Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
методическая разработка (6 класс)

Хакимова  Гульназ Задитовна

Дәрес конспект төзегәндә авторлык хокуклары сакланылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodicheskaya_razrabotka.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

Хакимова Гульназ Задитовна

учитель татарского языка и литературы высшей категории муниципального бюджетного общеобразовательного  учреждения “Средняя общеобразовательная школа №6  г.Лениногорска имени Героя России Исламова Дамира Назировича” муниципального образования “Лениногорский муниципальный район” Республики Татарстан

Дәреснең темасы: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

(5 нче сыйныф , татар теле)

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Дәреснең максаты:

1.  Белем бирү максаты:  укучыларда мөстәкыйль сүз төркеме буларак , исем турында төшенчәне искә алуга  юнәлтелгән уку эшчәнлеген оештыру;  текстта исемне табу. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, дөрес язу  гамәли күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле максат:  укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, уку грамоталылыгы  күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат:  кеше белән аралашу әдәпләрен тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: мәстәкыйль сүз төркеме буларак , исем турында гомуми төшенчә булдыру, тексттан таба белү;ялгызлык һә уртаклык исемнәрнең сөйләмдә  әһәмиятен ачыклау.

Шәхсиятле  (шәхескә кагылышлы) нәтиҗәләр:  үз уңышларының һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачыклау.  активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү;

Метапредмет нәтиҗәләр

Регулятив УУГ: укытучы  ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; анализлау , чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү; эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Танып белү УУГ: төшенчәләргә билгеләмә бирү, гомумиләштерү; үзләштерү һәм эзләнү максатына караган уку төрләрен үзләштерү;

Коммуникатив УУГ:уртак эшчәнлек барышында үз фикереңне формалаштыра белү, аны башкаларның фикерләре белән чагыштыру, дәлилли белү; төрле коммуникатив максатлардан чыгып, телдәге чараларны дөрес куллану, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләренә ия булу;

Җиһазлау: ноутбук,интерактив панель презентация

Укыту технологияләре: шәхескә юнәлтелгән технология,мультимедия технологияләр. Сүз концепты технологияләре.

Дәрес барышы

1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру. Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, дуслар исәнмесез,
Сәлам биреп, әйдә күрешик.
Елмаюдан йөзләр яктырсын,
Максатларга бүген ирешик.

-Укучылар, хәерле көн, исәнмесез.Яхшы кәеф белән дәрескә рәхим итегез.
II.
Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә хәзер экрандагы шигырь юлларына игътибар итик әле. Тагын бер кат укыгыз.

Һәр юлдан  беренче сүзләрен карагыз әле.Шул сүзләрнең беренче хәрефләрен генә укыгыз әле. Нинди сүз килеп чыга?

Бик дөрес. Димәк, без бүген дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшербез?

Исем сезгә танышмы?  Әйдәгез,сезнең өстәлләрегездәге бирем ярдәмендә исем турында нәрсә белүегезне искә төшерик әле.  Дөрес дип уйлаган җөмләләр кырыена + тамгасы куегез.Төркемнәрдә эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

 Сүзләр болытыннан исемнең кагыйдәсен укып карыйк әле.

(Җаваплар тикшерелә.Экранда чыга)

Укучылар, танышуны дәвам итәбез. Экрандагы җөмләләрне буш урыннарны сүзләр белән тулыландырып языгыз әле.

Берничә укучыныкын укыйбыз.

-Бу сүзләрне ничек яздыгыз?

- Баш хәрефтән.

-Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә.?

- Кем Нәрсә?

Исегезгә төшерегез әле без аларны ничек атыйбыз?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Димәк, без дәрестә нинди исемнәрне өйрәнәбез?

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Нинди максат куябыз? Ялгызлык һәм уртаклык сүзләренә игътибар!!!

III. Уку мәсәләсен чишү

-Укучылар тема буенча интерактив бирем эшләп алыйк әле. Берәм –берәм тактага чыгабыз һәм биремне үтибез.

  • Укучылар экрандагы рәсемне күзәтик әле. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Сабантуй бәйрәме турында нәрәләр беләсез?

Әйе. Сабантуй- милли бәйрәмебез. Без милли бәйрәмнәрне, традицияләрне онытмаска, аларны сакларга тиеш.

Физминутка

-Укучылар, әйдәгез сабантуй бәйрәменә сәяхәт итик әле.

Экрандагы шигырь юлларын укыгыз әле.

Без бәйрәмгә килдек әле,

Уйнап күңел ачабыз.

Сабантуйны гөрләтеп,

 Тыпыр-тыпыр басабыз.  

Зур колгага үрмәлибез,

Бергә чүлмәк ватабыз\

Бергә аркан тартабыз да

Дәресебезгә кайтабыз.

Ял минуты ясап, сез шушы шигырь юлларына нинди хәрәкәтләр ясар идегез. Төркеменәргә бирем. Бер минут вакыт әзерләнү өчен.

  •  Текст өстендә эш. Сабантуй бәйрәменә сәяхәтебезне дәвам итзбез.

Экрандагы хикәяне укып чыгыгыз әле.

Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе.Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Туган ягыбызда да бу бәйрәм ел саен билгеләп үтелә.Бәйрәм Шушма елгасы буенда уза. Бәйрәмгә күрше авыллардан гына түгел, Әлмәт, Бөгелмә, Казан шәһәрләреннән дә кунаклар кайта.

 Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Уңган кызлар су ташый, малайлар чүлмәк вата.

Мәйдан ,тын калып, чабышкы атларга юл ача. Бәйрәм сәхнәсендә Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова , Илсөя Бәдретдинова кебек җырчылар чыгыш ясый. “Заман сулышы” газетасы  журналисты кунаклар белән әңгәмә кора.

  • Бәйрәм кайда уза?
  • Кызлар, малайлар нишли?
  • Нинди җырчылар килгән.
  • Яхшы. Ә хәзер хикәядән ялгызлык исемнәрен язып алыгыз әле.

IV. Йомгаклау. Рефлексия.

  • Нәтиҗә ясау.Укучылар. Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәндек.
  • Исем.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Алар ничек языла? ........

Белемнәрне тикшерү өчен лернинг апп кушымтасындагы тест биремнәрен эшләп үтәбез. Экран ярдәмендә тикшереп барабыз.

“5” – хатасыз

“4” – ике хата

“3” – өч хата

Укучылар, дәрескә бәя бирик.  Сабантуй бәйрәменә сәяхәт иттек элек кызлар кулъяулык чигә торган булганнар. Без дә өстәлдәге куляулыкларны бизик әле.

Афәрин, булдырдыгыз.

Укучылар, өй эше экранда. Саубулыгыз уңышлар сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Дәреснең  технологик картасыУкытучының исем, фамилиясе  -  Хәсәнова Г.Г.Сыйныф-_6       Фән-Татар теле Тема-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрДәрес төре- я...

“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” 3 нче сыйныф, татар төркеме

Тема  -   Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.3 нче сыйныф, татар төркемеМаксат: 1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү.  2. Укучы...

2 сыйныф. Исем турында төшенчә.

2 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе....

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр....

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 6 класс

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.6 класс...

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес планы. Тема : Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр...

Исем турында төшенчә

разработка урока по теме "Исем"...