Тукайга багышланган чарадан бер фрагмент
материал (7 класс)

Гайнутдинова Муслима

Тука туган көненә багышланган чарадан бер өзек. Ул юмор хисе белән сугарылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukayga_stsenariy_ukytuchylar_2.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайга багышланган чарадан бер күренеш.

Сәхнәгә мендәрләр очып төшә. Берсен – берсе этешә-төртешә шәкертләр чыга. Мендәрләренә утыралар, китапларын алып, сабак укый башлыйлар. .

1 нче катнашучы: Элеп, пи, ти, си, җомыкый;  

2 нче катнашучы: «Калимәтен таййибәтен

3 нче катнашучы: безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы...”

Автор  укый башлый:                                                                                                 Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, —
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.                                                                           Бик тирән — башындагы каткан бүрек,   
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.                                                                               Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
Шәкертләр бергә: 

 « Кояш чыкты! Кояш чыкты!»                                                                                      

Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык;
Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.                                                                                         Аһ, бәла! Безне казый күргән имеш,
Уйнаганны ул карап торган имеш.

(Бер шәкерт мендәр, икенчесе чыбыклар китереп куя)

Куркынып казыйга тезләндек хәзер,
Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.

Шәкертләр бергә :«Казый абзый! Безне син кызган»,
«Һәр усаллык башы шул Таздан»,

Казый:    Бар, китер! (Шәкертләр Таз малайны китереп куялар)

 (Казый аркасына суга)

Нәрсәдер бар монда — бер алдау эше,
Иштеләдер каты нәрсә тавышы.

Казый:    Нәрсә бар?

Автор: Таз аркасында нәрсә бар?
Камзулын Тазның күтәреп баксалар:

Хәйлә иткән монда да ул Таз-явыз, —
Белмәгә мөмкин монда   баксагыз.

Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,
Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.

Казый: Бар кит моннан!

Таз малай сәхнә алдына килеп, халыкка карап:, борынын тарта-тарта:

  • Бу хәйләмне дә сизделәр, икенче юлы болай алдап булмас инде. Юк, өйгә кайтсам әнидән эләгә. Сабагымны укырга кирәк.

Утырып укый башлый.

Алмагач   чыга:
«Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына,  и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Сандугач чыга: (сандугач сайравын куярга)
«Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, - әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Кояш чыга 
«И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, - уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Шәкертләр дә чыгалар, бергәләп “Эшкә өндәү “не  җырлыйлар. 

1. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.            
                                                                                                                                         Кушымта:
                                                                                                                                                                  И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

2. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.                                        

Кушымта:                                                                                                                          И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина ( Өлкән сыйныф укучылары өчен)

Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина (Өлкән сыйныф укучылары өчен)...

Г. Тукайга багышланган әдәби кичә

Г.Тукайга багышланган әдәби кичә...