7 сыйныфта әдәбият : ”Идегәй” дастаны. Төп геройга бәяләмә
план-конспект урока (7 класс)

Тема: ”Идегәй” дастаны. Төп геройга бәяләмә

Максат: Укылган әсәргә нигезләнеп, фикерне язмача җиткерү,төп геройга бәяләмә бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле-дастан героеның гамәлләренә бәя бирү аша әхлак  сыйфатлары тәрбияләү.

Метапредмет-дастан жанры  турында мәгълүматны үзләштерү,сәнгати камиллеген  бәяләү.

Предмет- Идегәй образын характерлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docxkurs.7_klassta_dbiyat_drese.docx14.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Идегәй” дастаны. Төп геройга бәяләмә 

Максат: Укылган әсәргә нигезләнеп, фикерне язмача җиткерү,төп геройга бәяләмә бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле-дастан героеның гамәлләренә бәя бирү аша әхлак  сыйфатлары тәрбияләү.

Метапредмет-дастан жанры  турында мәгълүматны үзләштерү,сәнгати камиллеген  бәяләү.

Предмет- Идегәй образын характерлау.

                                        Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

II. Кабатлау ( сораулар нигезендә кабатлау оештыру)

- Тарихи дастан  чынбарлыкның  күчермәсе  була аламы?

-“Идегәй” дастанының төп герое булган Идегәйнең уңай  һәм тискәре сыйфатларын әйтегез.

III. Яңа төшенчәләр

Дастан  герое Идегәйнең тормыш юлын ачыклау.

Укытучы сүзе: Кем ул Идегәй?Ни өчен  бер-берсеннән  берничә  мең чакрым ераклыкта яшәгән  халыклар  аңа карата  бер үк дәрәҗәдә тирән ихтирам саклыйлар?

Тарихчы Әбелгази (1603-1663) сүзләренә караганда,Идегәй-чыгышы ягыннан  мангыт (төркиләшкән монгол).Ул 1352 елда Котлыкыя би гаиләсендә туа.

Әбелгазидан элегрәк   язган тарихчы Әбдерразак Сәмәрканди  Идегәйне  Тимер Мәлик  ханның баш әмире Балтычак (яки Балынчак)улы дип исәпли.Туктамыш хан белән сугышта Тимер Мәлик  үлә,Балтычак әсирлеккә эләгә,буйсынмаган өчен ,башы чабыла.Аның Идегәй исемле улы кала һәм, үсеп,тәҗрибәле яугир морза булып әверелә.

Идегәйнең бала вакытын сурәтләгән  фактлар безгә килеп җитмәгән,әмма  аның кечкенәдән  үк тапкыр,үткен телле,үзсүзле,куркусыз булганлыгы күренә.

Гарәп тарихчысы Ибн Гарәбшаһ(1388-1450)1400-1411 елларда ,Идегәйне үз күзләре белән күргән була һәм түбәндәгеләрне язып калдыра:

”Идегәй урта буйлы,каратут йөзле,тыгыз бәдәнле,куркусыз һәм куркыныч карашлы,шул ук акытта мөлаем елмаюлы,искиткеч сизгер,акыллы,тапкыр кеше була.Укыган вә дәрәҗәле кешеләрне ярата.Дәрвишләр,дингә ышанучы кешеләр белән бик якын мөнәсәбәттә тора,алар белән ифрат  гади рәвештә ,уен-көлке  сүзләр белән сөйләшә торган була.Ислам шәригатенә  ихтирам белән карый,һәрдаим ураза тота,төннәрен намаз укырга тора”

Идегәй образы турында күбрәк белү өчен түбәндәгеләргә мөрәҗәгать итик.

http://tatarile.tatar/ru/encyclopedia?category_id=2

tatarile.tatarТатencyclopedia/idegey

IV.Яңа күнекмәләр формалаштыру.

Идегәй образына характеристика язу өчен караламаларда  гади план төзү (укучылар мөстәкыйль башкаралар)

1-2 укучының эшен үзләреннән укыту, юнәлеш бирү.

http://belem.ru/node/5246
http://www.insha.ru/section/1

V. Рефлексив кабатлау оештыру.

VI. Өй эше: План нигезендә язылган характеристикаларны әдәбият дәфтәрләренә күчереп язарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

VIII сыйныфта “Идегәй” дастаны

quot;VIII сыныфта Идегәй" дастаны, дәрес эшкәртмәсе...