Ике пирожный
план-конспект урока (5 класс)

5нче сыйныфта "Ике пирожный" темасына дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_syynyf._ike_pirozhnyy_achyk_dres.docx32.37 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект урока татарского языка в 5 классе

по теме «Ике пирожный»

Дәрес планы

Дәрес темасы: Ю.И.Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе

Сыйныф: 5Г

Дәреслек: 5 нче класс татар теле / Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

Максатлар:

1. Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” әсәрендәге лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту,  балаларны татарча үз фикерләрен әйтә белергә, геройларга характеристика бирергә өйрәтү.

2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксынучанлык, коллективта эшли белергә өйрәтү. Балаларга мөстәкыйль рәвештә максат куеп, нәтиҗәгә килергә ярдәм итү.

3. Укучыларны  яшәргә өйрәтү, әти-әнигә булышырга, аларны хөрмәт итергә; укучылар арасында үзара ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау.

УУГ

Регулятив:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

  • тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
  • үз фикерләрен дәлилли белү;
  • нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

  • хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
  • бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

Шәхси:

  • үзара аралашу культурасы тәрбияләү;
  • үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.

Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, карточкалар, презентация, колонкалар.

Материаллар:

5 нчесыйныфөчен татар теледәреслеге(Р.З.Хайдарова)

Методлар: белемнәрне системалаштыру, анализ, проблемалы укыту.

Алымнар: карточка белән эшләү, дәрес картасы белән эшләү, дәреслек белән эшләү, укытучы сөйләме, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия, критик фикер йөртү.

Форма: группаларда эш, парларда эш.

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, музыка


Дәрес конспекты

I Оештыру өлеше

Исәнләшү (слайд)

Исәнмесез, укучылар.

Кәефләрегез ничек?

Утырыгыз.

Дежур укучы белән әңгәмә

II.Актуальләштерү

Балалар, һәр биремнән соң мин сезгә шушы эмблемаларны өләшермен, дәрес ахырында без аларны санарбыз һәм үзебезгә билге куярбыз. Менә бу тактада ничә эмблема өчен нинди билге куелачагын күрә аласыз.

Сорау-җавап әңгәмәсе

  • Балалар, мин сезгә хәзер бер җыр куям, ә сез әйтегез әле, нәрсә турында бу җыр? (әниләр турында, әниләргә булышу турында җыр яңгырый)
  • Әйе, дөрес, бу җыр әниләр турында, әниләргә булышу турында.
  • Балалар, ә сез  әниләргә булышасызмы?

Диалоглар төзибез

  • Син ничек әнигә булышасыңмы?
  • Әйе, мин әнигә булышам.
  • Син әнигә ничек булышасың?
  • Мин савыт-саба юам,..... (слайд)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Проблема кую.Без бүген нинди темага сөйләшербез икән?

Әйе , дөрес , әниләргә булышу турында сөйләшәбез

61 нче битне ачыгыз.Без үткән дәрестә Ю. Ермолаевның нинди әсәрен укыдык?

Тема. “Ике пирожный” (слайд)

  1. Әйдәгез, шул әсәрне искә төшереп без сорауларга җавап бирәбез.

Сорауларга җавап бирү (63нче бит, 10нчы күнегү) (слайд)

  1. Балалар , әйдәгез, хикәягә план төзибез. Экранга карагыз әле. Бу план дөресме?

     Планны дөрес итеп төзибез.

  1. Күнегүдәге сүзләрне кулланып, күп нокталар урынына сүзләр куеп укырга кирәк.

Һәр төркемнән беренче номерлы укучылар, басып, җөмләләрне чираттан укыйлар.

  • ... бүлмәгәкерде.
  • Олы кызы Наташа ... укый.
  • Оля рәсем ... .
  • Оля ... юды.
  • Африкада ... итәм.
  • Мин ике пирожный ... .
  • Оля барлыксавыт-сабаны ...   .
  • Бергенә бит укыйм да ...   .
  • Берсен үзем өчен, икенчесе ...  .
  • Африка бик ерак бит, шуңа күрә кремлы пирожный ...   .

Сүзләр:  юды, әниләре, китап, синең өчен, ясый, савыт–саба, булышам, сәяхәт, бозыла,  ашадым.

Тикшерү. Экранда җаваплар.

•        Әниләре бүлмәгә керде.

•        Олы кызы Наташа китап укый.

•        Оля рәсем ясый .

•        Оля савыт-саба юды.

•        Африкада сәяхәт итәм.

•        Мин ике пирожный ашадым .

•        Оля барлык савыт-сабаны ...   .

•        Бер генә бит укыйм да  булышам   .

•        Берсен үзем өчен, икенчесе синең өчен.

•        Африка бик ерак бит, шуңа күрә кремлы пирожный бозыла.  

  1. Ә хәзер, балалар, экранга карыйк әле. Ике кыз рәсеме бирелгән(берсе китап укый, икенчесе пальмалар астында ята)

1 нче рәсемдә кем ясалган? (Оля ясалган рәсем)

2 нче рәсемдә кем ясалган? (Наташа ясалган)

Кызларга  характеристика бирегез әле.Тактага карагыз. Бу сүзләр арасынннан кирәкле сүзне сайлап, тактага ябыштырасыз.

  Һәр укучы берәр сүз сайлый.

Эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш, әнигә булыша, рәсем ясый, китап укый, савыт-саба юа, Африкада сәяфәт итә, уңган, акыллы, тәрбияле, әнигә булышмый.

  1. Язма эш

Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Әйдәгез, дөрес җөмләләр төзибез. Давайте правильно составим предложения. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?

1) бүлмәгә, керде, дә, Әниләре, кызларны, үзенә, ярдәм итәргә, чакырды.

Әниләре бүлмәгә керде дә  кызларны үзенә ярдәм итәргә чакырды.

2) китап, Олы кызы, иде, укый.

Олы кызы китап укый иде.

3) Оля, кече, кызы, ясый иде, рәсем.

Кече кызы Оля рәсем ясый иде.

Физкультминут (видеоязма буенча күнегүләр ясау)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Без сезнең белән 9нчы сыйныфта бердәм дәүләт тестларын бирәчәкбез. Шуңа әзерлек буларак берничә бирем эшләп карыйк әле. Экранга карагыз.Ике раслауның кайсысы дөрес?

1.Наташа китап укый.

Оля китап укый.

2.Әниләре кызлардан ярдәм сорады.

Әниләре малайлардан ярдәм сорады.

3. Наташа ике пирожный ашады.

Оля ике пирожный ашады.

4.Наташа савыт-саба юа.

Оля савыт-саба юа.

2. Бирем. Карточкаларда эшләү. 

 Определите, какие утверждения соответствуют содержанию текста

( А- дөрес), какие не соответствуют (Б – дөрес түгел)

1.        Әниләре ярдәм итәргә чакырды.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

2.        Оля китап укый.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

3.        Наташа пирожный ашады.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

4.        Оля әнисенә булышырга уйлады.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

5.         Наташа барлык савыт – сабаны юды.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

6.        Әниләре ике пирожный ашады

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

7.        Әниләре малайлардан ярдәм сорады.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

8.        Оля әнисенә булышмады.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

9.        Наташа савыт-саба  юды.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

10.         Оля кызыклы китап укый.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

11.         Наташа бер пирожный ашады.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

12.         “Африка бик ерак бит” – диде әни.

А) Текстка туры килә.  Б)Текстка туры килми.

3. Ситуативкүнегүләр:

Как ты скажешь о том, что:

  • мама вошла в комнату;
  • Оля рисует;
  • Наташа читает книгу;
  • Я ем пирожное;
  • Я помогаю маме;
  • Я путешествую в Африке.

4. Бирем:

1-рәт: составьте диалог между мамой и Олей, когда мама попросила о помощи.

2-рәт: составьте диалог между мамой и Наташей, когда мама просила о помощи.

3-рәт: составьте диалог между Олей и Наташей, когда Наташа «вернулась»  из Африки.

V.Йомгаклау, нәтиҗә

Балалар, без бүген нәрсә эшләдек?

Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Кем әнигә булышты?

Әти-әниләргә булышырга кирәк. Ярдәм итегез!

Кем эшләми, шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Максатка ирештекме? Нәрсә белдек?

Өй эше

1.Наташага киңәшләрегезне языгыз.

2.Эш турында мәкальләр табып килергә.

3.Өйдә әти-әниләрегезгә ничек булышасыз? 6-7 җөмлә язып килегез.

Билге кую.

Ә хәзер, укучылар,  эмблемаларыгызны санагыз әле. Кемнең ничә эмблема җыелган? Бугенге дәрес өчен нинди билгеләр аласыз?(балалар дәрестәге эшчәнлекләренә үзләре бәя бирәләр).

Укучылар, бүгенге дәрескә һәм миңа да бәя куегыз әле. Биредә өч төрле смайликлар бар. Дәрес ошаса, яшелне, бераз аңлашылмаса, сарыны, ошамаса, кызыл смайликны тактага ябыштырып чыгыгыз.

Дәрес өчен рәхмәт! Сау булыгыз, уңышлар сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пирожное "Пасхальное яйцо"

мастер-класс по приготовлению необычного пирожного в виде пасхального яйца...

Поэтапное приготовление песочных пирожных.

Данный материал предназначен для изучения темы "Приготовление пирожных"....

Новинки украшений, декора для тортов и пирожных.

Презентация предназначена для просмотра на уроках по передмету "Технология мучных кондитерских изделий"и производственном обучении. По теме: "Приготовление тортов и пирожных"....

урок производственного обучения "Пирожное корзиночка с кремом и фруктами"

урок предназначен для обучающихся 3 курса по профессии кондитер...

Методическая разработка (бисквитное пирожное)

Методическая разработка содержит информацию необходимую для учебного процесса. Данная методическая разработка включает: обоснование выбранной темы, содержание урока (цели и задачи), технологическую ка...

План-конспект урока Бисквитное пирожное

План-конспект урока является полноценной разработкой, которая включает все необходимые аспекты  обучения приготовлению бисквитных пирожных с масляным кремом....

Инструкционно-технологическая карта "Пирожное из конфет"

Инструкционная карта к разделу "Свит-дизайн"...