Технологик карта
план-конспект урока

Валиуллина Сюмбел Мухамметовна

3 нче сыйныфның  рус төркемендә барлыгы 11 укучы укый. Бер укучының сөйләмендә тайпылыш күзәтелә.

Аның сөйләү  һәм язу темпы бик акрын. Сөйләгәндә, фразалар арасында озын паузалар ясый, авазларны дөрес әйтми. Укытучы кушканны бер тапкырдан гына эшли башламый, кабат-кабат әйтергә кирәк, бик тиз елый башлый һ.б. Әлеге укучыда сөйләм темпы һәм ритмы бозылуга бәйле сөйләм патологиясе – брадилалия күзәтелә дип уйлыйм (Медицина белешмәсе юк).

Дәрес конспекты әлеге укучыны күздә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresk_tehnologik_karta_2.doc94 КБ

Предварительный просмотр:

Вәлиуллина Сөмбел Мөхәммәт кызы, Биектау муниципаль районы Шәпше урта мәктәбенең

 югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

3 нче сыйныфның  рус төркемендә барлыгы 11 укучы укый. Бер укучының сөйләмендә тайпылыш күзәтелә.

Аның сөйләү  һәм язу темпы бик акрын. Сөйләгәндә, фразалар арасында озын паузалар ясый, авазларны дөрес әйтми. Укытучы кушканны бер тапкырдан гына эшли башламый, кабат-кабат әйтергә кирәк, бик тиз елый башлый һ.б. Әлеге укучыда сөйләм темпы һәм ритмы бозылуга бәйле сөйләм патологиясе брадилалия күзәтелә дип уйлыйм (Медицина белешмәсе юк).

Дәрес конспекты әлеге укучыны күздә тотып төзелде.

Дәрескә технологик карта.

Предмет

Туган тел (татар)

Сыйныф, төркем

3 нче сыйныф,  рус

Тема

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

Максат

 -хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы турындагы белемнәрне ныгыту;

 - өйрәнелгән ашамлык исемнәрен кулланып, нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белергә күнектерү;

- иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

-“Икмәк” тексты ярдәмендә икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Икмәкне хөрмәтләргә кирәклекне, аның күп көч куеп табылуын аңлау;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгара һәм гомумиләштерүләр ясый белү;

Коммуникатив УУГ: диалог төзи белү, үз фикерен дөрес, ачык, төгәл итеп җиткерә белү;

Предмет буенча: хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасын кулланып, нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Дәреснең тибы

Катнаш дәрес

Төп төшенчәләр

Ашамлык исемнәре: сөт, аш, шулпа, ит, ботка, чәй, пилмән, йомырка, катык, компот, кыстыбый, гөбәдия, коймак, каймак, пылау, сок, кесәл; “ашыйбыз, эчәбез” фигыльләре.

“фигыль, хәзерге заман” терминнары

Предметара бәйләнеш

Технология, рус теле, әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. 3 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина  тарафыннан эшләнгән “Күңелле татар теле” дәреслеге (Казан: Татармультфильм, 2013),

  1. Презентация Power Point – “Ашамлыклар”
  2. Магнитофон, диск
  3. Таратма материаллар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

Хәлләрегез ничек?

-Укучылар, бүген кем дежур?

-Укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Барыгызга да уңышлар телим. Тырышып эшләгез, дәрес ахырында үзегезгә билгене үзегез куячаксыз.

-Ситуацияләр тәкъдим итү (телне тормышта куллана белү максатыннан):

-Ребята, представьте, что вы на улице встретились каким-то мальчиком или девочкой. В первую очередь, вы о чем спросите? (1-2 пардан сорау)

-Затем о чем спросите?

-Как спросите сколько ему (ей) лет?

- Как спросите, в каком классе он (она) учится?

-Укучылар, рәхмәт. Сез татарча яхшы беләсез.

Укучылар исәнләшәләр:

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Рәхмәт, яхшы.

(укучылар бер-берсенең хәлләрен сорашалар)

-Сәлам. Хәерле көн! Хәлләр ничек?

(Сөйләм тайпылышы булган укучы башкалар белән бергә эшли, чөнки әлеге эш төре һәр дәрес башында башкарыла. Укучыда авырлык тудырмый)

-Дежур укучы отчет  бирә.

  • Синең исемең ничек? (парларда эшләү, янда утырган иптәшең белән)

  • Син кайда яшисең? (парларда эшләү, каршыда утырган иптәшең белән)
  • Сиңа ничә яшь? (укытучы күрсәткән иптәшең белән)
  • Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

(Әлеге эш төрләрен сөйләм тайпылышы булган укучы укытучы белән эшли.   Аңа 1-2 сорау гына бирелә)

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белемнәрне актуальләш-терү

Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, үткән дәрестә без “Икмәк” хикәясен укыдык.

Сез өйдә хикәяне сөйләргә өйрәнеп килергә тиеш идегез.

Экранга карагыз эле, сез анда нәрсә күрәсез?

-Хәзер хикәяне план буенча сөйләргә кирәк булыр (Укытучы һәр пункт буенча бер укучыдан сорый. Сораулар буенча укучылардан нәтиҗә ясата).

-Укучылар, Искәндәр сезгә ошадымы?

-Ни өчен?

-Сез ашханәдә ипи белән уйныйсызмы?

  • План.

   

(Укучылар чиратлашып, янда утырган иптәшләренә сөйлиләр) (Сөйләм тайпылышы булган укучы сыйныфташлары сөйләп бетергәч, текстның кыска вариантын сөйләп чыга. Дәреслекнең 60 нчы битендәге 10 нчы күнегү буенча яки карточкадагы җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыра. Укытучы вакытка карый).

-Юк.

  • Чөнки ул  әдәпсез малай.
  • Юк.

ШУУГ- икмәк белән уйнарга ярамаганлык-ны аңлау;

 ТБУУГ: Планнан  кирәкле мәгълүматны таба алу, калган урыннан дәвам итү һәм нәтиҗә  чыгару;

КУУГ: тыңлый белү, монолог,  диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Укучылар, бүген безгә дәрескә бер кунак килгән? Сез ничек уйлыйсыз, кем икән ул?

-Экранга карагыз әле, сез анда кемне күрәсез?

-Бик дөрес, укучылар. Ул безгә үзе белән биремнәр алып килгән (с собой принес задания).

А наша задача какая, как вы думаете?

-Первое задание называется “Поле чудес”. Смотрим на экран. Слово состоит из 8 букв. “Пешекче” открыл только первые и последние буквы. Как вы думаете, какое слово там спрятано?

-Укучылар, әйе бу “Ризыклар” сүзе иде.

_ Сез ничек уйлыйсыз, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?

-(укучылар төрле фикерләр әйтәләр)

Укучыларның җаваплары тыңлана.

(Укучыга пешекче сурәтләнгән карточка бирелә. Рәсем астындагы шакмакларга сүз язылган. Аның сузык авазлары гына төшеп калган. Ул шуларны куеп, сүзне табарга тиеш)

-Пешекчене.

-Хорошо работать на уроке и показать свои знания.

-Укучылар төрле җаваплар әйтәләр:

(Ризыклар) (Әлеге биремне укучы башкалар белән бергә башкара)

-Ризыклар.

РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укучылар, бүген без, сез әйткәнчә, ризыклар турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

-2 нче бирем. Экранга карыйбыз. Анда ризык исемнәре русча язылган. Сез карточкаларда аларның тәрҗемәләрен язарга тиешсез.

-Хәзер, экранга карап, хаталарыгызны төзәтегез. Әйтеп чыгыгыз әле, кемнең бер хатасы да булмады, кемнең 1, 2,3 ... хатасы булды.

_ Укучылар, экранда нинди ризыклар юк?

-Укучылар, пешекченең беләсе килә, кем нәрсә ярата икән?

-Укучылар, карточкаларда эшлиләр.

(Сөйләм тайпылышы булган укучыга  ризык исемнәре татарча язылган, ул русчасын яза)

-Укучылар, карандашлар белән хаталарын төзәтәләр. Ничә хата ясаганнарын укытучыга җиткерәләр.

(Сөйләм тайпылышы булган укучы да тикшерә һәм нәтиҗәне әйтә)

-Укучылар булмаган ризыкларны саныйлар. (Әлеге биремне башка укучылар белән башкара, булдыра алганча)

-Һәрберсе нәрсә яратканын әйтеп чыга:

Мин дөге боткасы яратам... (Әлеге укучыдан иң соңыннан сорала. Ул башкаларны тыңлап, җавап бирергә әзерләнеп утыра)

ШУУГ: бер-береңә ярдәмләшеп эшләргә кирәклекне аңлау;

ТБУУГ: шигырьне күреп, тыңлап аңлау; нәтиҗә чыгару; шигырьдән төп фикерне аерып чыгару;

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрен ачык һәм дөрес итеп җиткерү;

РУУГ:  сүзлек эшен оештыра, эшләрен  бәяли белү;

Предмет нәтиҗәләре:

өйрәнелгән лексиканы кулланып, дөрес итеп җөмләләр төзү.

Ял минуты

Татарча бию көенә телепузикларга кушылып, төрле хәрәкәтләр ясыйлар

Танып-белү эшчәнлеге.

-Укучылар, экранда бик күп сүзләр язылган. Әйдәгез укып чыгыйк әле.

-Ваша задача все эти слова внимательно распределить в два столбика по одному принципу.

(Булдыра алмасалар, укытучы ярдәм итеп җибәрә)

-Ребята, по-татарски “пьём, кушаем” как будет?

-Что нам дают окончания –без, -быз?

-Укучылар, пешекче сезгә рәхмәт әйтә.

-Он принес  еще одно задание. На экране даны транскрипции некоторых слов. Ваша задача их правильно прочитать и написать.

-Укучылар укыйлар. (Бергә башкара)

-Укучылар эшлиләр. (Әлеге укучыга сүзләр ике баганага бүленеп бирелгән була. Ул бер багана астына –“пьём», икенчесенә «кушаем» дип язарга тиеш)

-Кайбер ризыкларны эчәбез, кайберләрен ашыйбыз икәнен әйтү.

Без.

-Укучылар укыйлар һәм тактага теләк буенча чыгып язалар.(Әлеге биремне башкалар белән бергә башкара, булдыра алганча. Үзе теләгән сүзгә генә чакырыла)

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләре буенча аерып алу.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнле-геңне контрольгә алу

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән нәрсәләрне кабатладык?

 _Авырлыклар булдымы?

_Хәзер һәр кеше үзенә бәя куя:

-Если вы на уроке всё поняли и у вас было всего 1-2 ошибки – ставите себе «5».

-Если на уроке всё поняли, но допустили 2-3 ошибки, ставите–« 4».

-Если на уроке не всё поняли и допустили больше 3 –х ошибок, ставите –«3».

-Укучылар, пешекче сезгә рәхмәт әйтә.

Балаларның җаваплары

-Укучылар билгеләрен әйтеп чыгалар.

(Әлеге укучыга да үзбәя куярга мөмкинлек бирелә)

Үзбәя.

ШУГГ: үз мөмкинлек-ләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегең-не контрольгә алу

Өй эше

Өй эше биремен аңлату:

1. “Ашханәдә” темасы буенча сүзлекне кабатларга;

 2. 62 нче бит 3 нче күнегү:

 -5 җөмлә төзергә;

 - 5 сорау җөмлә төзергә.

Өй эше биременең аңлашылып бетмә-гән өлешләрен ачыклау.

(Укучыга тема буенча  өйрәнелгән сүзләрнең дөрес язылышын кабатлап килергә. Киләсе дәрестә карточкада эш биреләчәк).

ТБУУГ: биремне аңлау;

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...