2

Фонетик күнегүләр.  Рольле уеннар.

2.3.

 Вербаль булмаган коммуникация.

2

Әңгәмә. Рәсемнәр, картиналар өстендә практик эш. “Хисләреңне аңла” күнегүе.

2.4.

Эшлекле аралашуны оештыру сәнгате.

2

Әңгәмә. Сүзлекләр белән эш.Сөйләмең төгәллеген, җыйнаклыгын үстерүгә юнәлтелгән күнегүләр.

2.5.

Эшлекле әңгәмәләр,сөйләшүләр.

1

Лекция.Рольле  уеннар.

2.6.

Киңәшәмәләр, презентацияләр

1

Уен “Эшлекле киңәшмә”

2.7.

Семинар. Эшлекле аралашу сәнгате- аның нәтиҗәлелеген билгеләүче фактор.

2

Иҗади дискуссия. Публика алдында сөйләүгә әзерләнү һәм чыгыш ясау.

3.Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеге

10

3.1.

 Эффектив аралашуның  стратегиясе һәм тактикасы

2

Лекция. Әңгәмә.

3.2.

 Нәтиҗәсез аралашуга китерүче сәбәпләр.

2

Дискуссия. Тест. Рольле уеннар “Комплимент”, “Таныш булыйк!”

3.3.

Эшлекле аралашуда        нәтиҗәсезлеккә китерүче психологик каршылыкларны җиңү юллары

2

“Эшлекле сөйләшү стильләре ”  (уен-тест).Рольле уен “Конфликтлар”

3.4.

Хезмәт урынында этикет.

1

Лекөия. Әңгәмә.Ролле уеннар “Граңданнарны кабул итү”, “Телефон аша  эшлекле аралашу”

3.5.

 Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген бәяләү.

2

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу.

3.6.

Практик эш.

1

Эшлекле уен “Компания президентын сайлау”

4. Эшлекле аралашуда документаөиянең әһәмияте

3

4.1.

 Эшлекле аралашуның язма формалары буларак эш кәгазләре

1

Эш кәгазләре һәм алар белән эшләү принөиплары турында лекөия

4.2.

Практик эш

2

Практикум.Язма документаөия өстендә эшләү технологиясе.

Йомгаклау конференөиясе. Тормышта үз максатыңа ирешү юлы буларак эшлекле аралашу.

2

Укучыларның эзләнү характерындагы хезмәтләре белән чыгыш ясаулары

   

Программаның эчтәлеге

Тема1. Эшлекле аралашу этикасы

Аралашуның этик нормалары. Әхлаклылык.

Этика- әхлак, мораль нормалары һәм таләпләре, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен җайга салу турындагы фән. “Этика” термины әхлак турындагы фәнне атау өчен Аристотель тарафыннан кертелгән. Немец философы И.Кант бу фәннән башка кешеләр белн идарә итү мөмкин түгел дип санаган.Этикага карата булган кызыксыну хәзерге вакытта базар икътисадына күчүгә бәйле рәвештә көчәйде.

Җитәкченең үз-үзен тоту этикасы эшне оештыру хакына шәхси файдаңны корбан итү, үз эшләреңнең мөмкин булган нәтиҗәсен алдан күрү һәм бәяләү сыйфатларына нигезләнә.

Рус теоретигы П. А. Кропоткинның зур эксперименталь  эшкә нигезләнгән этика концепциясе бер-береңә ярдәм итү идеясенә нигезләнгән. “Этика” хезмәтендә автор шундый нәтиҗәгә килә: үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек юлы белән генә кеше үз-үзен саклап кала һәм яңа әхлакый үсеш югарылыгына  күтәрелә ала.

Теләсә нинди ситуциядә үз-үзеңне тотуның этик принциплары борынгы заманда ук барлыкка килгән:  башкаларны үзеңне хөрмәт иткән кебек хөрмәт ит, үзең белән ничек аралашуларын теләсәң, башкалар белән дә шулай аралаш; әти-әниеңне ярат һәм хөрмәт ит; ялганлама; икейөзле булма; кеше әйберенә кызыкма, һ.б. Болар кешелек уйлап тапкан иң кыйммәтле фикерләр.

        Шәхеснең мәнфәгатьләре, теләге һәм омтылышы.

Эшлекле аралашу этикасын өйрәнүгә фәнни караш җәмәгать һәм шәхси мәнфәгатьләр, ихтыяҗлар, шәхеснең үз-үзен тоту мотивлар кебек социаль- психологик факторларны өйрәнү һәм анализны күздә тота.

Шәхес, ягъни,  аңлы кеше, билгеле бер сыйфатларга ия. Ул башка кешеләр белән төрле мөнәсәбәтләргә керә һәм шәхеснең яшәве өчен кирәкле булган инфраструктураларның үзара тәэсире ярдәмендә үзенең статусын саклый.

Шәхеснең тормышына һәм үсешенә зур йогынты ясаучы факторларга түбәндәгеләр керә: социаль- икътисадый строй; сәяси инфраструктура (закон чыгару органнары, суд, фиркаләр, административ аппарат); шәхес хокукы (Конституция, законнар, хокукый система); массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет; укыту- тәрбия системасы; әхлакый инфраструктура, әхлакый мохит (кешенең әхлакый сыйфатлары).

Семинар. Шәхесара мөнәсәбәтләрнең бер формасы буларак эшлекле аралашу.

  1. Эшлекле аралашуда шәхесләрнең бер-берсенә йогынтысы һәм үсеше. Психологик типлар һәм коммуникация.

      Эшлекле аралашуда субъектларның үзара үсеше тормышка ашырыла. Бу процессның асылы анда катнашучы шәхеснең аңлылык һәм активлык дәрәҗәсендә чагылыш таба. Эшлекле аралашу фикерләү техникасы үсешенә шарт булып тора һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә.

      Кешенең психологик типларын чагылдыручы төп мотивацияне истә тоу да зур әһәмияткә ия. Бу типлар берничә төргә бүленә: социаль- демографик структура буенча (яшь, җенес, һөнәр, милләт); психологик  үзенчәлекләр (характер, темперамент, ихтыяҗ, мәнфәгать, мотив); социаль- сәяси структура (аңлылык, социал активлык); чынбарлыкка мөнәсәбәт буенча (реалист, фанатик, романтик).

  1.  Эшлекле аралашуның әхлакый  максатлары.

       Әхлакый хәлне яхшырту, коллективның позитив имиджын булдыру өчен кешеләр арасында ышаныч, шәхескә хөрмәт белән карау, сәләт һәм талант  үсешенә юнәлеш бирүче мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк.

         Коллектив  имиджы хезмәттәшлек, рухи күтәренкелек, шатлык, мәхәббәт, иҗатташлык кебек сыйфатларга нигезләнгән булырга тиеш.

        3.  Коллективта психологик климат формалаштыруда эшлекле аралашуның әһәмияте.

Психологик  климат формалаштыруда эшлекле аралашу культурасы булдыру бик актуаль. Эшлекле сөйләшүләр алып бара белмәү, үз-үзеңне тотуда ялгышлар вакытны әрәм итүгә сәбәп булып тора, хезмәтнең нәтиҗәлелеген киметә. Негатив ситуацияне  чишү өчен күп очракта гафу үтенү дә җитә. Бәхәсләрне ярдәмләшү юлы белән чишү дә оптималь.

Тема 2. Эшлекле аралашуның төп формалары. Вербаль  (сөйләм) аралашу, аның төрләре, тыңлаучының игътибарын җәлеп итү.

Эшлекле аралашу , барыннан да бигрәк, эшлекле тел белән алып барыла. Кеше риторика, ораторлык сәнгатен камилрәк белгән саен, карьера баскычыннан уңышлырак күтәрелә.

Эшлекле тел дип милли телнең тарихи оешкан билгеле бер лексик фонды, грамматик структурасы һәм стиле булган формасын атыйлар.

Эшлекле тел нормага туры килә, ул вербаль аралашуның идеаль моделе, аның төп принципларына тәңгәл.Вербаль аралашның максаты- кешеләрне үзеңә карату, аларда хезмәттәшлек итүгә омтылыш тудыру. Һөнәри үсеш өчен сүзгә осталык, нормага туры килүче сөйләм зур әһәмияткә ия. Нормасыз сөйләмгә гомуми кабул ителгән кагыйдәләргә туры килмәүче сөйләм керә (диалектизм, архаизм, жаргон сүзләр). Сөйләм хаталарын булдырмау өчен иң ышанычлы ориентир булып аңлатмалы фразеологик, энциклопедик һ.б. сүзлекләр тора.

Телнең матурлыгы аның төгәллеге һәм нәфислегенә бәйле. Нәкъ шул сыйфатлар тыңлаучыга сөйләүченең фикерен аңлауны тизләтә һәм җиңеләйтә.

Сөйләүченең осталыгы кирәкле сүзне сайлап ала белүдә генә түгел,ә кирәкмәгәнне әйтмичә калуда да. Еш кына вербаль аралашуда шундый очраклар була: кеше күп белә, ләкин аралашу күнекмәләре юк, яхшы әңгәмәдәш түгел. Аралашучан, ләкин кешедән көләргә яратучы, әңгәмәдәше турында уйламаучы белән сөйләшү тагын да авыррак. Андый кешене яхшы әңгәмәдәш дип һич тә атап булмый. Мөнәсәбәтләрдә гармонияне аралашуның субъект- субъект моделе тудыра.

Вербаль  аралашуның төп кагыйдәләре.

Үз фикереңне җиңел һәм матур итеп әйтү, табигый һәм гармонияле диалогка шарт булып торучы сөйләм кагыйдәләре бар:

  1. Кабул ителгән нормаларга туры килүче, дөрес тел белән аралашырга.
  2. Аралашу сферасын игътибарга алырга. Стильне  дөрес сайларга, сөйләмдә бертөрлелектән качарга.
  3. Күп сүзле булмаска. Үз фикереңне төгәл формалаштырырга.
  4. Гади,образлы тел белән аңлашырга.
  5. Оппонентны тыңлый белергә. Башкаларны тыңлый белмәгән кеше үз сөйләме өстендә эффектив эшли алмый.
  6. Үз фикереңне төгәл һәм исбатлап әйтергә.
  7. Ишарәләрдә тыйнак булырга.
  8. Оппонентның фикерен хөрмәт итәргә.
  9. Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә, сөйләмдә озын паузалар ясамаска.
  10.  Тәэсир итүнең эмоциональ чараларын кулланырга.

Публика алдында чыгыш ясауның струтурасы һәм нәтиҗәлелек критерийлары.

Публика алдында чыгыш ясау сәнгатен өйрәнү, укырга һәм язарга өйрәнгән кебек, кызыклы һәм файдалы. Ул үз мөмкинлекләреңне киңәйтү, карьера баскычыннан күтәрелү өчен кирәк.

Чыгыш ясауга әзерлек түбәндәге этаплардан тора:

  1. Аудиториягә бәя бирү – чыгышны тыңлаячак конкрет аудиторияне өйрәнү. Монда демографик күрсәткечләр җыю (яшь, җенес, белем дәрәҗәсе,мәдәни, дини үзенчәлекләр) һәм кызыксыну дәрәҗәсен билгеләү керә.
  2.  Чыгышның максатын кую- нәрсәгә омтыласыз, аудиториядән нәрсә көтәсез.
  3. План төзү (эффектлы башлам, чыгышның төп фикерләре, йомгаклау-резюме, иллюстратив материал).
  4. Текстны истә калдыру, төп фикерләрне язу өчен карточкалар куллану.
  5. Көзге алдында яки дуслар янында реаль вакытта чыгышны репетицияләү.

Чыгыш ясаганда оратор алдында аудиториянең игътибарын яулау, контакт булдыру, кешеләр белн иркен аралашу бурычы тора. Ә моның өчен үз чыгышыңны максатка ирешү теләге белән башларга кирәк. Ораторның аңында ул үзе, аудитория һәм сүз бергә берләшкәндә генә, нотык тыңлаучыда теләктәшлек тудыра. Чыгыш ясауга әзерлек процессында ул үзенең аудитория белән идарә итү сәләтенә ышанычын ныгытырга, конкрет риторик алымнар үзләштерергә тиеш.

  Вербаль булмаган аралашу. Тон, мимика, хәрәктләр теле. Аудитория алдында үз-үзеңне тоту һәм тыңлаучыны үзеңә карату осталыгы.

Риторикада сөйләм генә түгел, мимика, ишарәләр, интонация дә зур әһәмияткә ия.ишарәләр, тән хәрәкәте теле кешенең вербаль булмаган коммуникатив эшчәнлегенә карый. Мимика, интонация һәм ишарәләр әйләнә – тирәдәгеләр белән аралашуны яхшырта, оратор сүзләренең мәгънәсен көчәйтә һәм өстәмә мәгълүмат бирә. Вербаль булмаган сигналлар хәтта тулысынча сүзләрне һәм хәрефләрне алыштыра (чукраклар әлифбасы, транспорт хәрәкәтен тәртипкә китерүчеләр, төзүчеләр, кинорежиссерлар һ.б. кулланылучы һөнәри ишарәләр).

Вербаль  булмаган сигналларның кыйммәте шунда: алар, гадәттә, аңсыз рәвештә кулланыла һәм сөйләүче белдерергә теләмәгән хисләр мимика, ишарә, интонация, тавыш аша тыңлаучыга сизелә.

Визуаль  контакт- мөһим вербаль булмаган элемент. Эшлекле аралашу вакытында сөйләүче һәм тыңлаучы әле бер-берсенә карыйлар, әле күз каршын читкә алалар, чөнки өзлексез караш тыңлаучыга фикерен тупларга комачаулый. Күңелле тема буенча фикер алышканда визуаль контакт тоту җиңелрәк, ә күңелсез мәсьәләләр турында сөйләшкәндә кешеләр күз карашлаы белән очрашмаска тырышалар.

Кешеләрнең рухи халәте аның мимикасында чагылыш таба. Бу күп кенә фразеологик әйтелмәләрдә дә күренә (шатлыктан балку, катып калу һ.б.).

Ораторның осталыгы үз сөйләмен билгеле бер ситуациягә тәңгәлләштерү һәм интонация байлыгында да чагыла. Интонацияне, сөйләм темпын, көчен үзгәртү ярдәмендә фикерләү сәләте эшкә җигелә һәм кешенең рухи халәте ачыла. Сүзләрнең эмоциональ яңгырашыяңгырашы мимика һәм ишарә ярдәмендә көчәя. Ирексездән барлыкка килүче, ләкин контрольдә торучы ишарәләр әйтелгән идеяләрнең тәэсирен көчәйтә, сөйләүченең эчке халәтен чагылдыра.

Эшлекле аралашу культурасы

Аралашуны оештыру культурасы- җанны яхшылык, мәрхәмәтлелек белән сугару. Ул кеше тормышы, эшчәнлеге мөнәсәбәтләренең бөтен якларын берләштерә.  Шәхес культурасы югарырак булган саен ул социальләшкәнрәк һәм тынычлык яклырак.

Эшлекле аралашукултурасы кешегә төп чараны күрсәтә: эшеңдә уңышка ирешергә теләсәң, үзеңнең уңай имиджыңны булдырырга омтыл.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кулҗтурасын өйрәнүдә Лейл Карнегиның хезмәтләре киң җәмәгатчелек тарафыннан танылган һәм югары бәяләнә. Ул хезмәт юлын бәләкәй фирманың гади агентыннан башлап, искиткеч уңышларга ирешә, бизнес теоретигы, эшлекле аралашу идеологы дәрәҗәсенә күтәрелә.эшлекле дөня даирәләрендә әйләнеп, ул бик күп кеше өчен көндәлек эшлекле очрашуларда бер-берсе белән аралашу сәнгатенә өйрәнү мөһим, дигән нәтиҗәгә килә. Эшлекле аралашуда төп этәргеч итеп Дейл Карнеги шәхес буларак үз кыйммәтеңне тою ихтыяҗын күрсәтә. Эш барышында бәяңне арттырырга тырышу, башкалар белән аралашканда үз дәрәҗәңне даими исбатлау кирәклеге шәхесне актив эшчәнлеккә яки, киресенчә, пассивлыкка этәрә.җәмгыят белән тыгыз бәйләнеш яки җәмгяттән читләшү, әйләнә-тирәдәгеләрнең мәхәббәте яки алар белән дошманлык- барысы да эшлекле аралашуныдөрес оештырудан тора.

Әңгәмәнең максаты, фразалары һәм алымнары. Сөйләшүләр, рәсми һәм рәсми булмаган әңгәмәләр оештыру методикасы.эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийлар.

Шәхесара аралашуда эшлекле әңгәмә зур урын алып тора. Эшлекле аралашуның бу формасыпроблемалар чишүгә юнәлдерелгән, ул карашлар, фикер, мәглүматлар белән бүлешүне күздә тота.эшлекле әңгәмә еш кына әңгәмәдәшне позиөиягезнеңнигезле булуына ышандыруның бердәнбер юлы.

Беренче фразаларны ныклап уйларга кирәк. Шул ук  вакытта беренче сораулар белән үк әңгәмәдәшегезне контраргуметлар эзләргә һәм саклану позиясенә басара мәҗбүр итмәгез. Сүзләрнең мәгнәсен бозып әйтү, үз-үзеңә кирәгеннән артык ышану, әңгәмәдәшкә йстән карау кебек нәрсәләрдән сакланырга кирәк.

Тәкдим ителгән фикерләрне аргументлау да бик мөһим.

Эшлекле әңгәмәң берничә өлештән тора:

  1. Исәнләшү, үзара аңлашу өчен шартлар тудыру.
  2. Теманы һәм аның турында фикер алышуның кирәклеген нигезләү.
  3. Фикер алышу.
  4. Нәтиҗәләр чыгару.
  5. Фикер алышуны рәсми рәвештә төгәлләү.

Эшлекле сөйләшүләр килешү төзү максатыннан кулланыла.аның төп функииясе- мәсәлә буенча бергә фикер алышу һәм катнашучыларны канәгатләндерерлек карар кабул итү.

Эшлекле сөйләшүнең төп структур элементлары:

  1. Якларның позиияләренә, ихтыяҗларына ачыклык кертү.
  2. Фикер алышу һәм позияләр буенча уртак фикергә килү.
  3. Бергәләп карар кабул итү.

Тыңлый белгәндә һәм әйтелгән фикерләрне аңлаганда гына сөйләшүләр нәтиҗәле була. Партнерның фикерләренә өстән караш сөйләшүнең эффектын күпкә киметә.

Эшлекле аралашуның бер формасы буларак киңәшмәләрнең функияләре һәм үзенчәлекләре.

Киңәшмә- партнерлар белән якыннан торып аралашуның бер төре. Киңәшмәләр үткәрү- мәглүмат тапшыру ысулы, проблемаларны коллегиал чишү чарасы һәм эшлекле аралашу белән җитәкчелек итү мәктәбе. Киңәшмәләрнең вазифасыанда катнашучыларга мәглүмат җиткерү генә түгел, ә тагын теге яки бу мәсәлә турында фикер алышу, проблемалар чишелешенә этәргеч, иҗади атмосфера тудыру.

Киңәшмә үткәрүдә төп авырлык- катнашучыларның активлыгын көчәйтү. Активлык киңәшмәнеалып баручының осталыгына бәйле. Бу- үзенә күрә бер сәнгат, арымсәләт, белемһәм күнекмәләр сорый.

Семинар. Эшлекле аралашу сәнате- анң нәтиҗәлелеген билгеләүче мөһим фактор.

  1. Аралашу. Сөйләм културасы.

Эшлекле аралашуда дипломатик кагыйдәләр кулланыла:

Алдан күрүчәнлек һәм төгәллек, кырыс таләпчәнлек һәм йомшаклык , тизлек, үзеңә ышандыра белү, кешене аңлара трышу. Аз гына тупаслык та эшлекле аралашуда конфликт китереп чыгара, ә инертлылык эшсезлек, нәтиҗәсезлеккә китерә.

Үз-үзеңне тоту, тыңлаучының игътибарын яулау зур әһәмияткә ия. Аудитория алдында чыгыш ясаучы кешегә баш кагу, туктаусыз чәч рәтләү кебек кирәксез ишарәләрдән тыелырга кирәк.

2.Публика алдында чыгыш ясау.

       Нотык логик фикерләү законнарына туры китереп төзелә.Аңарда кызыксыну уятучы мәгълүмат яки тормышчан, мөһим вакыйга булырга тиеш.  Абстракт фикерләүләр бу фикерләүләрне раслаучы конкрет фактлар белән чиратлашсын. Хакыйкатьне эзләү формасында төзелгән материал, ышандырырлык аргументлар, үзенә җәлеп итә торган мәгълүматтыңлаучыларны чыгышны игътибар белән кабул итәргә этәрә.

  1. Вербаль булмаган аралашу сәнгате.

Вербаль аралашу фактларга нигезләнгән мәглүмат тапшыру өчен кулланыла, ә вербаль булмаган аралашуда әңгәмәдәшнең хисләре чагыла. Кайвакыт вербаль булмаган сигналлар сүзне тулысынча алыштыра.Хисләрне белдерү өчен сүзләр генә аз, шуңа күрә вербаль булмаган телне аңларга өйрәнү мөһим.

Тема 3. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеге

Эффектив аралашуның стратегиясе һәм тактикасы. Партнерга бәя бирү һәм аның белән эшлекле хезмәттәшлек итү осталыгы.

 Шәхеснең коллектив эшчәнлеге вакытында аңа үз сәләтләрен тормышка ашыру, фикерләрен башкаларга җиткерү,үз карашларын яклау, кешеләргә файда китерү мөмкинлеге бирү нәтиҗәле эшлекле аралашуның нигезе булып тора.

Эшлекле аралашуның үзенчәлекләре кеше эшчәнлегенең максатка юнәлдерелгән шартларда куллануына бәйле. Эшлекле аралашуда кешеләрнең ихтыярына һәм аңына йогынты ясала- бу аларның үз-үзен тотышына тәэсир итә, социаль  мөнәсәбәтләрне нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китереп тәртипкә сала һәм җәмгыятькә зыян  итүче көчләргә каршы тора.

Нәтиҗәсез аралашуның сәбәпләре һәм факторлары. Әңгәмәдәшне эффектив тыңлау кагыйдәләре.

Аралашуның нәтиҗәлелегендә әңгәмәдәшне тыңлый белү, аның белән хезмәттәшлек итү зур әһәмияткә ия. Эшлекле аралашуда катнашучы кешеләрнең бик азы гына әңгәмәдәшен тыныч һәм максатчан тыңлый белә. Әңгәмәдәшне тыңлый белмәгәнлектән, югалтулар да күп. Кабат сөйләшүләр алып барыла, аңлап бетермәгән информацияне ачыклауны сорап, өстәмә хатлар җибәрелә, товар җибәреләчәк адреслар бутала.

Эффектив тыңлаучы булу – тыңлауның махсус алымнарын белү дигән сүз:

  1. Игътибарлы булу, сөйләүчене бүлдермәү;
  2. Кирәк вакытта сөйләүчедән сүзенә төгәллек кертүне үтенү;
  3. Әңгәмәдешеңнең фикерен үз сүзләрең белән кабатлау;
  4. Әңгәмәдешеңнең төп фикерләренә нәтиҗә ясау;
  5. Әңгәмәдешеңнең хисләрен сүзләрең белән чагылдырырга тырышу.

     Нәтиҗәсез аралашуга китерүче психологик факторларны һәм каршылыкларны  җиңү. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийлар.

Нәтиҗәсез аралашуның бер сәбәбе – төрле күренешләр, вакыйгалар, кешеләр турындагы субъектив позициядән торып фикер йөртү. Чынбарлыкка туры килмәгән фикер мәглүматны дөрес аңларга комачаулый, эшлекле аралашуда ялган халәт тудыра, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне боза. Тәнкйтҗ һәм дәгваларны тыңлаудан баш тарту да аралашуда нәтиҗәсезлеккә китерә. кешенең кая хата җибәргәнен тәнкыйтчеләр аның дусларына караганда алданрак хәбәр итә.

Түбәндәге рекомендаөияләргә нигезләнеп, аралашудагы каршылыкларны җиңәргә була:

-ярсу, ачуны җиңү өчен әкрен, тыныч тавыш белән сөйләргә;

-әңгәмәдәшегезне бүлдермәгез, аңа үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирегез;

- игтибарны тулысынча партнерыгызга юнәлтегез;

-ашыгып нәтиҗә ясаудан һәм бәя бирүдән сакланыгыз, әңгәмәдәшнең карашын аңларга тырышыгыз;

-икейөзле булмагыз, алдашмагыз;

- әңгәмәдәшегез сүзләренең төп мәгнәсенә төшенергә тырышыгыз;

 - фикер җебен югалтмагыз;

- сөйләү һәм фикерләү темпын әңгәмәдәшегез белән тәңгәлләштерергә тырышыгыз.

Хезмәт урынында этикет. Шәхеснең үз-үзен тоту манерасы.

Эиткет- шәхеснең хезмәт, җәмәгат урыннарында, эшлекле сөйләшүләрдә үз-үзен тоту тәртибе. Бер-береңне хөрмәт итмичә, үзеңне билгеле бер нормалар беләнчикләмичә, әдәплелек кагыйдәләрен үтәмичә кешеләр белән яхшы мөнәсәбәт төзеп булмый.

Манера – үз-үзеңне тоту, кешеләр беләнаралашу үзенчәлеге. Әдәплелек арзан бирелә, ләкин кыйммәт бәяләнә, дигән Сервантес.

Шәхеснең үз-үзен тотышына йогынты ясаучы законнарны белмәү яки аларга игътибар итмәү аралашудагы нәтиҗәсезлеккә китерә.

Шәхеснең үз-үзен тотуы белән идарә итүче төп эчке факторларның берсе- ихтыяҗ. Ихтыяҗ шәхеснең рухи көче, аны эшчәнлеккә этәрүгә сәбәп булып тора. Ихтыяҗлар  физиологик  хезмәт белән бәйле, матди интеллектуаль  һәм социаль  булырга мөмкин. Алар кешенең матди һәм рухи культурасына бәйләнгән һәм шәхес активлыгының чыганагы булып хезмәт итәләр.

         Барлык  ихтыяҗлар  үзар  бәйләнгән булса да, җәмгыять ихтыяҗлары алдынгырак урында тора, чөнки шәхес үз омтылышларын җәмгыять булганда гына канәгатьләндерә ала.

Мәнфәгать, теге яки бу предметка специфик юнәлеш буларак, шәхеснең танып – белү һәм эмоциональ  яктан чынбарлыкка актив мөнәсәбәте, яки, башкача әйткәндә, ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә омтылыш. Мәнфәгатьләр яңа, югарырак һәм катлаулырак ихтыяҗларның үсешенә шарт булып тора.

Мәнфәгатьләр үзгәрүсез тора алмый, алар шәхеснең җәмгыятьтәге урыны белән бергә үзгәрә.

Эшлекле аралашу процессында шәхеснең аңында башкаларга, төрле вакыйгаларга, фактларга мөнәсәбәт туа. Бу мөнәсәбәт уңай  яки тискәре булырга мөмкин, һәм ул аралашу барышында теге яки бу якка үзгәр дә ала. Күп тапкыр кабатланган тәэсирдән  соң мөнәсәбәт ныгып кала һәм мондый ситуациядә кешенең үз-үзен тотышын билгеләүче даими факторга әйләнә.Бу социаль  практика белән ныгытылган, шәхси тәҗрибә белән расланган нәрсә ныгытма (установка) дип атала  һәм кешеэшчәнлеген билгеләүче төп факторларның берсе булып тора. Ныгытмалар балачактан башлап кеше даими рәвештә катнашкан төрле хезмәттәшлек процессында барлыкка килә (гаиләдә, мәктәптә, дуслар белән аралашкан һ.б).

Мәнфәгать һәм ныгытма формалашу шәхес эшчәнлегенең мотивацион сферасында тәмамлана.Эшлекле  мөнәсәбәтләрсистемасы йогынтысында кешене төрле социаль эшчәнлеккә этәрүче мотивлар формалаша. Мотив эшчәнлеккә юнәлдерелгән, ул максаты аңлаешлы һәм нәтиҗәсе күзалланган булуы белән характерлана.

Мотив социаль  факторлар һәм яшәү мохитенә бәйле аңлы һәм аңсыз, хисси һәм интеллектуаль, мәдәни һәм физиологик  мәнфәгатьләрнең үзара тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Мотивны үсеш ягыннан 4 төркемгә берләштереп була:

  1. Формалашмаган мотив (эшчәнлеккә кызыксыну булмавын күсәтә);
  2. Коммуникатив мотив (аралашу өчен шарт булып тора);
  3. Шәхесне гамәли эшчәнлеккә этәрүче мотив;
  4. Иҗади эшчәнлеккә юәлдерелгән, югары үсеш алган мотив.
  5. А.С. Макаренко мотивлар тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Үз яшәешен иң якын перспектива белән генә билгеләүче кеше, танылган педагог фикеренчә, иң көчсез кеше.

Һөнәри этика. Һөнәри –этик кодекс. Коллективта психологик климат.

      Коллективта кешеләр арасында төрле мөнәсәбәтләр урнаша. Тәңгәл килмәүче позицияләргә түземле караш, үзара аңлашу әхлак тәрбиясе, кешеләр белән хезмәттәшлек итү, төрле мәдәниятләрне кабул итәргә әзерлекнең нигезе булып тора.

Коллективта “әхлакый халәт” яки “уңай психологик климат” дигән төшенчә бар. Бу - коллетив тарафыннан кешене кабул итү, аңа үз сәләтләрен реализацияләү мөмкинлеге бирелү.

Һөнәри мәсьәләләрне үтәү процессында кешеләр алдында туган ситуацияләр һөнәри этика формалашуга тәэсир ясый. Һөнәри этика- шәхеснеңүз хезмәтенә мөнәсәбәтен белдерүче мораль нормалар җыелмасы.

Һөнәри эшчәнлек процессында кешеләр арасында билгеле бер мораль мөнәсәбәтләр туа. Кайбер һөнәри эшчәнлек төрләренә җәмгыять  гадәттәгедән югарырак мораль таләпләр дә куя (белем һәм тәрбия бирү, саләмәтлек саклау). Андый вакытта җәмгыять мораль сыйфатларны һөнәри яраклылыкның төп элементы итеп карый.

        Хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәттә һөнәри этика шәхеснең коллективта уңай шартларда яшәвен тәэмин итә. Хезмәткәр, һөнәре буенча кем генә булмасын, үзенә ышану, хезмәте белән кызыксыну, үзен дөрес бәяләүләрен сизмәсә, интенсив һәм кыю эшли алмый. Дөрес бәяләмәү, хезмәткәрләрнең үзара аңлаша алмавы шәхеснең активлыгын киметә, аның мотивациясе югала.

Коллективта кешеләр белән аралаша белү бик мөһим. Башкаларны аңлауның иң гади юлларының берсе- идентификация,ягъни үзеңне башка кеше урынына куеп карау, аның хисләрен, борчуларын, халәтен аңларга тырышу. Бер-береңне аңлау процессы фикерләү, фактларны, үз эшчәнлегеңне анализлау белән бергә бара-болар бөтенесе бергә рефлексия дип атала. Бу ике процесс хезмәткәрләрнең уңышлы аралашуына нигез булып тора.

Коллектив эшчәнлек шартларында аралашу, кешеләрнең нинди урын биләүләренә һәм нинди функция үтәүләренә карамастан, таләпләр кую ярдәмендә башкарыла.Таләпчәнлекне арттыру хезмәткә уңай мотив формалаштыру кеше мәнфәгатьләренә уңай мөнәсәбәт, игътибарлылык, аларның тормыш - көнкүрешен җайлауда катнашуны кире какмый. Киресенчә,чын таләпчәнлек кешегә карата хөрмәт булганда гына мөмкин

       Шулай итеп, коллетивта иң югры нәтиҗәләргә кеше ихтыяҗларын тулысынча исәпкә алганда гына ирешергә була. Һөнәри үсеш, ирешелгән уңышларны күрә белү, хезмәтне дөрес оештыру- коллективта уңай психологик климат булдыру өчен иң кирәкле мотивлар. Хезмәттәшлек, үзара аңлашу һәм ярдәм принципларына нигезләнгән эшлекле аралашу һәм ярдәм принципларына нигезләнгән эшлекле аралашу һөнәри һәм иҗади активлыкның нәтиҗәлелеген күтәрә.

      Конструктив һәм деструктив конфликт. Конфликт вакытында кешенең үз-үзен тотышы. Хезмәт коллективы имиджы.  

Эшлекле аралашу проессында конфликтлар туарга мөмкин. Конфликт- яклар, фикерләр, көчләр каршылыгы.

Мораль- психологик климат формалаштыру конфликтлы ситуациядә булган кешеләрнең үз-үзен тотышын өйрәнүне таләп итә.

Катнашучыларның мәнфәгатьләренә һәм барлыкка килү урынына бәйле рәвештә конфликт берничә төргә бүленә: һөнәри, гаилә, икътисадый, сәяси, милли һ.б. шәхеснең конфликтлы ситуациягә җәлеп ителүенә бәйләнештә шәхеснең эчке конфликты, шәхесара,  төркемара,конфликтлар була.

Ситуациянең чишелеш нәтиҗәлелеге буенча конструктив һәм деструктив конфликт билгеләнә. Конструктив конфликт проблемалы ситуациянең эчтәлеген аңлауга һәм чишелеш вариантларын эзләүгә юнәлдерелгән. Мондый конфликтның чишелеше коллективны югарырак үсеш баскычына күтәрә.

Деструктив конфликт негатив нәтиҗәгә китерә һәм коллетив эшчәнлегенең эффективлыгы кимүгә нигез булып тра.

Конфликтның барлыкка килү сәбәпләре күп төрле: эш процессында туган; шәхесара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләренә кешеләрнең симпатия һәм антипатиясенә бәйле; кешенең шәхес буларак үзенчәлеге (хисләрен, эмоцияләрен контрольдә тота алмавы, агрессивлык, аралаша белмәү). Эшлекле аралашу культурасы булмау- конфликтның төп сәбәпләренең берсе.

Конфликт белән идарә итеп булмый, дип уйлау дөреслеккә туры килми. Конфликтның уңай чишелеше конфликтлы ситуацияне адекват аңлау; эффектив аралашу; конфликт китереп чыгарган проблемаларны анализлау, чишү юлларын билгеләү өчен үзара ышаныч һәм хезмәттәшлек атмосферасы булдыру кебек факторларга бәйле. Ситуацияне аңларга һәм субъектив факторларның нинди роль  уйнавын билгеләргә кирәк. Тынычлык сөюче кеше мөнәсәбәтләрне җайга салуга үзе беренче адым ясый. Кайвакыт бу конфликтта үз мәнфәгатьләре булмаган абруйлы кешегә мөрәҗәгать итү, аның фикерен исәпкә алу да хисләрне читкә куеп, конфликтның асылын аңларга ярдәм итә.

Грамоталы сөйләм сүзләрне ситуаөиягә туры китерү, билгеле бер урында һәм вакытта кулланылучы махсус гыйбарәләр әйтә белү осталыгын үстерә.

Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләү.

  1. Эшлекле сөйләшүләр, әңгәмәләр оештыру һәм үткәрүнең  нәтиҗәлелеге.

Әңгәмә һәм эшлекле сөйләшү уңышлы үтсен өчен түбәндәге принөиплар сакланырга тиеш:

- бергәләшеп эш итү- коллектив эшчәнлегендә синең өлешең эшлекле аралашу максатларына туры килә;

-кирәк кадәрле мәгълүмат- бу мизгелдә таләп ителгән әйберне генә сөйлә;

- мәгълүматның сыйфаты – ялганламауда;

-максатчанлык- темадан читләшмә, чишелеш табарга тырыш;

-әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын истә тоту.

2. Публика алдында чыгыш ясауның нәтиҗәлелек критерийлары.

Сөйләм кешеләрнең аңына һәм хисенә йогынты ясый. Сүзгә осталык аудитория игтибарын җәлеп итүнең логик һәм образлы алымнарын уңышлы куллануга бәйле. Оратор даими рәвештә тыңлаучыларда кызыксыну уятырга, төрле каршылыкларны җиңеп, аларны үз фикеренә ышандырырга тиеш.

3.Нәтиҗәлелек күрсәткече буларак аралашу этикасы.

      Этикетның кагыйдәләрен һәм нормаларын белү генә аз, аларны үтәргә дә  кирәк. Үз-үзеңне дөрес тота белү, этикет, теләк-омтылышларыңны, сәләтләреңне тормышка ашыруны җиңеләйтә, эшлекле аралашуда уңай мөнәсәбәтләр тудыра, үзеңне яхшы яктан презентаөияләргә ярдәм итә.

Практик эш.

Эшлекле уен “Компания президентын сайлау”(чынбарлыкта сайлаулар белән аналогиядә оештырыла).

Тема 4.Эшлекле аралашуда документаөиянең әһәмияте.

эшлекле аралашуның язма формалары буларак эш кәгазләре. Документларның теленә, стиленә, формасына таләпләр, алар белән эшләүнең төп принөиплары. Документның кабул ителгән стандартларга, техник эстетиканың принөипларына туры килүе.

Этикет, югары кулҗтураны, эшлекле аралашуның бөтен төрләрендә, шул исәптән, язма төрендә дә сакларга кирәк.

Документлар белән эшләүнең төп принөиплары түбәндәгеләр:  аларны төзү, эчтәлеге буенча килешү, раслау һәм кул кую, регистраөия, үтәлешен контролҗдә тоту, архивка җибәрү,  әзерләү һәм архивта саклау. Бу принөиплар документларның төрле инстанөияләр үтү этапларына туры килә.

Документлар белән эшләү техноогиясенә, аның тышкы кыяфәте, теленә, стиленә куела торган билгеле бр таләпләр дә бар. Моннан тыш, документ кабул ителгән стандартларга, техник эстетика принөипларына да туры килергә тиеш.

Практик эш

Эшлекле корреспонденөия, беркетмә, отчет, белешмә, акт, шартнамә, устав, боерык, ышаныч кәгазе, күрсәтмә кебек язма документаөия өстендә эшләү технологиясе

 Йомгаклау конференөиясе

Тормышта үз максатыңа ирешү юлы буларак эшлекле аралашу.

Музыка, театр, рәсем сәнгате формалашмаган вакытларда ук аралашу булган. Аралашудан бөтен сәнатҗ , мәдәният барлыкка килгән. Аралашу шәхеснең тарихи үсеш юлында кешелек ирешкән барлык казанышларны үзләштерүе өчен мәҗбүри шарт булып тора. Алай гына түгел, аралашу – ул шәхес буларак үсешкә юл, кеше яшәешенең нигезе.

  1. Кеше тормышында эшлекле аралашуның әһәмияте.
  2. Этикет һәм эшлекле кешенең тышкы кыяфәте.
  3. Шәхес буларак кешенең психологиясен аңлау һәм аралашуда куллану.
  4. Эшлекле аралашу проөессында шәхеснең үсеше.
  5. Аралашуда психологик мизгелләр, ситуаөине сайлау проблемасы.

Курсны укыту методикасы

     Тәкүдим ителгән курсны уңышлы укыту лекөия, әңгәмә, дискуссияләрнең фәнни һәм методик югарылыгына бәйле.кызыклы, бүгенге көн таләпләрен туры килүче материаллар, фактлар, мәглүматлар җыю һәм сайлап алу эше шактый күп көч куюны талә итә.

     Электив курсларның нәтиҗәлелеге укычыларның активлыгына да бәйле. Алар бу курсларны үзләре сайлап ала- диәк, әһәмиятен аңлыйлар һәм практик файда күрергә телиләр. Укытучының максаты- балаларда кешеләр белән аралашу, үзеңнең эмоөионалҗ халәтең белән идарә итү күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелен аңлау, үз-үзеңне өйрәнү һәм кабул итүгә омтылыш тудыру. Шунлыктан практик эш бу курсларның нигезе булып тора.

Беренче дәресләрдән башлап, шәхси сыйфатларны (аралашучанлык, стресмларга каршы торучанлык, кофликтлылык һ.б.) билгеләүче психологик тестлар үткәрелә. Тестларны педагогик  һәм психологик әдәбияттан табарга була.

Аралашу сәнгатен өйрәнгәндә тавыш кебек бик әһәмиятле деталне игтибарсыз калдырырга ярамый.дикияне яхшырту һәм сөйләгәндә дөрес сулыш алырга өйрәнү өчен фонетик күнегүләр эшләргә кирәк.

  1. Тирән итеп сулыш алырга, аннары, үпкәдән бөтен һаваны чыгарып бетерергә(а-а-а-а).
  2. Шундый ук күнегүне башка сузыклар белән дә эшләргә.
  3. Әкрен генә тирән итеп сулыш алырга һәм иреннәр йомылган килеш “м-м-м-м” авазын сулыш җиткәнче сузарга. Өч тапкыр эшләргә, тавышны күтәрә барырга.
  4. “А-э-и-о- у-ә-ө-ү” авазларын берничә тапкыр җырларга.

      Дөрес аралашу стиле булдыруда күнегү- күзәтүләр ярдәм итә. Мәсәлән, “Ышан миңа” күнегүе.кемне дә булса үз фикереңә тулысынча ышандырырга тырышырга һәм үзеңнең сөйләвеңне магнитофон тасмасына язып алырга кирәк.Тыңлаганда игтибар итәргә:

- нинди тон, темп, тавыш көче белән сөйләдегез, мәгнә басымнарын дөрес куйдыгызмы?

- сезнеңчә, теләгегезгә ирешә алдыгызмы? Ни өчен?

Күнегүгә аңлатмалар

 Түбәндәгеләр турында нәтиҗә ясала: ышаныч тудыру өчен тавыш бик көчле дә, бик әкрен дә булырга тиеш түгел. Кискен тон кулланырга ярамый. Тавыш күтәрелергә тиеш түгел, кызу темпта сөйләргә кирәкми.

“Вокал  каршылыклар” күнегү-күзәтхен дә кулланырга мөмкин. Ул сйләмдә  нинди “чүп” сүзләр куллануны аңларга ярдәм итә.теләсә нинди темага булган монологыңны магнитофон тсмасына яздырырга һәм тыңлап бәя бирергә кирәк. Сөйләмнең төгәллеген, җыйнаклыгын үстерү өчен мондый күнегәләр кулланыла:

  1. Бәхетне сүзенә мәгнә ягыннан якын булган сүзләрне язарга. Аннары кычкырып укырга һәм синонимнар сүзлегеннән карап, үзедне тикшерергә.
  2. Яфраклар ... була    җөмләсен мөмкин булганча күбрәк вариантта тулыландырырга.
  3. Сүзләрне җөмлә килеп чыгарлык итеп урнаштырырга.

Кара, килә, ягыннан, урман, болыт.

  1. Ике фикерне чагыштырырга:

- күптән түгел ниндидер тиле миңа килеп бәреләязды.

-иске генә машинага утырган олы яштәге бер абый, миңа тия язып, баганага бәрелде.

Күнегүгә аңлатмалар:

  Сүзлек байлыгы зуррак булган саен, үз фикереңне әйтү җиңелрәк.моның өчен күбрәк укырга, сүзлекләр белән эшләргә.

Хисләр һәм тойгылар – аралашуның аерылгысыз өлеше. Вербал булмаган аралашу күнекмәләрен үстерү, аралашуда катнашучыларның сүзсез сигналларын аңларга өйрәнүдә рәсемнәр белән практик эшләү дә ярдәм итә.

Үзеңнең хисләреңне дөрес күрсәтә белүдә, мәсәлән, “Хисләрне аңла”  күнегүе ярдәм итә ала.Бу уенның,мәсәлән, берничә варианты бар.

  1. Бер кеше бүлмәдән чыга, калганнар нинди хис белдерәчәкләре турында сөйләшәләр. Чыккан кеше яңадан керә, ә катнашучылар йөзләре һәм гәүдә торышлары ярдәмендә бу эмоцияне күрсәтәләр.Нинди эмоция икәнен аңлау максат итеп уела.
  2. Уен шул ук тәртиптә бара, ләкин катнашучыларның яртысы бер хисне, ә икенче яртысы башка хисне күрсәтә.
  3. Һәрбер катнашучы аерым эмоция сурәтли. Бу очракта кемнең нәрсә күрсәтәсен алдан бүлешеп куярга кирәк.

Күнегүләргә аңлатмалар

Эмоциональ халәтне күрсәтүче вербал ь булмаган мәгълүматны кабул итү күнекмәләре, балаларның үз-үзен тотышында хисчәнлек үсә. Бу күнегүне эшләгәннән соң аның турында фикер алышырга кирәк. Әгәр кеше бер төрле хисне күрсәтәм дип уйласа, ә әйләнә-тирәдәгеләр аны бөтенләй башкача  аңласа, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Хисләрең сиңа зыян китермәсен дисәң – аларны дөрес күрстә бел.

Җәмгыятьтә кеше һәрвакыт нинди дә булса роль уйный. Кешенең социальләшүе аның шул рольләрне уңышлы үзләштерүенә бәйле. Кешеләр, үзләренә нинди дә булса рольне кабул итеп алганнан соң, шул роль таләпләренә буйсыналар.

Рольле уеннарның  эчтәлеге дә шуңа корылган.  Кеше вакытлыча билгеле бер социаль  рольне  үзенә  “кабул итә” һәм аңа туры килә килүче модельдә эшли башлый. Бу пьесадагы сыман алдан язылып куелганны уйнау түгел. Бары тик социаль роль генә бирелә, ә шуннан соң нәрсә буласын катнашучылар үзләре билгели һәм үз аңлаулары буенча эш итә.

Эшлекле уен рольле уенның бер төре булып тора. Аның төп аермасы- эшлекле уенда социаль чынбарлыкның элементларын ничек бар, шулай бирелә, драматизацияләү бик кулланылмый.

Эш барышында  “Конфликт” рольле уенын куллану яхшы нәтиҗә  бирә. Катнашучыларга берничә конфликтлы ситуация тәкъдим ителә һәм алар, парларга бүленеп, шул ситуацияләрне уйныйлар. Мәсәлән, мондый ситуация бирергә була: сез кибеттән сатып алынган товарның куллану вакыты чыкканлыгын күрдегез һәм сатучы белән конфликт килеп чыкты.

Уенга аңлатмалар

Уенда шәхесара конфликттаүз-үзеңне тоту стильләре турында алган белемнәр актуалләштерелә, алар тормышчан мисалларда күрсәтелә, үз-үзеңне тотуның иң кулай моделе тудырыла.

Укучыларга бик күп төрле рольләр (җитәкче, кул астында  эшләүче, акыл иясе, хезмәт коллективының лидеры һ.б.)тәкъдим ителә. Мондый күнегүләр ярдәмендә төрле кешеләр белән аралаша белү мөмкинлекләре үсә, ситуациягә карап үз-үзеңне тота белү күнекмәләре барлыкка килә.

 Эшлекле уен  сыйфатында “Эшлекле киңәшмә”, “компания президентын сайлау” уеннарын тәкъдим итәргә була.

“Эшлекле киңәшмә” уены башында алып баручы “көн тәртибенә” эшлекле мәсьәлә куя һәм төркемнең лидеры сайлана. Шуннан соң  конструктив (идеяләр чыганагы, Оптимист, Информация чыганагы һ.б.) һәм конструктив булмаган (Тәнкыйтьче, Дәшмәс кеше,Бәхәсче, Пессимист)рольләре бүленә. Кемнең кем булуын лидер белми. Импровизацияләнгән киңәшмә вакытында ул кемнең нинди роль уйнаганын аңларга тиеш. Уенда катнашучыларның да максаты шул ук: вакыйгаларны күзәтеп,кемнең нинди роль уйнавын аңларга кирәк.

Уенга аңлатмалар

Уен тәмамланганнан соң фикер алышу үткәрелә һәм эш алгоритмы төзелә: киңәшмә белән ничек идарә итәргә, ничек командадагы кешеләр белән уңай мөнәсәбәтләр  урнаштырырга, ничек процесска тискәре йогынты ясаучыларны тоткарлап, позитив юнәлештә эшләүчеләрдә өстәмә омтылыш тудырырга.

Чынбарлыктагы сайлауларга (депутат,Президент сайлаулаулары) охшаш рәвештә “ Компания президенты сайлаулары” дигән эшлекле уен оештырырга мөмкин. Бу уен үз-үзеңне тәкъдим итәргә, үз фикереңне аргументларга, информацияне кабул итәргә һәм тапшырырга өйрәтә, үз-үзеңә ышаныч һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияли.

Семинарлар курсларны өйрәнүдә аерым урын алып тора. Аларда түбәндәге максатлар куела: эшлекле аралашу проблемасына багышланган әдәбиятны тирәнтен өйрәнү, актив тормыш позициясе тәрбияләү. Укучылар материалны китапханәләрдән генә түгел, ә интернеттан да эзли алалар.

Бер генә кеше дә игътибардан читтә калмаска тиеш- бу электив курсның нәтиҗәлелегенең нигезе. Укучылар, курсны үзләштерүдә актив катнашып, үзләренә кирәкле дәрәҗәдә белем туплыйлар һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрен җайга салалар.Шулай итеп, шәхесне социальләштерү  проблемасы чишелә һәм яшүсмернең тормышка яраклашуы уңышлырак бара.

Программаны апробацияләү нәтиҗәләре

Бирелгән электив курс укучыларны сөйләмне логик һәм бәйләнешле итеп оештырырга, үзләрен һәм башкаларны тыңларга өйрәтү, монологик, диалогик сөйләм, әңгәмәдә, диспутта катнаша алу күнекмәләрен үстерү, публика алдында чыгыш ясаганда үз- үзләренә ышанычларын арттыру, фикерләрен нигезләп башкаларга җиткерә белүгә өйрәтү максатыннан чыгып төзелде.

Курсның  программасын төзү һәм апробация 2009-11 нчеуку елы дәвамында алып барылды. Программаны татар мәктәпләрендә яисә татар төркемнәре өчен файдаланырга мөмкин.

Башлангыч этапта, курсларның актуальлеген билгеләү өчен, унынчы сыйныф укучыларына үзләренең коммуникатив осталыкларын билгеләргә тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе аралашу өлкәсендә авырлыклар тоюы һәм проблемалары булуын билгеләп үтте. Аларның күбесе сыйныф алдында үз-үзен  иркен тотып сөйләшә алмый, мөстәкыйль нәтиҗәләр чыгарырга кирәк булса, бирелгән темага сөйләргә дә авырсына. Башка кешене тыңлау осталыгы, үз фикереңне әйтү мөмкинлеген көтеп тору, сыйныфташлар фикере белән исәпләшү җитенкерәмәве дә ачыкланды. Бу укучыларның коммуникатив культурасы түбән булуын һәм аларны коммуникатив эшчәнлеккә өйрәтү кирәклеген күрсәтә.

Курсларның программасы ----- расланды. Шунлыктан апробация сөйләм үстерү дәресләрендә,  түгәрәк һәм сыйныфтан тыш эшләрдә алып барылды. Укучылар зур кызыксыну белән, алынган белемнәрнең практик әһәмиятен аңлап шөгыльләнделәр. Алар белән  социаль һәм коммуникатив компетентлылык өстендә эш алыр барылды- бу башка кешеләрнең позициясен истә тотып, социумда яшәү, эшләү һәм аралашу осталыгы.

Теоретик материал белән берлектә, практик эшкә- төрле ситуацияләргә аңлатма бирү, рольле һәм эшлекле уеннар, тренингларга зур урын бирелде. Алар җәмгыятьтә баручы вакыйгаларга битараф калырга теләмәгән, актив һәм үз фикерен булдырырга тырышкан һәр кеше өчен файдалы.

        Практик эш барышында укучылар түбәндәгеләргә өйрәнә:

  • Әңгәмәдәшне игътибар белән тыңлап, аның сүзләрен анализлап монологик һәм диалогик формада сөйләшергә;
  • Үз сөйләм культурасы өчен җаваплылык хисе тоярга;
  • Билгеле бер вакыт кысаларында эшләргә;
  • Иҗади фикер йөртергә;
  • Кешеләр белән аралашудан куркуны җиңәргә;
  • Кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табарга.

Уен тыңларга һәм ишетергә, төрле фикерләрне исәптә тотарга, уйланган карарлар кабул итәргә өйрәтә.балаларның шәхес буларак үсеше дә шатландыра. Алар бик күп яңа күнекмәләр үзләштерәләр, аралашырга өйрәнәләр һәм, иң әһәмиятлесе, иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр.

        Курсларны апробацияләүдә катнашкан укучылар курсларның әһәмиятен үзләре билгеләделәр. “Сезгә бу дәресләр ни бирде?” дигән сорауга алар болай дип җавап бирделәр:

        -аралашудан куркуны җиңәргә ярдәм итте - 53%

        - белемнәрне арттырырга, кузаллауны киңәйтергә  булышты -20%

        -сөйләм телен һәм сүз байлыгын үстерергә булышты – 15%

- ораторлык осталыгын үстерде-5%

- дәресләрдә һәм имтиханда җавап бирүдән курыкмаска өйрәтте – 5%

- үз идеяләремне кулланып карарга мөмкинлек бирде – 2% белергә

Шуннан чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә  килергә мөмкин. Бу электив курслар укучыларны тормыш чынбарлыгына якынайтырга ярдәм итә. Аларга балачактан ук социумда яшәргә өйрәнергә кирәк. Җәмгыятьтән аерылмас өчен, укучылар үз карашларын башкаларга җиткерә, фикерләрен яклый тиеш.

Уку процессында укучылардан активлык, мөстәкыйль  фикер йөртү,  логик эзлеклелек таләп итү өчен, аларга үз-үзләрен күрсәтергә, сынап карарга реаль мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Электив курсларның эчтәлеге нәкъ менә шуңа хезмәт итә дә инде.

Бүгенге көндә шәхси- ориентлашкан укыту турында сүз бик еш алып барыла, ә аның төп өлеше булып социаль – коммуникатив копонент тора. Коммуникаив укытуны интенсификацияләү – укытучыга да, укучыга да үз хезмәтеннән канәгатьләнү хисе һәм уңышлылык тоярга ярдәм итүче юл. Укыту процессында укучы актив аралашу күнекмәләре алса, ә укытучы аңа бу эштә ярдәм итсә, белем алуның сыйфаты күпкә арта.

        Курсларның нәтиҗәлелеге турында фаразлар мондый: бу курсларны өйрәнгәндә социаль мохиттә аралашу  дефициты проблемасы чишелә, хезмәттәшлек, командада эшли белү күнекмәләре, социаль җаваплылык хисе үсә- болар барысы бергә укучыларның коммуникатив компетенөиясен формалаштыруга нигез булып тора.

Әдәбият

  1. Вәлиева З.В. Эш кәгазләре үрнәкләре.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1999.
  2. Исмәгыйлева С.Г. Татар сөйләме.- Казан: Мәгариф. 1993.
  3. Карнеги Д. Как завоевыватҗ друзей и оказыватҗ влияние на людей. Челябинск: вариант- книга, 1990.
  4. Пиз Аллан. Язык телодвижений./ пер. С английского Н.Новгород. 1994.
  5. Хәсәнова М.Г. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. , Мөхәммәтханова Ә.Г. Риторика дәресләре.-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Төркемнәрдә эшләү – аралашу осталыгын үстерүнең нәтиҗәле чарасы.

Берәү өчен дә яңалык түгел, белемнәр бары аларны гамәлдә кулланганда һәм башкаларга тапшырганда гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерелә. Бу очракта белемнәр актуальләшә, конкретлаша һәм ныгытыла. Ә рус...

“Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре стиле” электив курс программасы

Эш кәгазьләре язарга өйрәтү укучыларга бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып санала.   Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда эш кәгазьләре т...

"Йөрәк һүҙе". Уҡытыусыға ярҙамға методик ҡулланма, Өфө, 2009, "Эшлекле династия".

Методик ҡулланма Мәләүез ҡалаһының 8-се дөйөм белем биреү мәктәбе уҡытыусыһы Минзәлә Искәндәр ҡыҙы Йомаева - Әминева менән берлектә төҙөлдө. Минзәлә Искәндәр ҡыҙы  үҙенең ғүмерен башҡорт теле һәм...

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен...