“Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре стиле” электив курс программасы
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Васильева Гульназ Фазиловна

Эш кәгазьләре язарга өйрәтү укучыларга бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып санала.   Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда эш кәгазьләре теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру   балаларның гамәли күнекмәләренә, мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Ул - укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен гамәлдә кулланырга күнектерү, укытуны тормыш белән бәйләү чарасы да Әлеге “Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре стиле” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorlyk_programmasy.doc454 КБ

Предварительный просмотр:

Төп гомуми белем бирү мәктәбенең

 9 нчы сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

Программаның үтәлү срогы: 2014-2019 ел

Программага кыскача аннотация:  Эш кәгазьләре язарга өйрәтү укучыларга бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып санала.   Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда эш кәгазьләре теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру   балаларның гамәли күнекмәләренә, мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Ул - укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен гамәлдә кулланырга күнектерү, укытуны тормыш белән бәйләү чарасы да Әлеге “Эшлекле аралашу. Эш кәгазьләре стиле” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә.

. “Эш кәгазьләре” методикасы Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. авторлыгында чыккан “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” (“Раннур” нәшрияты, 2000) китабында, Я.Х.Абдрәхимованың “Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре” (“Мәгариф” нәшрияты, 2003, 2005) исемле хезмәтләрендә, биремнәр һәм сораулар изложениеләр җыентыкларында яктыртылган. Төгәл һәм тулы мәгълүматны З.В.Вәлиевнең “Эш кәгазьләре үрнәкләре – Образцы деловых бумаг” (Татарстан китап нәшрияты, 1999) дигән җыентыгыннан табарга була. Анда, бик күп төрле документ үрнәкләре татар һәм рус телләрендә бирелеп, көндәлек әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланыла торган эш кәгазьләре дә урын алган. Әмма эш кәгазьләре язу мәктәп программасында билгеле бер күләмдә генә бирелү сәбәпле, мәктәп укучылары өчен чыгарылган махсус кулланмаларның

булмавы укытучы эшчәнлегендә кыенлыклар тудыра. Эш кәгазе үрнәкләрен

татар теле һәм әдәбияты кабинетына элеп куелды, укучыларга тарату өчен дип эшләнгән материаллар ясалды. Алар дәрестә һәр балага җитәрлек итеп әзерләнде. Үрнәкләрне эшләгәндә, югарыда санап үтелгән хезмәтләрнең барысы да файдаланылды.

Укучылар белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теленә карата    кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Әлеге  программа  балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.

  Программа материалы 17сәгатькә исәпләнелә.

1

Эчтәлек

1.Аңлатма язуы   .................................................................... 3-9 нчы бит

2.Уку-укыту планының  эчтәлеге..........................................  10нчы бит

3.Календарь-тематик план ...................................................   11-12нче бит

4. Укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр............... 13 нче бит

5.Укытучылар өчен  кулланылган әдәбият .........................  14нче бит

6.Укучылар өчен кулланылган әдәбият  .............................  15нче бит

7.Кушымта ...........................................................................   16-20нче бит

I бүлек

Аңлатма язуы

Тирә –як табигать һәм иҗтимагый тормыш бер – берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән тора. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер – берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр аркасында булып, үзенә бер төрле система тәшкил итә. Чөнки ул системаны өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның диалектикасына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, ул системаны төзүче кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.

 Лингвистикада стиль – тел чараларын билгеле бер рәвештә кулану нәтиҗәсе, һәм шуңа күрә һәр төр стиль – үзенә бер система тәшкил итә. Тел чараларының билгеле бер максат белән кулланылышы һәм әдәби телнең үсә, камилләшә баруы нәтиҗәсендә, сөйләмнең аерым үзенчәлекле төрләре                                                                                                  мәктәп программасына кертелде.

Мәктәп укучыларга төрле фәннәрдә белем бирү өлкәсендә зур тырышлык  куя. Укучылар бу белемнәрне бик яхшы үзләштерергә тырышалар. Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы тормышка яраклашкан булырга һәм җәмгыятьтә, кешеләр арасында да аралашу нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шулай ук эш кәгазьләре язу күнекмәләрен дә алырга тиеш. Укучылар төп фәннәрнең нигезен белергә, үзләре киләчәктә ия булырга теләгән һөнәр өчен кирәклеләрен тирәнтен үзләштерергә теләк белдерә. Хәзер югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәре дә вузга керү имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм алга таба белем алу өчен югары сыйныф укучыларын махсус әзерләргә кирәк дигән фикердә тора. Профильле белем бирү бүгенге көндә актуаль проблема булып тора. Ул база, профильле укытуларны һәм электив курсларны үз эченә ала.

     Укучылар сайлап алган курслар төп мәктәптә профильле укытуга әзерлек эчтәлеген тәшкил итә. Һөнәр юнәлеше бирү – бу курсларның төп функциясе. Татар теленнән электив курс эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.         

      Курсны өйрәнгәндә, укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, тема буенча эшләгәндә укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга

3

әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф тудыра.        

        Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар  ителә. Парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы  ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану  укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага карата индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлар яклау -  балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, һәр теманы йомгаклау укучыларның үзләре эшләгән проектларны яклау  белән төгәлләнә. Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар.   Боларның бөтенесе программа  буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.

4

   

Электив курс түбәндәге педагогик принципларга таяна:

Программаның максаты:

                  -эш кәгазьләренең кеше тормышында һәрчак  кирәклеген һәм аны куллана белүне формалаштыру;

                  - укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

                 - татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;

              - укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү;
            -  татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

-   укучы балаларда милли үзаң формалаштыру.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Әлеге курсның бурычлары:


        -теоретик белемне тирәнтен өйрәнү һәм системалаштыру;
        - балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә өйрәтү;

     -  эш кәгазьләрен мөстәкыйль куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;

     - әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү;

     - кирәкле мәгълүматны сайлау, анализлау, системага салу, гомумиләштерү кебек күнекмәләр  формалаштыру;

     -укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

    -иҗади мөмкинлекләрен ачу;

    -танып белү чикләрен киңәйтү;

    -сөйләм культурасы тәрбияләү.

5

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  • әңгәмә;

 -   лекция;

      -   иҗади эшләр үтәү;

    -    семинар дәресләр;

   -    түгәрәк өстәл янында сөйләшү

    -  проектлар төзү

    -  эшлекле уен

    -   эзләнү, материал туплау

       ИКТ куллану:

  • техник җиһазлау:
  • компьютер;
  • интерактив такта;
  • компьютер программалары;
  • язма текстлар;
  • электрон текстлар;

Методик яктан тәэмин ителеш:

  • Таблицалар, терәк схемалар
  • Өләшү материалы(карточкалар, тестлар, биремнәр)
  • Сүзлекләр, энциклопедияләр
  • Мультимедиа презентацияләре

Эш формалары:

  • дәрес –конференция;
  • интеграль дәрес;
  • практик дәрес;

6

  • мультимедиа презентацияләре;
  • тестлар үтәү ;
  • эшлекле уен;
  • диспут;
  • очрашу.

Кулланылган технологияләр:

  • креатив технология;
  • информацион – коммуникатив технология;
  • хезмәттәшлек технологиясе.

7

            Көтелгән нәтиҗә:

  1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
  2. Эш кәгазьләрен мөстәкыйль куллана белү
  3. Рәсми – эшлекле стиль. Эшлекле сөйләм жанрлары.
  4. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
  5. Курс ахырына укучылар “Эш кәгазьләре ”буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - эш кәгазьләрен дөрес юнәлештә куллана  белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.  

    Программаны тормышка ашыру шартлары:

-Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.

-Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.

-Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.

Программаның эш этаплары:

I этап  Эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу. Аудиториядә чыгыш ясау.

II этап Документлар – язма сөйләмнең бер төре.  Практик  эшебашкару.

III этап Эш кәгазьләре стиленең тормыштагы әһәмияте. Проект эше яклау.

8

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 9нчы сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 1-2 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында сүз сәнгате буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Программаның билгеләнеше:

17 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

  1. Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.
  2. Аралашу әдәбе
  3. Документлар - язма сөйләмнең бер төре.
  4. Эш кәгазьләре үрнәкләре
  5. Рәсми – эшлекле стиль
  6. Сөйләм культурасын тәрбияләү.

 Темаларны өйрәнү 17 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала.  Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала. Иҗади дәресләр   төрле типтагы планнар, төшенчәләр, эш кәгазьләре  белән эшләүне күздә тота.

Дәреслекләр. Х.Р. Курбатов. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002, Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория. Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004,  Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре- Казан:Тат. Кит. Нәшр.,1999.

       Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.

9

II бүлек

Электив курсның  эчтәлеге (17сәгать).

  1. Эшлекле аралашу (4+ 2 практика). 

1 нче дәрес. Укытучы кереш лекция сөйли, курсның максатларын һәм бурычларын аңлата, укучыларны эш тәртибе белән таныштыра, эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу сүзләренә гомуми аңлатма бирә.

2 нче дәрес. Аралашуның үзенчәлекләре. Публика алдында чыгыш ясауның алшартлары китерелә. Дулкынлану һәм каушауны җиңү өчен укучылар бирелгән сөйләм формаларын чагыштыралар, нәтиҗәле форманы сайлап алырга өйрәнәләр.

3 нче дәрес.Аралашу әдәбе һәм формалары. Алдагы дәрестә өйрәнгәннәр дәвам итә. Укытучы дәрес темасы буенча аңлатмалар, күрсәтмәләр бирә, укучылар эшлекле уен башкаралар

4 нче дәрес. Сөйләм – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше. Узган дәреснең дәвамы буларак, бу дәрестә укучылар үзләре текст төзиләр. Укытучы чыгышны төгәл, анык, аңлаешлы һәм аудиториянең игътибарын яулап алырлык көчле интонация белән башлап китүнең эффектлы башлангыч булуын ассызыклый. Кереш, төп өлеш, йомгаклау өлешендә әйтергә теләгән фикерне өч мәртәбә кабатлауның тыңлаучыга нәтиҗәле тәэсирен күрсәтә, финал шулай ук чыгышның әһәмиятле өлеше икәнлеге искәртелә. Укучылар текст буенча өйрәнгәннәрне практикада кулланып карыйлар.

5 нче дәрес. Документлар – язма сөйләмнең бер төре. Үрнәк сүз формалары, сүзтезмәләр бирелә, рольле уен, эшлекле уен ярдәмендә укучылар практик күнекмәләр алалар.

  1. Эш кәгазьләре ( 6+ 5 практика)

6 нчы дәрес. Эш кәгазьләре стиленең тормыштагы әһәмияте. Кулланылышы. Рәсми – эшлекле стиль. Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Укытучы эшлекле аралашуның язма формаларын бирә, укучылар текстлар төзиләр, эш кәгазьләре үрнәкләре язалар.

7 нче дәрес. Эш кәгазьләре.Боерык. Аңлатма язуы. Акт һәм беркетмә. Тәрҗемәи хәл.  Сыйфатнамә. Ышаныч. Беркетмә. Хат. Беркетмә. Аңлатма. Котлау. Шартнамә. (Практик эшләр.)

  1. Йомгаклау (1) (Проект яклау.)

10

IIIбүлек.   Календарь-тематик план (17 сәгать).

Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

Өстәмә эш

Тео

рия

Прак

тика

Бар

лыгы

1

Эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу.

1

0

1

Түгәрәк өстәл. Укучыларның фикерләрен тыңлау

Кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу ( компьютер чаралары)

2

Аралашуның үзенчәлекләре

1

0

1

Үзара диалогта аралашу үзенчәлеге.

Авылда төрле сфераларда эшләүчеләр белән аралашу.

3

Аралашу әдәбе һәм формалары

0

1

1

Түгәрәк өстәл (дискуссия)

Компьютер презентациясе

4

Сөйләм – эшлекле

аралашу әдәбенең бер төре.

1

0

1

Әңгәмә, эшлекле уен

Мәктәп радиосына тапшыру хәзерләү

5

Документлар – язма сөйләмнең

 бер төре.

1

1

2

Түгәрәк өстәл, мәктәпнең секретарь-  рефернты белән очрашу

Компьютер презентациясе

6

Эш кәгазьләре стиленең тормыштагы әһәмияте. Кулланылышы.

1

0

1

Лекция, тезислар.

Кирәкле мәгъ лүматны табу һәм аерып алу; мәгълү- мат эзләү методларын (шул исәптән компьютер чараларын) куллану

7

Эш кәгазьләре. Акт һәм беркетмә.

1

1

2

Практик дэрес

Үз эш кәгазеңнән     үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру

8

Тәрҗемәи хәл.  Сыйфатнамә.

1

1

2

Укытучылардан  интервью алу һәм аны “Мәктәп тормышы”  газетасында  яктырту.

Коррекцияләү: тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәреш- ләр кертү

9

Боерык.

Аңлатма язуы.

1

1

2

Дәрес – практикум.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

10

Ышанычнамә. Шартнамә.

1

1

2

Текстлар чагыштыру, эшлекле әңгәмә

Коррекцияләү: тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәреш- ләр кертү

11

Хат. Беркетмә. Котлау

1

0

1

Теория белән танышу, төркемнәрдә эш, мисаллар туплау

Сыйныф сәгатенә беркетмә төзергә, ветеран укытучыларга котлау язарга

12

Проект яклау. “Эш кәгазьләре стиленең тормыштагы әһәмияте”

0

1

1

Хәзерге чорда язма сөйләм

теленең асылы: югалтулар

 һәм табышлар.

Алган теоретик һәм практик белемнәргә нигезләнеп,  поект төзү.

Барлыгы

10

7

17

12

IV бүлек

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
  2. Эш кәгазьләрен мөстәкыйль куллана белү
  3. Рәсми – эшлекле стиль. Эшлекле сөйләм жанрлары
  4. Сөйләм этикасы нормаларын белергә.
  5. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
  6. Курс ахырына укучылар “Эш кәгазьләре ”, “Эшлекле аралашу” буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, эш кәгазьләрен дөрес юнәлештo куллана алу, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.

13

V. Укытучы өчен кулланылган әдәбият:

  1. Абдуллина Р. С. Стилистика һәм тел культурасы мәсьәләләре/ Р. С. Абдуллина. – Яр Чаллы,1997. − 198 б.
  2. Абдуллина Р.С. Риторика һәм интонация. Монография/ Р.С.Абдуллина. –Яр Чаллы, 1999
  3. Абдуллина Р.С.Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе-Казан: Мәгариф, 2009
  4. Бәширова И. Б. Сүз белән сурәт ясау/ И.Б.Бәширова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.– 176 б.
  5. Габдулхаков В.Ф. Риторика 9 / В.Ф.Габдулхаков. –Казань: Магариф, 2004
  6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория.Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004.
  7. Косхтев Н.Н. Риторика 8-9 – М.: Просвещение, 1997

8.  Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы/ Х.Р.  Курбатов – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971. –187 б.

9. Низамов И.М. Уем – тел очында...( Сөйләм һәм массакүләм аралашу) / И.М. Низамов. –Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 287 б.

  10.Поварисов С.Ш. Тел – күңелең көзгесе/ С.Ш. Поварисов – Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. –159 б.

   11.Риторика. Методические рекомендации 8/ Под ред. Т.А. Ладыженской. –М.: Просвещение, 2002

  12.Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал... / Х.Сарьян. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977.– 141б.

13.Хаков В. Х. Татар әдәби теле (Стилистика)/ В.Х.Хаков. – Казан:  Тат. кит. нәшр., 1999.– 304 б.

14.Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате/ В.Х. Хаков – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.–159б.

15. Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.- Казан: Мәгариф, 2006

16.Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 124б.

Интернет сайтлар

1.   http://tatarile.org/ru

2.   https://mon.tatar.ru/ana_tele.htm

4.   http://www.kitap.net.ru

5.   http://www.tatar.museum.ru

14

Укучылар өчен кулланылган әдәбият:

1. Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре- Казан:Тат. Кит. Нәшр.,1999

2.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория. Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004,

3. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002,

4.Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: Гыйлем, 2008

5.Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

15

VI Кушымта №1

Дәрес конспекты

Тема: Эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу.

Максат: Эшлекле аралашуның төрле формаларын, танышу һәм таныштыру тәртибе кагыйдәләрен өйрәнү; эшлекле әңгәмәнең структур элементларын үзләштерү һәм эшлекле әңгәмә оештыру; практик күнекмәләр бирү.

Җиһаз: Кагыйдәләр һәм киңәшләр җыелмасы, тарату материаллары, (Компьютер презентациясе).

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Метод: эзләнүле

Алым: эшлекле уен,төркемнәрдә.

Дәрес барышы

I. Кереш сүз һәм укучылар чыгышы.

Укытучы (рольгә керә). Исәнмесез! Сезне кем дип белик? Нинди максат белән килдегез? Тыңлыйм сезне.

Укучылар. Без, 9нчы сыйныф укучылары, “Эшлекле аралашу. Телдән һәм язма аралашу.” дигән тема буенча әңгәмә оештырырга һәм аралашуның кайбер формаларын, кагыйдәләрен үзләштерергә телибез. Бу эштә безгә сезнең ярдәмегез кирәк иде.

Укытучы. Рәхим итегез! Дәресне башлыйбыз. Узган дәрестә сезгә, өй эше итеп, кайбер сүзләрнең, сүзтезмәләрнең мәгънәсен белеп килергә кушылган иде. Нәрсә ул эшлекле аралашу? Нәрсә ул телдән һәм язма аралашу ? Нәрсә ул эшлекле беседа?

(Укучылар төркемнәрдә киңәшәләр,һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.)

1нче укучы. Эшлекле аралашу – ул эш урынында җитәкче белән хезмәткәрләрнең конкрет эшкә кагылышлы аралашуы.

2нче укучы. Телдән һәм язма аралашу- сүзләр һәм грамматик формалар билгеле бер фикернең кайда, кайчан һәм нинди максат белән әйтелүенә, ул сүзләрнең кемгә төбәлгән булуына карап сайлап кулланыла торган аралашу.

 3нче укучы. Эшлекле беседа – конкрет эшкә кагылышлы телдән оештырылган әңгәмә.  Аның максатлары төрле булырга мөмкин.

II. Эшлекле аралашу уңышлы булсын өчен алшартлар. ( Укытучы сүзе )

  1. Әңгәмәдәш турында иң беренче тәэсир берничә секунд эчендә формалаша. (Кием, прическа, күз карашы, йөз-бит торышы, жестлар, тавыш тоны һәм үз-үзеңне ышанычлы тоту)
  2. Тактлы булу, этикет һәм яхшы манера саклау.

III. Эшлекле аралашуның төрле формалары.

  1. Танышу: а) иң элек кешенең эш урынындагы дәрәҗәсе буенча эндәшү. Мәсәлән: Директор, мин белдерү буенча килдем. Минем исемем...; б) кече яшьтәгеләр үзләрен өлкәннәр белән таныштыра; в) түбәнрәк дәрәҗәдәге кешеләр үзләрен югары дәрәҗәдәгеләр белән таныштыра; г) дәрәҗәле исемнәре булмаганнар үзләрен дәрәҗәле исеме булганнар белән таныштыра; д) хатын-кызны таныштырганда,

16

  1. фамилиясе,әтисенең исеме,  татар телендә исеме артыннан – ханым я туташ сүзе куллану урынлы. Рус телендә товарищ сүзе кулланыла. Мәсәлән: Халидә ханым! Иптәш Вәлиева! Ләйсән туташ! Хөрмәтле хезмәттәшебезСабирова Сания Фэхриевна! Товарищ директор! Уважаемый профессор! Многоуважаемый декан! Дорогая Мария Сергеевна!

2.Гомуми ихтирамлылык: а) елмаю – аралашуның халыкара формасы. Ул дустанә мөнәсәбәтне һәм эчкерсез булуны аңлата. Ихтирамлылыкның төрле илләрдә башка төрле формалары да кулланыла. (Укучыларга аңлатыла); б) кул кысу (мөселман илләрендә хатын-кызның кулын кысу рөхсәт ителми); в) күзгә-күз караш (төрле илләрдә төрлечә кабул ителә);

  1. Бүләк бирү: а) төрле сәбәп белән (проект төгәлләнү, дини яки дөньяви бәйрәм белән котлап, эш буенча күтәрелү, истәлекле вакыйга (туган көн, туй көне, юбилей, бала туу, пенсиягә чыгу) уңае белән; кемнедер үпкәләтү, рәнҗетү, очрашуга килми калмаганда; проектны тормышка ашырырга булышучыларга); б) Нәрсә бүләк итәргә? (деликатеслар, чәчәкләр, кино-театрга, концертка билетлар, торт, вино яки коньяк (бу очракта кешенең теләген искә алырга кирәк).
  2. Аңлашу – җитәкче өчен мөһим сыйфат: а) үз кул астындагыларның шәхси сыйфатларын өйрәнү; б) аларга хезмәт итәр өчен уңай шартлар тудыру; в) инвалидлар белән аралашу үзенчәлекләрен истә тоту.
  3. Эш сорап әңгәмә (собеседование) үтү: а) әзерлек эшләре алып бару (компания турында информация туплау, компаниянең тарихын белү, компаниянең йөзе (имидж), перспективалары, проблемалары белән таныш булу (информация мәгълүмат чаралары аша тупланган булса яхшы, ә яшерен чыганаклардан түгел); б) әңгәмә өчен киемең дә эш стилендә булу (һәр компаниянең дә үз стиле); в) әңгәмә үткәндә тулы бер ритуал саклау (үзеңне яхшы күрсәтү өчен, укучыларга киңәшләр таратыла).
  4. Телдән һәм язма аралашу. Форма һәм төрләре. (Компьютер презентациясе).

IV. Эшлекле уен өчен текст төзү.

Укытучы. Сез үзегезне җитәкче итеп күзаллагыз. Кайсы фирма, оешманың җитәкчесе булыр идегез? Эш эзләп килгән кешегә әңгәмә вакытында нинди сораулар бирергә уйлыйсыз?

Укучылар сораулар төзиләр.

Укытучы. Хәзер үзегезгә партнер сайлагыз һәм бер-берегез белән рольләр алмашып, әңгәмә үткәрегез. Әңгәмә вакытында үзегезне ышанычлы, иркен тотыгыз. (2-3 парны тыңларга мөмкин).

Укытучы – укучы арасында эшлекле әңгәмә оештырырга була. Укучыларга әңгәмә үрнәкләрен алдан төзеп таратырга мөмкин.

Укытучы – эш бирүче, укучы– эш сораучы һ.б.

V. Дәресне йомгаклау.

17

  1. Дәреснең иң әһәмиятле тезисларын кабатлау, ассызыклау.
  2. Сораулар һәм биремнәргә җавап бирү.
  3. Дәфтәрләргә теркәп кую.

 VI. Өй эше бирү.

  1. Эшлекле аралашуның әһәмияте.
  2. Телдән һәм язма аралашуныңзаманча төрләре..

 

Кушымта №2.

Тема:Аралашуның үзенчәлекләре..

Максат: 1.Аралашу, аның әһәмияте, формалары һәм төрләре белән таныштыру. 2.Өйрәнелгән күнекмәләрне ныгытырга. 3. Әдәплелек һәм әхлаклылык сыйфатлары  тәрбияләргә.

       Җиһаз: Кагыйдәләр һәм киңәшләр җыелмасы, тарату материаллары, (Компьютер презентациясе).

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Метод: эзләнүле, әңгәмә

Алым: эшлекле уен,төркемнәрдә.

Дәрес барышы.

1.Үткән дәрес материалын кабатлау.

Диалоглар төзү.

  1. Яңа дәрес материалын аңлату.

Мини – лекция:

 Кешелек өчен аралашу һәрвакытта да язмышын хәл итәрлек зур роль уйнаган.

       Кешелек ул аралашуга нигезләнгән, аралашу нәтиҗәсендә кешенең аңы үсә.

      Аралашу вакытында әхлак формалаша.

       Аралашуның ике төп формасы бар:

  1. турыдан – туры аралашу – кешеләрнең бер-берсе җелән аралашуы.
  2. туры булмаган (косвенное) – Укучы белән язучы аралашуы китаплар

аша, газета аша журналист һәм укучы, телевизор аша актер һәм алар герое бе-

лән тамашачы аралашуы һәм башкалар.

     Икенче форма аралашу формасы цивилизация үсеше нәтиҗәсендә тизрәк үсә.  

     

        Аралашу төрләре шулай ук икегә бүленә:

1.- рәсми аралашу.(хезмәттә, эштә, мәктәптә, ВУЗда пед.аралашу). Кешеләр бер-берсе белән коллегалар буларак, төрле оешмаларның вәкиле буларак мөнәсәбәткә керәләр.

       Рәсми аралашуның төп максаты- эффектлы нәтиҗәгә ирешү.

18

        Рәсми аралашу системалы, вакытлы һәм эпизодик була. Системалы аралашу- коллективта була. Вакытлыча аралашу-эшлекле очрашулар.

2.Рәсми булмаган аралашу

1.-эш коллективта да очрашу

2. Дуслык аралашуы.

        Теоретик яктан аралашу турында без шуларны белсәк, бик яхшы булыр иде.

     Ә менә Дейл Корнегинның аралашуны өйрәнүче америкапсихологы(1888-1955) өйрәтмәләре белү өчен кызыклы.

Карточкаларга күз салйык әле.

II Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Төркемнәрдә эш.

( Дейл Корнегинның “Шест способов понравиться”)Укып анализларга

     Рәсми очрашулар вакытында бу өйрәтмәне дә исегездә тотыгыз.

Көндәлек эш барышында рәсми аралашу кагыйдәләре.

  1. Һәр рәсми очрашуга җентекләп әзерләнергә кирәк. Блокнотка кирәкле таблицалар, даталар, уңышлы тезислар нәтиҗәләрне язып алыгыз.

  1. Сөйләшүчегә үз фикерен әйтеп бирү мөмкинлеге бирегез, барысын да әйтеп бетергәнме-юкмы икәлеге белән кызыксыныгыз.

  1. .Ныклап әйтәсе сүзегез турында уйлагыз. Үзегезнең ризасызлыгыгызны матур итеп әйтеп бирегез.

  1. Үзегезне сүз белән түгел, бары хезмәтегез, практик эшегез белән күрсәтегез.

  1. Үз сүзегезне бик күп аргументлар белән “бизәмәгез”.

  1. Үз фикерегезне такмагыз.

  1. Үзегезне контрольдә тотыгыз. Сак булыгыз. Үз ризасызлыгыгызны ишарәләр белән белдермәгез.

  1. Үз фикерегезне кисеп салмагыз. Сез фикер иясе түгел. Ризалашырга курыкмагыз.

  1. Нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Әңгәмәдә инициатор булыгыз.

  1. Рәсми аралашу кыска, ләкин нәтиҗәле булсын.

III Йомгаклау.

Компьютер презентациясендә бирелгән сорауларга җавап.

Өй эше: Дәрестә ишеткәннәрдәнчыгып көндәлек эш вакытында рәсми аралашу кагыйдәләре төзергә.

                                                                19


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Журналистика нигезләре" электив курс программасы

  Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ...