Исем турында төшенчә
методическая разработка (6 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

разработка урока по теме "Исем"

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon isem.zip19.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем. (Кабатлау дәресе)

Максат: исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту; алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү Җиһаз: биремле карточкалар, төбәк күренеше рәсемнәре Материал: дәреслек, компьютер

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү. Әңгәмә.
  • Укучылар, сез сәяхәткә йөрергә яратасызмы?
  • Әйдәгез әле, укучылар, хыял дөньясына чумып алыйк әле. Мин сезгә шигырь укып китәм, ә сез шул вакытта үзегезне кайда итеп хис итәрсез икән.

Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем,

Мәмрәп пешкән җиләкле Туган үскән җирләрем. (Р.Бәшәр)

  • Я, әйтеп карагыз әле, үзегезне кайда итеп хис иттегез.

(Укучыларның җаваплары тыңланыла)

  • Сез үзегезне табигатьнең бик матур почмагында итеп хис иткәнсез. Әйе, безнең республикабыз тауларга, елга-урманнарга бик бай. Аның табигате бик матур. Ләкин шулардан тыш, үзләренә җәлеп итеп торучы бик матур биналарыбыз да бар бит әле.Әйдәгез, шулар буенча сәяхәткә чыгабызмы?
  • Сәяхәткә кузгалыр өчен түбәндәге биремнәрне үтәргә һәм сәяхәтебезнең темасын, максатын билгеләргә кирәк.

Бирем:

Бирелгән хәрефләр арасыннан уегыз белән яңгырау тартыкларны алып ташлагыз һәм сез үзегезгә таныш булган сүз төркемен укырсыз.(Искәртелә: “ М “ хәрефен борын авазы буларак сүздән төшереп калдырмыйбыз)

ВГИЖЗСЛЕДМР

  • Нинди сүз килеп чыкты? (исем)
  • Димәк, сәяхәтебезнең темасы нинди була? Максаты ?

(Дәфтәргә число, тема язу)

  1. Практик күнекмәләр формалаштыру.        «

1.        Сайланма диктант.        *

Исем сүз төркеменә кергән сүзләрне генә сайлап язарга.

Кул, ага, имән, сабак, ява, үсә, таш, зәңгәр, кара, елга, тәгәри, тама, мәк, шакмаклы. Бирем: Сайланган сүзләрнең беренче хәрефләрен генә укырга. Нинди сүз килеп чыга? (Кистем)

- Тиешле биремнәр үтәлде, сәяхәткә кузгалсак була.

Укучылар, авылыбыз көннән-көи үсә, матурлана, матур-матур йортлар, биналар күп. Без сезнең белән кайберләренә кереп чыгарбыз. Шул ук вакытта исем сүз төркеме турында алган белемнәребезне дә искә төшерербез.

1нче тукталышыбыз -Элемтә булеге

Безгә хат җибәрергә кирәк. Ә хат язылып бетмәгән, анда төшеп калган кушымчалар бар. Сезгә тиешле килеш кушымчаларын ялгап, хатны язып бетерергә кирәк.

Бирем: (укучылар экраннан карап, тиешле кушымчалар куеп күчереп язалар) һәр кеше(?) туган ягы була. Минем туган ягым - Кистем. Кистем авыл(?) бик матур. Авыл(?), аның халкын һәр җирдә мактыйлар. Сабан туена Кистем(?) читтә яшәүче авылдашларыбыз кайта. Шушы төбәк(?) чыккан күренекле шәхесләребез дә бик күп. КистеМ(?) яшәвем белән мин бик горурланам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

2 сыйныф. Исем турында төшенчә.

2 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе....