Аулак өй
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

сценарий праздника "Аулак өй"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aulak_oy.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Аулак өй” күренеше

Сәхнәдә әти, әни, әби кечкенә кызлар һәм олы кыз утыралар. Әни оекбаш бәйли, әти читек төзәтә, әби тәспих тарта, олы кыз чигә, кечкенә кызлар уйный.

Кыз: Әбием, алтыным, аулак өй ясап алыйк әле?

Әби: Юк! Юк! Ни дигән сүз ул! Әти-әниең ишетсә, ни диярләр?

Кыз: Ясыйк инде? Бөтен эшеңне эшләр идем, сүзеңне дә тыңлар идем.

Әби: Нишләргә икән соң? Ярый, булмаса Гөлҗамалларга кич утырырга кереп чыгыйм. Кара аны, егетләр кертәсе булма.

Кыз: Юк, юк, әби! Мин кызларны гына чакырам!

Әби чыгып китә.

Кыз: Әти белән әни өйдә юк. Динара, җаным, бездә бүген аулак өе була, кызларга хәбәр ит әле, тизрәк килсеннәр. Үзең дә килергә онытма.

Кызлар килә башлый, үзара сөйләшәләр, хуҗа кызы белән исәнләшәләр.

Диляра: Мин сезгә кунак кызын алып килдем, таныш булыгыз,........

Айриса: Бик яхшы булган, Әйдә түргә уз. Кызлар, кул эшләрегезне алып килдегезме?

Кызлар: Алып килдек.

Айриса: Әйдәгез, алайса эшли башлыйк. Җырлап алсак та бик яхшы булыр.

Динара: Кызлар, әйдәгез яраткан җырыбызны.

“Каз канаты” җырын башкаралар.

Айриса : Абау, Диләрә, җаным, бигрәк матур чиккәнсең, Ринаткадыр инде?

Кызлар көлә башлый, Диләрә үпкәли. Сәхнәгә егетләр килеп керә, “Күбәләгем” җырын башкаралар.

Амир: Кызлар, йолдызлар, безне аулак өйгә кертегез әле.

Артур: Безнең күчтәнәчләребез дә бар.

Айриса: Кызлар, кертәбезме егетләрне? Матур итеп сорадылар да, күчтәнәчләре дә бар. Кертәбезме әллә?

Розалия: Юк, юк! Кызлар, кертмәгез егетләрне, мин оялам.

Айриса: Кая киттең син, болар бит сине ашамаслар, утыр урыныңа.

Розалия: Ярый, алайса, керегез, егетләр.

Егетләр: Әссәләмегаләйкем, кызлар.

Лилия: Сәламегезне алдык, кесәбезгә салдык.

Артур кызлар янына барып карый: Кызлар, менә безнең бүләкләребез.

Розалия: Күчтәнәчләрегез өчен рәхмәт сезгә, егетләр.

Динара: Кызлар, әйдәгез егетләрне сынатып карыйк.

Айриса: Безнең аулак өебезгә керергә лаек микән?  Әйдәгез, табышмаклар әйтеш уйныйбыз.

Кызлар сөлгеләр тотып, егетләргә табышмаклар әйтә.

Дилярә Амирга: Кызыл икән, ал икән,

Яшел икән, сары икән.

Кше йөрмәс, атлы йөрмәс,

Шундый күпер бар икән.

Амир: И-и-и, бу бит бик җиңел- салават күпере.

Диляра: Менә бу, белде бит, кер әйдә.

Илнар: Әйдә, егетләр, оялып тормагыз. Табышмаклары бик җиңел.

Айриса: Үзе сабый, мыеклы,

Йомшак мамык койрыклы.

Илнар: Я, мине бала дип белдеңме? Песи бит бу.

Айриса: Ярамаган тагы. Мин аны җәлләп, җиңелрәкне сайлап әйттем!

Динара: Үзе ага, яры юк,

Барып җиткән җире юк.

Артур: Тә-ә-к, нәрсә микән бу? Диңгезме?

Кызлар: Белмәдең шул. Менә сине кертмибез инде, я җәза бирәбез.

Артур: Я инде, кызлар, кертегез инде. Егетләр, сез нәрсә торасыз, булышыгыз.... Ә, белдем, болыт бу.

Розалия: уты юк, төтене бар.

Егетләр: дә, монсы табышмак авыр булды.

Раушан:Ә мин беләм. Төтен!

Лилия: Минем дә табышмагым бар. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый.

Айдар: Әйе, миңа дип иң авырын таптыңмы? Егетләр, моның җавабы нинди микән?

Егетләр: Белмибез шул.

Лилия: Белмәгәч, җәза бирәбез инде. Сезнең бозавыгыз бармы?

Айдар: Бар.

Динара: Булгач, бозавыгыз кебек кычкырып күрсәт әле.

Тимур кычкыра, аны кертәләр.

Лияна: армый-талмый, синең артыңнан калмый.

Тамерлан: Һи, моны да белмәскә, күләгә.

Айриса: Карагыз әле, кызлар, нинди акыллы егетләр килгән безгә кунакка. Ә менә җырлый-бии аласыз микән сез.  Әйдәгез “Челтәр элдем читәнгә” уенын уйныйбыз

“Челтәр элдем читәнгә”

Динара: Әйдәгез, “Йөзек салыш” уйныйбыз.

Амир: Мин йөзек салам. () кемдә йөзек?

Диләрә Заринага күрсәтә.

Илнар: Нишләтәбез аны?

Динара: Җырлатабыз.

Зарина җырлый. Йөзек сала. (Илсиягә)

Зарина: Кемдә йөзек?

Амир: Илнарда.

Илнар: Мин үзем җаза сайлыйм. Амир, дустым, миңа ярдәм ит әле

Амир: Әйдә, бу кызларга биеп күрсәтик әле.

Амир  йөзек сала: Кемдә йөзек?

Артур: Дилярәдә. Дилярә, син бит шигыр сөйләргә яратасың, берне сөйләр җибәр әле.

Диләрә йөзек сала: Кемдә йөзек?

Айриса: Амирда.

Амир: Мин баянда уйным.

 Таң әтәчләре

Айриса: Таң әтәчләре дә кычкырды, таралашырга вакыт җитә инде.

Илнар: Әйдәгез берәрне җырларп та алыйк инде.

Такмаклар

Артур:  саубулыгыз, кызлар.

Егетләр чыгып китә.

Айриса: Кызлар, өйне җыештырырга булышыгыз әле. Рәхмәт. Саубулыгыз.

Кызлар чыгып китәләр.

Әби кайтып керә.

Әби: Әйбәт кенә тордыгызмы, кызым?

Айриса: Бик әйбәт, әни, борчылма.

Амир: Бибиҗамал әби, гармунны гына алып чыгыйм әле.

Әби: Нинди гармун ул? Мин юк чакта егетләр кертеп яттыңмы, гөнаһ шомлыгы. Тизрәк югал күз алдымннан.

Амир чыгып китә.

Әби: ярар инде, әби, шулкадәр ачуланма. Яшь чакларыңны исеңә төшер. Үзең дә шундыйдыр идең бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоеди...

Аулак өй

Татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларда эстетик зәвык тәрбияләү....

Аулак өй

Укучыларга халык авыз иҗатын өйрәнү өчен дәрестән тыш чара....

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...