Әдәби жанр буларак мәсәл
план-конспект урока (5 класс)

Султанова Айсылу Мансуровна

Татар телен туган тел булак өйрәнүче мәктәпләрнең  5 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан  дәрес планы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Яңа Чәчкап урта гомуми белем  мәктәбе”

5 нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәрес конспекты

Әдәби жанр буларак мәсәл

Автор: ТР Буа МР Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбе

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Солтанова Айсылу Мансур кызы

2022 ел

Дәрес темасы : Әдәби жанр буларак мәсәл

  1. Белем бирү максаты : Укучыларга мәсәл жанры турында төшенчә мәгълүмат бирү.
  2. Үстерү максаты: мәсәлләрнең үзенчәлекләрен аера белү, логик фикерләү сәләтен үстерү;
  3. Тәрбия бирү максаты: укучыларга әхлакый тәрбия бирү, күмәк хезмәттәшлек итә белү сыйфатлары тәрбияләүгә.

Дәрес тибы:  Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-эзләнүле, проблемалы укыту,

Җиһазлау:

  1. Мультимедияле проектор (презентация өчен);
  2. 5 нче сыйныф татар әдәбияты дәреслеге (татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г.Сабирова);
  3. Биремле карточкалар;
  4. Курчаклар (төрле җәнлекләр).

Дәресенең структурасы:

  1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру:
  • Оештыру һәм уңай халәт тудыру.

II.  Белемнәрне актуальләштерү.

III.   Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

IV.  Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Дәрес барышы:

  1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру
  • Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, үз-үзебезгә хәерле иртә, имин көннәр теләп, бер-беребезгә карап, кулларыбызга тотынышып, күңел җылыбызны бер-беребезгә биреп,   кояш кебек матур итеп елмаеп, яхшы кәеф, зур теләк белән дәресне башлыйк .Күрегезче, сезнең якты йөзләрегезне күргәч, язгы  кояш тагын да яктырак балкый башлады. Карларны эретеп, беренче язгы чәчәкләр тишелеп чыкты.
  1. Проблемалы ситуация булдыру.
  1. Дәреснең темасын билгеләү.
  • Укучылар, бу чәчәкләрнең исемнәре дә үзенчәлекле берсе – әкият, икенчесе - хикәя, ә икенчесенең исемен сезгә үзегезгә белергә кирәк, аның исемен уңнан сулга таба укысагыз, чәчәк исемен килеп чыгачак. Көтелгән җавап:  Мәсәл.
  • Укучылар,  сез ничек уйлыйсыз, бу чәчәкләрнең исеме белән әдәбият фәненең  нинди бәйлеге бар соң?

Көтелгән җавап: Алар өчесе дә әдәби жанр. Әкият һәм хикәя белән таныш, ә мәсәл белән юк.

  • Укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасын да уйлап карый бергәләп, ул нинди булыр икән?

Көтелгән җавап:  “ Әдәби жанр буларак мәсәл”  дип аталачак.

III Яңа тема өйрәтү:

  • Әйе, дөрес. Мин сезнең белән килешәм. Дәресебезнең темасы: “Әдәби жанр буларак мәсәл” дип атала. Укучылар, әйдәгез, бераз гына рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрегезне искә төшерик әле. Сез инде Иван Андреевич Крылов турында шактый күп нәрсәләр беләсез. Крылов нәрсә иҗат иткән соң?

Көтелгән җавап:  Крылов мәсәлләр (басня) язган.

Укытучы сүзе:  Иван Андреевич, белүегезчә, XIX гасырда яшәп иҗат иткән. Крылов ике йөзләп мәсәл язып калдырган. Аның әсәрләре үзе исән чакта ук популярлык казаналар, әле хәзер дә укучылар тарафыннан кызыксыну тудыралар. Сезгә  таныш булган нинди мәсәлен атый аласыз? 

Көтелгән җавап: “Аккош, Чуртан һәм Кысла.”  (Слайд)

Бу рус телендәге мәсәл белән сез башлангыч сыйныфлар да ук таныш. Әлеге  мәсәл татарчага да тәрҗемә ителгән. Аны  күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шамуков татарчалаштыра.

  • Әйдәгез әле, “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен искә төшерик. Укучылар, мәсәл нәрсә турында? Эчтәлеген искә төшереп китегез әле.

Көтелгән җавап: Бервакыт Аккош, Чуртан һәм Кысла йөкне илтергә сүз куешалар һәм өчесе бергә җигелеп, йөкне тарта башлыйлар. Аккош күккә талпына, очып китмәкче була, Кысла һаман артка чигенә, ә Чуртан суга тарта. Төрлесе төрле якка тартканга, йөк һаман да урыныннан кузгалта алмаган.  

  1. Алган белемнәргә таянып үзләштерәчәк материалның моделен төзү.
  • Әйдәгез, бергәләшеп шушы мәсәлгә таянып, мәсәл жанрына билгеләмә биреп, аның моделен төзеп карыйк. Әлеге мәсәл буенча нәрсә әйтә аласыз? Мәсәлдә ничә, нинди вакыйга урын алган?

Көтелгән җавап: Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә. Ул -  Аккош, Чуртан, Кысланың йөкне тартырга омтылуы. Вакыйганың күләме кыска.

  • Сюжетлылыкның кыска һәм җыйнак булуы; 
  • Укучылар, мәсәлнең төзелеше турында нәрсә әйтә аласыз? Нинди өлешләрне аерып чыгара алыр идегез?

Көтелгән җавап: Бу әсәр кечкенә генә күләмле әсәр. Ике өлешне билгели алабыз: беренче өлештә вакыйга язылган, икенче өлештә нәтиҗә әйтелә.

  • Кыска күләмле чәчмә яки шигъри әсәр;
  • Тасвирый өлеш һәм әхлакый нәтиҗә белән тәмамлану;
  •  Мәсәлдә нинди образлар катнаша?

Көтелгән җавап: Әсәрдә Аккош, Кысла, Чуртан образлары урын алган.

  • Укучылар, образларның хайваннар, кошлар, үсемлекләр итеп бирелүен без аллегория дип атыйбыз. Димәк, әсәр аллегориягә, читләнеп әйтүгә корылган.  
  • Яхшы, укучылар. Тагын бер якны билгеләп карыйк әле. Әсәрдә тормышта булган кимчелекләр тәнкыйть ителә. Әлеге мәсәлдә нәрсәләр тәнкыйть ителә дип уйлыйсыз?  Мәсәлләрдә аллегорик образлар, ягъни әсәрнең геройлары артына кешенең характер сыйфатлары яшеренгән? 

Әлеге геройларның  характерда нинди  тискәре сыйфатлар әйтә аласыз?

Көтелгән җавап: Мәсәлдә Кысла, Аккош һәм Чуртанның килешмичә эшләүләре, дус бердәм булмаулары, һәрберсенең үз ягына тартуы, шуңа күрә бернинди нәтиҗәләргә ирешә алмаулары тәнкыйтьләнә.

  • Тормышта очрый торган кимчелекләр тәнкыйть ителү.

МӘСӘЛ

Сюжетлылыкның кыска һәм җыйнак булу.

Читләтеп әйтүгә, кинаягә,   аллегориягә,  корылган.

Тасвирый өлеш булу һәм әхлакый нәтиҗә белән тәмамлану

Кечкенә күләмле шигъри яки чәчмә әсәр

Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйть ителү

  • Әйдәгез, әлеге модель-схемадан чыгып, мәсәлгә билгеләмә биреп карыйк.

Көтелгән җавап: Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйть ителүгә, читләтеп әйтүгә , кинаягә,   аллегориягә,  корылган; әхлакый нәтиҗә белән тәмамланган,  кыска сюжетлы, кечкенә шигъри яки чәчмә әсәр.

  1. нче биттән һәм сүзлекчәдән  табып укыйлар.)

Төркемнәрдә эшләү

Башка әсәрләр белән мәсәлгә нинди нинди уртак билгеләр хас? Баганалап үзлекләрен атау. ( төркемнәрдә эш)

Әкияттәге кебек         тормышта булган тискәре сыйфатларны читләтеп            күрсәтү өчен җәнлекләр катнаша.

Шигырьдәге кебек    рифмасы бар, тезмә формада языла.

Мәкальдәге кебек      әхлакый нәтиҗә, үгет-нәсыйхәт (мораль) бар.

       IV Белемнәрне ныгыту

  • Рус әдәбиятында И.А.Крылов танылган мәсәлче булып зур урын алып торса,   татар әдәбиятында мәсәл язучы әдипләребез шактый булган һәм хәзер дә иҗат итүче язучыларыбыз бар.  Мәсәлән: Г.Тукай, М.Гафури,  Н.Исәнбәт, Г.Афзал, Ш.Галиев, Әхмәт Исхак , Эльмира  Шәрифуллина мәсәл жанрын баетуга үз өлешләрен кертәләр. Сез әле бу авторлар белән киләчәктә ныклап танышачаксыз.
  • Бүген, укучылар, без сезнең белән Г.Тукайның рус теленнән тәрҗемә иткән “Төлке һәм йөзем җимеше” дип аталган  мәсәле белән танышып, чыгарылган үзлекләр буенча мәсәлгә анализ язып карарбыз.

(Видео карау “Төлке һәм йөзем җимеше”). 

Укытучы. Мәсәлне укыгач ниди таныш булмаган сүзләр очраттыгыз? Сүзлек эше: 

йөзем җимеше – виноград

ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

карны ачкач –ашыйсы килгәч

ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар

анлар – алар

михнәтләнеп – газапланып

 хурлык – оят

Ял минуты (Кошлар, җәнлекләр белән бию хәрәктәләре ясау)

  • Әйдәгез, әсәрнең эчтәлегенә тукталыйк. Мәсәл нәрсә турында дип уйлыйсыз? Без бу мәсәлнең билгеләре бирелешен карарбыз, Сезгә берничә минут вакыт бирәм. Мәсәл белән тагын бер кат танышып, эчтән укып чыгыгыз. (Укучылар мәсәлләрне укый.) Мәсәлгә игътибар итик әле. Аны да 5 билге буенча карап узыйк.

1. Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә. Ул-ач Төлкенең йөзем җимеше ашарга омтылуы. Вакыйганың күләме кыска

2. Аллегорик образ: Эше барып чыкмагач, гаепне башкаларга тагучы , ялганчы Төлке.

Мәсәлдә шундый ялганчы, үз гаебеп башкаларга тагучы кеше тәнкыйтьләнә.

4. Кечкенә күләмле шигъри әсәр

5. Әсәрнең нәтиҗәсе :  ялганны, гаепсене гаепле итеп күрсәтүне фаш итү.   - Төлкенең гаебе нәрсәдә? (Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.) Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

V Өй эше бирү:

  1. Төп бирем: Г. Тукай иҗат иткән  мәсәлләр бер мәсәлне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү;
  2. Иҗади бирем: берәр хайванның начар сыйфатын күздә тотып мәсәл  язарга.

VI Рефлексия

  • Бүгенге әдәбият дәресендә нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Нинди нәтиҗәләргә килдек? Сез нәрсәләр белә идегез? Әйдәгез, үзбәя биреп китик әле.

VII Белемнәрне бәяләү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ӘКИЯТ ХИКӘЯ ЛӘСӘМ

Слайд 2

ӘКИЯТ ХИКӘЯ МӘСӘЛ ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

Слайд 3

Әдәби жанр буларак мәсәл

Слайд 4

Иван Андреевич Крылов Габдулла Рухулла улы Шамуков

Слайд 5

И.А Крылов АККОШ, ЧУРТАН ҺӘМ КЫСЛА (Г.Р.Шамуков тәрҗемәсе)

Слайд 6

МӘСӘЛ Сюжетлылыкның кыска һәм җыйнак булу . Читләтеп әйтүгә, кинаягә, аллегориягә, корылган . Тасвирый өлеш булу һәм әхлакый нәтиҗә белән тәмамлану Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйт ь ителү Кечкенә күләмле шиг ъри яки чәчмә әсәр

Слайд 7

Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйть ителүгә, читләтеп әйтүгә , кинаягә, аллегориягә, корылган; әхлакый нәтиҗә белән тәмамланган, кыска сюжетлы, кечкенә шигъри яки чәчмә әсәр.

Слайд 8

Габдулла Тукай

Слайд 9

ТӨЛКЕ БЕЛӘН ЙӨЗЕМ ҖИМЕШЕ

Слайд 10

С Ү ЗЛЕК ЭШЕ й өзем җимеше – виноград н иһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры к арны ачкач –ашыйсы килгәч а нлар – алар м ихнәтләнеп – газапланып х урлык – оят л әгыль , якут – кыйммәтле ташлар

Слайд 11

ЯЛ МИНУТЫ

Слайд 12

ӨЙ ЭШЕ Төп бирем: Г. Тукай иҗат иткән бер мәсәлне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү ; Иҗади бирем: берәр хайванның начар сыйфатын күздә тотып, мәсәл уйлап язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...