Ризаэтдин Фәхретдин
творческая работа учащихся (10 класс)

Гайнутдинова Муслима

Бу  “Ризаэддин  Фәхреддин хезмәтләренең хәзерге заман канун-кагыйдәләре белән уртаклыгы”  дигән фәнни-тикшеренү эше  район күләмендә үткәрелә торган  “Мин татарча сөйләшәм”  исеме астында рус мәктәпләре  арасында үткәрелә торган  район конкурсына әзерләнде. Бәйгенең максаты рус телле балаларның татарча белүләрен күрсәтү булганлыктан, эш рус төркемендә шөгыльләнүче балалар белән башкарылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2003_riza.doc166.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       

Ризаэтдин Фәхретдин

Аңлатма язуы

 “Ризаэддин  Фәхреддин хезмәтләренең хәзерге заман канун-кагыйдәләре белән уртаклыгы”  дигән фәнни-тикшеренү эше  район күләмендә үткәрелә торган  “Мин татарча сөйләшәм”  исеме астында рус мәктәпләре  арасында үткәрелә торган  район конкурсына әзерләнде. Бәйгенең максаты рус телле балаларның татарча белүләрен күрсәтү булганлыктан, эш рус төркемендә шөгыльләнүче балалар белән башкарылды.  

Үз алдыма куйган бурычларым:

-рус балаларын бөек татар галиме  Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗади хезмәтләре белән таныштырырга

- Ризаэддин Фәхреддиннең  укыту-тәрбия өлкәсенә, ватанпәрвәрлек , толерантлык тәрбияләүгә  караган хезмәтләренең асылына төшендерергә

-фәнни- тикшеренү эшенең нигезләрен өйрәтергә

-проблемаларның актуальлеге турында  фикерләрне исбатлау күнекмәләре булдырыга

-публика алдында үз фикерләрен яклый , төпле итеп бәхәсләшә белү осталыкларын үстерергә

-түземлелек, толерантлык хисләрен ныгытырга

-үзоештыру һәм фикерләү күнекмәләрен булдырырга

                                 

Көтелгән нәтиҗәләр:

- гомуммәдәни белем дәрәҗәсе

-укуга уңай мөнәсәбәт

-әхлаклылык, толерантлылык

- иҗади мөстәкыйльлек һәм фәнни эшкә кызыксыну, дәвам итүгә теләк туу, мотивация

-уртак иҗади эшчәнлеккә өйрәнү

- сөйләм эстетикасы булдыру

Без күпмилләтле илдә яшибез. Телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, көнкүрешебез төрле. Шул шартларда ничек дус һәм тату булып яшәргә, түземле һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә калырга соң?

Моның өчен әлбәттә, балаларны яшьтән үк әзерләргә, аларны толерантлык рухында тәрбияләп үстерергә кирәк.  Татар халкы моңа борын-борыннан җитди караган,  шагыйрь- язучыларыбыз,  галим-голәмәләребез дә бу мәсьәләне еш кына күтәреп чыкканнар. Шуларның иң күренеклеләреннән берсе – Ризаээддин Фәхреддин. Аның хезмәтләре  зур игътибарга  лаек. Шуның өчен дә без  галимнең  үгет-нәсихәтләрен өйрәнергә булдык.Кайбер бүлекләрен  хәзерге заман кануннары һәм кагыйдәләре белән янәшә куеп чагыштырдык. Эшебез ахырында кызыклы гына нәтиҗәләргә килдек:  ике чорда яшәгән буын вәкилләре бер- берсеннән бәйсез рәвештә бер үк таләпләр куялар, бер үк мәсьәләләр күтәрәләр.Бу исә әхлак кагыйдәләренең,  ватан алдында бурычларның  гасырдан гасырга үзгәрмәвен дәлилли.

Эш тәртибе:

Үзебез өчен иң кызыклы  дип тапкан теманы сайладык, бергәләп  максат һәм бурычларны билгеләдек,  аннары  төркемнәрдә эшне башлап җибәрдек. Һәр төркем үз юнәлеше буенча эшләде. Беренче төркемдә Селиванова Алина һәм Ермишева Дарья  Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлын өйрәнеп, реферат итеп эшләделәр. Новичков  Владислав “ Мәктәп әдәпләре” бүлеген өйрәнде,   аны  “1нче санлы Чирмешән урта мәктәбе” белем бирү учреждениесе  эчке кагыйдәләре белән чагыштырды. Өченче бурычны   Карабаев Мухретдин һәм Чумаев Владимир үтәделәр.  Алар “Ватан вә милләтебезгә булган вазифаларыбыз” һәм “ Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз” дигән бүлекләрне өйрәнделәр, аннан  Татарстан Конституциясе белән чагыштырдылар. Шунысы кызыклы,  Риза Фәхреддин  тасвирлаган вазифалар татарлар өчен генә түгел, руслар өчен дә уртак  булып чыкты. Татарлар һәм руслар арасындагы дуслыкны яктырткан әсәрләрне эзләп табып,   дүртенче бурычны Селезнева Анастасия хәл итте. Әлбәттә, мисалга мәктәп программасы буенча үтелгән язучыларның иҗатына өстенлек бирелде.  Ул революциягә кадәрге язучылардан Фатих Әмирханның “Хәят” әсәренә  һәм совет чоры язучыларыннан драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән  Әлмәндәр”  моңсу комедияләренә тукталды. Уңышлы дип тапкан өлешләрен презентация вакытында сәнәләштерү өчен әзерләде. Йомгак өлешен уртак көч белән башкардык.

Алда  куйган максатыма ирештем, бурычларымны үтәдем дип уйлыйм:  ХIХ гасыр ахырында,  ХХ гасыр башында ук үз  хезмәтләрендә  халыкларның үзара дус-тату яшәргә тиешлеге, ватанпәрвәрлек, әдәп- әхлак, намус  нормалары  турында  анык –ачык итеп язып калдырган Риза Фәхреддиннең   бүген дә төсен җуймаган, алай гына түгел, иң актуаль  мәсьәләләрне чагылдырган  фикерләрен   бүгенге көн яшьләре белән,  бигрәк тә  рус  телле балалар белән өйрәнү, аларның  гомуммәдәни белем дәрәҗәләрен күтәрде, толерантлык хисләрен  ныгытты. Галимнең башка хезмәтләренә дә кызыксыну уятты. “Ашау-эчү  әдәпләре”, “Сөйләшү әдәпләре”, “Дуслык әдәпләре”, “Тәрбияле бала “ бүлекләрен дә  этика таләпләре белән чагыштырып өйрәнергә омтылыш тудырды. Эш процессында  балалар татарча  уку, тәрҗемә итү, дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен ныгыттылар,  тирә-юньне танып белү сәләтләрен үстерделәр,  белемнәрен тирәнәйттеләр.

                                                                   

                                             

Тема

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең һәм хәзерге заман канун – кагыйдәләренең уртаклыгы.

Фәнни – тикшеренү эше

Башкардылар:

“1нче санлы Чирмешән урта мәктәбе”

белем бирү учреждениесенең 10 нчы а, б

сыйныф укучылары.

Җитәкчесе:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайнетдинова М.Г.

Татарстан Республикасы

Чирмешән 2019 ел.

Максат:  Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт прогаммасын тормышка ашыру һәм күренекле татар мәгрифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, пропогандалау.

Бурычлар:  1. Р.Фәхреддиннең тормыш юлын  өйрәнергә.

                    2. Р. Фәхреддиннең  хезмәтләрен  өйрәнергә.

                    3.”Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз”,  “Бөтен                    кешелеккә карата булган вазифаларыбыз”  бүлекләрен Татарстан Конституциясе белән чагыштырырга.

4.”Мәктәп әдәпләре” бүлеген хәзерге заман мәктәп кагыйдәләре белән янәшә куярга һәм тәңгәллеген ачыкларга.

5. Башка халыклар белән дус яшәү, толерантлык  идеясен алга сөргән  язучыларыбызның әсәрләренә күзәтү ясарга.

       

                                                   

 

                                             

Аңлатма язуы

      Толерантлык, үзең белән янәшә яшәүче халыклар белән дус- тату яшәү, аларның тормышына, мәдәниятенә хөрмәт, гореф-гадәтләренә түзем булу – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу сыйфатлар балаларда кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш. Гаиләдә, балалар бакчасында ук башланган бу юнәлештәге эш мәктәп елларында дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда дәвам итә.

       XIX гасыр ахыры   XX  гасыр башында ук Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бәян итеп калдырылган толерантлыкның рухи нигезләренең хәзерге заман кануннарында һәм балаларга бирелгән үгет-нәсихәтләрнең хәзерге заман мәктәп кагыйдәләрендә чагылыш табуы шактый кызыклы күренеш.

       Бала тәрбияләү бары тик мәктәп эше генә дип караган заманда, баланың кече яшьтә алган тәрбиясен соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмавы турында дәлилләп язылган хезмәтләрне  өйрәнү, аларның бүгенге көндә дә актуальлеген тану зур әһәмияткә ия. Р.Фәхреддин фикерләренең асылын аңлар өчен, башта аның шәхес буларак асылына төшенергә кирәк. Шуңа күрә, иң беренче чиратта тормыш юлын өйрәндек. Дөньяга карашын, рус теленә мөнәсәбәтен күзалларга тырыштык.

Кызыклы дип табылган бүлекләрне өйрәнеп кенә калмадык, тәрҗемә дә иттек, Татарстан Конституциясе һәм замана мәктәпләре кагыйдәләре белән чагыштырып карап,  аларның мәгънәви яктан тәңгәллекләрен күрдек.

       Әлеге эшнең авторлары  татар халкының борын-борыннан сабыр, түзем, киң күңелле, әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирүен,  яшь буынны  кечкенәдән үк югары мәдәниятле, белемле итеп тәрбияләргә бөтен көчен сарыф итүен күрсәтергә тели.  

        Эшнең структурасы 3 өлештән тора.Ул кереш өлешне, төп өлешне һәм йомгаклау өлешләрен  үз эченә ала.  Төп өлеш 3 бүлектән тора:

  • Р.Фәхреддиннең тормыш юлы
  • Р.Фәхреддиннең  “Балаларга үгет- нәсыйхәт” хезмәте:

а) “Ватан вә милләтебезгә карата булган  вазифаларыбыз” , “Бөтен кешелеккә карата булган  вазифаларыбыз” бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Коституциясе

б) “Мәктәп әдәпләре” бүлеге һәм мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

  • Толерантлык темасының татар әдәбиятында чагылышы   (революциягә кадәрге һәм хәзерге чор язучылары иҗатында)        

                                                 

Кереш өлеш

Актуальлеге:  

Ризаэддин Фәхреддин – чыгышы, тәрбиясе, даирәсе, вазыйфалары һәм, гомумән, бөтен рухы белән мөселман, төрки - татар кешесе. Әмма ул башка диндәге һәм кавемдәге инсаннарга да хөрмәт белән карый, бөтен көчен яшь буынга дөрес тәрбия бирүгә юнәлдерә. XIX гасыр ахыры,  XX башында ук ул күтәргән проблемалар бүгенге көндә дә әһәмиятле.

 

Теманың фәнни яктан эшләнеше:

Тикшеренү эшендә төркем Ризаэтдин Фәхреддин турында язылган җыентыкка нигезләнеп эшләде.

Тикшеренүнең эмпирик базасы:

Төркем Р. Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын, музей йорты турындагы материалларны өйрәнде.

     

Тикшеренүнең хронологик рамкалалары:

Тикшеренүче төркем конкрет хронологик рамкалар куя: 1859-2009 нчы еллар ( Р. Фәхреддиннең туган  елыннан башлап бүгенге көнгә көннәргә кадәр)

         

Тикшеренүнең предметы:

Р.Фәхреддин хезмәтләрендә һәм хәзерге заман кануннарында толерантлык темасы.

         

Тикшеренү обекты:

Р. Фәхреддиннең ” Балаларга үгет- нәсыйхәт” хезмәте.

Методологик нигезе:

Әлеге тикшеренү эшендә  төркем контент-анализны методологик нигез итеп ала.

       

Тикшеренү эшенең ысуллары:

Системалаштырып чагыштыру, универсаль анализ.

       

Фәнни яңалыгы:

Р.Фәхреддин тарафыннан үткән гасыр башында ук күтәрелгән  әлеге  мәсьәләләр  бүгенге көн канунары һәм кагыйдәләре белән әлегә хәтле чагыштырылып өйрәнелмәгән  иде. Төркем  үз  алдына шул кимчелекне бетерүне куйды.

Әлеге эшнең стуктурасы төркемнең логик фикерләү эзлеклегенә һәм кереш өлештән, төп өлешәнт (үзе берничә өлештән тора), йомгаклау өлешеннән тора.

                                               

ТӨП ӨЛЕШ

1.Ризэддин Фәхреддиннең тормыш юлы

2.Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре (“Балаларга үгет- нәсыйхәт”)

3.Толерантлык темасының татар әдәбиятында чагылышы

Кәгазь өстендә калган яхшы исем – бетмәс гомер .

Ризаэддин Фәхреддин.

Татарларның бердәм милләт булып формалашуында, татар гуманитар фәненең төрле юнәлешләрен гамәлгә кую тарихында аерым шәхесләрнең хезмәтләре,  күп-кырлы эшчәнлеге,   хәтта шәхси үрнәге әйтеп бетергесез зур роль уйный.  Шундый кешеләрнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин.Ул бөтен көчен ата-аналарга, яшь буынга мәгърифәт, белем, тәрбия бирүгә, аларны акыллы, белемле,  түземле булырга өндәүгә юнәлтә, үз халкын бәхетле күрергә омтыла .

Риза Фәхреддин 1858 елның 31 декабрьдә чәршәмбе көн таң атканда бу михнәт вә мәшәкать йорты булган дөньяга килгән. Тугач бишенче көнендә 1859 ел метрикәсендә 4 гыйнвар вә 3 нче номер белән язылган. Яшәве исә Бөгелмә өязе Кичү суы өстендә булган Кичүчат авылында. Бу вакыт атасы сәфәрдә булганга, аннан кайтканнан  соң исем биреп,  ул туганга кадәр вафат булган углы Ризаэддин  исеме белән аны да атаганнар. Әтисе аны җәйлектә печән вә урак эшләренә  алып йөргән. Балачагы авылда, табигать кочагында уза.

Ул бик яшьли укырга өйрәнә. 7 яше тулар – тулмас абзаларына ияреп үз авылларыннан 20 чакрым ераклыктагы Түбән Шәлчәле мәдрәсәсенә  барып йөри башлый. Бераз Чистайда,  аннан  Түбән Шәлчәле белем ала.

Анда ул фәнни программа нигезендә укуын тагын да шомарта бара. Шәригать нигезләрен үзләштерү белән бергә, бик зур тырышлык куеп гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. Аның тел өйрәнү сәләте биредә нык формалаша. Зуррак сыйныфта укыганда үзе уку программасының яңа методологик алымларын үзләштерә. Соңгы сыйныфларда аңа түбән сыйныфларга дәрес бирү өчен мөгаллимлек вазыйфасын да ышанып тапшыралар. Яшь Риза мөгаллимлек иткәндә иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ул китаплар күчерүне яратып башкара.  

Мәдрәсәне тәмамлагач, аның сәләтенә күп кенә өлкән мөгаллимнәр игътибар итәләр.

Ул 1885 нче ахун Габденнасыйр Төхфәтуллин кызы Нурҗамал белән никахлы була . Зур мәхәббәт,  ихтирам белән 50 ел гомер итәләр. ,,Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә үткән озын гомерләрендә чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар.  Алар бер – берсенә холыклары белән тиң килгән кешеләр иде.  Бер – берсенә мәхәббәт,  ихтирамлы,  татулык,  бердәмлек белән яшәделәр ”– дип искә ала алар турында кызлары Әсма Шәрәф  ,,Әткәм турында истәлекләр” ендә.

1886 нчы елда Казанга барып  Шиһабетдин Мәрҗани  һәм башка галимнәр белән таныша.

1887 нче елда Уфада Диния нәзарәтендә имтихан тапшырып мөдәррис дәрәҗәсе ала. Казанда беренче китабы ,, Кибет – тәсрыйф” басылып чыга.

1888 нче елда Петербургка бара,  Җәмалетдин Әфгани белән таныша.

1891 нче елда Уфага күчереп казый итеп билгеләнә.  Ул анда бик күп файдалы эшләр башкара:  архивны тәртипкә сала,  үзе дә зур – зур фәнни хезмәтләр яза.

Иң зур хезмәтләренең берсе ,, Асар” ( Эзләр ) исеме. Тәрбия темасына ,,Сәлимә” һәм  ,,Әсма” повестен яза .

1906 нчы елда Оренбургта Шакир һәм Закир Рәмиевләр ,,Вакыт” исемендәге газета чыгара башлагач,  казыйлыкны ташлап,  гаиләсе белән Оренбур каласына килә һәм журналистика эшенә күчә.  Шул ук вакытта атаклы ,,Хөсәения” мәдрәсәсен җитәкли,  дәресләр дә бирә.

1908 нче елда ,,Шура” журналына мөхәррир итеп билгеләнә. 1918 нче елда журнал ябылгач,  аңа кабат Диния нәзарәтендә мөфтилек вазыйфасын йөклиләр. Галим кабат Уфага күчеп килә.  Биредә ул үзенең гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөфти булып тора.

1925 нче елда аның тормышында зур вакыйга була.  Аңа СССР Фәннәр академиясең 200 еллык юбилей тантанасына катнашу өчен чакыру кәгазе килә.  Бу бөтендөнья күләмендә булган зур тантанага чакыруга сәбәп – Ризаэддин Фәхреддиннең  гыйльми хезмәтләрен,  аның тарихы, мәгърифәтче  булганын тану билгесе була.

1926 нчы елда Беренче Бөтендөнья  Мөселманнар конгрессында катнаша.

1927 нче елда Мәскәүдән кайтышлый туган авылы Кичүчатта туктала,  бөтен исән туганнары белән күрешеп чыга,  зиярәткә бара.

       Гомеренең соңгы елларын бик авыр шартларда,  нык кысынкы тормышта үткәрә. Төрле чикләүләргә дучар була, бары яше олы булу сәбәпле генә репрессия корбаны булмый кала.

1936 нчы елның февраль аеннан, сәламәтлегенә үзе зарланмаса да, хәлсезләнә башлый һәм шушы елның 12 нче апрелендә вафат була.  

Аны васыяте буенча Уфада  татар зиратына күмәләр.

Ризаэддин Фәхреддин сабыр холыклы,  йомшак табигатьле кеше була. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен  калдырмый.  Кем белән генә сөйләшкәндә  дә яхшы гадәте була: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык белән актыгына хәтле бүлмичә тынлап тора да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли. Сөйләгәндә,  гадәтенчә,  бик төзек,  конкрет сөйли, мәгънәсез сүзләр катнаштырмый. Үзе белгән, үзен хаклы итеп тапкан чакта үзенең фикерен,  риза булмаганын һәркемгә ачыктан – ачык әйтә торган батыр йөрәкле, курыкмас кеше була. Һичбер кешене кимсетеп карамый.

Үзеннән соң үлемсез хезмәтләр калдыра. Аларның күбесе югалып, таралып бетсә дә, безнең көннәргә хәтле килеп җиткәннәренең бәһасе әйтеп бетергесез. Татар тарихыннан,  әдәбият белеме,  фәлсәфә гыйлеменнән зур хезмәтләр яза.

Аның хезмәтләре бүгенге көндә дә асылын җуймаган, ул күтәргән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль.        

   

Мәктәп әдәпләре

Риза Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы. Ул тарихчы да, журналист та, педагог та. Бу өлкәләрнең һәркайсында тирән эз калдырган.  “Баланы тугач та тәрбияли башларга кирәк”  дигән карашта торган  Р. Фәхреддин,  балаларны күркәм холыклы,  әдәпле булырга өндәп, үз-үзеңне тоту һәм тәрбияләү буенча  кагыйдәләрне үзенең укыту- тәрбия өлкәсенә караган кайбер хезмәтләрендә  язып калдырган. Алар үз заманында бик популяр булган. 1900-1916 нчы еллар арасында  Казанда, Уфада, Оренбургта ул китаплар 10 тапкырдан артык басылып чыгалар.  Бу хезмәтләрне өйрәнгәннән соң бер теләк туа:  һәр милләт кешесе Р. Фәхреддинең  “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән китабын укып чыкса һәм дөрес нәтиҗәләр ясаса, җир йөзендә ялганлау,  хыянәт, сугышлар-үтерешләр булмас иде. Шунысы кызыклы, бу үгет- нәсыйхәтләрнең күбесе хәзерге заманның этика таләпләре,  хокук кануннары, мәктәп уставындагы кагыйдәләр белән туры килә.

Риза Фәхреддин

“1 нче санлы Чрмешән урта мәктәбе” белем бирү учреждениесе кагыйдәләре

                                                       Гомуми

таләпләр

-Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез. Мәктәпкә кергәч аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек кышкы киемнәрегезне билгеле урыннарга куегыз.Дәрес башланыр алдыннан әдәп белән урыныгызга утырыгыз.

-Дәресләрне күп калдыру яки дәрескә соңга калып килү иптәшләрдән артта калуга сәбәп була. Шуның өчен дәресләргә йөрүгә игътибарлы булыгыз.

-Кечкенә вакытта пөхтә һәм тәртипле булу баланың акыллы булуына билгедер.Шуның өчен киемнәрегез һәрвакыт чиста, ә китап- дәфтәрләрегез тәртиптә булсын.

                Дәрес вакытында укучы үзен

- Укытучыга һәм башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам биргәннән соң, дәрес укый башлагыз.

- Бер төрле дәрес биргәндә икенче дәресне карап утырмагыз. Укытучы бирә торган дәрескә күңелегезне  салыгыз, һәрбер сүзен зиһенегезгә урнаштырыгыз.

- Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез. Шулай булсагыз  осталарыгыздан ризалык алырсыз һәм алган гыйлемегездән файда күрерсез.

- Урыныгызда һичбер якка авышмыйча, укытучыга туры карап утырыгыз. Класска кереп – чыгып йөргәндә дә инсафлы булыгыз.

- Укытучы сораганда аяк үрә торып ачык тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән соралган сүзгә рөхсәтсез катышмагыз.

 

Тәнәфес вакытында һәм  дәрес

Уйныйсыгыз килсә, әдәп белән уйнагыз. Кечкенә вакытта пөхтә һәм тәртипле булу баланың акыллы булуына  билгедер.

                         

         

                           

Укучыларга боларны

  • Уеннарыгыз ял сәгатьләрендә, дәресләрегезгә  һәм башка кирәкле эшләрегезгә кимчелек  китерми торган рәвештә, саф һавада булсын.
  • Мәктәп эчендә кычкырышып уйнаучы тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз. Аларга катнашып уйнамагыз.
  • Мәктәптә булса да, башка җирдә булса да әдәпсез сүзләр сөйләмәгез. Башкаларны үзегездән нәфрәтләндермәгез.

1.1. Чиста һәм пөхтә киенеп укучылар мәктәпкә дәрес башланырга 10 -15 минут кала киләләр, гардеробка өс киемнәрен тапшыралар, алмаш икенче аяк киеме кияләр, үзләренең эш урыннарына барып,  дәрескә кирәкле әсбапларын әзерлиләр.

1.2. Уку вакытында укытучының рөхсәтеннән башка мәктәптән китәргә ярамый. Дәресләрне сәбәпсез калдыру мәктәп таләпләрен бозу дип санала.

1.3.Укучыларның тышкы кыяфәтләре мәктәп уставы буенча булырга тиеш.

ничек тотарга тиеш

2.1. Укытучы сыйныф бүлмәсенә кергәч, аны сәламләү билгесе итеп укучылар торып басалар һәм җавап биреп утырырга рөхсәт биргәннән соң утыралар.

2.3. Дәрес вакытында шауларга, игътибарсыз булырга,  дәрескә катнашы булмаган  сөйләшүләр,    уеннар һәм башка эшләр белән иптәшләреңнең

игътибарын читкә юнәлтергә ярамый.

2.4. Сыйныф бүлмәсеннән чыгарга кирәк булса, укытучыдан рөхсәт сорап кына  чыгарга тиеш.

2.5. Һәр укучы укытучыга сорау бирергә яисә укытучы соравына җавап бирергә теләсә, ул кулын күтәрергә тиеш.

2.6. Укытучы соравына җавап биргәндә укучы торып баса.

беткәч укучы үзен ничек тотарга тиеш

3.1. Тәнәфес вакытында балалар тәртип сакларга тиешләр.

3.2. Үзеңнең эш урыныңда чисталык һәм тәртип сакларга.

эшләү тыела

4.1. Баскычлар буенча йөгереп йөрмәскә, тәрәзә һәм башка шундый уен өчен яраклаштырылмаган урыннарда уйнамаска.

4.2.Бер-берегез белән төртешергә, әйберләр бәрешергә,  физик көч кулланырга ярамый.

4.3.Начар сүзләр әйтергә һәм жестлар күрсәтергә,  шауларга,  башкаларга ял итәргә комачауларга  ярамый.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә толерантлыкның рухи нигезләре һәм аларның төп законнар белән уртаклыгы.

Р.Фәхреддин  “бөтен барлыгы, меңнәрчә тамырлары белән татар җире, татар рухы белән  бәйләнгән”  кеше булуына карамастан,  Исламны башка диннәргә һич тә каршы куймый.  “Диннәрнең һичбере усаллыкка өйрәтмәгән шикелле, Ислам дине дә яхшы әхлакка өнди” – дип яза ул.

Ул хезмәтләрендә әхлак,  этика,  эстетик тәрбия тәрбия темасын киң яктырта,  бигрәк тә мөселманнар үзара гына түгел,  ә башка  телле һәм динле халыкларга карата да зур ихтирамлы булырга тиешлеген яза.  “Кешеләрдән күркәм мөгамәлә күрергә өметләнсәгез, үзегез дә аларга яхшы мөгамәләдә булыгыз,  алардан хөрмәт күрсәгез килсә, үзегез дә аларга хөрмәт күрсәтегез,  “халыкның дошман булуында хәсрәтем юк”,  дими, бәлки дуслыкларын кәсеп итәргә тырышыгыз,  акыл ияләренең күңелләрен үзегезгә авыштырачак сурәттә булыгыз, максатларыгызны катылык вә куркыту белән түгел,  бәлки мәхәббәт белән хасил иттерәчәк дәрәҗәдә булырга тырышыгыз.  Кешеләргә мәхәббәтле булуыгыз аркасында һичбер күркәмлелегез әрәмгә китмәс”   дигән сүзләре яшь буынга гына түгел,  дөньядагы бөтен халыклар өчен дә шигарь булып торырлык.

Толерантлыкның рухи нигезләре аның  “Балаларга үгет-нәсыйхәт”  китабында “Ватан вә милләтебезгә булган вазифаларыбыз” һәм “Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз” дигән бүлекләрдә бирелә. Аларны Татарстан Конституциясендәге төп законнар белән чагыштырганнан соң кызыклы гына күренешкә тап булдык:  уртаклык ярылып ята. Ә бит икесе ике чорда бер-берсеннән бәйсез рәвештә язылганнар. Димәк, татар халкы һәрвакыт тынычлык, дустанә мөнәсәбәт яклы булган һәм хәзергесе вакытта да шулай.  

Ризаэддин Фәхреддин

Татарстан Республикасын Конституциясе

1) Дине, теле, мәдәнияты, гореф вә гадәтләре бер милләт, диннәре вә телләре бер булмаса да, шул ук ватанда яшәүче кешеләргә ватандаш диләр.

Статья 1.
1) Татарстан Республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халкы ихтыярын hәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демократик дәүләт.

2)Дәүлүт суверенитеты – Татарстан Республикасының төп билгесе.

Статья 2.
Татарстан Республикасында бөтен хакимият халык  кулында. Халык дәүләт хакимиятен шушы Конституция нигезендә турыдан-туры,  шул исәптән референдум юлы белән дә, дәүләт органнары системасы аша да гамәлгә ашыра.

2) Ватандашлары арасындагы инсани мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен ул мәмләкәтнең хөкүмәте билгеле кануннар кабул итә.

19 статья

Татарстан республикасының үз гражданлыгы бар.

Татарстан Республикасы гражданнары Россия Федерациясе – Россия гражданлыгын а ия.

3) Ватандашлар керемнәренең бер өлешен хөкүмәткә салым рәвешендә түләрләр. Бу акча белән хөкүмәтләр ватандашлар өчен кирәкле булган эшләрне башкарырлар. Мәсәлән, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар, фабрикалар корырлар. Хөкүмәт сораган салымны төгәл иттереп түләү - мөhим бер ватандашлык вазифасыдыр

Статья 54.
Татарстан Республикасы гражданнары закон тәртибендә салымнар түләп, дәүләт чыгымнарында катнашырга бурычлы.

4) Мәмләкәтнең идарәчеләрен ватандашлар сайларлар. Сайлау вакытында яхшы кешеләрне хөкүмәткә яисә парламентка сайлау hәм дә, сайлауларга катнашып, тавыш бирү - шулай ук ватанга вә милләткә карата булган вазифаларыбыздандыр;

-Ватанны саклау акча белән генә чикләнми. Әлеге көндә милләтләр үз байлыкларын вә ватаннарына мал вә җан бурычлары бар. Мал бурычы салым белән, җан бурычы гаскәрлек белән түләнер. Вакыты җиткәч, гаскәрлек вазифабызны үтәү- бер ватан бурычыдыр.    

Статья 45.

1. Татарстан Республикасында гражданнар сәяси тормышта, дәүләт һәм җәмәгать эшләре белән идарәдә турыдан-туры да, үз вәкилләре аша да катнашырга хокуклы.

2. Татарстан Республикасында гражданнар дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайларга һәм сайланырга,  шулай ук референдумда катнашырга хокуклы.

Статья 58.
Татарстан Республикасы гражданнары закон  нигезендә хәрби хезмәт үтәргә бурычлы.

5) Башка халыклар арасында азчылык тәшкил  итүче милләтләр өчен иң авыр нәрсәләрдән берсе - үз динен вә мәдәниятен саклаудыр. Милләт өчен аеруча әhәмиятле  булган бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,  халык югалыр. Шундый аяныч хәлгә калмас өчен hәрберебез хәлебездән килгән кадәр динебез вә милләтебез өчен тырышып файдалы  эшләр эшләргә тиешлебез

Статья 89

25) Татарстан Республикасы гражданнарының Конституция хокукларын hәм иреген, Татарстан республикасы территориясендә барлык милләт гражданнарының тигез хокукын тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне карау, милли мәдәниятне, телне үстерү hәм тарихи истәлекләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү.

6) Башка кешеләрнең тормышы да безнеке кебек үк хөрмәтле, кыйммәтле, һәм кадерледер. Һәр  кешенең бу дөньяда яшәргә хакы бар. Динебез буенча, бер кешене дә хаксызлык белән үтерергә ярамый

Статья 25.
Дәүләт кешенең тормышын, сәләмәтлеген, шәхси иреген hәм иминлеген яклый.

7) Аллаһы Тәгалә бөтен кешеләрне дә хөр итеп бар иткән. Кешеләр тоткынлыкта яшәр өчен яратылмаганнар. Исламияткә кадәр булган заманнарда колларны базарларда мал кебек сатканнар. Исламият бу хәлләргә чик куйды

Статья 22.
Гражданнарның хокукларын турыдан-туры яки башкача чикләгән яисә раса, милли hәм башка билгеләр буенча аларга өстенлекләр билгеләгән өчен закон нигезендә җәза бирелә.

8) Һәр кеше үзенчә уйлый, фикер йөртә. Һәр кешенең үзенә күрә шәхси философиясе бар. Бөтен нәрсәне дә безнең кебек уйламаучы һәм ышанмаучы кешеләрнең фикерләренә дә хөрмәт белән карарга кирәк

Статья 35.
Татарстан Республикасында hәркемгә сүз, матбугат, фикер hәм инану иреге, аларны тоткарлыксыз белдерү hәм тарату иреге гарантияләнә

9) Без һәрберебез дә башкаларның намус вә шәрәфләренә хөрмәт  белән карарга  тиешлебез. Билгеле булганча, кеше иң өстен, иң шәрәфле  барлыктыр. Кешене хаксызга рәнҗетү, яла ягу,  гайбәт да харам кылынгандыр;

Статья 29.
1)Татарстан Республикасы гражданнары, инануларына карап, теләсә кайсы динне тотарга ирекле яисә берсен дә тотмаска, дини яки атеистик эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклы. Дини йоларны үтүдә hәркем ирекле.

2) Дини инануларга бәйле рәвештә дошманлык,  нәфрәт hәм милли ызгыш уяту тыела.

10) Һәр кешенең җанына, малына, намусына, уй-фикерләренә вә ышануларына хөрмәт белән карау - безнең кешеләргә вә кешелеккә карата булган әхлакый вазифаларыбыздыр.

Статья 8.
Дәүләтләр hәм халыклар арасындагы бәхесләрне хәл итү чарасы буларак, көч куллануны hәм сугышны Татарстан Республикасы кире кага.

Ризаэддин Фахреддин

Конституция Республики Татарстан

1) Общество, состоящее из людей одной религии, языка, культуры, привычек и обычаев, называется нацией, однако, если присутствуют разные языки и верования, люди называются соотечественниками.

Статья 1.
Республика Татарстан – суверенное демократическое государство, выражающее волю и интересы всего многонационального народа республики.
Суверенитет и полномочия государства исходят от народа.
 

Статья 2.
Вся власть в Республике Татарстан принадлежит народу.
Народ осуществляет государственную власть непосредственно, а также через систему органов государственной власти и местного самоуправления в соответствии с Конституцией и законами Республики Татарстан.

2) Чтобы регулировать межнациональные отношения, государство создало законы. Наша первая обязанность - чтить эти законы, потому что, если люди будут им подчиняться, то жизнь станет хорошей и спокойной.

Статья 19.
Республика Татарстан имеет свое гражданство.

Граждане Республики Татарстан обладают гражданством Российской Федерации – России.

3)  Жители одной страны выплачивают часть дохода государству. Эти деньги идут на нужды государства. Например, на содержание больниц, школ, дорог, фабрик.   Уплачивать  налоги государству столько, сколько положено  - вот одна из главных обязанностей граждан;

Статья 54.
Граждане Республики Татарстан обязаны участвовать в государственных расходах посредством уплаты налогов в порядке, установленном законом.

4)  Защита государства не измеряется деньгами. Для охраны  своего имущества народ содержит стотысячные армии. Долг сограждан перед Родиной – служить ей и помогать материально. То есть, платить налоги, служить в армии. В нужное время служить в армии – долг граждан;

Статья 58.
Граждане Республики Татарстан обязаны нести воинскую службу в соответствии с законом.

5)  Руководителей государства выбирают граждане. Участие в выборах,  выбор хороших людей в правительство или в парламент -  это одна из главнейших обязанностей граждан

Статья 45.
1.Граждане в Республике Татарстан имеют право участвовать в политической жизни, в управлении государственными делами как непосредственно, так и через своих представителей.

2. Граждане в Республике Татарстан имеют право избирать и быть избранными в органы государственной власти и органы местного самоуправления, а также участвовать в референдуме.

6)  Одно из главных трудностей  малочисленных наций – сохранение своей веры и культуры. Особенно важно для нации  не потерять внимание народа. Если на это своевременно не уделить внимание на должном уровне – нация исчезнет. Нужно старательно и с пользой работать, чтобы нация не осталась в жалком состоянии

Статья 89

26) рассмотрение вопросов, связанных с обеспечением конституционных прав и свобод граждан Татарстан Республики Татарстан и равноправия граждан всех национальностей на территории Республики Татарстан, решение вопросов о развитии национальной культуры, языка и охраны исторических памятников.

7) Жизнь всех людей дорога и уважаема, как и наша. У каждого человека есть право жить на этом свете. Мусульманам нельзя обижать или убивать людей, так как убийство - один из самых страшных грехов в Исламе

Статья 25.
Жизнь человека, его здоровье, личная свобода и безопасность находятся под защитой государства.

8) Аллах всех людей создал свободными. Люди не должны жить в рабстве. До возникновения Ислама людей продавали на рынках как животных. Ислам поставил точку в этом деле;

Статья 22.
Прямое или косвенное ограничение прав либо установление преимуществ  граждан по расовым, национальным и другим признакам наказывается по закону.

9) Со временем у людей могут меняться их мнения и верования. Каждый человек по-своему рассуждает и думает. У каждого есть своя философия жизни. Надо относиться с уважением к чужому мнению. Соглашайтесь с их правильными мнениями, а если они не правы, нужно привести аргументы, доказывающие и объясняющие истину. При несовпадении взглядов начинается спор, однако они лишь развивают мировоззрение человека;

Статья 35.
В Республике Татарстан каждому гарантируется право на свободу слова, печати, мнений и убеждений, их беспрепятственное выражение и распространение.

10)  Мы должны относиться  с большим уважением к личности человека. Как мы уже знаем, человек - высшее существо. Обижать человека, наговаривать на него,  сплетничать о его жизни, издеваться над ним запрещено Исламом;

Статья 29.
Граждане Республики Татарстан в соответствии со своими убеждениями имеют право свободно исповедовать любую религию или не исповедовать никакой, заниматься религиозной или атеистической деятельностью. Каждый человек свободен в отправлении религиозных обрядов.
Возбуждение вражды, ненависти и национальной розни в связи с религиозными верованиями запрещается.

11)  Богатства, имущество,  заслуженно заработанные человеком - тоже ценность. Приносить вред их благосостоянию также один из самых страшных грехов. Значит, уважительное отношение к личности человека, его богатствам, совести, мнению и вероисповеданию является обязанностью перед человечеством.

Статья 8.
Республика Татарстан отвергает насилие и войну как средство разрешения споров между государствами и народами.

ТАТАР  ЯЗУЧЫЛАРЫ  ӘСӘРЛӘРЕНДӘ  ТОЛЕРАНТЛЫК  ТЕМАСЫ

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.

Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

Р.Фәхреддин

Ризаэддин Фәхреддин гыйлемгә омтылучан киң кырлы шәхес буларак, мәдрәсәләрдә  алган белем белән генә канәгатьләнмичә,  үзлегеннән гарәп, фарсы, төрки  телләрне укып, тирәнтен өйрәнә. Шәлчәле мәдрәсәсендә укыганда ук  рус телен дә үзләштерергә теләге туа, ләкин аңа каршы төшәләр. Кызы Әсма Шәрәф үзенең әтисе турында язган истәлекләрендә болай ди: “Әткәй әйтәдер иде: “Әгәр дә шул яшь чакта русчаны өйрәнгән булсам, күп китапларны укый алган булыр идем, бик күп гыйлемне алданрак өйрәнгән булыр идем. Чөнки шул чорда ук киләчәк өчен  рус телен белү һичшиксез кирәк икәнен яхшы аңлаган идем. Үземнең башымнан үткән хәл буганга, үземнең барча балаларымны рус мәктәпләрендә укыттым, балаларны русча укыту кирәк икәнен һәрвакыт язып килдем”.

Башка халык вәкилләре белән, бигрәк тә, руслар белән дус яшәргә, моның  өчен аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәклеген  шул чорның башка күренекле язучылары һәм шагыйрьләре дә аңлап, үзләренең әсәрләрендә чагылдырганнар.  Шундыйлар  рәтенә язучы  Фатих  Әмирханның “Хәят” әсәрен кертергә була. Бу әсәрдә Хәят исемле кызның белемле булуы,  руслар белән шактый ук ирекле аралашуы, театрларга йөрүе сурәтләнә. Дөрес, без аның зур эшләр эшләвен әлегә күрмибез, тик әсәр тәмамланмыйча ярты юлда өзелә бит. Хәзерге заман язучыларыннан драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында  да бу тема җылы һәм матур итеп яктыртылган. Үлемсез Әлмәндәр картны күрше авылдагы Евстигней белән күп еллык чын дуслык бәйли.

Ф. Әмирхан “Хәят”

Автор: Майның бер якшәмбесе, көндезге сәгать 3ләр. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урманарының тузанын баскан һәм, һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы ямьлелекнең чигенә ирештергән иде.

N шәһәренең бер урамындагы Гыймадовлар йортының капкасы төбенә килеп туктаган кечерәк кенә тарантастан 16-17 яшьлек бер кыз төште дә җиңел адымнар белән ашыкмый гына капкадан кереп китте .

Биби чыга. Лиза керә.

Л. – Биби, Хаечка дома?

Биби елмая. Борыла һәм кычкыра:

Б. – Хәят апа, Лиза килде;

Хәят йөгереп чыга. ( Кочакланышып күрешәләр).

Х. – О, Лиза! Менә гакыллы, дустын онытмаган!

Газизә ( Хәятнең әнисе) чыга. Ике куллап күрешәләр.

Л. – Газизә абыстай, мин Хәятны дачага кунакка алырга килдем.

Г. – Хуш, Лиза, хуш. Ләкин әтисе ни әйтер? Аңа хәбәр итмичә җибәрмим. Нильзә.

Л. – Борһан Ахмедович рөхсәт итәр дип уйлыйм.

Г. – Белмим шул, Лиза. Бик ерак бит. Шәһәр эчендә генә булса бер хәл әле.

Л.  – Борһан Ахмедович ачулана башласа, мине гаепле итеп күрсәтерсез; мин аннан үзем гафу үтенермен.

Г. – Ярый инде алай булгач. Ладны.

Лиза Хәят янына бара. Хәят өстен алыштырып чыккан. Көзгегә карап прическа төзәтә.

Л. – Ах, Хәят, нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле.

Чыгып китәләр.

Автор:   Дуслар киттеләр. Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде.

Хәят белән Лиза бала вакытларыннан ук уйнап үскән дуслар. Хәятның атасы Борһан абзый Гыймадов күбрәк рус купецлары белән эш итә торган сәүдәгәр булганга, Гыймадовларның йорты “Рус урамы”нда. Шунлыктан Хәят бик яшь вакыттан ук рус балалары белән уйнап үсте һәм яшьтән үк бик яхшы русча сөйләшергә өйрәнде.

Лиза Гыймадовлар белән бер үк урамда торучы Мясников фамилияле бер гаскәри кызы булып, бу ике кыз, кечкенә вакыттан ук бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-берсенә бик ияләнгәннәр иде.

Лиза гимназиядә укып, рус тәрбиясе алса, Хәят мөселман тәрбиясе алды. Ләкин алган тәрбияләренең болай бер-берсенә капма-каршы булучылыгы да бу яшь кызларның якынлыгын боза алмады: Хәят белән Лиза һичбер вакытта бер-берсенең тормышка карашларын тикшермиләр иде. Мясниковлар киңәше буенча  Борһан абзый быел кыш Хәятны 5-6 ай русча да укытты. Хәятның рус телен бик яхшы белүе һәм рус гореф-гадәтләрен яхшы өйрәнгән булуы тәрбияләр арасындагы бу зур аерманы каплап тора иде.

                           Туфан Миңнуллин.   “Әлдермештән Әлмәндәр”

Өченче  күренеш.

Антоновка авылындагы Евстигней картның бакчасы. Пәрдә ачылганда Евстигней умарта карап йөри. “Ястәгнәй! Знакум!” дигән тавышны ишетеп,битлеген күтәрә.

Әлмәндәр: (үзе күренми) Ястәгнәй!Знакум!

Евстигней: Кем ул анда?

Әлмәндәр:  Кто такой, знаешь? Ни знаешь- маклашка дам.

Евстигней:  Альмандар?

Әлмәндәр: (агачлар арасыннан килеп чыга). Знал, маклашка ни дам. Гости пришул-чай давай.

Евстигней:(битлеген җиргә куеп, Әлмәндәр каршына бара) Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши?

Күрешәләр.

Әлмәндәр: Хураша! Сам хураша?

Евстигней: Якши! Бик якши!  Каян килдең?

Әлмәндәр: Деревня. Своя деревня. Тибя давна ни видал.

Евстигней:  Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?

Әлмәндәр:  Мнугы. Гуд хураша, дуж есть, сулныца есть, свиты мнугы, пчала туда-суда мнугы  литит. Тибя кислый мюд есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мюд пил. Әҗәлдән  бижал.Әҗәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.

Евстигней:  – Азяль? Кем Азяль?

Әлмәндәр:  -  Смирт. Пришул. Гаварит, старик, давай, Әлмәндәр, давай. Туда-суда умирать. Я тужы туда-суда. Бижал тибя. Писня пить будем, гулять будем.

Евстигней:  – (көлеп). Балагур. Якши! Бик якши!  Айда, Альмандар, ызбага кер.

Әлдермеш: .- Ызба ни нады. Здич хураша. . Писня нады. Садис, писня пить будем. Ассалуди, былгаруди. Давай , Ястәгнәй! (җыр башлый)

Ассалуди, былгаруди....

Давай , Ястәгнәй!

Евстигней: – (җыр башлый,  Әлмәндәр очынып тыңлый).

Во саду ли, в огороде

Девица гуляла.

За ней ходит, за ней ходит

Удалой молодчик,

За ней носит, за ней носит

Дороги подарки.

Әлдермеш:  – Спасибо, Ястәгнәй. Рәхмәт. Рәхмәт. Яшәдек без, ә? Җырлап яшәдек. Сер бирмәдек. Күпме гумер бергә. Алтмыш ел, ә? Күршеләр, знакумнар. Хәтерлисеңме, безнең якка аклар килгәч, бергәләп урманда кызылларга кушылып киткән идек. Исеңдәме, колхоз төзегәндә мине үлемнән коткарып калганың, хәтерлисеңме сугыш вакытында...

Евстигней:  – Да, много прошло.

Әлдермеш:  – Малы, Ястәгнәй. Бик әз. Яшисе килә, Ястәгнәй. Илле яшьтә булсаң иде хәзер, ә? Дөньясы бигрәк матур бит, Ястәгнәй. Китәсе килми. Әҗәл килде миңа, сизеп торам. Шуңа күрә синең яныңа чаптым, җәяүләп килдем, Ястәгнәй, саубуллашып кайтыйм дидем. Әҗәл килде.

Евстигней:  – Ерунду не болтай, Альмандар.

Әлдермеш: - Ярунда түгел, сизенәм. Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә бирешмәдем. Җылап йөрүчеләрне җенем сөйми. Син мине зарлана дип уйлама. Исем дә китми. Әҗәл белән дә көлеп сөйләштем.

Евстигней:  – Правильно, так и надо. Я тоже, знаешь, маху не давал. Жить будем еще, Альмандар.

Әлмәндәр:  – Шулай. Синең исән-сау йөргәнеңне күреп сөендем. Хәлләрнең ничек соң, Ястәгнәй?

Евстигней:  – Дело молодое.

Әлмәндәр:  – Шулай, бирешмә, нык тор. Син миннән алты яшькә яшьрәк.

Евстигней:  – Молокосос.

Әлмәндәр:  – Валлаһи, дөрес! Әйдә җырлыйбыз.

Евстигней:  – (көйләп). Ала карга дигян, ай асыл куш...

Әлмәндәр:  – Валлаһи шулай.

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Имән башларына ник кундың?

Никләр кунганыңны да белмәгәч,

Якты дөньяларга ник тудың?

Хәтерлисеңме, Ястәгнәй, синең Иваның белән минем Хәйретдиннең үле хәбәрләре бер көнне килде.

Евстигней:  – Да-а...

Әлмәндәр:  – Әйдә безгә киттек, Ястәгнәй. Куып йөрсен әле безне Әҗәл. Ул мине эзләп чыгып китәр, ә без рәхәтләнеп... Әйдә, мой дача гулять будем. Сад дача делал, гарадскуй дача.

Евстигней: -Айда  (Чыгып китәләр).

                 Йомгаклау өлеше

Ризаэддин Фәхреддин - тарих, педагогика, тел белеме, әдәбият, фәлсәфә, сәнгать, география, этнология, генеология, эпитафия, медицина, нумизматика, юриспруденция, халык авыз иҗаты, дин тарихы һәм башка төрле фәннәр белән тирәнтен кызыксынган, алар буенча төпле, тирән эчтәлекле хезмәтләр язган галим. Ул гарәп, төрек, фарсы, урыс телләрен яхшы белгәнгә теләсә нинди чыганактан бик иркен файдаланган. Матбугатта басылган һәм бик күп китаплары һәм мәкаләләреннән тыш, зур фәнни әһәмияткә ия булган 40 том басылмаган кулъязма мирас һәм аерым кулларда сакланган күп кенә язмаларны исәпкә алсаң, аның чын  мәгънәсендә фән батыры икәнлеге ачык аңлашыла.

Дөньяга карашы һәм гомуми эшчәнлеге буенча ул киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог була. Сыйнфый юнәлеше һәм иҗтимагый-сәяси эчтәлеге каршылыклы булуга карамастан, алар хәзерге вакытта да үз әһәмиятен һич кенә дә югалтмаган фәнни чыганак булып кала бирәләр. Үзенең кайбер хезмәтләрендә ул балаларга гына түгел, олыларга да киңәшләр бирә, җәмгыять алдындагы җаваплылыгын бәян итә. Бу тема бигрәк тә безгә мәгълүм  “Балаларга үгет-нәсыйхәт” хезмәтендә “Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз” һәм “Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз”  бүлекләрендә ачык тасвирлана.  Аларның бүгенге көндә дә актуаль яңгыравын без илебезнең төп законнары белән чагыштырп караганнан соң тагын бер кат инандык.

Мәшһүр акыл иясе гомере буе аеруча яратып эшләгән өлкәсе педагогика, кече, урта, өлкән яшьтәге  балаларны, шәкертләрне, аларның ата-аналарын тәрбияләү проблемасы буенча хезмәтләр, дәреслекләр, методик кулланмалар  яза. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча кыйммәтле киңәшләр бирә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең алымнарын яктырта. Бу хезмәтләрнең хәзерге заманда да яңгыраш табуы аларның нихәтле  әһәмияткә ия булуларын, асылларын югалтмавы турында сөйли.

Нәтиҗә:

Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе, патриотик тәрбия бирүдә әхлакый кыйммәтләрне үз эченә алган Ризаэддин бине Фәхреддиннең “Балаларга үгет- нәсыйхәт”  китабы балалар өчен дә, олылар өчен дә өстәл китабына әверелергә тиеш, чөнки анда күтәрелгән һәр проблема, һәр таләп бүгенге көндә дә актуаль.

КУЛЛАНЫЛГАН     ӘДӘБИЯТ:

1.Ризэддин Фәхреддин  “Тормыш юлы һәм иҗаты”, Интерактив китап.

2.Вестник АГИМС  №19, 2009 г.

3.Р.Фәхреддин    Фәнни - биографик җыентык.  Казан  “Рухият”нәшрияты,1999 ел

4.Риза Фәхреддин музей йорты, Әлмәт, Кичүчат авылы, 1995 ел.

5.Татарстан Конституциясе.

6.”1нче санлы Чирмешән урта мәктәбе” белем бирү  учреждениесендәге  эчке  тәртип кагыйдәләре.

7.Фәхретдинов Р.  Нәсихәт.- Мәгариф, 1992, 6 нчы сан, 53-54 бит.

8.Хәйри Ә. Ризаэтдин Фәхретдин - педагог. Мәгариф, 2005, 1 нче сан, 58-60 бит.

9.Р. Фәхреддин «Балаларга  үгет – нәсыйхәт», издательство “Дом печати” , 2001 год

10. Конституция Республики Татарстан.  Введена в действие Законом РТ от 30 ноября 1992 г. № 1665-XII (с изменениями от 29 ноября 1994 г., 30 марта и 8 декабря 1995 г.,
11. ноября 1996 г., 26 мая и 21 июля 1999 г., 3 марта, 31 мая и 19 декабря 2000 г., 28 июня 2001 г.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фахреддин

Ризаэтдин Фахреддин ижаты турырында презентация....

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты - мәктәптә.

Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан ко...

Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру....

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре

Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балалар күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү, аның китаплары белән таныштыру....